Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына
материал на тему

Исмагилова Гульнара Тагировна

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кирәкле материаллар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәрескә үзанализ схемасы

  1. Дәреснең темасы, аның тематик пландагы урыны.

2 . Дәрес төре  (Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган; А.Г.Яхин  программасы  буенча Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган ; коммуникатив технологиягә корылган һ.б.

3.Дәрес тибы (УМ кую, УМ чишү, УМ кую һәм чишү, белемнәрне актуальләштерү, комплекслы, иҗади, контроль һ.б.)

4. Сыйныфка характеристика ( тел белү, уйлый-фикерли белү дәрәҗәсе һ.б.)

5. Максатлар (дидактик, үстерешле, тәрбияви)

6. Кулланылган метод һәм алымнар ( проблемалы ситуация тудыру, адымлап  биремнәр үтәү, модельләштештерү, модельгә таянып билгеләмә чыгарту һ.б.)

7. Дәрес структурасы (төп этаплары).

8. Уку эшчәнлеген оештыру формалары (фронталь, төркемнәрдә, парларда, индивидуаль).

9. Бәяләү формалары.

10. Күрсәтмәлелек.

11. Укучыларга дифференциаль якын килү.

12. Өй эше бирү (вариантлап, 3 дәрәҗәдә).

13. Укучылар белән  мөнәсәбәтем.

14. Дәрестә куелган дидактик  максатыма ни дәрәҗәдә ирештем ?

15. Нинди махсус  һәм гомум күнекмәләр формалаштырдым ?

Дәрескә анализ схемасы.

  1. Дәреснең темасы. Тематик бүленештәге урыны. Дәреснең төре, тибы. Дәрес этаплары, аларга бирелгән вакыт.
  2. Төп дидактик принципларның үтәлеше (фәннилек, системалылык,  эзлеклелек, теориянең гамәлдә кулланылышы, активлылык, күрсәтмәлелек, дифференциаль якын килү).
  3. Дәрестә тәрбия максаты.
  4. Кулланылган метод һәм алымнар.
  5. Мөстәкыйль эш: күләме, катлаулылыгы.
  6. Индивидуаль эш.
  7. Уку эшчәнлеген оештыру ( фронталь, төркемнәрдә, парларда, индивидуаль).
  8. Укучыларның белем дәрәҗәсе.
  9. Бәяләү (укытучы бәясе, укучыларның үз бәясе).
  10. Өй эшенең бирелеше (вариатлап, 3 дәрәҗәдә).
  11. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәте.

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

 

ТӨП ҺӘМ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕ

РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАРГА

ТАТАР ТЕЛЕН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова,

К. С. Фәтхуллова,  

Г.М. Әхмәтҗанова                                                                        

КАЗАН 2013

                     

                                                               

ЭЧТӘЛЕК

  1. Аңлатма язуы.
  2. Укыту предметына гомуми аңлатма.
  3. Укыту предметының укыту планында тоткан урыны.
  4. Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре.
  5. Укыту предметының төп эчтәлеге:
  1. сөйләмнең предмет эчтәлеге;
  2. тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре.
  1. Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре.
  2. Укыту предметының темаларга якынча бүленеше.
  3. Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү.            

 

 

I Аңлатма язуы

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерүче төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

        Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

        Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендә һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законда күрсәтелгәнчә,   Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку фәннәренең берсе булып тора.  

         Тәкъдим ителгән программа татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм белем бирү киңлеген тәэмин итү максатын күздә тота.  Әлеге программа рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту буеча эш программаларын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели. Эш программаларына, мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм  материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда укытучылар  үзгәрешләр кертә алалар.  Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

Дәреслек авторлары Программа җирлегендә укыту–методик системаның эчтәлеген билгелиләр. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, дәресләрдә өйрәнелергә тиешле әдәби әсәрләрнең исемлеге күрсәтелмәде, ә әсәр авторларын күрсәтү белән чикләнелде. Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторлары карамагына калдыру – альтернативлыкны саклауның бер юлы.

      Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы  өчен нигез булып тора.

        

II  УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

1.Татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары

           Урта һәм югары баскычларда рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш  – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;  Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

          Югары баскычта укучылар 1-9 сыйныфларда алган белемнәрен тагын да тулыландыралар, киңәйтәләр, гомумиләштерәләр. Урта баскычта өйрәнелгән темаларга өстәп, укучыларны Татарстанның сәнәгый-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе, халыкара элемтәләре, Россиядә һәм дөнъяда тоткан урыны, Татарстанның югары уку йортлары,  Татарстандагы яшьләр хәрәкәтләре, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм спорт казанышлары турында иркен аралашуга чыгару максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр  тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.  

                         

2. Программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре

       Программага сайланган эчтәлек гомуми белем бирү системасының фундаменталь нигезен тәэмин итә һәм урта (тулы) гомуми белем бирү баскычында ул тирәнәйтелә. Шулай ук сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гомуми универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

Программа   Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган     коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми  дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең  төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру);  шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында  сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү   принцибы да зур әһәмияткә ия.  

III Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә.

