Тел гыйлеме тармаклары буенча гомумиләштерелгән тест биреме
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Садриева Алия Габдулловна

9 сыйныфларда татар теленнән ДЙА әзерлек тестлары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tel_gyyleme_buencha_belemnrne_tiksheru.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныф

Фонетика

1. Борын ассимиляциясе чагылыш тапкан сүзләр төркемен билгеләгез:

а) кылдан, кышта, үткән, күрде;

ә) урамнан, көннәр, таңнан, тиңнәр;

б) башка, кичке, кайтты, төнге;

в) төнбоек, манган, кысынкы, төшкән.

2. Телнең горизонталь хәрәкәтенә карап сузыклар

а) иренләшкән;

ә) иренләшмәгән;

б) алгы рәт;

в) арткы рәт сузыкларына бүленәләр.

3. Иҗек калыпларында хата булган сүзләр рәтен табыгыз:

а) як-таш – СТ-ТСТ;

ел-лык – ТС-ТСТ;

ә) сә-ләт-ле – ТС-ТСТ-ТС;

як-та-шы-ңа – ТСТ-ТС-ТС-ТС;

б) сый-фат-ны – ТСТ-ТСТ-ТС;

кө-ле-гез – ТС-ТС-ТСТ;

в) а-ваз-дан – С-ТСТ-ТСТ;

ки-лер-ләр – ТС-ТСТ-ТСТ.

4. Сингармонизм законының ике төре дә күзәтелгән сүзләр рәтен билгеләгез.

а) әйбер, кемдер, үзенә, әнкәй;

ә) урынлы, талдан, торгансыз, баланлы;

б) кадерле, табигать, гадәт, китап;

в) тормыш, сөйкемле, төзелеш, болын.

5. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр генә булган рәтне күрсәтегез:

а) эшләдек, тизрәк;

ә) һәммәсе, кичен;

б) урманчы, мәктәбең;

в) дәрес җавап бирелмәгән.

Лексикология

1. Күп мәгънәле сүзләр булган рәтне билгеләгез:

а) таң, тар;

ә) төш, баш;

б) тал, тоз;

в) дәрес жавап бирелмәгән.

2. Бирелгән фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләренә синоннм булган сүзтезмәләрне языгыз:

Күз ачып йомганчы –

Ут йоту –

Алтын куллы –

Телеңне йотарлык –

Кәкре каенга терәтү –

Табан ялтырату –

  1.  Үзбушаткыч сүзендәге хәрефләрне файдаланып, сүзләр языгыз.
  2.  Җөмләләрне язып бетерегез:

1 Аерым телнең сүзлек составы _____ дип атала.

2. Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән атамасы ___ _____ дип атала.

5. Алфавит сүзенең төгәл аңлатмасын табыгыз:

а) язуда кулланыла торган хәрефләр җыелмасы;

ә) язуда кулланыла торган хәрефләрнең бер-бер артлы урнашуы;

б) язуда кулланыла торган хәрефләрнең төзелгән җыелмасы;

в) язуда кулланыла торган хәрефләрнең кабул ителгән тәртиптә төзелгән җыелмасы.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1. Һәр сүздә мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчасы булган төркемне билгеләгез:

а) әйткәндер, сөлгесен, югач, китерделәр;

ә) алмадылар, балакаем, салыну, җыйгандыр,

б) уйнадылар, китабын, зурлар, киләчәктә;

в) каенлык, гүзәлсең, җайлану, телендә.

2. Якташ, көрәк, җәйге, көзен сүзләренең ясалу ысулын билгеләгез:

а) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән;

ә) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән;

б) сүзләр кушылу ысулы белән,

в) дөрес җавап бирелмәгән.

3. Тамыр сүзләр генә булган рәтне билгеләгез:

а) бәрәңге, өчпочмак;

ә) кәбестә, үзенчә;

б) карама, килделәр;

в) карлы-бозлы, шәһәрдә.

4. Дүртәр мәгънәле кисәктән торган сүзләр генә булган рәтне билгеләгез:

а) дуслашуга, китапларымны, саубуллашкач, зурайдыгыз;

ә) балакайларым, кошчыклар, алмагачтан, корылыктан;

б) башкалада, күренгәнчә, яратучылар, әйтелмәгән;

в) сыерчыклардай, табигатьтәгечә, котылудан, сабырсызлык.

