Эзләнү эшләре
материал на тему

Исмагилова Гульнара Тагировна

Эзләнү эшләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gamil_afzal_nov_var_1.doc61.5 КБ
Файл rostam_yakhin.docx33.15 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Гамил Афзал иҗатында сатирик-юмористик тел-стиль чаралары

                                         

                                         

                                                 Язды: беренче квалификацион категорияле

                                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                     Исмәгыйлева Г.Т.

       

                                                 2013 нче ел

                                                     План.

        I. Кереш.

    Гамил Афзал поэзиясе һәм аның әсәрләрендә тел-стиль үзенчәлекләре.

    II. Гамил Афзал иҗатында сатирик-юмористик тел-стиль чаралары:

      а) сүз уйнату;

      б) сатирик эпитетлар;

      в) икеләтә мәгънә;

      г) сатирик чагыштырулар;

      д)метафоралар;

      е) алынма сүзләрнең сатирик максатларда кулланылуы;

      ж) пародия;

       з) оксюморон

    III. Йомгаклау. Шагыйрьнең лирикасы.

                                                        Кереш.

    Гамил Афзал иҗатында юмористик һәм сатирик шигырьләр зур урын таба. Ул – лирик та. Сатирасының үткенлеген, кыюлыгын “Әсмабикә җаным, ахирәт”, “Тәвәккәл әби” һ.б. әсәрләрендә күрергә була. Тормышта һәм көнкүрештә даими очраган эчүчелек, дәүләтне алдау, күз буяу, ришвәтчелек кебек барыбызның да җанын борчыган кимчелекләргә карата чыгарган карарлары уңае белән шагыйрь язган сатирик әсәрләр күпләрдә аерым бер кызыксыну уята. Бу темага башкалар да кагылган. Кагылган, әмма онытылган, яки исенә төшкәндә бер, ара-тирә язып куйган.

     Гамил Афзал иҗатында бу бәя эзлекле.  Кайбер шигырьләргә генә күз салыйк. “Тотып җибәр апаем” шигырендә тәрәзә төбе саен өмет итеп йөрүче бригадир Ахунны күрәбез. Кайсыбызның теленә кермәгән “Өф-өф итеп”? Яки “Мыек борам”- читтән карап торучы “батырлар”. “Кызыл балчык” промартелендә, “Әйдә, ярар” колхозында, “Уйлап табучы куян”. Боларның исемнәреннән үк безгә таныш тойгылар уяна.

       Шагыйрь өчен бу темалар бер вакытта да вакытлы түгел. Тукта, катырак әйтмәдемме, дип, тиз-тиз генә артына карап, язганнарын шомартырга да тотынмаган ул. Үзе әйтмешли, хакыйкатьне “ярып салган” әсәрләр озын гомерле, шулар яши.

       Бу шагыйрьнең поэзиягә юлы гыйбрәтле. Аңа ничектер университет бетерегә дә туры килмәгән. Станоктан авылга, тагын нефтьчеләр арасына... Бердәнбер максаты – халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү.

         Г.Афзал - кырык елдан артык ныклы иҗат эшендә кайнаган, күп хезмәт күрсәткән талант иясе, утыздан артык китап чыгарган кеше, Тукай бүләге лауреаты. Соңгы берничә буын татар укучысы яшәештә Гамил Афзал дигән зур шагыйрьне тоеп гомер итте, аның иҗаты белән рухи баеп, күңелен дөресләп яшәде.

      Гамил Афзал иҗатында сатирик-юмористик тел -стиль чаралары

    Гамил Афзал иҗтимагый тормыш кимчелекләрен фаш итү, буржуаз сыйныф вәкилләреннән көлү өчен еш кына сатирик тел чараларына мөрәҗәгать итә. Бу алымнар әсәрнең идея эчтәлеге белән органик рәвештә берегеп киләләр, әйтергә теләгән фикерне укучы аңына җиткерүдә зур роль уйный.

    Гамил Афзал сатира тудыруда күчерелмә мәгънәдәге сүзләрдән аеруча киң файдалана. Сатирик эффект бер предметны яки күренешне икенчесе белән охшашландыру нигезедә барлыкка килә.  Охшату күпвакыт күчерелмә мәгънәдәге сүзләр белән бирелә.

     Сүз уйнатуга мисал итеп “Тәкый гаҗәп дыңнары” шигыреннән бер өзек китерәм:

Объектлар шаулап торды, гөрләп торды.

                                Бригадалар план куды, план куды.

                                Менә беркөн җибәрелгән план тулды –

                                Главканың тагын бик шәп планы бар.

