Дәрес конспектлары
план-конспект урока по теме

Нурова Рүзилә Альберт кызы

Бу бүлектә татар теле һәм дәдбияты буенча дәрес конспектларын урнаштырам

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы

Нефтекама шәһәренең 3нче санлы урта мәктәбе

Татар теленнән дәрес конспекты

Тема

Сүз төзелеше.

Танышу.

Төзеде:   татар теле һәм әдәбияты

        укытучысы   Нурова

  Рүзилә Альберт кызы

Нефтекама

2014 ел

Предмет: татар теле

Класс: 3

Үткәрү көне:

Тема: Сүз төзелеше. Танышу.

Максат:Татар телендәге сүзләрнең төзелү үзенчәлекләре белән таныштыру, сүзләрне мәгънәви кисәкләргә бүлергә өйрәтү; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, матур язу күнекмәләрен үстерү;   әдәплелек тәрбияләү;

Материал:татар теле, 3 кл. Гафурова Ф.А., презентация.

I. Оештыру моменты. ( 1 слайд)

Хәерле иртә! Бүген бездә нинди дәрес? (2 слайд)

Укучылар:

Бүген бездә туган тел
Яратам сине, телем.
Илем, көнем тыныч дип
Өйрәнәм сине бүген!

II. Актуальләштерү.

        Дәресебездә яхшы белем алыр өчен, матур итеп укыр, сөйләр, языр өчен әйдәгез башта тел шомарту һәм матур язу күнегүләрен үткәреп алыйк.

1)  Татар теленең үзенчәлекле авазларын искә төшереп алыйк.( 3 слайд)

Ә -  әти, әни, әби

Ө -  өй, өч, өстәл

Ү –  үрдәк, үсемлек, үлән

Җ – җиләк, җәй, җир

ң -  яңгыр, чаңгы, бәрәңге

Һ –  һәйкәл, һава, һөнәр

2) Алдагы күнегү. Монда нинди сүзләр язылган? Ребусларны чишегез ( 4 слайд)

1аз, 1гә, 1әү, 1үзе,

к3, т3е, 3әү,

т10, 6н

3)Монда нинди сүзләр булырга мөмкин? (5 слайд)

к

    к

 ?

   ?

 ш

  ш

к

    т

 ?

   ?

 ш

  ш


(7 слайд)

Бүген без сезнең белән Э,э хәрефләренең дөрес язылышын искә төшереп үтәбез. (7 слайд)

 Дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны языгыз. Игътибар белән тактага карfusp. (8,9 слайдлар)

- Дәфтәрләргә бер юл матур итеп язып куегыз.(10 слайд)

6) Өй эшен тикшерү. Балалар, әйдәгез хәзер алдагы дәрес темасын искә төшереп китик.  Табышмакның җавабын табыгыз.

Кырлар буш кала

                Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, -

Бу кайчак була?   (көз)  (11 слайд)

Димәк, үткән дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? (12 слайд)
-Көз нинди була?

-Көз көне нәрсәләр күзәтергә була?

- Көз айларын кем әйтеп чыга?

- Көздән соң нинди ел фасылы килә?

- Кыш айларын кем әйтә ала?

-Тагын нинди ел фасылларын беләсез?

- Сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

Тактага игътибар итегез анда сезнең рәсемнәрдән күргәзмә ясалган (билгеләр кую).

 

7) Укучылар, тактага игътибар итегез, анда нәрсәләр язылган? ( 13 слайд)

- Димәк без  бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез? (сүзләр турында)

Дөрес, бүген дәрестә сүзләр, сүз төзелеше белән танышабыз, сүзләрне кисәкләргә бүлергә өйрәнәбез. Дәрҗия Аппакованың “Рөстәм” дигән хикәясе белән танышабыз. 

