М. Фәйзинең "Галиябану" драмасының макропоэтикасы
учебно-методический материал (8 класс) по теме

"Галиябану" драмасының макропоэтикасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon galiyabanu_makroepika.doc104 КБ

Предварительный просмотр:

Казан федераль университеты

Филология һәм сәнгать институты

Татар филологиясе бүлеге

Тема: М. Фәйзинең “Галиябану” драмасы макропоэтикасы

Эшне башкарды: Галиәхмәтова А.Ф.

07-0902 нче төркем студенты

Тикшерде: Нуриев Г. С.

Казан, 2011

Эчтәлек

  1. Драматургия әсәрләрендә идея-тематик максатчанлык................................2
  2. Сюжет һәм фабула............................................................................................6
  3. Драматургиядә жанр төрләре.........................................................................13
  4. Драма әсәрләрендә автор стиле.....................................................................14
  5. Кулланылган әдәбият......................................................................................18

Драматургия әсәрләренең макропоэтикасы

Драматургия әсәрләрендә идея-тематик максатчанлык

Һәрбер матур әдәбиятның, шул исәптән драматургиянең дә, нигезендә авторның әйтергә теләгән идеяләре җыелмасы ята. Әмма матур әдәбиятта ул идеяләр төрле образлылыкка, төрле вакыйга- ситуацияләргә бәйләнештә бирелә. Текстны яки аның төрләрен тикшерүдә эчтәлек төшенчәсе, эчтәлек, уй-ният буенча бәйләнешләрне, ситуатив багланышларны билгеләү, текстның гомуми максаты һәм функцияләрен өйрәнү кебек үк зур әһәмияткә ия (Текст - лат. - ткань, связь (слов); текст - анг. произведение речи, зафиксированное на письме). Әсәрнең темага яраклашуы - текстның төп билгесе, аның асыл сыйфаты, эчтәлеге бәйләнешен алдан билгеләп куя торган фактор. Текстның идея-тематик бердәмлеге турында күп тикшерүчеләр язып чыга. Текст язылганда оеша торган, укыганда-тыңланганда яңадан барлыкка килә торган тематик үзәк, тематик җирлек дигән төшенчәләрне кулланалар.

Драматургия әсәрендә «тема» төшенчәсен таныган хәлдә, сәнгать белгечләре аның гомум кабул ителгән, бер генә фикергә киленгән бәяләмәсен бирмиләр. Кайвакыт, көндәлек сиземләү буенча, «Текстта нәрсә турында сөйләнә?» соравына җавап биргән аңлатманы тема төшенчәсе дип кабул итәләр. Яисә әдәбият теориясеннән алып автор тарафыннан «сөйләм субъектының «мин»е аша уздырылган чынбарлыкның бер фрагменты», тасвирланган предмет, сәнгатьле чынбарлыкның элементы бәяләмәсен кулланалар.

Драма әсәрләрендә теге яки бу мәгълүмат тапшыра, сөйләтүчеләрнең үзара эчке мәгънәви аралашуында аерымланып торган, гомум игътибар үзәгендәге предмет, күренешнең исемен, атамасын яисә нинди дә булса объектның белдерелүенә тема дип әйтәләр.

Текст өлешләрендәге эчтәлекнең темасы тормыштагы кара- каршы сөйләшүләрнең сүз агышыннан нык аерыла. Тормыш чынбарлыгында диалогик сөйләмнең темасы гел үзгәреп торучан, төрле-төрле мәсьәләләргә кагылучан, репликаларның төп сүздән читкә китүе дә ихтимал. Әлеге очракта кара-каршы сөйләшүнең оешуы репликаларның бер мәгънә тирәсенә туплануыннан түгел, ә ситуация, вакыйга тирәсенә, аралашуның (ситуациянең) жстралингвистик элементлары (сөйләм барышында берьюлы үтәлә торган гамәлләр - йөз, гәүдә торышы, сөйләнгән хәлгә мөнәсәбәт магылышы һ.б.) белән аңлатыла. Шуңа күрә дә, гадәттәге җанлы сөйләмдә тема ул аралатучыларның нәрсәгәдер үзара мөнәсәбәт белдерүе дигән караш яши. Вакыты-вакыты белән өлешчә генә чагылып киткән тематик төенләнү буенча тормыштагы кара-каршы шйләшүләрне гомумән темасыз дип тә әйтергә була.

Сәнгатьле диалогка бер темалылык - сөйләмнең бер күренеш, предмет, шәхес, вакыйга тирәсендә булуы - даимилек хас, ягъни сойләм үзгәрмичә бер эздән ага: вакыйга, күренеш бөртекләнеп, җәенке формада бирелергә, берничә сүз белән генә хәбәр ителергә, читкә куелып торырга, игътибарсыз калып, яңадан торгызылырга мо.мкин; тик ул бервакытта да тулысынча онытылмый, югалмый. Драма әсәрендә текст бер үзәк тирәсенә җыелып бирелгән, бер ». тематик үзәкле була. Диалог барышында барлык персонажларга да кагылышлы бер гомум тема буенча һәрьяклап фикер алышына, һәр персонаж шушы билгеле бер тема тирәсендә «очраша», аңа шушы тема кысаларында яңа эчтәлек өсти ала. Сәнгатьле диалог мәгънәви киңлеге белән аерылып тора, ачыктан-ачык булмаса да, кешелек чшәеш-тормышының әхләкый-әдәп дөньясына бәйле рәвештә формалаша. Т.Миңнуллинның «Хушыгыз», «Йөрәк маем» ш.есаларындагы күңел киңлеге, рухи ирек темалары һәрбер персонажның холкын, иманын ачыклый торган чыганак булып торалар.

