Алар даны йолдыз булып балкыр.
материал по теме

Бөек  Җиңүнең  70 еллыгына  багышланган  кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alar_dany_yoldyz_bulyp_balkyr.docx47.77 КБ

Предварительный просмотр:

   “Алар  даны  йолдыз  булып  балкыр”  

(Бөек  Җиңүнең  70  еллыгына  багышланган  кичә)

 

  Зал  бәйрәмчә  бизәлә.    Бөек  Ватан  сугышында  катнашкан   язучыларның  китапларыннан  күргәзмә  оештырыла,  портретлары  куела.  

   

1 а.б.Июнь    таңы  тыныч¸ нурлы  иде,

Күкне  кара  болыт  каплады;

Фашизмга  каршы ил  кузгалды,

Шагыйрьләр  дә  утка  атлады.

2.а.б.Шагыйрь  солдат  керде  ялкынга,

Алып  керде  йөрәк  җырларын.

Батырлыкка  әйдәп,  җыр  үтте

Халык узан  җиңү  юлларын.

Җыр  “Солдатлар”   Р. Әхмәтҗанов  сүзләре,  Ф.Әхмәдиев  музыкасы.

   1 а.б.   Шатлыклы  да,  бер  үк  вакытта  сагышлы  да  Җиңү  бәйрәменең  70 еллыгы  якынлаша.  Исәпсез-хисапсыз  корбаннар,  зур  югалтулар  бәрабәренә  яулап  алынган  бу  җиңүдә  татар  шагыйрьләре  һәм  язучыларының  да  өлеше  зур.  

  2.а.б.Сугышның  беренче  көненнән  үк  алар  явыз  дошманга  каршы  көрәшүчеләр  сафына  басалар,  өсләренә  солдат  шинеле  кияләр,  кулларына  корал  алалар  һәм  карлы-бозлы,  ут-ялкынлы  солдат  юлларыннан   намус  белән  үтәләр.

   2  укучы  Әхмәт   Ерикәйнең  “Мин - илемнең  азат  сугышчысы”  шигырен  сөйли.

   1 а.б. Дошманга  каршы    көрәштә  ялкынлы  сүзләр  дә  коралга  әверелә.   Тозланып  каткан  гимнастерка  кесәсендә  йөргән  блокнотларда   халыкның  үз  сүзе,   йөрәк  авазы  булып,  ил  азатлыгы   өчен  көрәшүче  миллионнарның  рухи  дөньясын   сыйдырган  әсәрләр   туа.  Алар  төрле  фронтларда  татар  телендә  чыккан  фронт  газеталарында  бастырыла,  аерым  китаплар  булып  тупланып  чыга.  

    2.а.б. Муса  Җәлилнең  “Тупчы  анты”,  Фатих  Кәримнең  “Моң  һәм  көч”,  “Мәхәббәт  һәм  нәфрәт”,  “Разведчик  язмалары”,  “Язгы  төндә”,  Әхмәт  Ерикәйнең  “Казан  сөйли”,  Кави  Нәҗминең  “Атакага”,   Әхмәт  Исхакның  “Ант”  һәм  тагын  башка  күп  кенә  китаплар  бастырып  чыгара  ул  утлы  елларда     Татарстан  китап  нәшрияты.

          1 а.б.Кызганмыйбыз  көчне,  яшь    гомерне,

Кызганмыйбыз   кирәк  урында;

Ут  давылын  ерып  үтәбез  без

Илне  азат  итү  юлында.

   2.а.б. Ватан  өчен  изге  көрәшкә  күтәрелгән  Совет  кешеләре  арасында   рядовой  солдат  - шагыйрь   Фатих  Кәрим  дә  бар  иде.   1941 нче  елның  декабреннән  алып  1945   нче  елның  февраленә  кадәр  ул  сугыш  кырларында  дошманга  каршы  көрәште,  Мәскәүдән  Көнчыгыш  Пруссиягә  кадәр  араны  батыр  солдат,  җиңүче  булып  үтте.  

   1 а.б.Фатих  Кәрим  - Бөек   Ватан  сугышы  елларында  иң  актив  иҗат  иткән  шагыйрьләрнең  берсе.  Аның  иҗаты    туктаусыз  үсә,  камилләшә.   Мөмкин  булган   барлык  буш  вакытын   шагыйрь  иҗат  өчен  файдалана.  “Эш  күп,  иҗат  өчен  вакыт   юк  диярлек.  Ә  язасы  килә”,-  ди  ул  бер  хатында.

