Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль
план-конспект урока (6 класс) на тему

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_kl_figyl.docx18.47 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

(6 сыйныф рус төркеме)

Совет районы МБОУ “Гимназия №90”

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Насипова Ләйлә Райсовна

Максат:Татар теле дәресендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү. Билгеле киләчәк хикәя фигыльне дөрес куллану күнекмәләре булдыру,сөйләм телен үстерү. Хезмәткә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Смарт такта, дәреслек, рәсемнәр, карточкалар.

1. Дәресне оештыру.

-Укучылар исәнмесез! Хәлләрегез ничек ? Әйдәгез әле дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик. (Укучылар укыйлар,укытучы тактага элеп куя) Иптәшеңне бүлдермә! Укытучыны игътибар белән тыңла! Сүзеңне ачык һәм аңлаешлы итеп әйт!

2.Тактага карагыз әле, сезнең өчен җайлы гына кросворд бирелгән.(укучылар кросвордны электрон тактада чишәләр) Нинди сүз килеп чыкты?(Фигыль)Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?Фигыль нинди заманнарда була? Уйнаячак, көләчәк,барачак, утырачак сүзләре нинди заманда? Шулай итеп безнең бүгенге темабыз билгеле киләчәк заман хикәя фигылье.Сез ничек уйлыйсыз бүген дәрестә нишләячәкбез?

3. (Тактада тәрҗемә эше.Башта сүзләр,сүзтезмәләр,аннан соң җөмләләр тәрҗемә итәләр,тактада дөрес җаваплар чыгып бара)

Җырлаячак                    оденется

 Напишет                        язачак

Мама сварит                 Әни пешерәчәк

1.Әни бүген өчпочмак пешерәчәк.  Сегодня мама испечет треугольники. 

2. Азат кинога барачак.                        Азат пойдет в кино. 

4. Алсу будет мыть полы.                 Алсу идән юачак.

4.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыле зат-сан белән төрләнә. (Тактада калын төрләнешле һәм нечкә төрләнешле фигыльләр төрләнгән. Укучылар укыйлар,1-2 сүзне телдән төрләндерәләр)

Мин

барачакмын

беләчәкмен

Син

барачаксың

беләчәксең

Ул

барачак

беләчәк

Без

барачакбыз

беләчәкбез

Сез

барачаксыз

беләчәксез

Алар

барачаклар

беләчәкләр

5. Әйдәгез бер уен уйнап алабыз. Ул дүрт почмак дип атала. (Дүрт почмакка исемнәр язылган “Гаилә”, “Мәктәп”,”Урам”,,”Дуслар”) Укучылар сез кая барып басасыгыз килсә,шул почмакны сайлыйсыз.Үзегезгә пар сайлагыз. (Укучылар теләгән урыннарына басалар) Ә хәзер сез сайлаган тема буенча билгеле киләчәк хикәя заманын кулланып җөмләләр төзегез,иптәшегезгә җөмләгезне әйтегез. Кем иптәшенең җөмләсен безгә әйтәсе килә?

5. (Супермалай текстын уку. Текст белән эшләү,тәрҗемә итү.)Текстта киләчәк заман хикәя фигыльләре бармы?(Тексттан табып ,дәфтәрләрдә эшлиләр)

6. Сорауларга җавап бирегез.

1.Малай ишегалдында нишләячәк?

2.Өйдә ул нәрсәләр эшләячәк?

3.Малай суны елгадан алып кайтачакмы?

4.Ул кайчан китаплар укыячак?

5.Ул ни өчен супермалай?

6.Сезгә супермалай,суперкыз булыр өчен нишләргә кирәк?

Яхшы укучылар,сез дә бу текстта язылган малай шикелле эшләсәгез супермалай,суперкыз була алачаксыз.

7.Ә хәзер кечкенә генә тест эшләп алабыз. Мин дәрес буе сезнең ничек эшләвегезне күзәттем,тест билгеләренә өстәп куячакмын.

Тест.

А1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең кушычаларын тап.

1. -ачак/-әчәк, ячак/-ячәк

2. -ган/-гән, -кан/-кән;

3. -ды/-де, -те/-ты;

А2. Дөрес кушымчаны ялга Мин татар теленнән "5«ле алачак.....

1.- сың

2. -мын

3. -мен

А3. Хаталы җөмләне тап.

1. Казанда яңа музейлар ачылачак.

2. Җәй көне Татарстанга бик күп кунаклар киләячәк.

3. Монда күп милләт кешеләре очрашачак..

8. Кулыбызга карандашлар алып тестның җавапларын тикшерәбез. Һәр дөрес җавапка 1 балл.

                                            Дөрес җаваплар:

 А1  1. -ачак/-әчәк, ячак/-ячәк

 А2   2. -мын

 А3. 2. Җәй көне Татарстанга бик күп кунаклар киләячәк.

9. Йомгаклау.Билгеләр кую.Дәресебездә нишләдек?

9. . Өй эше. Сез өйдә ял көне нишләячәксез? План төзеп язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль"

Презентация "Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль",рус төркеме...

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

4 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.(И.Л.Литвинов дәреслеге буенча)                               ...

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Презентация "Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль",рус төркеме...

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр....

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Презентация для использования на уроках татарского языка при изучении темы "Глаголы изьявительного наклонения"...

Тема. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

7 нче сыйныфта (рус төркеме) татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль....