"Праздник стихов"
методическая разработка (7 класс) на тему

"Праздник стихов" посвящается великому поэту Г.Тукаю. Состоит из двух частей. В первой части звучат стихи Тукая, стихи других поэтов, песни. Во второй части - литературная викторина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon prazdnik_stikhov_-_shigyr_byrme.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Шигырь бәйрәме

(Бөек шагыйребез Г.Тукайны искә алуга багышланган әдәби кичә)

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин  ятим?!          
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
                                                                          Г.Тукай

            Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.

        

Кичәнең беренче өлеше.

Кичәне  башлау алдыннан залда ”Тәфтиләү” көе яңгырый. Ике укучы кичәне башлап җибәрә.

1 укучы.  Шигырь бәйрәменә килдек,

                Күңелләрдә ташый хисләр.

                Шигъри дөнья – үзе апрель,

                Бөтен җирдә тәмле исләр.

2 укучы.    Әйтерсең дә бу бәйрәмгә

                  Кояш та тели керергә,

                  Поэзия дусларына

                  Сокланырга һәм күрергә.

1 укучы.  Шигырь сөйгән һәрбер кеше

                Бәйрәмдә катнаша ала.

                Иң күп шигырь белүчеләр

                Истәлекле бүләк ала.

2 укучы.    Апрель ае безнең өчен –

                  Күп шатлыклар китергән ай.

                  Шушы айда килеп керде

                  Безнең арага Тукай.

1 укучы. Тукай яши күңелләрдә,

                Үткәннәрнең көзгесе ул.

                Халкыбызның рухы, дәрте,

                Илһамының билгесе ул.

С.Хәкимнең “Бер горурлык хисе” шигыре укыла.

2 укучы.   Туган көне бүген Тукайның

                  Зурлый аны яше, карты.

                  Ял иттерә “Шүрәле”се,

                  Юлга чакыра “Пар ат”ы.

1 укучы.  Бүген җыела мәйданга

                 Поэзия сөючеләр.

                 Дөньяның матурлыгын

                 Шигырьләрдә бирүчеләр.

2 укучы.    Һәр яз саен шушы айда

                  Тукаен олылый халык.

                  Шагыйрь керер күк пар атта

                  Бүгенгегә хәйран калып.

1 укучы.  Күп шагыйрьләр үсеп чыкты

                 Поэзиябез күгендә.

                 Дәвам итә Тукай рухы

                 Шагыйрьләребез күңелендә.

Укучылар үзләре яраткан шигырьләрен сөйлиләр.

2 укучы.   Без дә менә бүген, дуслар,

                 Шигырь бәйрәменә килдек.

                 Олуг шагыйрьләребезнең

                 Бик күп шигырьләрен белдек.

“Бәйрәм бүген” көе яңгырый.

1 укучы.  Апрельнең суларыдай,

                Күңелләрдән шигырь ага.

                Ә хәзер, дуслар, әйдәгез,

                Әдәби викторинага.

Кичәнең икенче өлеше.

Алып баручы. Сез үзегез бу шагыйрьне, аның иҗатын  яхшы беләсезме соң? Тикшереп карыйк әле. Кичәнең икенче өлеше - презентация – викторина.

(“Туган тел” җыры тыңлана.)

Викторина сораулары:

  1. Габдулланың туган авылы?  (Кушлавыч)
  2. Г.Тукайның нинди шигырьләрен беләсез?  (“Туган авыл”, “Бишек җыры”, “Сабыйга”, “Безнең гаилә”, “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт”, “Бу кайчак була?”, “Җир йокысы”, “Гали белән Кәҗә”, “Кошларга”)
  3. Г.Тукай кайчан туган? (1886 нчы елның 26нчы апрелендә)
  4. Г.Тукайның иң ышанычлы дусты кем? (Халык)
  5. Тукайның кушаматы   (Апуш)
  6. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине э ткәннәр дә төрткәннәр...” дип яза Тукай. Сүз кайсы авыл турында бара?

                           (Г.Тукай “Исемдә калганнар”әсәре, Өчиле авылы.)  

7.  Г.Тукайның якташ язучы һәм шагыйрьләрен санарга. (С.Хәким,            Г.Бәширов, Г.Камал, С.Шакир, Г.Ахунов, М.Мәһдиев һ.б.)

8.    Уральскидан Казанга килгәндә, Г.Тукай нинди шигырен яза? Кайчан?