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбияты предметын укытуга  5-9 сыйныфларда 35 атна һәм 840  сәгать, 10-11 сыйныфларда 35 (34) атна һәм 207 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә. Бу сәгатьләр санының инвариатив өлеше   630 сәгать күләмендә билгеләнә, ягъни уку вакытының 75%. Калган 25% уку вакыты программаның вариатив өлеше булып тора һәм эш программасын төзүчеләр тарафыннан билгеләнелә.  

Татар телен һәм әдәбиятын укыту 9 нчы сыйныфта концентрик юнәлештә оештырыла, ягъни 5–8 нче сыйныфлардагы укыту предметының эчтәлеге тирәнәйтелеп кабатлана.

 Тел материалын өйрәнү 5–9 нчы сыйныфларда төгәлләнә, ә югары баскычта барлык үзләштерелгән материал  сөйләм эшчәнлеге барышында кабатлана һәм ныгытыла.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуга сәгатьләр саны бүленешен, гомуми сәгатьләр күләмен саклаган хәлдә, белем бирү учреждениеләре үзләре мөстәкыйль хәл итәләр.

IV  УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Төп һәм (урта) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

     Төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү баскычларында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.                   

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү баскычларын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп  һәм (урта) белем бирү баскычларында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып-белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

V  Укыту предметының төп эчтәлеге 

1. Сөйләмнең предмет эчтәлеге

5 – 9 нчы сыйныфлар

Укыту предметының эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләре буенча кызыксынуларын, аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлана; төп универсаль уку гамәлләрен үстерүгә, аларда  шәхси кыйммәтләр формалаштыруга хезмәт итә һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала:

Мәктәп тормышы. Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, билгеләр, яхшы уку кагыйдәләре. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Китаплар дөньясы, китапханәдә. Яхшы уку серләре. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы.

Мин – өйдә булышчы. Өйдәге эшләр. Кибеткә бару, ашамлыклар, җиләк-җимеш, кием-салым сатып алу. Өйдәге хезмәттә катнашу, кешеләргә бәя бирү. Яхшы эшләр өчен мактау.

Минем дусларым. Минем иң якын дустым. Дусның характер сыйфатлары. Дуслар белән бергә ял итү. Дустымның мавыгулары. Дуслык кадере. Чын һәм ялган дуслык.

Мин һәм минем яшьтәшләрем. Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары. Матур киенү серләре. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу. Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы, гаилә бюджетына үз өлешләрен кертә алуы.

Ял итү. Буш вакыт: файдалы,  файдасыз үткәрү. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б. Кәрәзле телефон куллану, компьютерга бәйлелек. Виртуаль аралашуның төрле ысуллары. Ял көннәре. Ял итү урыннары (кино, театр, парк, кафэ һ.б.) Караган фильм, андагы геройлар. Музыка һәм сынлы сәнгать, театр һәм кино белән кызыксыну. Сәяхәт итү.

Бәйрәмнәр. Бәйрәм белән котлау. Кунаклар чакыру. Бәйрәм табынын әзерләү. Кунакларны сыйлау, кыстау. Яраткан ризыклар.Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Туган көн.  Туган көн уеннары. Милли бәйрәмнәр. Милли ризыклар.  Ашамлыклар һәм эчемлекләр. Төрле рецептлар.

Дүрт аяклы дусларыбыз. Дүрт аяклы дусларның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек. Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары.

Без спорт  яратабыз. Сәламәт булу кагыйдәләре. Җәйге, кышкы спорт төрләре. Яраткан спорт төре. Мәктәптә спорт ярышлары. Төрле спорт түгәрәкләре. Спорт белән шөгыльләнү. Спорт һәм ял. Спорт уеннары.  Татарстан спорт командалары. Заманча спорт корылмалары. Атаклы татар спортчылары. Халыкара спорт.  

Светофор – минем дустым. Юл йөрү кагыйдәләре. “Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгәрмәч” республика конкурсы. Транспорт төрләре. Шәһәр урамында.

Табигать һәм без. Татарстанның табигате. Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары. “Яшел планета” конкурсы. “Мин чисталык яратам”, “Кошларга ярдәм” акцияләре. Табигатьне саклау. Экология  проблемалары. Кеше һәм әйләнә-тирә мохит.

Туган җирем – Татарстан. Татарстанның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары. Татарстан елгалары, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы. Шәһәрләр һәм авыллар.

Татарстанда яшәүче милләтләр. Халыклар дуслыгы. Татарстанның башкаласы Казан, аның  бүгенге йөзе, тарихи һәм истәлекле урыннары, музейлары, театрлары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре.

Өлкәннәр һәм без. Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Өлкәннәрне хөрмәтләү. “Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы.

Әдәбият – сәнгать дөньясында. Татар әдипләре, җырчылары, композиторлары, рәссамнары, сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә: К.Насыйри,

Г. Тукай, Г. Камал, М. Җәлил, Ш.Галиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин,  Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева; композиторлар: С. Сәйдәшев, С. Садыйкова; рәссамнар: Харис Якупов, Б. Урманче.

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре: (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, уеннар, халык җырлары, әкиятләр).

         Татар сөйләм этикеты үрнәкләре: мөрәҗәгать итү, үтенеч белдерү, тәкъдим итү, тәкъдимне кире кагу, гафу үтенү, теләк белдерү, риза булу (хуплау), риза булмау, гаҗәпләнүне белдерү, канәгатьсезлек белдерү, рәхмәт  һәм хөрмәт белдерү.

