Ике телем - ике канатым (сыйныфтан тыш чара)
методическая разработка (5 класс) на тему

Камалиева Мәдинә Салихулла кызы

Ппрограмма материалын гадәти булмаган шартларда кабатлау һәм  ныгыту өчен шартлар тудыру, укучыларның татар теле буенча белемнәрен камилләштерү,   уку һәм язу, танып – белү күнекмәләрен ныгыту,  укучыларда рус һәм татар телен чагыштырып өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сыйныфтан тыш чара21.01 КБ

Предварительный просмотр:

Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалиева М.С.

Тема.            Ике телем – ике канатым

Максат:

  •   программа материалын гадәти булмаган шартларда кабатлау һәм           ныгыту      өчен шартлар тудыру, укучыларның татар теле буенча белемнәрен камилләштерү;
  • уку һәм язу, танып – белү күнекмәләрен ныгыту;
  • кара-каршы сөйләшү нигезендә диалогик сөйләм осталыкларын арттыру;
  • укучыларда рус һәм татар телен чагыштырып өйрәнүгә кызыксыну уяту;
  • сөйләм культурасын үстерү;
  • балаларда каршы як командага хөрмәт хисләре тәрбияләү;
  •  командада эшли белү осталыгын тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек:

- биремнәр белән карточкалар;

- күренекле кешеләрнең портретлары;

- язылган текстлар;

       - компьютер,

       - мультимедиа экраны,

       - мультимедиа презентациясе

                                                                                                   

                                                                                       Белемдә - көч

                                                                                       (Мәкаль)

Укучылар өч рәткә бүленеп утыралар. Кичә җырдан башлана.                            

Җыр “Дәү әниемә бүләккә”  Н.Яхина көе һәм сүзләре . Башкара 3 нче “В” сыйныф укучысы  Горчакова Виктория

Укытучы.

     -Исәнмесез, укучылар, укытучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек!

-Укучылар нинди  бәйрәмгә килдек?

-Татар теле бәйрәменә  килдек.

-Ә татар теле бәйрәмендә без нишлибез?

- Карагыз әле, безгә никадәр кунаклар килгән?

- Ева, ничек уйлыйсың, бу дәрескә кунаклар ни өчен  килде икән?

- Алар җыр тавышы ишеткәннәрдер…

-Җыр тыңларга, татар телен өйрәнергә килгәннәр.

 -Балалар, бүгенге бәйрәмебез аралашу кичәсе булыр. Бәйрәмдә сезнең белемнәрегезне дә тикшерербез.Кичә барышында рус һәм татар телләре турында сөйләшербез. Шуңа күрә бу кичәне ”Ике телем - ике канатым”  (“Два языка – два крыла”) дип атарбыз.

-Укучылар, нәрсә соң ул  тел? Ул нәрсә өчен кирәк?

- Сөйләшү өчен кирәк .

-Аңлашу өчен кирәк.

-Аралашу өчен кирәк.

-Ә миңа татарча шигырь сөйләргә кирәк.

- Син шигырь сөйләсәң, мин җырлармын.

Алып баручы (Алып баручы укучылар  7 нче сыйныф укучылары)

-Рәхмәт, дусларым.Алинә ,әйт әле, син нинди телдә сөйләшәсең?

-Мин татар телендә сөйләшәм.

- Ә син , Данияр, син нинди телдә сөйләшәсең?

-........

-Вика , син нинди телдә сөйләшәсең?

- Мин рус кызы. Русча сөйләшәм.

- Әйе, Алинә  һәм  Даниярның туган теле – татар теле , ә калган укучыларның туган теле -  рус теле. Регина , син ничек уйлыйсың, кешеләр генә сөйләшәме? Ә кошлар, хайваннар сөйләшәме? (сыер, каз, үрдәк)

-Әлбәттә, алар үз телендә  сөйләшә.

-Ничек сөйләшкәнен әйдәгез тыңлап карыйк  (Эльза, Вика, Ева, Лиана  Ш.Галиевнең “Рус казлары га-га-га” шигырен сөйлиләр).

Русларда да бар казлар

Татарда да бар казлар.

Рус казлары: га-га-га, ди,

Татар казы: кыйгак-кыйгак, ди.

                Русларда да үрдәк бар,

                Татарда да үрдәк бар .

                Русныкылар: кря, кря,ди,

                Татарныкы: бак, бак, ди  .

Русларда бар әтәч,

татарда да бар әтәч.

Русларның: кукареку!