Автор төп теманы мәгънәви өлешләр буенча ваграк кисәкләргә таратып пьесаның композициясен төзи. Драма әсәрендә диалог репликалар яки драматик хәрәкәткә карап түгел, ә бу кисәктә шътибар үзәгендәге бер микротемага багышланган мәгьнәви- тематик блоклар буенча бүленә. Драма әсәренең композицион төзелеше (күренешләр, пәрдәләргә бүленеше) диалогның тематик- мәгънәви бүленеше белән, кайвакыт сәхнәдәге вакыйга белән, сирәк очрфеларда җәенке реплика белән тәңгәл килергә мөмкин. Теманың үсеше, мәгънәви кисәкләрнең бер-берсенә бәйләнеше, пнкыйгаларның эзлекле дәвамлылыгы һәм бөтенлеге драма әсәрендә мәгълүмат тапшыруның бердәнбер юлы, аралашуны тудырган, яңартып торган җирлек. Тик шулай да, драма әсәрендә диалог эчтәлекнең эзлекле бәйләнеше буенча гына төзелми. Берьюлы танып белү (мәгълүмат тапшыру) һәм аралашу бурычын үтәү белән беррәттән диалог текстара багланышлар (эчке мәгънә, персонажларның үзара җайлашуы, аңлашу мизгелләре), еш кына авторның пафосына бәйле рәвештә төзелә.

Сәнгатьле диалогта ике семантик катламны аерып карарга була: теманың үстерелеше өчен хезмәт итә торган сөйләм объекты (күренеш, җисем, ьакыйга), темага кагылышлы сүзләрнең башка мәгънәләрен белдерә торган репликалар һәм диалогның эзлеклелеген, бәйләнешен (яшәешен) тәэмин иткән репликалар һәм сүзләр. Аралашу өчен нык әһәмияте булган бурычларны үтәтеп, текстара структурага автор тематик бәйләнешне булдыру, ситуациядәге киеренкелекне киметү яки сөйләмгә башка эмоциональ төсмер бирү максатында, диалог репликаларына беренче карашка темага кагылышы булмаган сүзләр кертеп җибәрә.

Персонажлар арасында мөнәсәбәт урнаштыру, укучының яки тамашачының булсын игътибарын җәлеп итү, үзара аңлашуны тикшерү, кара-каршы сөйләтүчеләрнең репликалар алмашуларын көйләү өчен автор тема үстерелешен аңлы рәвештә туктатып тора. Әлеге максатларга ирешүдә автор текстара структур алымнарга эндәш сүзләр, кереш җөмләләр, ымлыклар, әйтелмәләр, сәламләүләр, хушлашу-саубуллашулар, уйлау-фикерләү белән бәйле, тоемлау- сиземләүгә кагылышлы фигыль формалы сорау җөмләләр, бернинди җавап яки нинди дә булса мәгьлумат таләп ителмәгән, тик сөйләнгән вакыйгаларга мөнәсәбәт-бәя тудырган сорау җөмләләргә мөрәҗәгать итә.

М. Фәйзи үз әсәренең жанрын  “дүрт пәрдәле, биш картинадан торган” драма дип билгели, гәрчә пҗесада трагедиягә хас сыйфатлар да көчле: әсәр Хәлилнең фаҗигале үлеме белән тәмамлана (бу хәл кайсыбер яклары белән Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” трагедиясендәге коллизиягә охшаш).

Трагик пафос әйдәп баручы, доминанта ролен уйный, шул ук вакытта Галиябану һәм Хәлил арасындагы мөнәсәбәтләрдә романтизм көчле: геройларның хисләре, үзара мәхәббәтләре автор тарафыннан идеаллаштырыла. Моны, аерым алганда, татар һәм Шәрык әдәбиятлары өчен традицион, идеаль семантикага ия образлар кулланылуда да күрергә мөмкин: бакча, сандугач, энҗе, нур. Бу образлар беренче пәрдәдәге Галиябану көенә иҗат ителгән, гашыйк геройлар җырлый торган җырда күренә.

Ахыр чиктә романтика фаҗигалелеккә юл бирә. Бәхеттән бәхетсезлеккә кискен борылыш ясала. Геройлар озак вакыт бәхетле билгесезлектә яши: алар Галябануның әти-әнисе Бәдри белән Галимәбану яшьләрнең өйләнешүенә риза дип уйлыйлар. Ялгышлык ачылганнан соң, хәрәкәт тиз үсә, ул фаҗигале чишелешкә омтыла.