                                Югарыдан сөенечле хәбәр килде:

“Җиңү белән тәбриклибез, дуслар сезне!

                               Өләшегез премия фәлән меңне!...”

Моннан артык тәкый гаҗәп дыңнары бар.

        Бу өзектән Главканың (русча “главный”дан) сүзе “сүз уйнатуга мисал. “Каравылчы картның исендә” шигырендә:

             Ләчәнникләр тора бер читтә.

             Мулла вәгазь сөйли мәчеттә:

             -Арысланнар, боерык алладан...

              Динебез өчен һәркем каһарман...

        ...Җитәр-җитмәс бирге басуга,

                         Саилче карт килә каршыга.

                         Агайларның күзен кан басты:

  • Кәмүнисләр кайда, албасты?...

...Чабаталы әтрәт туктады.

-Сабыр ит, ләчәнник, туктале,

Киңәш-табыш итмәс бар исәп,

Ничек булыр, кайтып чәй эчсәк?

     Бу өзектә “ләчинникләр”, “кәмүнисләр” сүзе “сүз уйнату” буларак кулланылган.

     Гамил Афзал әсәрләрендә метафорик эпитетлар бик күп: җитен сакал, көмеш чәч, таш күңел, канлы яшь, кара күңел һ.б. Эпитетларның бер төре – турыдан-туры сатирик һәм ироник тел чарасы булып китә:

         Кадыйр абзый кладовойда, әйтсәк ярый,

         Капчык саный, капчык ямый, капчык карый.

         Усал телләр аның кулын кыек, диләр,

         Булса булыр, сөйли белсен гайбәтчеләр!

     Икеләтә мәгънәне дә күрергә мөмкин. “Тәнкыйть сөйләүче күркә” шигырендә:

        Кошлар абзарында Ата күркә

        Эш турында ялгыш фикер йөртә:

        Кабинетта утырып кич һәм иртә,

        Телефоннан сөйләп гомере үтә.

       “Мин җитәкче, үзем беләм”, диеп,

       Кабарып йөри түшен киереп,

       Тәрәзәдән карый, чәчен тарый,

       Абзар ремонтлауга салкын карый.

        Секретаре Ана үрдәкбикә

        Белән

                  Көн дә театрга китә,

        Премия яза, кемгә дисәң,

        Секретарьга, матур күзләр өчен.

     Бу өзектә Күркә, Ана үрдәкбикә рольләрендә дә кеше тора. Ул Крылов мәсәлләрендәге кебек, үзе әйтергә теләгәннәрен кошлар, хайваннар авызыннан сөйләтә. Оста талант иясе булганлыктан шигырьләре дә бик матур.

      Гамил Афзалда күчерелмә мәгънә нигезендә төзелгән, ике генә компоненттан торган чагыштырулар да очрый. “Уйлап табучы куян” мәсәле моңа ачык мисал.

      Зирәк куян бер җайланма уйлап тапты,

      Кәгазь тотып начальникка торып чапты.

     -Менә кара, баш инженер Төлке иптәш

      Уңай була, алай иткәч, болай иткәч.

      Зирәк Куян саубуллашып чыгып киткәч,

      Киңәшләштеләр Төлке иптәш, Бүре иптәш:

      Бу тәкъдимне файдалансак, һәрбер айда

      Завод алыр җырлый-җырлый миллион файда!

      Пөхтә итеп шул сызымны сыздырдылар,

      Икәүләшеп, елмаешып кул куйдылар;

      Соавторлар бүләк алды, дача салды,

      Куянга бер бакыр акча тоттырдылар.

     Шагыйрь иҗатында метафораларны да байтак очратырга мөмкин. Ши-гырьләрендә төрле хайван, кошлар ярдәмендә кешеләрне күздә тотып яза.

     Аның шулай ук Г.Тукай шигырьләренә якыннары да бар. Тикмәнгә генә шагыйрь үзенең остазы итеп карамый. Г.Афзалның “Аракыга каршы” шигырен (Г.Тукай белән киңәшеп утырганннан соң) 1956 нчы елда яза.

       Йа тәгалә, җир йөзеннән ал бу аракыңны, ал, -

       Безне юлдан яздыручы шайтан –

                                                         сабакыңны ал!

          Ул явызны күп чөмергәч, безнең акча аз кала.

          Баш авырткач, ошбу бәндә әрле-бирле чайкала...

          Аракы юктан гына җирдә халыклар үлми ич,

          Пусть, мәләкләренең берлән кунак чакыр да үзең эч!