   3 укчы  Фатих  Кәримнең “Ант”,  “Ватаным  өчен” ,  “Кереш  җыр”  шигырьләрен  яттан  сөйли.

   2.а.б.Сугыш  дәвамында  Фатих    Кәрим  зур  батырлыклар  күрсәтә,  рядовой    солдаттан   взвод  командиры  дәрәҗәсенә  күтәрелә,   “Кызыл  йолдыз”,    һәм  “Беренче  дәрәҗә  Ватан  сугышы”    орденнары   белән  бүләкләнә,

   Фатих  Кәрим  ялкынлы  иҗатын,   якты  уй-тойгыларын,   ашкынулы   омтылышларын    изге  Ватанга  багышланды.   Ул   “Тәвәккәллек,  батырлыкка   җыр  булып  калсам  иде”, - дип  язды.   Аның   бу  теләге   чынга  ашты.  Фатих  Кәрим  безнең   күңелләргә   сугышчан  җыр  булып  кереп  калды.

     2 укучы Илдар  Юзеевның  “Васыятен  эзлим  Кәримнең”,  Зыя  Мансурның  “Батырлык”    шигырьләрен  сөйли.

   1 а.б.Чикләнсә  дә  гомер,  яшьлек  бенең

Эзсез   сүнә,  диеп   уйлама!

Әйтсен яшьләр,   менә  шулай  яшәп,
Шулай  үлсәң  иде  дөньяда!

    2.а.б.Бу  шигъри   юлларны  Муса  Җәлил   Абдулла  Алишка  багышлый.   Муса  Җәлил  дисәк,   күз  алдына  Абдулла  Алиш,   алар  белән  иңгә –иң  торып,  фашизмга  каршы  көрәшкән   җәлилчеләр  килеп  баса.   Дошманга  каршы   каһарманнарча   көрәшеп  һәлак  булган  - бер  язмышны  кичергән   бөркетләр – халкыбызның   сөекле  уллары  алар.

   1  укучы  С. Хәкимнең  “һәйкәл  урынында  уйланулар”  шигырен  сөйли.

  1 а.б. Абдулла  Алиш  - балалар  өчен  язылган   әсәрләре  белән  киң  урын   алган,   балалар  әдәбиятын   үстерүгә  зур  өлеш  керткән  язучы.

   1  укучы  Абдулла  Алишның  “Үзем  турында  җыр”,   шигырен  сөйли.  

   2.а.б.Бөек  Ватан  сугышы  башлангач,   Абдулла  Алиш  1941  нче  елның  июль   аенда  фронтка  китә.  Сугыш  кырында  радист  булып  хезмәт  итә.   Брянск  шәһәре  янында  чолганышта  калып,  фашистлар  кулына  әсирлеккә  төшә.  Лагерьдан  лагерьга   йөри  торгач,   Абдулла  Алиш   Вустрау  лагерена  килеп  эләгә.   Биредә   ул  Муса  Җәлил  һәм  аның  көрәштәшләре   белән   бергә,  антифашистик  оешмага  берләшеп,  дошманга  каршы  көрәшә   башлый.  Алиш   анда  чыгарыла  торган  татарча  газетаның  тәрҗемәчесе  була.

   2 укучы А.Алишның  “Туган  илгә”,  “Сагынам  илемне”  шигырьләрен  сөйли.

   1 а.б.1943  нче  елның  августында  яшерен  оешманың   эше  ачыла.  Абдулла  Алиш   һәм  башка  җитәкчеләр  кулга  алыналар,   фашист  суды   тарафыннан   үлем  җәзасына   хөкем  ителәләр,  1944  елның   25  нче  августында  хөкем  карары  үтәлә.   Муса  Җәлил  белән   бергә  Абдулла Алиш   һәм  аларның  башка  көрәштәш  дуслары   җәзалап  үтерелә.

  1 укучы  М.Мирзаның  “Батырларын  барлап  тора  халкым”  шигырен  сөйли.