Бер-берсен яраткан геройлар ни өчен бәхетле була алмый соң? Беренчедән, Галиябануның ата-анасы кызларын авыл бае Исмәгыйльгә бирергә тели. Аларның теләге аңлашыла: Исмәгыйль белән туганлашып, Бәдри авылдашлары каршында хөрмәт казанырга хыяллана. Исмәгыйль вәгъдә иткән мең тәңкә аның материаль хәлен нык яхшыртыр иде. Бу ноктадан караганда, татар җәмгыятендәге хатын-кыз язмышы темасы хакында сүз алып барырга мөмкин. XX гасыр башында иҗат иткән күп язучылар кебек үк, М. Фәйзи дә хатын-кызның җәмгыятьтә хокуксызлыгын күрсәтә.

Ләкин геройлар фаҗигасе иҗтимагый сәбәпләр белән чикләнми. Әсәр ахырындагы Галиябану җырында язмыш, илаһи хәл ителгәнлек мотивы калкып чыга.

Сюжет һәм фабула

Билгеле булганча, персонаж образы алдан уйланып куелган шартларга, хәлләргә, мохиткә бәйле рәвештә үзгәреш-үсештә тасвирлана. Драматургның сәнгатьчә фикерләве әлеге образ характерын табигый һәм иҗтимагый мохитнең эчтәлегеннән чыгып сурәтли. Драма әсәренең эчтәлеге, персонажларның характеры, сөйләме, үзара мөнәсәбәтләре, әйләнә-тирә яшәеш һәм җәмгыять кануннарын берләштерә, шулай ук аерым вакыйга, хәлләрнең, персонаж гамәлләренең чиратлашуы, фабуланың оста итеп төзелү  рәвешенә дә бәйле.

Драма әсәрләрендә персонажларның эш-гамәлләре, театрда актерның сәхнә хәрәкәте чынбарлыкта бер-бер артлы уза торган физик хәрәкәтләрне, хәлләрне тасвирлаудан оеша. Г.Гегель «эш-гамәл рухи эшчәнлек нәтиҗәсе буларак үзенең мәһабәт аныклыгына һәм билгелелегенә бары тик рухи чагылышта, сөйләмдә ирешә, шуңа күрә мәгълүм хәлләрне, аларга мөнәсәбәтләрне, үзара көрәшләренең чишелешен бердәм эш-гамәл буларак тасвирлау тулысынча поэзия бурычы», - дип раслый.

Г.В.Ф.Гегельнең бу раславыннан сүз сәнгатенең үзенчәлекле эчтәлектә булуын аңлыйбыз. Шәхеснең рухи омтылышлары һәм физик эшчәлегенең дөньяви эш-гамәлләр белән мөнәсәбәттә тасвирлануы поэтик образларның камиллеген, анык эчтәлекле булуын күрсәтеп торалар.

«Вакыйга-хәлләр, эш-гамәлләр эчтәлеген күп төрле эчке багланышлары буенча бербөтен итеп оештырган эзлеклелек әсәрнең сюжетын тәшкил итә», - дип күрсәтә В.В. Кожинов. - Сюжетны без тышкы яктан вакыйгалар бәйләнеше, ә эчке яктан караганда, шул вакыйгалар агышындагы билгеле бер хәлләрдә барлыкка килгән характерлар үсеше, ә тулаем алганда сәнгатьле уй-ният белән баетылган әсәр дөньясы дип әйтә алабыз», - ди ул.

Төп вакыйгалар тезмәсе эчтәлекне, сәнгатьле уй-ниятне билгеләүдә зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә антик чордан бирле драма әсәрләрендә сюжет һәм фабула терминнарын аерып куйганнар да. Аристотель сюжет һәм фабуланы мөстәкыйль төшенчәләр итеп тикшерә. Ул «Фабулалар төзелергә тиешле һәм мөмкин кадәр аларны җанлырак итеп күз алдына китереп, сүзләр аша чагылышын табарга» киңәш иткән. «Гамбург драматургиясе» хезмәтендә Готхольд Эфраим Лессинг фабуланы «пьесаның нигезендә ята торган» поэтик механизм дигән мәгънәдә куллана һәм ул аның чынбарлыктагыча эш-гамәлләргә әверелү мәсьәләләрен тикшергән.

Рус әдәбият белемендә кайбер белгечләр фабула төшенчәсен күбрәк тематика, факт, фактлар тезмәсе дип карап, төп вакыйгалар белән бәйлелектә, ә сюжетны эчке һәм тышкы омтылышларның, эш-гамәлләрнең эзлекле агышыннан оешкан сәнгатьле эчтәлек белән бәйләп аңлатканнар.

Әмма сюжетка һәм фабулага бу рәвешчә аңлатмалар бирү бик үк анык түгел. А.А.Квятковский фикере бу мәсьәләдә хакыйкатькә якын тора.