Урта баскычта уку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән

 әсәрләрнең авторлары:

         Дәрдемәнд, Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Һакташ, С.Хәким, Г.Әпсәләмов, Г.Ахунов, И.Гази, М.Мәһдиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, В.Нуриев, Ф.Шәфигуллин, М.Галиев, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев,  Л.Лерон, Н.Мадьяров, З.Гомәрова, Р.Вәлиев, Р.Вәлиева, Г.Сабитов, Н.Гыйматдинова,  М.Газизов, В.Осеева, Ю.Ермолаев.

10 – 11  сыйныфлар

Белем һәм тормыш. Киләчәккә сайлаган юл. Теләк һәм мөмкинлекләр. Югары уку йортлары һәм без сайлаган  һөнәрләр. Һөнәр сайлауда туган проблемалар.

Икътисади тормыш, яңа һөнәрләр. Без сайлаган һөнәрләр, аларга куелган таләпләр. Мәктәптә укучыларны борчыган проблемалар. Татарстан Республикасы  Милли китапханәсе. Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе.

Телләр белгән – илләр гизгән. Төрле телләр өйрәнү. Чит илләрдәге татарларның тормышы.

Татарстан тарихы. Татар халкы тарихы. Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары. Татарстанның икътисади үсеш дәрәжәсе.

Әдәбият – сәнгать дөньясында. Милли мәдәният һәм сәнгать. Татар халкының якты йолдызлары (композиторлар, рәссамнар, җырчылар, артистлар, шагыйрьләр, язучылар, мәгърифәтчеләр). Күренекле шәхесләр турында кыскача белешмә бирә белү: З.Яруллин, Р. Яхин, Н.Җиһанов Лотфулла Фәттахов, Х.Бигичев, Ә. Афзалова, Ш.Биктимеров, С.Гобәйдуллина, Т.Миңнуллин.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше. Татарстанның бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше.  Казандагы яңа спорт корылмалары. Спорт төрләре, дөньякүләм танылган спортчылар, Татарстанның атаклы спортчылары.

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз. Сәламәт яшәү рәвеше. Зарарлы гадәтләр.

Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла. Дуска хас уңай һәм тискәре сыйфатлар, дус була белү, дуслар белән аралашу серләре. Дуслыкта кызларның һәм егетләрнең роле. Яраткан шөгыльләр. Татарстанда яшьләр хәрәкәте, яшьләрнең төрле акцияләрдә катнашуы. 

Беренче хисләр, гаилә кору. Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш. Яшьләрнең үзара аралашу әдәбе. Бергә ял итү. Катнаш гаиләләр, аларның киләчәге. Балаларны ярату, саклау, ата-ананың балалар алдындагы, балаларның ата-аналар алдындагы бурычы. Ятим балалар.

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый. Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан кызлары һәм улларының батырлыгы.

Югары баскычта уку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән

әсәрләрнең авторлары:

Ф.Әмирхан, Г.Камал, Һ.Такташ, Ә.Еники, Г.Ахунов, Г.Кутуй, Г.Әпсәләмов, Х.Туфан, И.Юзеев, М.Мәһдиев, Т.Миңнуллин, Г.Гыйльман, Н.Гыйматдинова, Р.Гаташ, Р.Фәйзуллин, Ф.Яруллин,  Р.Батулла,  М.Насыйбуллин, А.Гыймадиев, Л.Шагыйрьҗан, Ф.Сафин, З.Хәким, М.Мәликова, Ә.Гаффар, Л.Ихсанова.

2. Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

5-11 нче сыйныфлар

Орфография

Орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен программага кертелгән эчтәлектә дөрес куллана белү.

Сөйләмнең фонетик ягы

Сөйләмдә татар авазларының үзенчәлекләрен саклау, аларны ишетеп аера белү. Транскрипция билгеләре. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Басым астында әйтелмәгән сузыклар. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Сөйләмнең лексик ягы        

         Программа кысаларындагы аралашу тематикасына караган лексик берәмлекләрне тану һәм куллана белү. Гади тотрыклы гыйбарәләр. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Клишелар.  Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр. Сүз ясалышы ысуллары: парлы, кушма һәм тезмә сүзләр. Иң продуктив сүз ясагыч кушымчалар. Күп мәгънәле сүзләр.

        

Сөйләмнең грамматик ягы

        Сөйләмдә исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль (аралашуда киң кулланылыштагы төркемчәләре) мөстәкыйль сүз төркемнәрен тану һәм куллану.

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын, теләкне, мөмкинлек/мөмкин түгеллекне, кирәклек/кирәк түгеллекне белдерүче аналитик фигыльләрне куллану.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кереш сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.

Сөйләмдә теркәгечләр һәм кисәкчәләрне куллану.

Хикәя, сорау, боеру җөмләләр.  Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле исем хәбәрле һәм тезмә фигыль хәбәрле гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечләренең җөмлә төзүдә  кулланылышы.

Тезмә кушма җөмләләрнең теркәгечле, теркәгечсез төрләре. Иярчен кушма җөмләләрнең  аналитик һәм синтетик төрләре. Синтетик иярчен шарт, кире шарт, вакыт, сәбәп җөмләләр.