5. Чынбарлыктагы сүзенең нигезен билгеләгез:

а) чын-;

ә) чынбарлык-;

б) чынбарлыкта-;

в) чынбарлыктагы.

Морфология

1. Өчтән ике, биштән бер, икедән бер –

а) микъдар саннары;

ә) чама саннары;

б) бүлем саннары;

в) дөрес җавап бирелмәгән.

2. Кеше узенең туган телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс (К. Насыйри) җөмләсендә мөстәкыйль сүз төркеменә кергән сүзләр ничә?

а) 13;

ә) 11;

б) 10;

в) 9.

3. Саен, сыман, кебек сүзләре –

а) кисәкчәләр;

ә) бәйлекләр:

б) теркәгечләр;

в) ымлыклар.

4. Борылыштан капчыклар төялгән трактор килеп чыкты җөмләсендә билгеләнгән фигыль

а) кайтым юнәлешендә;

ә) төшем юнәлешендә:

б) уртаклык юнәлешендә;

в) йөкләтү юнәлешендә кулланылган.

5. Бу фикерләрнең кайсысы дөрес?

а) татар телендәге 5 сан төркемчәсе дә саналмыш белән кулланыла ала,

ә) татар телендәге 5 сан төркемчәсенең икесе саналмыш белән кулланылмый,

б) татар телендәге 5 сан төркемчәсенең берсе генә саналмыш белән кулланыла ала;

в) татар телендәге 5 сан төркемчәсенең берсе генә саналмыш белән кулланылмый.

Синтаксис

1. Әйтү максаты буенча җөмләләр төрләргә бүленәләр?

а) жыйнак яки җәенке;

ә) раслау яки инкяр;

б) хикәя, сорау, боерык, тойгылы;

в) дөрес жавап бирелмәгән.

2. Бирелгән җөмлә составындагы хәлнең төрен билгеләгез.

Бер тапкыр ул, нәрсәдер алыр өчен, универмагка керде. (С Әдһәмова)

а) сәбәп хәле;

ә) максат хәле,

б) рәвеш кәле.

в) вакыт хәле.

3. Иярчен җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килсә, андый җөмлә

а) иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә дип атала;

ә) иярчен ия яки иярчен тәмамлык җөмлә дип атала;

б) иярчен ия җөмләле кушма җөмлә дип атала;

в) иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә дип атала.

4. Түбәндәге фикернең иң тулы вариантын күрсәтегез.

Җөмләдә баш килештә килгән исем

а) ия һәм аергыч була ала;

ә) ия һәм тәмамлык була ала;

б) ия һәм хәбәр була ала;

в) теләсә кайсы җөмлә кисәге була ала.

5. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә,

а) аннан соң ике нокта куела;

ә) аннан соң өтер куела;

б) аннан соң сызык куела;

в) тыныш билгесе куелмый.

9-10 нчы сыйныфлар арасында КВН үткәреләчәген хәбәр итеп, татар теле түгәрәге утырышы турында белдерү языгыз.

Көзен Наҗар көн саен сәгать икедә торып күкрәп солы уңган җиргә бара иде (Ә. Баянов)

Җөмләгә түбәндәге тәртиптә анализ ясарга.

  1.  Тыныш билгеләрен куел аңлатырга.
  2.  Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмлә чикләрен билгеләргә.
  3.  Җөмләнең схемасын төзергә.

4. Җөмлә төрен билгеләргә.

5. Саен, икедә, күкрәп сүзләренә морфологик анализ ясарга.

6. Солы сүзенә фонетик анализ ясарга.

7. Көзен сүзен сүз төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның морфология бүлеге буенча белемнәрен тикшерү тесты

Укучыларның морфология бүлеге буенча белемнәрен тикшерү тесты...

Туфан Миңнуллин иҗаты буенча тикшерү эше (контроль тест)

Туфан Миңнуллин тормыш юлы һәм аның иҗаты турында сораулар...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме)

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен тест биреме.2 сыйныф. 1- вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән тест биреме. 2 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 2нче сыйныф балалары өчен тест биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) III - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучыларына тест биреме. 3 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) IV - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылар өчен олимпиада эше. 4-вариант...