Бер һәм ике состалы җөмләләр
план-конспект занятия на тему

бер һәм ике составлы җөмләләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_hm_2_sost.zhomllr.docx18.11 КБ

Предварительный просмотр:

1Тема: Бер  составлы һәм ике составлы җөмләләр.

2Максат: 1).Белем бирү:

 Бер  составлы һәм ике составлы җөмләләр турында төшенчә бирү; Бер                              составлы һәм ике составлы җөмләләрне дөрес билгели һәм куллана белергә өйрәтү.

              2).  Күнекмәләр булдыру:

Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру;өйрәнелгән яҗа сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,бәйләнешле сөйләм телен үстерү;бер һәм ике составлы җөмләләрне билгеләү һәм куллана белү күнекмәләре булдыру;

                3).Тәрбияви максат:

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,хезмәткә хөрмәт белән карау.

3Дәрес тибы:  яңа материалны үзләштерү.

1Материал: дәреслек.

6Җиһазлау:1).проектор,интерактив такта;

 2).“ Бер  составлы һәм ике составлы җөмләләр”презинтациясе; җөмлә төрләрен , табигать күренешләрен биргән слайдлар;

3). Индивидуаль-дифференциаль таратма  материал.

2Метод һәм алымнар:

              өлешчә эзләнү, чагыштыру,аңлатмалы сөйләү,әңгәмә үткәрү,дәреслек белән эшләү,күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану, төркемнәрдә эшләү.

3Педагогик технологияләр: инфармацион һәм коммуникатив технологияләр.

Дәрес барышы: I.Оештыру өлеше (2 минут);  (уңай психологик халәт тудыру,укучыларның белемнәрен дәрескә туплау);

  • Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!
  • Исәнмесез!
  • Әйдәгез,бер-беребезгә карап,елмаеп,хәерле эш көннәре телик.
  • (Хәерле көн  Оля!Хәерле эш көннәре сиңа).
  • Укучылар,мин бик тә шат,чөнки сез татар теле дәресенә яхшы  кәеф белән килгәнсез. Дәрестә бүгн кем кизү?
  • .......
  • Бүген безнең ничәсе?
  • ......
  • Урамда бүген көн нинди?
  • .....
  • Ярый,рәхмәт,утыр ....  .

II.Актуальләштерү (4  минут)

  • Укучылар, әйдәгез үткән дәрес материалын искә төшерик әле. Нәрсә ул сүзтезмә? Кем җавап бирә?
  • Сүзтезмә ул бер яисә ике сүзнең үзара бәйләнеп килеп бер мәгънә аңлатуы.  *матур кыз, тәмле алма;
  • Әйе,бик дөрес,утыр әле .... . Ә нәрсә ул җөмлә, кайсыгыз әйтә ала балалар?
  • Җөмлә ул тәмамланмаган уй-фикерне белдерә. * Мин мәктәпкә барам.
  • Әйе, дөрес, рәхмәт.Ә әйтелеше ягыннан җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
  • Тойгылы, боерык, хикәя, өндәү, сорау җөмләгә бүленәләр.
  • Әйе ,дөрес.Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшереп алыйк әле. Өй эше җөмлә төрләрен чагылдырган мисаллар язып килергә иде. Кайсыгыз укып үтәр икән, теләүчеләр бармы?
  • Укучы җавабы:  -Нинди матур бүген көн.Балалар , сез нинди бәхетле.-тойгылы җөмлә.  Әйдәгез , тырышып укыйк! Иптәшеңә, һәрвакыт булыш!- өндәү җөмлә.  Менә салкын кыш та үтте. Урамда гөрләвекләр ага.- бу хикәя җөмлә.  Бар Марат,утыр!- боерык җөмлә. Сңа ничә яшь?- сорау  җөмлә.
  • Бик дөрес,рәхмәт,утыр.Тагын кем укырга тели? (1,2 укучыны тыңлап үтү).

III. Төп өлеш.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. (14 минут)

Укучылар, тактада бирелгән җөмләләргә игътибар  белән карагыз әле. Бу җөмләләр арасында нинди аерма күрәсез ? 1 слайд:  

А).    Кыш.   Буран.  Кич.

Б).Туган якны яратырга кирәк.  Китәргә мөмкин.

В). Җәен мин авылда яшәдем.

Г). Мин дә булдым.

  • Минемчә 1 нче җөмләдә ия генә бирелгән. Икенче җөмләнең иясе юк, хәбәре генә бар.
  • Әйе,бик дөрес әйтәсең.Правильно сказала. 3,4 җөмләләрне кем әйтер?
  • Өченче җөмләнең иясе дә, хәбәре дә  бар. Ә дүртенче җөмләнең иясе дә, хәбәре дә бар, ләкин  мәгънәсе аңлашылмый.
  • Әйе, сезнең фикерләр дөрес. 2 слайд. (дәреслектәге кагыйдә)

  • Укучылар,              1 төркем: җөмләләрне без атау (назывные предлоҗения)  җөмләләр дип йөртәбез;     2 төркем: бер составлы җөмләләр (односоставные предлоҗения) ;     3 төркем: тулы җөмлә   дип йөртәбез (полные предлоҗения).