7сыйныфта татар әдәбиятыннан белемнәрне тикшерү тесты.
тест (7 класс) по теме

Прокопьева Татьяна Ильинична

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_syyfatyn_tiksheru_7_klass_test_dbiyat.doc15.5 КБ

Предварительный просмотр:

7 сыйныфта татар әдәбиятыннан белем сыйфатын тикшерү тесты.

  1. «Агыйдел» повестенең авторы:

а) Кәрим Тинчурин;

б) Мирсәй Әмир;

в) Фатих Хөсни;

г) Аяз Гыйләҗев.

  1. Артыкбикәнең бердәнбер исән калган үзтуганы:

а) Ильяс;

б) Йомагыл;

в) Шәнгәрәй;

г) Күчәрбай.

3. Нәрсә ул сюжет?

а) әсәрнең төзелеше;

б) персонажлар тормышы турында белешмә;

в) геройлар арасындагы мөнәсәбәт һәм вакыйгалар системасының билгеле бер әзлеклелектә  үстерелеп сүрәтләнүе.

       4. Төшенчәгә дөрес аңлатма бирегез. Лирик герой:

а) берәр әсәрдә төп герой

б) шигырьнең авторы

в) шигырьдә уй-хисләрне һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүче

5.«Ә күңелемдә минем – унике…», кайсы шигырьдән һәм авторы кем?

а) «Әнкәй», С.Хәким;

б) «Садугач һәм чишмә», М. Җәлил;

в) «Һәйкәлләр урынында уйланулар», С.Хәким;

г) «Ант», Ф.Кәрим.

6.М.Җәлил һәйкәле урыныда элек кем һәйкәле торган?

а) Петр  I

б) Александр I I

в) Павел III

г) Екатерина II

7. Аның нигезендә табигать белән бәйле хис-кичерешләр , тойгы, халәт ята:

а) гражданлык лирикасы;

б) пейзаж лирикасы;

в) күңел лирикасы.

8. «Юксыну» әсәренең жанры:

а) шигырь

б) дастан;

в) бәет;

г) мәкаль.

9.Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» повесте нинди төргә карый:

а) биографик;

б) тарихи;

в) детектив;

г)  лирик –романтик.

10. «Йөзек кашы» әсәрендә кем образы үзәктә тора?

а) Вәсилә;

б) Госман;

в) Айдар;

г) Исмагыйль абзый.

11. «Йөзек кашы» әсәрендә Айдар Вәсилә белән чын-чынлап кайда таныша?

а) су буенда;

б) ат чабышында;

в) алма сатканда.

12. «Йөзек кашы» әсәрендә Айдар ат чабышында кем аты белән катнаша?

а) Госман;

б) Исмәгыйль абзый

в) үз аты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

Укучыларның морфология бүлеге буенча белемнәрен тикшерү тесты

Укучыларның морфология бүлеге буенча белемнәрен тикшерү тесты...

Татар әдәбиятыннан белемнәрне бәяләү

татар мәктәбендә әдәбияттан белемнәрне бәяләү нормалары...