VI  Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча

планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучының төп һәм  (урта) гомуми урта белем бирү мәктәпләрен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:

Диалогик сөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә

6 – 7 реплика (5–7 нче сыйныфлар), 8 – 10 реплика (8–9 нчы сыйныфлар), 10 – 12 реплика (10–11 нче сыйныфлар).

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү,  эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр  итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза (5–7 нче сыйныфлар), 10 –12 фраза (8–9 нчы сыйныфлар), 13 – 15 фраза (10–11 нче сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы – 1,5 – 2 мин (9 нчы сыйныф), 2 – 2,5 (11 нче сыйныф).

Тыңлап аңлау

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,2 – 1,5 мин (9 нчы сыйныф), 1,5 – 2 мин (10–11 нче сыйныфлар).

Уку

Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

 Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Уку өчен текстның күләме: 500 сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф), 500 сүзгә кадәр (10–11 нче сыйныфлар).

 Язу

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми  хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Язма эшнең күләме: 70 – 80 сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф), 140 –160 сүзгә кадәр (10–11 нче сыйныфлар).

VII УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТЕМАЛАРГА ЯКЫНЧА БҮЛЕНЕШЕ

  Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Укучыларның төп эшчәнлек төрләренә характеристика

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Мәктәп тормышы.

Классташларның  укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Дәресләр расписаниесен, дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту.

Китаплар дөньясы, китапханәгә бару, китап алу. Яхшы уку серләре , яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы.

Мин – өйдә булышчы.

Өйдәге эшләр. Эш куша белү. Эш эшләргә риза булу (булмау). Өй эшләре буенча киңәш бирү.  Яхшы эшләр өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау. Кибеткә бару, ашамлыклар, җиләк-җимеш, кием-салым сатып алу. Өйдәге хезмәттә катнашу, кешеләргә бәя бирү.

Минем дусларым.

Иң якын дустым.  Дуслашу серләре. Дустымның сыйфатлары. Дустымның мавыгулары. Характер сыйфатлары.  Дуслар белән бергә ял итү. Дуслык кадере. Чын һәм ялган дуслык.

Мин һәм минем яшьтәшләрем.

Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары. Матур киенү серләре. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу. Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы, гаилә бюдҗетына үз өлешләрен кертә алуы.

Ял итү. Буш вакыт: файдалы,  файдасыз үткәрү.  Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б. Компьютерга бәйлелек. Виртуаль аралашуның төрле ысуллары. Ял көннәре. Ял итү урыннары (кино, театр, кафэ һ.б.) Караган фильм, андагы геройлар. Музыка һәм сынлы сәнгать, театр һәм кино белән кызыксыну.  Сәяхәт итү.

Бәйрәмнәр.

Бәйрәм белән котлау. Кунаклар чакыру. Бәйрәм табынын әзерләү. Кунакларны сыйлау. Яраткан (яратмаган) ризыклар. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Туган көн. Туган көн уеннары. Милли бәйрәмнәр. Милли ризыклар.  Ашамлыклар һәм эчемлекләр. Төрле рецептлар.

Дүрт аяклы дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек. Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары.

Без спорт  яратабыз.

Сәламәт булу кагыйдәләре.

Җәйге, кышкы спорт төрләре. Яраткан спорт төре. Мәктәптә спорт ярышлары. Төрле спорт түгәрәкләре. Спорт белән шөгыльләнү. Спорт һәм ял. Спорт уеннары.  Татарстан спорт командалары. Заманча спорт корылмалары. Атаклы татар спортчылары. Халыкара спорт.  

Светофор – минем дустым.

  Юл йөрү кагыйдәләре. “Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгәрмәч” республика конкурсы.

Табигать һәм без.

Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары. “Яшел планета” конкурсында, “Мин чисталык яратам”, “Кошларга ярдәм” акцияләрендә катнашу. “Кеше һәм табигать” проблемалары.

Туган җирем –Татарстан.

Татарстанның территориясе, аның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары. Татарстанның табигате: елгалар, үсемлекләр, җәнлекләр; аларның атамалары, исемнәре. Татарстанда яшәүче милләтләр, төрле телләрдә сөйләшү. Халыклар дуслыгы. Татарстанның башкаласы Казан, аның  бүгенге йөзе, тарихи истәлекләре, музейлары, театрлары, ял итү урыннары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре.

Өлкәннәр һәм без.

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау.

“Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы.

Әдәбият – сәнгать дөньясында.

Татар әдипләре, җырчылары, композиторлары, рәссамнары, сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә: К.Насыйри, Г. Тукай, Г. Камал, М. Җәлил,     Ш.Галиев, Ф.Яруллин,      Т.Миңнуллин,  Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева.

Композиторлар: С. Сәйдәшев, З.Яруллин, С. Садыйкова, Р. Яхин, Н.Җиһанов.

Рәссамнар: Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Б. Урманче.

Күрсәтелгән темалар кысасында укучыларның төп эшчәнлек төрләренә характеристика “Сөйләм эшчәнлеге төрләре” бүлегендә бирелә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләре

Укучыларның төп эшчәнлек төрләренә характеристика

Коммуникатив күнекмәләр

Диалогик сөйләм

Тормыш-көнкүреш, уку, хезмәт, ял итү сфераларында этикет нормалары нигезендә төзелгән диалог  формалары: хәбәр итү, тәкъдим итү, сорау, сораштыру, инкарь итү, теләк белдерү, үтенү, риза булу (булмау).