      Шагыйрь алынма сүзләрне дә оста файдалана.

      Борынгы татар теле формалары, классик төрки язма тел традициясе күп очракларда Гамил Афзал өчен сатира тудыруда зур хәзинә булып тора. Бу - әсәрнең идея эчтәлеге, композициясе белән дә бәйле.

      Теге яки бу шәхестән яки җәмгыятьтәге тәртипләрдән көлү өчен, Г.Афзал татар теленең сүзлек хәзинәсенә кереп урнашкан, киң кулланылышта йөргән алынма сүзләрдән дә, шулай ук татар теленең әдәби нормалары булып кабул ителмәгән сүзләрдән, атамалардан да сатирик максатларда файдалана.

        Рус сүзләре дә шул комик эчтәлекне ачуда зур роль уйный. “Тәмәкене ташлаганда” шигыреннән өзек:

       Тәмәкене зарарлы, ди, врач,

        Ә ник тарта үзе, алай булгач?

        Алдаша, конечно, но шулай да,

        Ташларга уйладым мин бу айда.

        Йөрәк түзде шулай кичкә кадәр,

        Түзгән өчен наград сорый, каһәр.

        Вәгъдә булгач, димен, йөрәк, тукта, -

        Бер төрәбез, әйдә, хатын юкта.

   “Мәрттән кайткач” шигырендә дә рус сүзләре җитәрлек.

        Абзыкайлар кулын гына селти,

        Алар белә нәрсә кирәген.

        -К черту, ди, андый сәнти-фенти,

        Газлы су бир әле, чибәрем!

    Гамил Афзал сатирик максатларда аерым рус сүзләрен генә түгел, хәтта җөмләләрен дә куллана.

     Пародия әдәбиятта  һәм тел гыйлемендә дә кулланыла. Нигездә пародияне эчтәлек белән форманың туры килмәве дип тә карыйлар. Пародия моңа кадәр барлыкка килгән бер үрнәккә нигезләнеп языла. “Аракыга каршы” шигыре моңа мисал булып тора.

      Гамил Афзал  исемен ишеткәч тә күз алдына җор телле, үткен фикерле, көчле һәм көр рухлы кеше килеп баса. Халык аны чәнечкеле шигыреннән, җор сүзеннән яхшы белә. Чөнки дистәләгән еллар буенча Гамил Афзал шигырьләреннән башка эстрада сәхнәсендә пәрдә ачылмый. Профессиональ артистлар да, үзешчәннәр дә кинәнә аның иҗаты белән. “Тәвәккәл әби”, “Әсмабикә җаным, ахирәт”, “Өф-өф итеп” һ.б. әсәрләре күп еллардан бирле телдән төшми, һаман тәкатьсез көлдерә.

                        Йомгаклау

     Җыеп әйткәндә Г.Афзал стиле сатира чараларына бик бай булуы белән аерылып тора. Ул сүз уйнату алымнарын, бер-берсенә капма каршы куелган сөйләм берәмлекләрен, төрле стиль  үзенчәлекләрен сәнгатьчә сурәтләү чараларының күп төрен кулланып, үзенең дошманнарын рәхимсез рәвештә фаш итә. Ул моңа татар теленең киң мөмкинлекләреннән оста файдалану һәм аларны үз стиленә яраклаштырып бирү нәтиҗәсендә ирешә.

    Аның әсәрләрендә бер үк сүзнең төрле мәгънәләрен капма-каршы нигезләп язу алымы күп очрый. Язучы моны сатирик чара итеп тә файдалана.  Аның сатирик шигырьләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр әйтеләчәк фикерне халык алдына тулырак һәм ачыграк итеп җиткерүдә зур эш башкаралар.

     Мәкальләр һәм әйтемнәр дә телнең образлылыгын көчәйтә, сатирик фаш итү чарасы булып тора. Аерым шәхесләрне тәнкыйть итү максатыннан чыгып, мәкаль әйтемнәр контекст белән бик тыгыз керешеп килә һәм сөйләмнең агышына яраклаштырылып бирелә.

       Г.Афзалның күп кенә әсәрләре сатира белән язылган. Аның төрле күләмдәге шигырьләре бар. Кайберләре 3-4 куплетлы, шулай ук 2-3 битлесе, 5-6 лысы һәм аннан да зуррак күләмдәгеләре дә очрый. Шагыйрь үзе дә көлү көченең нинди зур көчкә ия булуына карата “Көлү көче” дигән шигырен яза.

        Яндырырдай, көйдерердәй көлү көче –

        Безнең кулда иң дәһшәтле корал төсле;

        Бернидән дә курыкмаган таш күңелләр

         Хур булудан куркып кала куян төсле.