      (1907.”Пар ат”)

9.    “Кайгырма, дус, яшьли үләрбез дип...” дигән юлларны кем язган, ул кемгә багышланган? (М.Җәлил “Дуска”, А.Алишка)

10.  Г. Тукай исемендәге премиянең “Беренче лауреат”лары кемнәр? (Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Н.Җиһанов, Х.Якупов, Н.Фәттахов һ.б.)

11.  Казанның Тукай мәйданында Г.Тукайга һәйкәл кайчан куелды? Авторлары кемнәр? (август, 1958 ел, С.Ахун, Л.Кербель, Л.Писаревский, Л.Павлов).

12.  “Башлыйм сүзне дустым Карәхмәт илә...” Кайсы шигырьдән?   (Кисекбаш).

13.  Табышмак әйтәм... Сорау бирәм...

А)  Табышмакның җавапларын

      Эзләмә әллә кайдан.

      Укысаң әгәр тырышып –

      Син табырсың Тукайдан.

Б)  Кәҗә белән Сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?

В)  Пар атларны җиктереп арбага,

      Чыгып киткән Казан дигән калага.     Ул кем?

Г)  “Шар яра ,ди, бар урманны җыеп,

      Кысканга Былтыр кычкыра быел”  (Шүрәле)

Д)  “Кайда ул безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

      Кайда соң дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары”. Кайсы шәһәрдә?  (Казанда)

Е)  Сачен тарап алтын тарак белән

      И бизәнә, ясана.

      Вә шуннан соң кинә суга чума –

      Нәрсә кала басмада?   (Алтын тарак)

Ж)  Җәй көне. Эссе һавада ул суда койна, йөзә;

      Чәчрәтә, уйный, чума, башы белән суны сөзә.

      Ул нинди малай?    (Тукай)

З)   Дөньяда күп нәрсә белдең син нинди тел аркылы?   (Туган тел)

14. Габдулланың әти-әнисенең исеме  (әтисе – Мөхәммәтгариф, әнисе –      Мәмдүдә исемле)

15.  Сәгъди  абзый йортына Тукай ничә яшендә килә?

                                                                   (алты яшендә)

16.  “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-Кырлай диләр,

      Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

      Ул авылның, - һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;

      Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде”.

      Бу өзек нинди әсәрдән алынган?   (“Шүрәле”)

  1.   Нинди әкиятләрен беләсез?    

      (“Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле”)

  1.   Тукайның балачагы кайларда узган?
  2.   Г.Тукай исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде?  (премия булдырылды, һәйкәл куелды, музей ачылды, Тукай исемен район, урамнар, госфилармония йөртә һ.б.)
  3.  Тукай кем булган?  (шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе)
  4.  Тукай бюстын иҗат иткән татар скульпторы.  (Бакый Урманче)
  5.   Тукай үлгән ел һәм урын.   (1913, Казан шәһәре, Клячкин больницасы).

Алып баручы.

Бүген сез, укучылар һөнәр-осталыкларыгызны, бөек шагыйребез турында тирән белемнәрегезне күрсәттегез. Мондый алмаш булганда безнең Туган телебез – Тукай телебез үлмәс! Рәхмәт сезгә!

Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан – ел Тукайның фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм аныграк рәвеш ала. Әйтерсең лә без аңа якынаябыз. Ул “үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш – үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр җөмләсенә керә.

                   Яшәсен халык әдибе!

                    Яшәсен Туган тел! 

Әзерләде: Аксубай муниципаль районы

Иске Ибрай урта гомумбелем бирү мәктәбенең

беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ярмухаметова Руфия Вазых кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихи детей "Праздник мам"

Дети сочиняли стихи о своих мам. Как они её любят,уважают, желают самого хорошего  и поздравляют с праздником....

Конкурс стихов о женщине к празднику 8 марта.

В разработке представлены стихи о женщине (матери, бабушке, сестрёнке, девчонке). Конкурс проводился в коррекционной школе, т. е. подобранные стихи доступны разным возрастным категориям детей и их спо...

Стихи к юбилею, ко дню рождения, сочинение к празднику День Победы, в память о погибшем "Курске"

Иногда слово или фраза рождают мысль, а она уже в свою очередь рождает поток чувств и эмоций, под воздействием которых слова сами ложатся на бумагу. Прошу не судить строго: я не поэт и даже не ученик ...

Подборка стихов к празднику "Золотая осень"

Подборка стихов к празднику "Золотая осень"...

Сценарий новогоднего праздника «Стихи для Деда Мороза»

Новогодний   праздник   «Стихи для Деда Мороза» ориентирован  на обучающихся 1-4 классов специальной (коррекционной) школы  VIII вида. Весь речевой материал и занимательн...