Монологик сөйләм

Сөйләмнең коммуникатив типларын кулланып (хәбәр  итү, сурәтләп сөйләү), терәк сүзләр, сюжетлы рәсемнәр, план нигезендә сөйләү.

Тыңлап аңлау

Аралашу барышында чит сөйләмне ишетеп аңлау.

Зур күләмдә булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау.

 

Уку

Программада тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап,  сәнгатьле уку.

Зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку.

Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлекләр кулланып уку.

 

Язу

Программага кертелгән сүзләрне дөрес язу.

Вакыйганы хикәяләп язу.

Картинаны сурәтләп язу.

Прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) язу.

Сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү.

Котлау, теләк белдерү. Коммуникатив  бурычка  таянып,  фикерне  җиткерү.

Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып,  әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү.

Парлап яки күмәк сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау.

Терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү.

Вакыйганы ачыклау максатыннан сораштыру.

Нәрсә дә булса эшләүне, үзеңә ярдәм итүне үтенү.

Риза булмау, үтенечне кире кагу.

Бергә эшләргә тәкъдим итү.

.........................................................

Монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерү.

Сораулар ярдәмендә, план буенча яисә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләү.

Текстны дәвам итеп сөйләү.

Тектны үзгәртеп сөйләү.

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзеп сөйләү.

Өйрәнгән шигырьләрне яттан

сәнгатьле сөйләү.

Төрле вакыйгалар, яңалыклар турында  хәбәр итү.

Персонажларны тасвирлау.

.....................................................

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үтәү.

Сүзләрне, җөмләләрне тыңлап  аңлап тәрҗемә итү.

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлату, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнашу.

Тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау җөмләләр   төзү, сорауларга җавап бирү.

Зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтү.

....................................................

Татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку.

Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен билгеләү.

Текстны микротекстларга бүлеп уку, исем кую.

Текстның исеменнән чыгып яисә таныш лексикага таянып, текстның эчтәлеген фаразлау.

Таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән табу.

Укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

...................................................

Өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта булган  сүзләрне дөрес язу.

Конкрет бер тема буенча хикәя төзеп язу.

Прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) төзеп язу.

Үзеңне борчыган проблемага карата фикерләреңне язмача җиткерү.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Графика, каллиграфия, орфография

Татар алфавиты. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).

Хәрефләр белдергән авазларны транскрипция билгеләре белән язу.

Җөмлә чикләрен таба алу, язуда күрсәтә белү.

Сүзләргә төшеп калган хәрефләрне куеп язу.

Сүзләрне юлдан юлга күчереп язу.

Язу һәм укуның төп кагыйдәләрен, программада бирелгән сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү.

Сөйләмнең фонетик ягы

Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы. Тартык авазлар үзенчәлеге ([къ],  [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч] [‘] (һәмзә), ике тартык янәшә килгән сүзләр (аккош, китте). Ике авазга билге булып йөрүче    я, ю, е хәрефләре. Дифтонглар.   Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмау очраклары. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Кыска һәм озын сузыклар. Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыралануы. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Басым астында әйтелмәгән сузыкларның кыскаруы (редукция). Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтә белү.

Сүз, җөмлә, текст эчендә бирелгән авазларны күрсәтә белү.

Телдән сөйләм яисә кычкырып уку барышында, татар теленә хас авазларның әйтелеш нормаларын саклау.

Сүз, фраза басымын дөрес куеп уку.

Җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләренә карап, төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы) аера белү.

Тиңдәш кисәкле җөмләләрне дөрес интонация белән укый белү.

Сөйләмнең лексик ягы

Гомуми (урта) мәктәптә аралашу темаларына караган 1500 гә якын лексик берәмлекне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр, татар сөйләм этикеты берәмлекләре, клишелар.  Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр. Сүз ясалышы: парлы, кушма һәм тезмә сүзләр. Күп мәгънәле сүзләр.

Телдән һәм язма сөйләмдә программага кертелгән лексик берәмлекләрне дөрес әйтү һәм куллану.

Сөйләмдә коммуникатив максатка туры килгән гади тотрыклы гыйбарәләр, клишелар куллану.

Сүзләрне тематикага карап берләштерү (аерып алу).

Сүзләргә ялганган аффиксларның төрләрен тану, аеру.

Сөйләмнең грамматик ягы

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык  исемнәр. Исемнәрнең сан, тартым, килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең ясалышы (тамыр, парлы, тезмә, кушма, кыкартылма).

Исемнең сан, тартым, килеш кушымчаларын сөйләмдә урынлы куллану.

Сыйфат. Сыйфатның гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре. Ясалма сыфатлар. 

Сан. Микъдар саннары (1000 гә кадәр), тәртип саннары (100 гә кадәр).  Микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына кулланылуы.

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләреннән саф (тиз, акрын, җәяү һ.б.), күләм-чама (күп, аз, бераз), охшату-чагыштыру (татарча, русча, зурларча һ.б.), вакыт (иртәгә, бүген, җәен, кичен һ.б.), урын (анда, монда, якында, еракта, уңга, сулга һ.б.).   