Әсәрдәге «вакыйгаларны тасвирлау, - ди ул, - үзенең төгәл мотивировкасын һәм анык ачылышын фабулада таба; Сюжет (вакыйгалар) үсешенең бердәм системасы юк, һәрбер әдип сюжетны фабула оештыру алымнары белән үзенчә үстерә. Сюжетны кыскача бәйләп чыгып була, ә фабула озаклап аңлатуны таләп итә һәм, гомумән, сөйләнеп бетә дә алмый».

Төрле көчтәге (дәрәҗәдәге) конфликтлар төенләнешеннән , әсәрнең фабуласы оеша, сәхнә чынбарлыгының үсеше, хәрәкәте нарлыкка килә.

Бик калку гаеп тулаем алынган фабула конфликты, ягъни «мин һәм юмуми җәмгыять тарафыннан кабул ителгән тормыш кагыйдәләре», яки мин һәм күнегелгән тормыш тәртибе, тормыш мөнәсәбәтләре» каршылыгы aшa килеп баса. Әлеге очракта сәхнәдәге өзлексез дәвам иткән хәрәкәт- уенны тудыра торган вакыйга-хәлләрдә кирәксез күренешләр, артык сүз килеп кергән кебек була. Тик алар да алда булачак хәлләрне ачыклап яки булып узган вакыйгалардагы әһәмиятле детальләрне аныклап гомуми фабула нигезендә яткан төп идеяне чагылдыруга хезмәт итә.

Фабуланың иң көчле чагылышы интригага корылган сәхнә уены. Аның күзгә ташланып торган билгесе, аерымлыгы - бер-берсенең шәхсән максатлары каршылыгын белеп, ачыктан-ачык яки яшертен көрәшкә тотыну.

Булдыра алганча көрәш каршы як тарафдарларыннан яшеренеп алып барыла. Драматургия теориясендә элек-электән үк килгән какшамас бер кагыйдә бар: әсәрдәге интрига, әдәбият белгече Азат Әхмәдуллин билгеләп үткән кебек, «якын кардәшлек мөнәсәбәтендәге персонажлар арасында каршылык вә көрәш көчле тәэсирле була».

Билгеле булганча, поэтик әсәрләрне үзләренең фабула төзелешләре буенча хроникаль һәм концентрик төрләргә бүлеп карыйлар. Мәсәлән, М.Фәйзинең «Галиябану» әсәре концентрик фабулага корылган. Вакыйгаларның вакыт буенча бер-бер артлы үтүенә корылган фабулалар — хроникаль, ә бер вакыйганың икенчесенең сәбәбе булып үстерелүгә корылган фабула - концентрик фабула дип атала.

Хроникаль фабулалы әсәрләргә Г.Ильясиның «Бичара кыз», Ф.Халидинең «Рәдде бичара кыз», Г.Камалның «Бәхетсез егет», «Безнең шәһәрнең серләре», Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр», К.Тинчуринның» Сүнгән йолдызлар», «Җилкәнсезләр», Н.Исәнбәтнең «һиҗрәт», Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар», «Ташкыннар», Х.Вахитның «Соңгы хат», Т.Миңнуллинның «Канкай углы Бәхтияр» пьесаларын кертергә була. Г.Камалның «Беренче театр», «Банкрот», Г.Исхакыйның «Зөләйха», Ф.Бурнашның «Таһир- Зөһрә», Һ.Такташның «Җир уллары трагедиясе», Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», «Кырлай егете», Х.Вахитның «Күк капусы ачылса», М.Кәримнең «Ай тотылган төндә», Т.Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә», «Әлдермештән Әлмәндәр», Аманулланың «Җәйге кырау» әсәрләрен концентрик фабулалы дип карый алабыз. Драма әсәрләренең фабула тибын билгеләгәндә әсәрнең үзенчәлеге - хроникаль ягымы яки концентрик ягымы - өстенлек алуына игътибар итәбез. Шунлыктан күп кенә әсәрләрне хроникаль- концентрик дип атарга мөмкин. Г.Исхакыйның «Алдым-бирдем», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Американ», Н.Исәнбәтнең «Идегәй», Н.Фәттахның «Итил суы ака торур» (Ф.Ситдиков инсценировкасы) - шундый әсәрләрдән.

Сюжет композициясе - фабула нигезендә вакыйгаларны оилгеле бер тәртипкә тезеп бирү ул. Күләмле текстлы пьесаларда  сюжет күренешләренең бер-бер артлы тезелеп куелуы, эзлекле һәм  төгәл рәвештә авторның әйтергә теләгән фикеренә тамашачыны җәлеп итү өчен уйлап чыгарыла. Чын поэтик югарылыктагы драма әрләрендә алдагы һәрбер күренеш укучыларга ниндидер яңалык ачарга ярдәм итә. Ачыш ясау мизгеле сюжетның төп ахыргы күренешенә - финалга кадәр дәвам итә. Пьесалардагы соңгы күренешнең нык тәэсирле булуы бигрәк тә әһәмиятле.