   2.а.б.Тоткынлыкта  Берлинның  Моабит  төрмәсендә  иҗат  иткән  һәм,  язучы   батырларча  һәлак  булгач,   берничә  елдан  туган  иленә  кайткан  иң  соңгы  әсәрләре – шигырьләр.   Бик  авыр  шартларда  да  Абдулла  Алиш  фашизмга  каршы  көрәшен  туктатмый,   аларның  ерткычлыгын  фаш  итә  торган  шигырьләр  яза. Торыгыз, Мусалар

   Җыр “Торыгыз,  Мусалар” Сибгат Хәким сүзләре,  Җәүдәт Фәйзи көе.

         1 а.б.Хезмәттә – шан,  хезмәттә  - дан!

            Безнең  саннар  - кызу  домналар!

            Фашизмга  каршы  безнең  саннар

Булсын  яшен  утлы  бомбалар!

   2.а.б.Гадел  Кутуй   1942 нче  елның   җәендә  үзе  теләп   фронтка  китә.  Ул  батыр  сугышчы  булу  белән  бергә,  үзе  хезмәт  иткән  бригада  тормышында  һәм  аның  җәмәгать  эшендә  дә  актив  катнаша.    “Иптәш  Кутуев  фронтта  үзен  иҗат  кешесе  буларак  танытты.  Ул  частьның  тарихын  язды,  әдәби  монтажлар  төзеде,  Кызыл  Армия  матбугатында,  сугышчыларның  үзешчән  сәнгать   эшләрендә  актив  катнашты”, -  ди  бригада  командиры  подполковник  Михайлов   партиянең   Татарстан  өлкә  комитетына  Гадел  Кутуй  турында  язган  хатында.

 

  2 укчы   Гадел  Кутуйның  “Иртәнге  уйлар”,  “Туган  ил”  шигырьләрен  яттан  сөйли.

   1 а.б.Гадел  Кутуй  исеме   төрле  фронтларда   сугышучы   солдатларга   һәм  офицерларга  да  таныш  була.   Аның  фронт  язмалары  -  күп  кенә  мәкаләләре,  нәсер,  очерк,  шигырь,  хикәяләре  фронт  газеталарында,  республика  матбугатында,  шул  исәптән  “Кызыл  Татарстан”  газетасында  да  урын  алалар.  

   2.а.б.Сугышта  Гадел  Кутуй  тупчы  солдаттан  кече  лейтенант  дәрәҗәсенә  күтәрелә.  Күрсәткән  батырлыклары  өчен   ул  Кызыл  Йолдыз,  1 нче  һәм  2 нче  дәрәҗә  Ватан  сугышы  орденнары  һәм  медальләр  белән  бүләкләнә.

1945 нче  елның  16 нчы  июнендә  хәрби  госпитальдә  вафат  була.

      1 а.б.Матур  ил  шул  безнең  илебез,

Ал  чәчәкле  безнең  җиребез.

Их,  яшисе  килә  илемдә,

Һич  үләсе  килми  тигенгә.

  Нур  Баян.  Украина,  Көньяк_Көнбатыш  фронт,  1943 нче  ел.

  2.а.б. Нур  Баян  - татар  әдәбиятында  патриотик  әсәрләре   белән  танылган  шагыйрь.   Ул,  кулына  корал  тотып,  Бөек  Ватан  сугышында  дошманга  каршы  күтәрелә.  Янәшәсендә,  баш  очында  снаряд  һәм  миналар  шартлаганда  да,  Нур  Баян  шигырь,  очерк,  зарисовка  һәм  публицистик  мәкаләләр  яза.  Аның  әсәрләре  төрле  фронт  газеталарында  бастырылып  чыгарыла.  

   2 укучы  Нур  Баянның    “Минем  өстән  пуля  яуса  да”,  “Санитарка”        шигырьләрен  яттан    сөйли.

  1 а.б. Нур  Баян   рус  телендә  чыгарыла  торган  “Ватан  өчен”  газетасының  редакторы  була.  Шушы  эшчәнлеге  өчен 1943 нче  елның   30 нчы  апрелендә  Кызыл  Йолдыз  ордены  белән,  сугышта  күрсәткән  каһарманлыклары  өчен 1 нче  дәрәҗә  Ватан  сугышы  ордены  белән    бүләкләнә.

  2.а.б. Нур  Баян  -  сугыш  елларында  подполковник  дәрәҗәсенә  күтәрелгән  кыю  командир.  Ул  дошманны  үз  оясына  куып  керткәндә  -  1945 нче  елның 23 нче  апрелендә  - Австриянең  Альп  тауларында  яу  кырында  батырларча  һәлак  була.