Алмашлык.  Зат, сорау, күрсәтү (бу, әнә, менә), билгеләү (барлык, бөтен, үз, һәр), билгесезлек (әллә кем, әллә нинди, кайбер), юклык (беркем дә, бернәрсә дә, һич) алмашлыклары.

Фигыль. Фигыль төркемчәләре: 1)Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле һәм  билгесез үткән заман, билгеле һм билгесез киләчәк   заман формалары. Барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

2)Боерык фигыль. Боерык фигыльнең 2, 3 зат берлек һәм күплек сан формалары Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге.

3)  Теләк фигыль.  Теләк фигыльнең 1 нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

4)Шарт фигыль. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Кире шарт фигыль.

5)Инфинитив.Инфинитив формасының модаль сүзләр белән (кирәк (түгел), тиеш (түгел), ярый (ярамый) сөйләмдә кулланылышы.

6) Сыйфат фигыль. Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыльнең -учы/-үче; -а/-ә,-ый/-и торган; -ган/-гән,-кан/-кән  формалары.

7)Хәл фигыль. Хәл фигыльнең -ып/-еп/-п; -гач/-гәч, -кач/-кәч; -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче формалары.

Аналитик фигыльләр. Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын (укый башлады, укып тора, укып бетерде); теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм)  белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Бәйлекләр: белән, турында, өчен, кебек кадәр, соң, аша. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы.

Бәйлек сүзләр: алдында, артында, астында, өстендә, эчендә, янында. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.

Кереш сүзләр. Бәлки, билгеле, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы кереш сүзләренең сөйләмдә кулланылышы.

Теркәгечләр. Җыючы теркәгечләр: һәм, да – дә, та – тә,; каршы куючы теркәгечләр: ләкин, тик, әмма, ә; ияртүче теркәгечләр: чөнки, әгәр.

     Кисәкчәләр: -мы/-ме, бик, түгел, тагын, әле. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы, сөйләмдә кулланылышы.

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, боеру җөмләләр.  Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечләренең җөмлә төзүдә  кулланылышы.

Кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмләләр: теркәгечле, теркәгечсез төрләре. Иярчен кушма җөмләләрнең киң кулланылышта йөргән аналитик һәм синтетик төрләре:  вакыт,  урын, максат,  сәбәп, шарт, кире җөмләләр.

Сыйфат дәрәҗәләрен аера алу,   чагыштыру, артыклык дәрәҗәләренә куя белү, сөйләмдә куллана белү.

Микъдар, тәртип, җыю, чама, бүлем саннарын аера белү;  татар һәм рус телләрендә микъдар саны + исем  төзелмәсе кулланышы аермасын белү.

Актив кулланылыштагы саф (тиз, акрын, җәяү һ.б.),  күләм-чама (күп, аз, бераз), охшату-чагыштыру (татарча, русча, зурларча һ.б.), вакыт (иртәгә, бүген, җәен, кичен һ.б.), урын (анда, монда, якында, еракта, уңга, сулга һ.б.) рәвешләрен сөйләмдә дөрес куллану.

Зат, сорау, күрсәтү, билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану.

Сөйләм барышында программага кертелгән хикәя фигыль,  боерык фигыль, шарт фигыль,  инфинитив,  сыйфат фигыль,  хәл фигыль формаларын тану, аңлап куллану:

1) хикәя  фигыльнең заман формаларын аеру; барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белү;

2) боерык  фигыльләрне дөрес басым белән әйтү; 2 нче зат боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта куллана белү; 3 нче зат боерык фигыльне сөйләмдә аера белү;

3) сөйләмдә теләк фигыль формасын урынлы куллану;

4)  инфинитив формасын модаль сүзләр белән актив сөйләмдә куллану;

5) сыйфат фигыльнең программада күрсәтелгән формаларын сөйләмдә тану;

6) хәл фигыльнең программада күрсәтелгән формаларын сөйләмдә тану, аңлап куллану.

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белдерә торган аналитик фигыльләрне; теләк, мөмкинлек/мөмкин түгеллек, кирәклек/кирәк түгеллекне  белдерә торган  модаль мәгънәле аналитик  фигыльләрне тану һәм гамәли куллану.

Бәйлекләрне, бәйлек сүзләрне,  кереш сүзләрне, теркәгечләрне, кисәкчәләрне  сөйләмдә урынлы куллану.

Сөйләм нормаларын саклап,  хикәя, сорау, боеру җөмләләр,  раслау һәм инкарь җөмләләр төзү.

Тиңдәш кисәкле гади җөмләләр.

Теркәгечле, теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмләләрнең түбәндәге аналитик һәм синтетик төрләрен сөйләмдә куллану:

  • иярчен вакыт җөмләнең кайчан-шунда (шул вакытта, шул чагында) парлы мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә ясалган аналитик төре;
  • иярчен вакыт җөмләнең хәл фигыльнең -гач/-гәч, -ганчы/-гәнче формалары ярдәмендә ясалган  синтетик төре;
  •  иярчен урын җөмләнең  кайда-шунда, кая-шунда, кайдан-шуннан  парлы мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә ясалган аналитик төре;
  • иярчен максат җөмләнең  шуның өчен ялгызак мөнәсәбәтле сүзе белән бәйләнгән аналитик төре;
  • иярчен максат җөмләнең    өчен  бәйлеге белән ясалган синтетик формасы;
  •  иярчен сәбәп җөмләнең  шуңа күрә, шул сәбәпле ялгызак мөнәсәбәтле сүзләре белән ясалган  аналитик төре;
  • иярчен  шарт җөмләнең  шарт фигыль кушымчасы ярдәмендә ясалган синтетик төре; 
  • иярчен кире җөмләнең  кире шарт фигыль формасы ярдәмендә ясалган синтетик төре.

