Отзыв о деятельности учителя
статья на тему

Шакирова Марьям Ваккасовна

В данном материале описание о работе , внеклассной деятельности учителя, достижения его учеников. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shakirova_m._v._byalm.docx20.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

МБГБУ “ Аксубай 2нче гомуми белем бирү мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Мәрьям Вәккас  кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Бүгенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән, иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче кешеләр кирәк. Заман мәктәпләр алдына түбәндәге бурычларны куя: катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү. К. Д. Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән сүзләрен мөгаллимлек юлында шигарь итеп алган I кваификацион категорияле татар теле һәм әдәбияту укытучысы Шакирова Мәрьям Вәккас   кызы  МБГБУ “ Аксубай 2нче гомуми белем бирү мәктәбе”ндә 21 ел эшли. Гомуми педагогик стажы  - 26 ел. 1988нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

Укытучының педагогик сандыгына күз салсаң, анда энҗе – мәрҗән, алтын-көмеш тулып ятканын күрәсең. Ул сандык һәрчак ачык, чөнки ул эш тәҗрибәсе турында татар теле һәм әдәбияты укучыларының семинарларында чыгышлар ясый, фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастырып чыгара. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган  Н. Думавига багышланган “Нәҗип Думавиның дини-фәлсәфи, мәдәни-педагогик карашлары һәм 21 гасыр”,(2013), язучы, публицист Кояш Тимбикованың иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган “Бәхетне без җыябыз мизгелләрдән” һәм башка фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, фәнни эшләре шул исемдәге җыентыкларда дөнья күрә. Аның  укытучыларның белемнәрен  күтәрү курсларында  һәм район, мәктәп семинарларында күрсәткән ачык дәресләре, мастер-класслары  дәлил булып тора (2012, 2013, 2014).  Дәресләре, беренчедән, үстерешле укыту технологиясенә нигезләнгән эзләнү һәм тикшеренү һәм, икенчедән, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлеш тоткан дәресләр буларак кабул ителде. Муниципаль этапның “Ел укытучысы-2014” конкурсында 2нче мактаулы урынга лаек булды.

 «Наш лучший учитель» (2011) ТР проектларында, «Грант Главы Аксубаевского района» (2014) проектларында җиңүче буларак таныла.

2011 елга кадәр татар теле укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе булып торды. Ә бу үз чиратында зур җаваплылык  сорый, чөнки син һәр укытучыга методик киңәшләр бирә алырлык белемгә, эш тәҗрибәсенә ия булырга тиеш. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын аттестатацияләү буенча эксперт  булып эшләде. 2014нче елда экспертлар курсларын кабат үтте.

Хәзерге чорда ана теле һәм әдәбияты укытучылары да һәр яңалыктан, шул исәптән яңа технологияләрдән файдаланырга, аларның отышлыларын сайлап ала белергә тиешләр. Мәрьям Вәккас кызы дәресләрендә  Сингапур уку алымнарын уңышлы куллана.  2007 елдан башлап мультимедиа технологияләрен дә кулланышка кертә.  Бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән гамәли конференцияләрдә “Татар әдәбияты дәресләрендә мультимедиа технологияләрен куллану” темасына ясаган чыгышы аша уртаклашты.

2015нче елда 9 сыйныфларның бердәм республика тесты эшен тикшерү буенча экспертлар курсын үтте.

 2010-2013 еллар аралыгында укучылары Бөтенроссия һәм  республика күләмендә үткәрелгән (“Россия язмышында минем якташларым” сочинениеләр конкурсында - 3 урын һәм рәхмәт хаты( 2012, 2013), “Зирәк тиен” Бөтенроссия уен-конкурсында -3 урын, Лингвокульторология (2012),  драматург  Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган конкурста,   фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда актив катнаштылар, җиңү яуладылар.   Укучылары ел саен район  олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, регионара олимпиадаларда катнашалар. Ул Аксубай мәгариф бүлеге тарафыннан олимпиада җиңүчесе әзерләгән өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

Эш тәҗрибәсендә өйрәнелә торган темага һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә эшчәнлекле, проблемалы-эзләнү, информацион-коммуникатив, сәламәтлекне саклау технологияләрен куллана. Кабинеты интернет челтәренә тоташтырылган, компьютер, интерактив такта, проектор белән җиһазландырылган. Укучыларының белем сыйфаты югары.

Аксубай муниципаль районы

Башкарма комитетының

“Мәгариф бүлеге” башлыгы                                              Ә.К. Вәлиуллина


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Отзыв педагогического сообщества о профессиональной деятельности учителя

Отзыв педагогического сообщества о профессиональной компетентности педагога для аттестации...

Мастер-класс .Отзыв о деятельности учителя

                              Укытучы!           Тиңләп булмый аны б...

Отзыв о педагогической деятельности учителя

Экспертное мнение Т.В. Ивановой, кандидата психологических наук, доцента кафедры биологии и методики ее преподавания Смоленского государственного университета, и Т.Н. Чистяковой, кандидата педагогичес...

Отзыв о позитивных результатах деятельности учителя от директора школы

Подтверждение позитивных результатов деятельности, распространении передового опыта на базе школы, района, области...

Отзыв о профессиональной деятельности учителя математики Гусевой Светланы Викторовны.

Отзыво профессиональной деятельности учителя математикиказённого муниципального общеобразовательного учреждения«Илирская средняя общеобразовательная школа № 2»Братского района Иркутской об...