   Җыр  “Җиңү  безгә  җиңел  бирелмәде”.  М.Шиһапов  сүзләре,  С.Садыйкова  көе

 

    1 а.б.Сагындым  мин,  бик  сагындым  сине,

            Тик  калалмыйм  бүген  мин  монда.

Ил  өстендә  дошман   торган  чакта

              Солдат  урыны  сугыш  кырында,

   2.а.б.Бөек  Ватан  сугышы  башлангач,  Шәйхи  Маннур  үзе  теләп  фронтка  китә.  “Сугышчан  чакыру”,  “Алга,  дошман  өстенә”,   һәм  “Ватан  бәхете  өчен”  дигән  фронт  газеталарының  хәрби  корреспонденты  була.  “Кызыл  Йолдыз”  ордены  һәм  медальләр  белән  бүләкләнә.

  1 а.б. Шәйхи  Маннур  дәһшәтле  елларда  ут  эченнән  торып,  окоп-блиндажларга  дошман  пулясы  явып  торган  шартларда  иҗат  итә.   Аның  “Җиңүчеләргә  сәлам”  дигән  шигырьләр  җыентыгы  да  сугыш  елларында  басыла.  Орденлы  шагыйрьнең  бу  китабына  кергән  әсәрләре  фашизмга  тирән  нәфрәт  белән  сугарылган.

 

   2  укучы  Шәйхи  Маннурның  “Чәчәкләр  һәм  снарядлар”,  “Татар кызы”  шигырьләрен  сөйли.

 

   2.а.б.Татар  әдәбиятын  үстерүдәге  хезмәтләре  өчен  Шәйхи  Маннур  1957 нче  елда  “Почет  билгесе”,  1975 нче  елда  Халыклар  Дуслыгы  орденнары  белән  бүләкләнә.

   Шәйхи  Маннур  Бөек  Ватан  сугышы  елларыннан  киң  иҗат  юлына  аяк  баса,  миллионлаган  әдәбият  сөючеләрнең  тирән  ихтирамын  казана.  Аның  исеме  дә  татар  әдәбияты  һәм  матбугаты  тарихында  сүнмәс  бер  йоллыз  булып  балкыр.

   1 а.б.Бөек  Ватан  сугышында  катнашкан  фронтовик  әдипләр  сугыштан  соңгы  елларда  да  татар  әдәбиятын  яңадан-яңа  әсәрләр  белән  баеттылар.  Шәйхи  Маннур,  Әхмәт  Фәйзи,  Сибгат  Хәким,  Нури  Арсланов,  Мәхмүт  Хөсәен,  Бари  Рәхмәт  һәм  тагын   күп  кенә  әдипләребез  яу  кырыннан  исән-сау  әйләнеп  кайтып,  яңа  чорның  җырчылары  булдылар.   Аларның  әдәбиятка  керткән  өлешләре,  халкыбызның  бәхете  хакына  кылган  эшләре  мәңге  онытылмас.

  2.а.б.Җирдә  яз,  Бөек  Җиңүнең  70 нче  язы.   Дәһшәтле  елларда,  үзләрен  аямыйча  көрәшеп,  киләчәк  буыннар  бәхете  өчен  зур  өлеш  керткән  каһарманнарыбыз  мәңге  онытылмас,  алар  исеме  халык  күңелендә  мәңге  сакланыр!

 

  2  укучы  Әнвәр  Давыдовның  “9 нчы  май  иртәсе”,  Мәхмүт  Хөсәеннең  “Батырлар  кайта”  шигырьләрен  яттан  сөйли.

   

   1 нче укучы.

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

    Җыр  “Җиңү көне”.   Р.Хәкимҗанов  сүзләре,  Н. Шәймарданов көе

  2 нче  укучы.Алар  исемен  ничә  миллион  тапкыр

                       Мактап  телгә  алыр  гасырлар.

                       Алар  даны  йолдыз  булып  балкыр,

                       Мәңгелек  җыр  булып  яңгырар.

     Укучылар  барысы бергә «Һәрвакыт булсын кояш!» җырын (Л.Ошанин сүзләре, А.Островский музыкасы, Л.Айтуганов тәрҗемәсе) җырлыйлар. Аңа залдагылар кушыла.