         Бу дөньяда, дускайларым, халык өстен,

          Кыргыйлыкның калдыклары үлеп бетсен.

         Явызлыкны, яманлыкны күрү белән,

         Яндырыйк без, көйдерик без көлү белән!

      Әйе, күңелендә булган бөтен борчуны, сагышны, дөньядагы тигезлекне ул үзенең шигырьләрендә ачып бирә. Шуңа да аны халык ярата, үз итә, шигырьләрен яттан белә. Шагыйрьнең иҗаты белән якыннан танышканнан соң, аңа булган ихтирам хисе тагы да арта. Аның талантына сокланасың. Мәктәтәге кичәләрдә укучылар Г.Афзал шигырьләрен яратып сөйлиләр, җырларын яратып җырлыйлар. “Илаһи комедия”ләрен яратып сәхнәләштерәләр. Яхшы шигырьләр, хикәяләр күп алар. Ә шулай да Г.Афзал шигырьләре аерым бер тармак булып тора. Чөнки ул дөньяны таный, күрә белүче шагыйрь. Ул халык шагыйре. Аның өчен һәрвакыт халык тормышы юлдаш. Киләчәк буын Г.Афзал шигырьләрен яратып укыр. Аның иҗаты мәңге яшәр.

 

                                     

   Кулланылган әдәбият

1.Әдәбият белеме сүзлеге. Редакторы Ахмадуллин. –Казан: Татар кит. нәшр, 1990

2.Гамил Афзал. Шундый-шундый эшләр. Юмористик һәм сатирик шигырьләр. –Казан: Татар кит. нәшр, 1988.

3. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. Лирик һәм юмористик-сатирик шигырьләр. –Казан: Татар кит. нәшр, 1991.

4.Татар поэзиясе антологиясе. Редакторлары Ф.М.Зөлкәрнәев, Г.Х.Гыйльманов, Х.Г.Әюпов. –Казан: Татар кит. нәшр, 1992.

5. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. –Казан унив. нәшр, 1973.

6. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. –Казан унив. нәшр, 1993.

7.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф, 1994.

8. Хаков В.Х. Татар стилистикасына кереш. –Казан унив. нәшр, 1993.

9. Әдәбият дәреслеге 6-7 кл. А.Г.Яхин Казан: Мәгариф, 1993

 



Предварительный просмотр:

   “ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Олы сәнгатькә багышланган гомер

(Рөстәм Яхин иҗатына багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

                                     Язды :  югары квалификацион категорияле

                                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                     Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы

                                         

                                         

                                 

                                              2014 нче ел

   «Бәйрәм вальсы» яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга.

Син йортларның тәрәзәсен ачтың,

Дан җырладың сөйгән халкыңа.

Бездә туып-үскән сандугачлар

Син калдырган көйгә талпына.

Рояльнең клавишларында

Ике төс бар: аклы-каралы.

Тукай сазы сыман моңлы алар,

Җәлил җыры кебек яралы.

 

Сандугачлар серенада суза,

Каен яфраклары җыр яза...

Композитор гына ишетерлек

Авазлар бар фани дөньяда.

Халкыбызның талантлы улы, СССРның халык артисты, дөньякүләм танылган композитор Рөстәм Яхин иҗаты иң югары, иң ихлас бәягә лаек. Иҗаты миллионлаган тамашачыга яхшы таныш иде һәм бүген дә бик теләп, яратып кабул ителә. Аның вокаль лирикасы, инструменталь музыкасы дөньяның татарлар яшәгән төбәкләрендә иң кадерле, иң кыйммәтле хәзинә булып кала. Бүген кичәбездә Рөстәм Яхин көйләренә язылган җырларны ишетербез. Аларны мәктәбебезнең җырчы сандугачлары башкарыр.

              «Туган ил кырлары»