Кайвакыт драматург үзенең укучыларын (тамашачыларын) тасвирланган күренешләрнең асылын аңлатмыйча, аптырашка калдыра, пьесаны интригага кора. Композиция оештыруның бу алымын әйтми тору (әйтми калу, аптырашта калдыру) дип атыйлар. Геройлар белән бергә алдагы вакыйгаларга төшенү мизгеле - танып ну (ачыш ясау) дип атала (Аристотель термины). Аптырашта калу һлм ачыш ясау мизгелләре сәхнә хәрәкәтенә тамашачы игътибарын җәлеп итү өчен мөһим. М.Фәйзинең «Галиябану» драмасындагы оулачак кияүнең Исмәгыйль түгел, ә Хәлил икәнен аңлау күренешен генә искә төшереп үтик.

Хәзерге татар драматургиясендә әлеге композицион алым маҗаралы жанрларда (Т.Миңнуллин «Җанкисәккәем», М.Гыйләҗев «Казан егетләре», Г.Каюмов «һинд биюе» һ.б.) кулланыла, В.Шкловский термины белән әйтсәк, бу алымда төп йөкне «сер техникасы» үти . Башка жанрда иҗат ителгән драма әсәрләрендә дә булып узган яки булачак хәлләрне укучы-тамашачы аңламыйча, сизенмичә утыра, «әйтми калу» алымы белән тасвирланган вакыйгаларда нык киеренкелек тудырыла.

Вакыйгаларның вакыт буенча урыннарын алмаштыру (хронологик күчерү) сюжет композициясен оештыруда бик әһәмиятле алым. Күп очракларда хронологик күчешләр автор тарафыннан тамашачы игътибарын тышкы сюжет линиясеннән (Геройлар белән нәрсә булып бетә?) вакыйгалардагы мәгънәви бәйләнешләргә, үзенең төп фикеренә юнәлтү өчен махсус эшләнә.

Г.Исхакыйның хикәяләре буенча куелган «Көз» спектаклендә (Уфа шәһәре «Нур» театры, 1993-94нче ел сезоны), Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча эшләнгән пьесада фабула композициясе героиняның эчке дөньясына үтеп керү өчен хронологик күчешләр белән төзелгән.

Егерменче гасырның 60-70 нче еллар татар драматургиясе өчен геройларның элеккеге тормышларын аерым мөстәкыйль эпизодларда тасвирлау хас. Буыннар бәйләнешен, персонаж характеры формалашуның катлаулы һәм авыр юлларын җентекләп язуда драматурглар «монтаж» алымына тукталалар. Әлеге алым персонаж чынбарлыгының элекке тормыш-язмышын, бигрәк тә вакыт буенча ераграк торганнарын, һәм хәзергесен чагылдыру өчен кулланыла, сәхнә хәрәкәте вакыт, урын-җир аралыгының периодик рәвештә алмашып торуына бәйле була.

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» мелодрамасында Сәрвәр газаплы авыр кайгыдан акылдан язып үләр алдыннан үз гомерендә үткән вакыйгаларны исенә төшерә. Автор үзенең әсәрендә аларны Сәрвәрнең төрле күренешләрдәге җырлары аша бирә, ә режиссер сәхнәдән моны яктылык эффекты һәм актрисаның бер халәттән икенчесенә күчеп уйнавы рәвешендә тамашачы күз алдына бастыра (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры, реж. - М.Сәлимҗанов, Сәрвәр - арт. Ф.Хәмитова).

Хәзерге татар драматургларыннан фабула композициясен ретроспектив (элеккеге хәлләрне тасвирлау) оештыруны Т.Миңнуллин иҗатыннан табабыз («Әлдермештән Әлмәндәр», публицистик драма «Моңлы бер җыр»), «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклеңдә Әлмәндәр карт (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт пкадемия театры, реж. - М.Сәлимҗанов, Әлмәндәр - арт. Ш.Биктимиров) вафатыннан алда үзенең егет чагын, булачак хәләл җефетенең кыз чагын күз алдына китерә. Сәхнәдә көянтә-чиләк некан Йөзембикә (арт. А.Гайнуллина, арт. Р.Мотыйгулла) пәйда була. Сөйләмнәрендә «кайтаваз» эффектын кулланып, артистлар геройларының чишмә буендагы беренче кичке очрашуларын күз алдына китереп бастыралар.

Ретроспектива алымы кулланылганда геройлар бер-берсенә оулып үткән хәлләрне сөйлиләр. Драма әсәрләрендә персонажлар искә төшергән вакыйгалар төп вакыйга агышын туктатып торып, әле искә алып үтелгән мисаллардагыча, аерым сәхнә күренеше булып уйналылалар. Драматургия технологиясенең мондый алымына М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының «Галия», «Тапшырылмаган хатлар» (Г.Кутуй әсәре нигезендә),  Г, Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрының "Моңлы бер җыр» спектакльләрен күрсәтергә мөмкин.