Татарның: кикерикүк!

                 Русларда да бар маэмай,

                Татарда да бар маэмай.

                Рустагысы: гав,гав,,ди,

                Татардагы: һау, һау, ди.

Алып баручы. 

- Менә, ишеттегезме, алар да сөйләшә. Әйдәгез, кичәбезне дәвам итик. Бу бәйрәм  аеруча үзенчәлекле, чөнки бүгенге  кичәбез  ярыш  кичәсе дә.

Алып баручы. 

-Эшне танышудан башлыйк. Минем исемем Регина. Синең исемең ничек?

-Минем исемем Даниил.

-Сиңа ничә яшь?

-Синең гаиләң зурмы?

-Син ничек укыйсың?

(Алып баручылар сораулар бирәләр, укучылар җавап бирәләр).

Алып баручы. 

-Танышуыбызга мин бик шат. Рәхмәт сезгә.  Хәзер ярышны башлыйк. Бу

ярышыбыз  III  турда үтәчәк. Һәркемне кичә ахырында капчыктагы сюрпризлар көтә.

                         I тур- Кем күбрәк сүзләр белә?

                         II тур – Син - миңа, мин - сиңа.

                         III тур –Тел чарлау (тизәйткечләр әйтешү)

-Ярышны кем башлый? Әйдәгез капчыктан шакмаклар алыйк. Шакмакларга 1, 2, 3 саннары язылган. Ничәнче сан чыга, шул рәт  башлый.

1 тур  - Кем күбрәк  сүзләр белә?

 Бирем. Рус теле һәм татар телендә бер-берсенә охшаган сүзләр бар. Шул сүзләрне искә төшерәбез.Мин сезгә рус телендә сүзләр әйтәм, сез миңа татар телендә җавап бирерсез.

  1 рәт                                             2 рәт                                                         3 рәт

1)стол –(өстәл)                       тарелка       (тәлинкә)                       машина  (машина)

2)утюг   (үтүк)                       пальто       (пәлтә)                             солома    (салам)

- Ә хәзер киресенчә

 1)чәй  (чай)                            чәйнек    (чайник)                           кровать   (карават)                          

-Ә хәзер рус теленнән кергән күп кулланыла торган (тәрҗемә ителми торган сүзләр) сүзләрне кем күбрәк әйтә ала?     (командалар чиратлашып, җавап бирәләр)

- телевизор   , компьютер, помидор. һ.б.

-Молодцы!

2 тур - Син - миңа, мин - сиңа.

Бирем. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез миңа җавап  бирерсез.

Сораулар:

  • “Су анасы” әкиятен кем язган?
  • “Шүрәле” әкиятен кем язган?
  • “Безнең гаилә” шигырен кем язган?
  • Төлке кайда яши?
  • Куян нинди?
  • Әтәч бии беләме?
  • Балык сөйләшә беләме?
  • Тавык йөзә беләме?
  • Сыер укый беләме?
  • Бу кайсы әсәрдән?
  • Безнең республиканың   президенты кем?
  • Республиканың башкаласы  кайсы шәһәр?
  • Без кайда яшибез?

-Молодцы! Кем күбрәк белә? Әйдәгез, БАШКАЛА сүзендәге хәрефләрдән татарча сүзләр уйлап карыйк. Менә сезгә дәфтәргә  язып барыгыз. Уйлар өчен 3 минут вакыт бирелә. ( Балалар бер-бер артлы сүзләр әйтәләр, кем беренче туктый, уеннан төшеп кала. Иң ахырда калган рәт җиңүче була).

3 тур. Тел чарлау (тизәйткечләр әйтешү)

Кем тизрәк әйтә?  Тизәйткеч   Кара карга кунган карга

 Укытучы.

- Ай-яй, укучылар, сез бик күп беләсез икән. Карап-карап торам да сокланып куям.  Хәзер ярышыбызга нәтиҗә ясыйк. (Җиңүче командаларны бүләкләү. Кичәнең иң актив укучыларына – “Мин татарча сөйләшәм!” (Русско-татарский разговорник))

Киләчәктә дә татар телен теләп өйрәнүегезне телибез. (Ике укучы Ш.Маннурның шигырен сөйли).

             

                 Татарча да яхшы бел,

                Русча да яхшы бел.

                  Икесе дә безнең өчен

                  Иң кирәкле затлы тел.

                                          Знай татарский язык,

                                           Знай и русский язык.

                                           Оба  очень нам нужны,

                                           Одинаковы важны.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....