   Инде Рөстәм абыйның тормышы һәм иҗатына күз салыйк. Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туган. Балачактан музыкага тартылган, татар халык җырлары белән кызыксынган, аларны аның әнисе Мәрьям ханым яхшы белгән. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин белән бер нәселдән. Рөстәм Яхинның нәсел җебе Саба районы Шыңар авылына барып чыга. Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Сафина Бибирабига да шул затлы тамырдан. Рөстәм Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пианинода үзлегеннән Туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәм Яхин Казанның 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бара. Мәктәп директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. Мәскәү музыка училищесында А.Г.Руббахның фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1941 елда Р.Яхин Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, яшь музыкантны армиягә алалар. Сугыш беткәч, Рөстәм Яхин укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә: пианист буларак – В.М.Эпштейн, композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфында шөгыльләнә. Мәскәүдә укыган еллары комозиторның профессиональ осталыгы һәм иҗади үсешендә зур роль уйный. Диплом эше буларак ул Фортепиано белән оркестр өчен концерт (беренче бүлек) тәкъдим итә, бу әсәр күпләрдә зур кызыксыну уята (1950 ел). Шул елда ук комозитор Казанга әйләнеп кайта, фортепиано концерты өстендә эшен дәвам итә һәм 1951 елда аның тагын ике бүлеген язып бетерә. Бу әсәр татар музыкасында фортепиано белән оркестр өчен беренче концерт була. Ул бүгенге көндә дә әлеге жанрда иң танылган әсәрләрдән санала һәм һәрвакыт яңгыратылып тора. 
1950–1952 елларда Р.Яхин Казан консерваториясендә белем бирә, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Ул яшьли Татарстанның әйдәп баручы композиторларына әверелә. 
      Иҗат юлы башында Р.Яхин берничә эре формадагы инструменталь әсәрләр яза: алар арасында – Фортепиано һәм скрипка өчен соната, Скрипка һәм фортепиано өчен поэма, Фортепиано өчен соната, шулай ук бу чорда иҗат ителгән һәм композиторның академик белемен дәлилләгән – фортепиано концерты. Р.Яхин иҗатында романтизмның жанр–стиль үзенчәлекләре татар милли моңы белән үрелә, бу беренче ишетүдән үк танырлык итеп, онытылмаслык “яхин стилен” барлыкка китерә. 
Р.Яхин Рахманинов, Чайковскийның иҗатын яраткан, шуңа күрә бигрәк тә беренче чорда композиторга аларның йогынтысы зур була. Алга таба исә Р.Яхинның миниатюра жанрында инструменталь музыка өлкәсенә кызыксынуы арта, ул төрле характердагы пьесалар иҗат итә, кайвакыт аларны циклларга да берләштерә, мәсәлән, “Җәйге кичләр” фортепиано циклы халык арасында киң таныла.

         «Җәйге кичләр» җыры

    Аның романсларында якты лиризм, яшәү матурлыгына һәм шатлыгына соклану гаять тирән һәм талантлы чагылдырыла. Әмма бу икенче өлкәгә – фаҗигаләр дөньясына тартылуга да комачауламый. Андый тема Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләренә иҗат ителгән вокаль циклда аеруча зур көч белән һәм ышандыргыч итеп сурәтләнгән. Композитор Җәлилнең Ватанга, халыкка, якын һәм кадерле кешеләренә тирән мәхәббәт, коммунист-сугышчының фашизмга карата әйтеп бетергесез нәфрәт белән сугарылган рухи васыятенә беренчеләрдән булып җавап бирде. Яхин, Җәлилнең ялкынлы поэзия үрнәге булган иң югары шигырьләренә мөрәҗәгать итеп, үзен музыкада тирән образларны гәүдәләндерергә сәләтле, гаять көчле рухи кичерешләр һәм тормышның иң катлаулы конфликтларын чагылдыра алучы өлгереп җиткән талантлы композитор буларак күрсәтте. Совет музыкасында Җәлил тематикасын тормышка ашыру өлкәсендә әлегә Яхинның вокаль циклына тиң булырлык әсәрләр юк. Циклның беренче кисәге «Җырларым» шагыйрьнең үлемсезлегенә чын мәгънәсендә гимн булып яңгырый. Аннан соңгы ике кисәге «Тик булса иде ирек» һәм «Үткәндә кичергән» әсәрләре сагышлы һәм тәэсирле булуы белән аерылып тора. Дүртенче кисәге «Соңгы җыр» тоткынлыктагы шагыйрьнең тормыш матурлыгы һәм үлемнең котылгысыз булуы турында уйланулары. Циклның соңгы кисәге «Катыйльгә»дә шагыйрьнең дошманга карата аяусыз нәфрәте яңгырый. Ул үзенең образлылыгы һәм тәэсир итү көче ягыннан опера монологының иң яхшы үрнәкләренә якыная.