Драматургия әсәрләре шартлы рәвештә «сәхнә», «күренеш», «акт», мәҗлес», «мәнзара», «действие», «картина», «пәрдә» терминнары белән аталган кисәкләргә, өлешләргә бүленәләр. Татар классик драматургиясенең башлангыч чорында сәхнә әсәрләренең, традиция буенча, бишәр пәрдәле, ун-унбиш күренешлеләрен дә очратабыз. Соңгырак чорда татар драма әсәрләренең дүрт, өч, ике, хәтта, күп вакыйгалы булуларына карамастан, бер пәрдәле булып оешканнары да бар.

Сәхнә чынбарлыгы пәрдәдән ваграк өлешләргә - күренешләргә, картиналарга бүленә. Ул күренешләр персонажлары үзгәрмәгән бер пакыйга текстын аерып куюдан оешалар. Күренешләр вакыт, урын- җир факторы буенча да оешырга мөмкин. Катнашучылары бер үк булып, вакыйга үстерелешендә кискен борылышлар булган очракларда да драма әсәре күренешләргә таркатыла. Шулай ук, режиссерның сәнгатьчәнлеккә буйсындырылган уй-нияте дә драма әсәрләре белән спектакльдәге текстны төрлечә бүләргә-оештырырга мөмкин (мәсәлән, бу хәл, аеруча, элекке чорда язылган күп пәрдәле пьесаларны сәхнәләштергәндә очрый).

Вакыйга-күренешләрне текст буенча aepып кую татар драматургиясенең беренче әсәрләрендә үк күзәтелә.

Егерменче гасырның 60-70 нче елларында сәхнә шартлылыгы хәрәкәте кискен үзгәргән, персонажларның хис халәте нык көчәйгән бер чорда драма әсәрләрендә текстны нык рамкалар белән өлешләп кую тукталды дияргә була. Спектакльне ике зур өлешкә бүлеп кую персонаж репликаларын берөзлексез дәвам итү мөмкинлеген ачты.

Пьесаларда пәрдәләр конфликт үсештә булган өлешләрдән соң ясала.

Пәрдә һәм күренешләрне текстка карап бүлү пьесаларга зур төгәлләнгәнлек бирә: сәхнә вакыйгалары җыйнакланып, тыгызланыбрак калалар.

Драма әсәренең композициясендә иң мөһиме - күренешләр дип аталган өлешләр. Алар драматик вакыйганың вакыт һәм урын-җир белән чикләнеп куелган өлешләре (бу таләп драматургия өлкәсендәге «классицизм» чорында да була) Бер күренеш эчендәге хәлләр вакыт ягыннан кыскартылмыйлар һәм озайтылмыйлар да, бер мизгел икенче мизгелгә эзлекле рәвештә күчә. Сәхнә эпизоды дәвамында драмада катнашучылар кара-каршы сөйләшүдән туктамыйлар, аларньщ фикерләре, К.Станиславскийча итеп әйтсәк, вакыт белән бүлгәләнмичә, өзлексез агыла.

Кечкенә драматик формалар - реприза, скетч, бер пәрдәлек пьесалар бер генә вакыйга, бер генә хәлне тасвирлыйлар (мәсәлән, М.Әмирнен, «Телефон» скетчы).

Зур күләмле әсәрләр берничә пәрдә һәм күренешләрдән тора. Күп очракта пәрдәләр, күренешләр арасында вакыт һәм урын аерымлыгы да була. Татар драма әсәрләренең күпчелеге аз санлы һәм әһәмиятле, зур вакыйгалы кисәкләргә — пәрдәләргә тупланып бирелә һәм, әйтеп узылганча, алар үзләре берничә ваграк күренешкә таркатыла. Сәхнә пространствосы ягыннан кысаланып кую, беренчедән, драматургны иркенләп сюжет төзүдән, вакыйгаларны тәфсилләп аңлатудан мәхрүм итә. Икенче яктан караганда, текстны болай оештыру отышлы да: бу күренеш драматик хәл-әхвәлне чагылдыруда нык сайлануга, тиешле детальләшүгә китерә. Драматург өчен әһәмиятле сәхнә күренешләрендә персонажларның уй-нияте һәм хис-тойгылары ныграк ачыклана. Вакыйганы урын һәм вакыт чикләрендә тыгызлау тамашачыны тасвирланган хәлләрнең тормышчанлыгына ышандыру өчен дә ярдәм итә.

Татар драматургиясенең барлыкка килгән чорында зур бер сәхнә вакыйгасын вак-вак, кыска-кыска кисәкләргә бүлү хас. М.Фәйзинең «Галиябану» драмасы тексты дүрт пәрдәле, биш картиналы, утыз алты күренешле итеп язылган, вакыйгаларның урыны да еш алмашынып тора.

М. Фәйзинең “Галиябану” драмасы, бер яктан, традицион драманың барлык сыйфатларына ия. Анда экспозиция ( беренче күренештә Бәдри һәм Галимәнең кызлары Галиябануны авыл бае И.-гә бирү исәбе барлыгы, Г. Һәм Хәлилнең бер-берсен яратуы ачыклана), төенләнеш (Хәлилнең яучы җибәрүе, “ризалык” бирүләре), перипетияләр (И.-гә чыгарга үгетләү), кульминация(Х.-нең үтерелүе),чишелеш бик төгәл билгеләнә. Конфликт та традицион: аерым персонаңлар мәнфәгатьләре бәрелешә.