 

VIII Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати  яктан тәэмин итү

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

  • күрсәтмә әсбаплар;
  • белешмә материаллар;
  • аудио һәм видео әсбаплар;
  • мультимедиа укыту программалары;
  • электрон дәреслекләр;
  • компьютер программалары;
  • интерактив  программалар;
  • татар сайтлары;
  • электрон китапханә;
  • лингафон кабинеты;
  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);
  •  “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ФГОС обеспечивает: С одной стороны, национально-культурные права всех этнических групп регионов на изучение родных языков; с другой стороны, реализацию государственного статуса титульных народов республики в составе Российской Федерации; д остаточное количество учебного времени для полноценного изучения каждого языка; и зучение региональных особенностей субъекта РФ.

Слайд 2

Русский язык. Родной язык. 1. Формирование первоначальных представлений о единстве и многообразии языкового и культурного пространства России, о языке, как основе национального самосознания;

Слайд 3

2. п онимание обучающимися того, что язык представляет собой явление национальной культуры и основное средство человеческого общения, осознание значения русского языка как государственного языка межнационального общения;

Слайд 4

3. Сформированность позитивного отношения к правильной устной и письменной речи как показатель общей культуры и гражданской позиции человека

Слайд 5

Татар теле ш әхескә кагылышлы нәтиҗәләр : 1)татар теленең татар халкының милли мәдәни кыйммәтләрен баланың интеллектуаль, иҗади һәм шәхеснең әхлакый сыйфатларын билгеләгәндә ролен, белем алу процессында әһәмиятен аңлау;

Слайд 6

2) т атар теленең эстетик кыйммәтен аңлау, аңа хөрмәт белән карау, үз телең өчен горурлык хисләре тәрбияләү; татар телен милли мәдәниятебезне саклаучы чара буларак саклау, дөрес сөйләмне формалаштырырга омтылыш булдыру;

Слайд 7

3) а на телендә иркен аралашу, үз фикереңне башкаларга җиткерү өчен тиешле сүз байлыгы булдыру, үз сөйләмеңне күзәтеп бәя бирергә сәләт булдыру.

Слайд 8

Метапредмет нәтиҗәләре : 1) т ыңлау ( а удирование ) һәм уку : барлык төр сөйләм эшчәнлеген үзләштерү т ыңлау һәм уку: телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау; т өрле уку төрләрен(эзләнүле, карап чыгу, танышу, өйрәнү) төрле жанрдагы, стильдәге текстларны белү; т өрле жанрдагы текстларны ишетеп кабул итү(сайланма, таныштыру, тулы)

Слайд 9

к ирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан аерып алу(вакытлы матбугат чаралары, компакт-дисклар,интернет ресурслары); т өрле сүзлекләр, белешмә әдәбият,электрон кулланмаларны иркен куллана белү; у кыган яки ишеткән билгеле бер темага материалны сайлап алу һәм системага салу; мөстәкыйль мәгълүмат эзли белү, мәгълүматны кирәгенчә үзгәртә алу, тиешенчә эчтәлеген саклап җиткерә белү; э чтәлеге ягыннан сөйләмдәге әйтемнәрне, аның стилистик үзнчәлекләрен, кулланылган тел чараларын чагыштыру һәм каршы кую.

Слайд 10

Сөйләм һәм язу : у ку эшчәнлегенең максатын билгели(шәхси һм коллектив), гамәлләр эзлеклелеген, ирешелгән нәтиҗәне бәяли һәм дөрес итеп телдән һәм язма бирә белү; т ыңланган яки укылган текстны бирелгән дәрәҗдә җыйнап(кыскача) сөйләп бирү(план, сөйләү, конспект,аннотация); т өрле типагы, стильдәге сөйләм һәм жанрның фикерен, аралашу урынын һәм ситуациясен күрсәтеп, телдән һәм язма текстлар төзи белү;

Слайд 11

Текст төзелешенең таләпләрен саклап, ф икерне иркен һәм дөрес итеп телдән һәм язма бирә белү(фикерлелек,эзлеклелекк, бәйләнгән, темага туры килеше һ.б.); әйләнә-тирәдәге, укыган, ишеткән, күргән факт һәм күренешләргә үз мөнәсәбәтен белдерү; г амәлдә аралашканда татар әдәби теленең орфографик, лексик, грамматик, стилистик нормаларын , орфография һәм пунктуациянең төп кагыйдәләрен язмача аралашу процессында саклау;

Слайд 12

с өйләм этикеты таләпләрен саклап, мимика һәм кул хәрәкәтен туры китереп аралашу; у ку эшчәнлеге процессында, көндәлек аралашуда сөйләмне контрольдә тоту, эчтәлеге ягыннан үз сөйләмеңне бәяләү, я зма бирү, грамматик һәм сөйләм хаталарын табу, кимчелекләрне төзәтү, текстны редакцияләү;

Слайд 13

монолог торләрен кулланып сөйли белү(хикәяләү, тасвирлау, фикер алышу, барлык төрне катнаш кулланып) һәм диалог(этикет,сораштыру, рухландыру, чакыру, фикер алышу һәм катнаш); аудитория алдында, иптәшләре каршында кыска гына белдерүләр, доклад , реферат белән чыгыш ясау , бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, актуаль темалар буенча фикер алышу.