 «Җырларым» җыры

Рөстәм Яхин танылган композитор һәм татар романсына нигез салучы гына түгел, бәлки югары категорияле пианист та. Аның музыкант буларак эшчәнлеге музыкабызда алдынгы һәм яңа күренеш итеп бәяләнә. Ул, профессиональ татар пианистлары арасында беренчеләрдән булып, концерт эшчәнлеге белән даими, интенсив һәм уңышлы шөгыльләнде. Яхин аерым концертлар биреп һәм Татарстанның күренекле җырчылары Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова,  Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов һәм башкалар белән бергә чыгышлар ясады, тамашачыны халык җырларына тарту өчен күп эш башкарды. Композитор Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Александр Ключарев традицияләрен һәм осталык алымнарын үзенә мирас итеп алып, аларны гаять зур югарылыкка күтәрде. Талантлы композиторның пианист-башкаручы буларак осталыгы Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Свердловск, Алма-Ата һәм Киев шәһәрләрендә югары бәя алды. СССРның халык артисты күренекле җырчы Ермак Серкебаев, Мәскәүнең танылган скрипкачылары Зариус Шахморзаева һәм Халидә Әхтәмова аның белән бергә теләп чыгышлар ясадылар. Рөстәм Яхин иҗаты, аның гүзәл әсәрләре халкыбыз күңеленә көннән-көн ныграк үтеп керә башлый. Композитор, әледән-әле яңа әсәрләрен иҗат итеп, татар музыкасы тарихына яңадан-яңа сәхифәләр өсти, тыңлаучы зәвыгына юнәлеш бирә, аны рухи яктан баета. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклына музыка язганда композитор «Җырларым» шигыренә үлмәс музыка иҗат итеп, циклга: «...онытылсагыз, мин дә онытылырмын, яшәсәгез, мин дә яшәрмен!» – дип, символик мәгънә бирә. Күргәнебезчә, Ходайга шөкер, Рөстәм Яхин музыкасы яши, димәк, ул онытылмас!

         Рөстәм Яхинның фортепиано һәм оркестр өчен язган концертын татар музыкасы тарихында әле бүгенге көнгә кадәр автордан уңышлырак башкаручы күренмәде дисәк, хата булмас.

Композитор, татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә, дөнья классиклары шигъриятенә мөрәҗәгать итеп, үлмәс җырлар һәм романслар иҗат итте. Рөстәм Яхин шагыйрь Мостафа Ногман белән, төрле темаларга багышлап, иҗади берлектә дистәләгән җырлар язды. Аларның һәркайсы җыр сәнгатебезнең алтын фондын тәшкил итә. «Киек казлар» җыры дөньяга килгәч, Рөстәм абый Яхин һәм Мостафа абый Ногман кош тоткан сабыйлар сыман шатланып-куанып йөриләр.

 «Киек казлар» җыры

Рөстәм Яхин күп язды. Скрипка, виолончель, кыллы квартет һәм башка уен кораллары өчен пьесалар иҗат итте, халык көйләрен эшкәртергә дә вакыт тапты. «Китмә, сандугач» җырыннан башка, аның вокаль лирикасы турында сүз дә әйтү мөмкин түгелдер. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән һәм йөрәк түреннән саркып чыккан бу көйне кем генә белми икән? Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә һәм күпме генә башкарсаң да, туеп булмас кебек... Көйнең матурлыгы, эчкерсезлеге һәм тирән моңы күңелләрне әсир итә, шулкадәр тирән һәм илаһи булуы белән бәгырьләргә үтеп керә. Чын мәгънәсендә талантлы әсәрләр генә шулай тәэсир итә ала. Әлеге җыр халкыбыз арасында гаять киң таралды.

 «Китмә, сандугач» җыры

Рөстәм Яхин исеме, «Күңел йолдызы» романсы герое шикелле үк, татар музыкасы күгендә зур һәм якты йолдыз булып балкый. Аның әсәрләре халыкның киң катлауларына якын һәм аңлаешлы. Профессиональ музыкантлар да аның әсәрләрен үзләре өчен кызыклы һәм кыйммәтле дип табалар. Һәр кешегә барып җитә алырлык гадилек һәм югары профессионаллыкның мондый үрелеше еш очрамый. Рөстәм Яхин сәнгате кешенең рухи дөньясын баета. Композитор, холкы белән бик йомшак һәм тыйнак кеше булса да, үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата гаять таләпчән, сәнгать традицияләренә ихлас күңелдән тугрылыклы иде. Ул яшь талантларга даими ярдәм итеп килде, аларга сәнгатьтә үз юлларын табарга һәм үсәргә юнәлеш бирде. Татар музыкасында әлегә кадәр билгеле булмаган берәр юнәлеш яки күренеш турында сүз барганда, һәрвакыт Рөстәм Яхин фикере белән исәпләштеләр! Ул бик күп өлкәләрдә гаять зур белемгә ия кеше иде. Яхин кешеләрдә һәрвакыт иң яхшы сыйфатларны гына күрә белде. Болар барысы да аның киң күңелле булуы турында сөйли. Аның тарафыннан 450 романс һәм көй иҗат ителгән. Тагын бер матур, эчтәлекле җырны тыңлап үтик.