М. Фәйзи драмасында, тышкы коллизияләр белән янәшә, эчке каршылыклар да бар. Алар тышкы каршылыкларга янәшә үсә. Автор эчке коллизияләрне “Галиябану” җырындагы үтәли мотив (лейтмотив) ярдәмендә ача. Драмада хәрәкәт пьесасы халәт-кичереш пьесасы белән тоташып китә. Бу объектив катлам белән янәшә лирик катлам аерылып чыгу нәтиҗәсендә хасил була.

Драматургиядә жанр төрләре

Драматургиядә жанр төрләренең анык билгеле булуы авторның поэтик камиллеккә ирешкәнлеген ачыклый. Жанр - әдәби юнәлешләрнең пафос төрләреннән аермалы буларак, әсәрдәге билгеле бер типтагы эчтәлекне, әдәби форманы, характер үзенчәлекләрен һәм сыйфатларын үз эченә алган төшенчә. Н.В.Кожинов фикеренчә, жанрны нинди дә булса әдәби юнәлешкә керүенә, үзенчәлекле эстетик сыйфатына һәм пафосына (трагик, юмористик яки сатирик, героик һ.б.) карап билгеләргә мөмкин. Жанр әдәби әсәрнең идея-эчтәлегенә һәм формасына хас чагыштырмача мөстәкыйль үзенчәлекләрне чагылдыра.

Драма әсәрләрен тикшергәндә персонаж һәм аны тасвирлый торган алымнарга аеруча игътибар итәргә кирәк. Персонаж ниндидер эш-гамәлсез, сөйләмсез, йөз-сынсыз, автор уйлап тапкан бер рухи мохитсез, автор тәкъдим иткән иҗтимагый чолганышсыз мөмкин түгел. Тик чын поэтик әсәрләрдә персонаж әле атап үтелгән алым-чаралар җыелмасы гына түгел, ә шәхес буларак күзаллана. Аның сөйләме дә авторның фабула линиясендәге эчке ниятен ачыктан-ачык сурәтләмәү максатыннан нык стильләшкән була. Бу нәтиҗәгә драма әсәрендә (сәхнәдә) капма-каршы характердагы персонажларны чыгарып ирешү күптән билгеле алым.

М. Фәйзи үз әсәренең жанрын  “дүрт пәрдәле, биш картинадан торган” драма дип билгели, гәрчә пҗесада трагедиягә хас сыйфатлар да көчле: әсәр Хәлилнең фаҗигале үлеме белән тәмамлана (бу хәл кайсыбер яклары белән Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” трагедиясендәге коллизиягә охшаш).

Драма әсәрләрендә автор стиле

Драма әсәрендә сүз әдәби үзенчәлекне һәм аерым стильне төзи юрган форма һәм компонент ролен үти. Билгеле, теге яки бу сүзне куллану сүз сәнгатенең үзенчәлекле төре буларак драма әсәренең эчтәлеге һәм формасына бәйле. Актер тарафыннан башкарылачак сөйләм булуын истә тотып, автор аның синтаксисын, лексикасын, фонетик төзелешен үзенә бертөрле итеп яза. Персонаж репликаларының көндәлек җанлы сөйләмгә нык якын торуы сәбәпле, лктерга сүзнең терле мәгънәви төсмерләре белән иркен эш итәргә мөмкинлек бирә. Персонажларның сәхнәдә тәэсирле уены, сөйләмнең өстәмә мәгънәләргә ия булуы драма әсәрләре теленә үзенчәлекле шартлылык төсмере дә өсти. Спектакльдә сүз махсус пикорация фонында, шартлы вакыйгалар эчендә яшәүче, гәүдә-йөз торышын ситуацияләр барышына карап үзгәртүче актер тарафыннан сөйләнә. Бу шартлылык драма әсәренең телен өзек-өзек, нәрсәгәдер ишарә ясау, әйтеп бетермәү (бу - сәхнә сөйләменең икенче планы) формасында яңгырата. Драма әсәрендә хикәяләү алымнары һәм элементлары төп урынны биләми. Вакыйга барышында сәхнәдәге уен диалогта чагыла. Күп очракта сүз үзе эшләнгән эш-гамәлне, ихтыяри хәлне белдерә. Кайвакыт йогынтылы сүз, ниндидер үзгә гамәл драма әсәрендә үзенә генә хас темпоритмы белән тамашачының хис-халәтенә көчле тәэсир ясый.