Слайд 14

2) а лынган белем-күнекмәләрне көндәлек тормышта куллану; татар теленнән алынган белемне башка фәннәрдән белем алганда һәм предметара тел күренешләрен анализлаганда куллану;

Слайд 15

3 ) аралашу процессында әйләнә-тирә кешеләр белән максатчан үзара аралашу, бергә ниндидер эш башкару, бәхәстә катнашу, төрле формаль неформаль булмаган шәхси һәм мәдәни аралашуда сөйләм тәртибенең милли-мәдәни нормаларын белү.

Слайд 16

Предмет нәтиҗәләре: 1) телнең төп вазифасы турында белү, татар теленең татар халкының милли теле, ТР дәүләт теле икәнен, татар халкының теле һәм мәдәнияте арасындагы бәйләнешне кеше һәм дәүләт тормышында ана теленең ролен аңлау;

Слайд 17

2) а на теленең гуманитар фәннәр арасында һәм белем алу системасында тоткан ролен аңлау;

Слайд 18

3 ) т атар теленең фәнни нигезләрен үзләштерү, аның берәмлекләре һәм баскычлары арасындагы бәйләнешне аңлау;

Слайд 19

4 ) л ингвистиканың мәктәп базасы төшенчәләрен өйрәнү:лингвистика һәм аның бүлекләре; тел һәм сөйләм; телдән аралашу; телдән һәм язма сөйләм; монолог һәм диалог төрләре, аралашу ситуациясе, сөйләм теле, фәнни, публицистик, шәхси-эш стиле, матур әдәбият теле төрләрен(хикәяләү,тасвирлау, фикер йөртү), текст, текст төрләре, телнең төп берәмлекләре, аларның билгеләре, сөйләмдә куллану үзенчәлекләре;

Слайд 20

5 ) т атар теленең төп стилистик һәм фразеологик ресурсларын, әдәби тел, сөйләм этикеты нормаларын телдән һәм язма сөйләм төзегәндә куллану

Слайд 21

6 ) т өп тел берәмлекләрен, телнең грамматик категорияләрен тану һәм анализлау, тел берәмлекләрен ситуациягә туры китереп урынлы куллану;

Слайд 22

7 ) с үзгә төрлечә анализ ясау(фонетик, сүз төзелеше, морфологик, сүз ясалышы, лексик), сүзтезмә һәм җөмләгә синтаксик анализ, т екстның төзелеше һәм билгеләре ягыннан күпьяклы анализ, махсус тел вазифасы төркемнәре, телдән сөйләм вакытында сәнгатьлелек чараларын куллану үзенчәлекләре;

Слайд 23

8 ) л ексик һәм грамматик синонимиянең сөйләм һәм эстетик мөмкинлекләрен аңлау, үз сөйләмеңдә куллану;

Слайд 24

9 ) а на теленең эстетик вазифаларын аңлау, матур әдәбият анализлаганда сөйләмнең эстетик ягын бәяләүгә сәләтлелек.

Слайд 25

Ә дәбият Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

Слайд 26

ш әхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

Слайд 27

төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә (сүзлекләр,энциклопедия,интернет ресурслар һ.б.) куллану;

Слайд 28

Метапредмет нәтиҗәләре : п роблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзи, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән һәм әйтмә сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

Слайд 29

ү з эшчәнлеген мөстәкыйль оештыра белү, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билеләү;

Слайд 30

т өрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый, һәм үз эшчәнлегендә куллана белү.

Слайд 31

Предмет нәтиҗәләре : 1) танып-белү өлкәсендә : т атар һәм башка халыклар фольклорында, Россия һәм чит ил классиклар иҗатында төп проблемаларны аңлау; ә дәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнеш, аларда салынган вакыт,шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;

Слайд 32

ә дәби әсәрләрне анализлый, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлый һәм формалаштыра, идеясен, әдәби әсәрнең әхлакый ягын, геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

Слайд 33

к омпозиция,сюжетның әсәрдә элементларын, телнең сурәтләү чараларын,аларның әсәр эчтәлеген ачканда ролен ачыклау; әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;

Слайд 34

Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә: т атар әдәбияты һәм мәдәниятының әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру; т атар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү; ө йрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә белү; а втор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

Слайд 35

3) Коммуникатив өлкәдә : т өрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, дөрес кабул итү; ч әчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чаралар һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирә белү, телдән төрле типтагы монологлар, диалог төзү, әңгәмә кору; б ирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына изложение яки сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына реферат язу.

Слайд 36

Эстетик өлкәдә : ә дәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу; с үзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына аттестация узу өчен тестлар

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына аттестация узу өчен тестлар...

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” мастер-класс бәйгесен оештыру комитетына гариза

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының“Туган тел” мастер-класс бәйгесен оештыру комитетына гариза...

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш....

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен тикшерү өчен тестлар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен тикшерү өчен тестлар....