 «Ага сулар» җыры

     Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы - композитор, "Дулкыннар, дулкыннар", "Күңелем өзгәләнгән минутларда" һ. б. җырлары, романслары өчен 1959 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

       "Дулкыннар, дулкыннар"җырын тыңлау,

     Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә өлеш кертә. Ул – күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли–характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера–инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә. 
Р.Яхин вокаль иҗатта да уңышка ирешә. Ул “иске” музыка язмый, стильләшү белән дә мавыкмый, үзенең иҗатында ул заманчалыкка омтыла. Композитор заманча татар музыка мәдәниятен үстерергә омтыла. Аның лирик–психологик, лирик–драматик вокаль әсәрләре, вокаль цикллары татар музыкасы өчен “яңа сүз” була. Еш кына ул Г.Тукай, М.Җәлил, С.Хәким, М.Ногъман, Ә.Ерикәй, Н.Арсланов, Н.Дәүли, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Зәйнәшева шигырьләренә мөрәҗәгать итә. 
1987 елда Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Р.Яхинның төрле әсәрләре көйләреннән торган “Фидаи” исемле балет куела. Пианист буларак Р.Яхин үзенең генә түгел, рус һәм чит ил классикларының да әсәрләрен яратып уйный. Аның белән М.Рахманкулова, М.Булатова, В.Шәрипова, Х.Хисмәтуллина, А.Аббасов, Х.Бигичев, Э.Җәләлетдинов кебек җырчылар, М.Әхмәтов, Ш.Монасыйпов кебек музыкантлар чыгыш ясый. 
Р.Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә. 
Бүгенге көндә Р.Яхин иҗаты – татар милли классикасы, ә аның исеме исә милли тарихның бер өлеше булып тора. 

Иртәләрдә таңгы җилләр безне

Дәшеп ала кояш ягына.

Чү! Иртәнге серенада булып,

Яхин музыкасы агыла.

  Гимн тыңлана 
  1972 елдан башлап һәрвакыт Р.Яхин Татарстан Композиторлар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайлана. 1964 елда аңа ТАССРның атказанган сәнгать эшелеклесе, 1970 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1981 елда РСФСРның халык артисты, 1986 елда СССРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1959 елда Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә, 1957 елда “Мактау билгесе” орденына, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. 

    Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин татар музыка тарихына күренекле композитор буларак кереп калды. Ул көйгә салган 400дән артык җыр һәм романс, соната, сюита, 20дән артык пьеса... Аларның барысын да халкыбыз яратып тыңлый, бу әсәрләр мәңгелек.

    «Безнең Татарстан» җыры (Ә.Ерикәй сүзләре, Р. Яхин көе) башкарыла            Рөстәм Яхин татар композиторлар мәктәбе үсешенә саллы өлеш кертә. Ул — күренекле камера-вокаль һәм камера-инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера-инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының «алтын фондын» тәшкил итә.

    Р.Яхин вокаль иҗатта да уңышка ирешә. Ул «иске» музыка язмый, стильләшү белән дә мавыкмый, үзенең иҗатында заманчалыкка омтыла. Композитор заманча татар музыка мәдәниятен үстерергә тырыша. Аның лирик-психологик, лирик-драматик вокаль әсәрләре, вокаль цикллары татар музыкасы өчен «яңа сүз» була. Ул еш кына Г.Тукай, М.Җәлил, С.Хәким, М.Ногман, Ә.Ерикәй, Н.Арсланов, Н.Дәүли, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Зәйнашева шигырьләренә мөрәҗәгать итә.