Сюжет оештыру, сөйләм төзелеше, композиция төзү принциплары, ягъни драматургия әсәрләренең стиле аерым үзенчәлекләргә ия. Драма әсәрләренең жанр стилен һәм шулай ук индивидуаль автор стилен тикшерүдә, абстракция яки гомумиләштерү, әдәби стиль компонентлары белән беррәттән сәнгать әсәренең эчтәлегенә туры килгән формасын - сюжет, сөйләм, композиция төзелешен  өйрәнүне таләп итә. Шулай ук, әдәби стильнең бербөтенлеген тормыш чынбарлыгы, драматург, театр осталары (режиссер, актер, композитор, художник) һәм тамашачының үзара мөнәсәбәтләренә бәйле рәвештә карарга кирәк була. Тикшерүнең әлеге ике юлын исәпкә алып, без драматургның иҗат алымы һәм стиле, драма әсәренең стиле һәм образлылыгы төшенчәләренең үзара багланышларын ачыклыйбыз. Драма әсәре формасының әһәмиятен һәм ролен, шулай ук стиленең махсус үзенчәлекләрен күзаллау өчен, аның сәнгать әсәре буларак структур төзелешен, тамашачыга тәэсир итү рәвешен өйрәнергә кирәк.

Әдәби әсәрләрнең башка жанрлары белән чагыштырганда, драматургиядә образлылык үзенә бертөрле. Пьесаның сәхнадә уйналыр өчен язылуы аның формасын, образлылыгын һәм стиль үзенчәлекләрен билгели. Театр сәнгате шартлылыгына ярашып, драматург белән режиссерның, актерның уртак фикере нәтиҗәсендә драма әсәренең формасы оеша, пьесаның билгеле бер юнәлештәге стиле аныклана.

Драма әсәрендәге образны тудыра яки теге я бу әдәби стильне барлыкка китерә торган компонентларны аерып алып тикшереп кенә төгәлләнгән нәтиҗәләр ясап булмый. Әсәрнең эчтәлегенә бәйле рәвештә кулланылган тел һәм стиль чараларының бер-берсенә мөнәсәбәте һәм яраклашуын истә тотып кына драма әсәренең образлылыгы һәм стиле турында сүз йөртеп була.

Әле аталган шартлар драма әсәрендәге жанр һәм индивидуаль стиль принципларын табарга, образлылыкка йогынты ясый торган төрле стиль алымнарының гомуми кагыйдәләрен билгеләргә ярдәм итә. 

Драматургия әсәренең асылын өйрәнү - стиль тудыра торган чаралар һәм аның компонентлары (өлешләре) арасындагы гы бәйләнешләрнең тибын һәм принципларын аныклау, төрле стиль алымнарының үзара багланышларын билгеләү, эчке һәм тышкы әдәби алымнарның үзара йогынтысын тикшерү, стильне һәм аның аерым төр үзенчәлекләрен һәрьяклап анализлауның методикасын барлыкка китерү дигән сүз ул. Авторның билгеле бер карашлары җыелмасы стиль чараларының һәрберсендә чагыла, үзенә бербөтен система тәшкил итә. Автор карашларының драма әсәрендә һәртөрле чагылышын стиль үзенчәлекләре дип бәяләп булмый, ул бары ириматургның үзенә генә хас иҗади алымнарын характерлый. Авторның махсус алымнары, әдәби стиль дәрәҗәсендәге кабатланмас образы, драма әсәренең жанрын билгеләүдә дә, персонажларның тел үзенчәлекләрендә дә, һәм вакыйгаларның үстерелешендә дә тулы система буларак чагылыш таба. Автор карашларын дөрес аңяап тикшергәндә генә сюжет төзү, композиция һәм сөйләм оешу бәйләнешләре, аларның үзгәреш һәм үсеш мизгелләре үзенчәлекләренә төшенергә була. Әлеге тикшерү ысулы прама әсәрләренең стилен автор карашлары яссылыгында анализлау методикасын билгели. Әдәби жанр һәм аны төрләргә бүлүдә кабул телгән типология факторларын әсәрнең идея эчтәлеге белән бәяләп карарга кирәк. Шулай ук, стиль аерымлыкларын һәрбер тарихи үзгәрештә һәм типологик принциптан чыгып күзәтү мөһим. Автор фикерләрен аерымлап куюда, авторның үзенең иҗат алымнары белән беррәттән әсәрнең жанрын истә тоту бигрәк тә әһәмиятле.

Шул рәвешчә, без авторның әсәр нигезенә салынган идеяләрен чагылдыруда билгеле бер стиль чараларын аерып куя, аларның куллану даирәсен аңлата, драма әсәрләрендәге махсус жанр һәм стиль үзенчәлекләрен авторның персонажлар сөйләмендәге фикерләре һәм ярдәмче тексттагы сүзләре аша ачыклый алабыз.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Нуриев Г. С. : Татар драма әсәрләренең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы: уку ярдәмлеге. – Казан: ТДГПУ, 2009.- 205 б.
  2. Нуриев Г. С.: Татар драматургиясенең лингвистик поэтикасы.- Казан: “Печатный двор” нәшр., 2002.
  3. Әсәрләр / Мирхәйдәр Фәйзи. – Казан: Мәгариф, 2007. – 295 б.: порт.   б-н.
  4. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, пед-к колледңлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма / Д.Ф. Заһидуллина, М. И. Ибраһимов, В. Р. Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.
  5. Курбатов Х. Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы.- Казан : Мәгариф, 2002.
  6. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф. Заһидуллина. – Казан, Мәгариф, 2006.