Җөмләнең баш кисәге - хәбәр
план-конспект урока (5 класс) по теме

Ибрагимова Энже Юнисовна

3 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Хәбәр" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kheber.docx14.6 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җөмләнең баш  кисәге - хәбәр .

Максат:
1) Җөмләнең баш  кисәге- хәбәр белән танышу
2) хәбәрне сөйләмдә активлаштыру;
3) Игътибарлылык тәрбияләү

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү

Дәрес барышы

I. Оештыру.
1. Дежур укучы белән әңгәмә.
2. Өй эшен тикшерү:

II. Актуальләштерү.
1. Сорауларга җавап бирү. (сүз төркемнзрен искә төшерү)(экранда 1 нче слайд)
2. Җөмләләр тикшерү (группалар б-н эш)

III. Яңа теманы үзләштерү..
1. Әйдәгез әле укучылар бергәләшеп, бүгенге дәреснең темасын ачыклау өчен менә бу крассвордны чишик.
(экранда 2 нче слайд)
2. Димәк, бүген без нинди җөмлә кисәге турында сөйләшәчәкбез инде?

 -Хәбәр.

 -Хәзер, менә бу җөмләләрдән ияне табыгыз әле.
(экранда 3 нче слайд)
-Укучылар, ия нәрсә турында хәбәр итәнне билгеләгез әле.

-...............

- кояшлы, бардылар, килә сүзләре нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Нинди?, нишләде?, нишли? сорауларына җавап бирә.

-Әйе, дөрес. Хәзер әйтегез әле, хәбәр җөмләнең кайсы урынында килгән?

-Соңгы.

-Нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

-Сыйфат, фигыль.

-Әйе, хәбәр турында нәрсәләр әйтә аласыз?(кагыйдә чыгаралар)

(экранда 4 нче слайд)

-Бу җөмләләрне дәфтәрләрегезгә язып алыгыз.

IV Физминутка.
V. Белемнәрне ныгыту.

 -Матур, киләчәк, сибә, бирә, укыйбыз сүзләре белән җөмләдә хәбәр булырдык итеп, җөмләләр төзегез. (җөмләләрне тикшерү)

- 288нче күнегү (телдән)
VI. Өй эше

  - 291нче күнегү (тәрҗемә итәргә)