               «Очрашырбыз, ышанам» җыры

Рөстәм Яхин исеме, «Күңел йолдызы» романсы герое шикелле үк, татар музыкасы күгендә зур һәм якты йолдыз булып балкый. Аның әсәрләре халыкның киң катлауларына якын һәм аңлаешлы. Профессиональ музыкантлар да аның әсәрләрен үзләре өчен кызыклы һәм кыйммәтле дип табалар. Һәр кешегә барып җитә алырлык гадилек һәм югары профессионаллыкның мондый үрелеше еш очрамый. Рөстәм Яхин сәнгате кешенең рухи дөньясын баета. Композитор, холкы белән бик йомшак һәм тыйнак кеше булса да, үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата гаять таләпчән, сәнгать традицияләренә ихлас күңелдән тугрылыклы иде. Ул яшь талантларга даими ярдәм итеп килде, аларга сәнгатьтә үз юлларын табарга һәм үсәргә юнәлеш бирде. Татар музыкасында әлегә кадәр билгеле булмаган берәр юнәлеш яки күренеш турында сүз барганда, һәрвакыт Рөстәм Яхин фикере белән исәпләштеләр! Ул бик күп өлкәләрдә гаять зур белемгә ия кеше иде. Яхин кешеләрдә һәрвакыт иң яхшы сыйфатларны гына күрә белде. Болар барысы да аның киң күңелле булуы турында сөйли, дип искә ала Татарстанның халык артисты Рафаэль ИЛЬЯСОВ.

(«Ак җилкәннәр» җыры (М.Ногман сүзләре, Р. Яхин көе) башкарыла.)

 Татар профессиональ музыкасының аһәңен, аның стиль-өслүбен, мелодик тибын формалаштырып үстерү, иң беренче чиратта, Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин исемнәре белән бәйле. Салих Сәйдәшев үзенең үлемсез әсәрләрендә аеруча халык җырларының көй-моң өлгеләрен заманча эшкәртеп, аларны якты-дәртле, киң-иркен сулыш белән баетып кулланса, Рөстәм Яхин шул гүзәл башлангычны дәвам итеп, үзенең җыр-романсларын П.Чайковский, С.Рахманинов, С.Прокофьев, Ф.Шуберт, Р.Шуман, Ф.Шопен, Э.Григ кебек бөек композитор һәм пианистларның романтик стилен, романтик аурасын Көнчыгыш мәдәнияте, һәм, билгеле, милли традицияләр белән үреп иҗат итә. Композиторның «Синең өчен», «Кил, чибәрем» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Серле күзләр», «Ялгыз агач» (Ә.Саттар), «Йөгерә чәчәкләр офыкка» (С.Хәким), «Ак җилкән» (М.Ногман), кебек дулкынсыман фактуралы һәм «Җырланмаган әле безнең җыр» (Ә.Ерикәй), «Күңелем синдә минем» (М.Ногман), «Килен төшә»(Р.Миңнуллин) һ.б. аккордлы фактуралы  романслары нәкъ менә романтик рухта булулары белән үтә дә тәэсирле.

    «Серле күзләр» җыры

   Р.Яхин иҗат дәверендә 50дән артык татар, берничә башкорт, бер дистә чамасы урыс шагыйрьләренең шигырьләренә җыр-романслар яза. Халкыбызның классик шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре аның игътибарын аеруча җәлеп итә. Г.Тукайның «Күңел йолдызы», «Кем белер кадереңне», «Шагыйрь», «Читен хәл» шигырьләренә дулкынсыман вариантлы рәвештә язылган җыр-романслары шагыйрьнең гуманистик, демократик, милли-патриотик һәм лирик-фәлсәфи уй-кичерешләрен музыкаль телдә бөтен тулылыгы белән гаять тәэсирле итеп тасвирлап бирә.

   «Шагыйрь» җыр-романсын тыңлау

Аһәңсазның шагыйрь Мостафа Ногман белән иҗади дуслыгы да соклангыч. Ул аның 35 шигыренә җыр һәм романслар яза. Композиторны шагыйрьнең лирик-романтик рухта язылган шигырьләре аерата җәлеп итә һәм алар зур популярлык казана. «Татбригада сугышчылары җыры», «Оныта алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Кайда соң, минем мәхәббәтем» кебек әсәрләр - әнә шундыйлардан.

«Оныта алмыйм»

Мәшһүр композитор Рөстәм Яхин иҗатында музыка белән поэзиянең гаҗәеп дәрәҗәдә бербөтен булып үрелүе бар тулылыгы, матурлыгы белән ачыла. Татар шагыйрьләренең шигырьләре аһәңсаз иҗатын үстерүгә камил җирлек булса, ул, үз чиратында, татар поэзиясен, татар шагыйрьләренең әсәрләрен мәңгеләштереп яңгырата.

 Ишеткәнең бармы, замандашым,

Җырның ничек сулыш алганын?

Иң яхшы соң: халык бәгъренә

Җырың китә алса ялганып!..

Ә Рөстәм Яхин җырлары теләсә кайчан ялганып китә ала. Шундый бөек композиторыбыз булу белән без чиксез горурланабыз. Башка бәйрәмнәрдә дә аның башка җырларын рәхәтләнеп яңгыратырбыз.