III. Яңа тема.

  • 1) Тактага игътибар итегез: 

Таш (камень)                        Сүз (слово)                        Күз (глаз)

Ташчы (каменщик)                Сүзлек (словарь)                Күзлек (очки)

Ташлы (каменистый)        Сүзчән (                         Күзлә (наблюдай)

- Сүзләрнең үзгәрми торган өлешләрен табыгыз. (14, 15 слайд)

- Сүзнең үзгәрми торган төп кисәге нәрсә дип атала? ( тамыр)

- Тамыр сүзнең кайсы урынында була?

- Бер тамырдан торган сүзләр ничек атала? (тамырдаш сүзләр)

- Сүзнең тамырына ялганып килгән башка кисәкләрне ничек атыйбыз? (кушымчалар)

        Сүзнең төп мәгънәсен аңлата торган, башка кисәкләргә бүленми, үзгәрми торган өлеше тамыр дип атала.

Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымча дип атыйлар.

Сүз тамыр һәм кушымчага бүленә.

Ял минуты. (16 слайд)

 2) Дәреслек буенча эш. ( 17 слайд)

64 нче күнегү. Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын билгеләргә

(3 укучы такта янында) Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез.

68 нче күнегү. Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын билгеләргә, тәрҗемә итергә

3) Дәрҗия Аппакованың “Рөстәм” хикәясе  белән танышу (укытучы укый).

  • Сүзлек өстендә эш

кунакта – в гостях

өстәлгә – на стол

ит сумсалары – самса

карбыз – арбуз

кулын сузарга –  протянуть руку

әдәпле – воспитанный

ашъяулык – скатерть

башта – сначала

аннары – потом

  • Хикәяне үзалга уку
  • Сорауларга җавап бирү:

Бу хикәя нәрсә турында?

Өстәлгә нәрсәләр куелган?

Әбисе Рөстәмнең тәлинкәсенә нәрсә салды?

Әнисе Рөстәмгә нәрсә алып бирде?

Апасы Рөстәмнең алдына нәрсәләр куйды?

Рөстәм нинди малай?

IV. Өй эше. 65 нче күнегү 36 бит

Текстны укырга, калын хәрефләр белән язылган сүзләрне күчереп язарга, тамыр һәм кушымчаларын билгеләргә.

V. Билгеләр кую.

VI. Йомгаклау.

Тренажер.



Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы

Нефтекама шәһәренең 3нче санлы урта мәктәбе

Татар әдәбиятыннан дәрес конспекты

Тема:

«Башкорт халык әкияте «Курайчы»

Төзеде:   татар теле һәм әдәбияты

        укытучысы   Нурова

  Рүзилә Альберт кызы

Нефтекама

2014ел

Предмет: татар әдәбияты

Класс: 4

Үткәрү көне:

Тема:  Башкорт халык әкияте “Курайчы”.

Максат: Укучыларны башкорт халкының “Курайчы” дигән әкияте белән таныштыру.

Сүзлек байлыгын, фонематик ишетү хәтерен, аңлы, сәнгатьле уку сәләтен, сөйләм телен үстерү,тәрҗемә итү, сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.

Олы буын кешедәренә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Материал: мультимедиа презентаөия, Р.Х.Ягъфәрова Уку китабы 4 класс.

I. Оештыру моменты. ( 1 слайд) Хәерле көн укучылар, кунаклар.

Барыгызга да эшлекле кәеф теләп дәресне башлыйбыз.

Күзләрне йомдык. Елмайдык. Кабатлыйбыз: Минем кәефем яхшы. Мин дәрескә әзер. Минем укыйсым килә.

Дәресне башлыйбыз. Утырыгыз.

II. Актуальләштерү.

        Дәресебездә яхшы белем алыр өчен, матур итеп укыр, сөйләр өчен әйдәгез башта тел шомарту күнегүләре үткәреп алыйк. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлап китик. (вспомним специфические звуки татарского языка)

1)  Һ һәм ә авазларын камилләштерәбез. Баскыч буенча менәбез, таудан шуып төшәбез. ( 2 слайд)

Җ - ө авазлары (3 слайд)

Ң – ү авазлары (4 слайд)

2) Алдагы күнегү. Сүзләрне дөрес итеп әйтегез, кабатлагыз.

Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү. (5 слайд)

3)Балалар ихтибар белән рәсемнәрне карагыз һәм анда нәрсәләр төшерелгән.

Халык авыз иҗаты. (6 слайд) 

4) Мәкалләр һәм әйтемнәрне дөрес итеп укыгыз

- Кайсы мәкалләрдә начар кешегә иярергә ярамаганлыгы турында әйтелә?

- Икенче мәкалне ничек аңлыйсыз? Кем аңлата ала?

- Димәк мәкалләр нәрсәгә өйрәтә?

5) Хәзер әйдәгез әкиятләрне искә төшереп үтик, без сезнең белән нинди әкиятләр белән таныштык?

1. Малай белән елан. Кытай халык әкияте

2. Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән? Абдулла Алиш.

3. Убыр таз. Татар халык әкияте.

Бүген дәрестә әкиятләр белән танышуны дәвам итәбез. Көйне игътибар белән тыңлагыз һәм бүген укыячак әкиятнең нәрсә, кем турында икәнен белерсез.

  • Нинди уен коралын ишеттегез?(Курай). Димәк әкият нәрсә турында.
  • Курай кайсы халыкның уен коралы? (Башкорт халкының)
  • Курайда уйный торган кешене кем дип йөртәләр? (Курайчы)
  • Димәк, бүген дәрестә нинди әкият белән танышабыз дип уйлыйсыз?

        Әйе, дөрес бүген без сезнең белән дәрестә башкорт халыке әкияте – Курайчы әкияте белән танышабыз.

III. Яңа тема.

1. Сүзлек өстендә эш.

Узгынчы – прохожий

Кыны – ножны

Ләззәт табып – наслаждаясь

Ялчы – слуга

Рөхсәт итмәгән – не разрешил

Һәлак булу – умереть

Кайгы - горе

2. Әминә Бикчәнтаеваның “Үрдәк беренчелекне алган” хикәясе белән танышу.

(Укытучы укый)

3. Ял минуты. Башкорт биюе

4. Укучылар чылбыр буенча укый.

5. Сорауларга җавап бирү:

Бу әкият башка әкиятләргә охшаганмы?

Әкияттә тылсымлы әйберләр, әкияттә генә була торган геройлар бармы?

Гәрәй нинди балаларны хәтерләтә?

Ул нәрсә аркасында бәлагә юлыккан?

Нәрсә тылсым көченә ия?

Курай моңы нәрсәне аңлата алган?

- Бу әкият халык уйлап чыгарган әкияткә охшаганмы?

IV. Өй эше.

V. Билгеләр кую, йомгаклау.



Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы

Нефтекама шәһәренең 3нче санлы урта мәктәбе

Татар әдәбиятыннан дәрес конспекты

Тема:

«Йорт хайваннары.

Ә.Бичәнтаева «Үрдәк беренчелекне алган»

Төзеде:   татар теле һәм әдәбияты

        укытучысы   Нурова

  Рүзилә Альберт кызы

Нефтекама

2011ел

Предмет: татар әдәбияты

Класс: 2

Үткәрү көне:

Тема:  Йорт хайваннары. Ә.Бикчәнтаева “Үрдәк беренчелекне алган”.

Максат: Укучыларны йорт хайваннары, Ә.Бикчәнтаеваның “Үрдәк беренчелекне алган” хикәясе белән таныштыру.

Сүзлек байлыгын, фонематик ишетү хәтерен, аңлы, сәнгатьле уку сәләтен, сөйләм телен үстерү,тәрҗемә итү, сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.

Хайваннарга мәхәббәт, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү.

Материал:Йорт хайваннарының рәсемнәре, Р.Х.Ягъфәрова Уку китабы 2 класс.

I. Оештыру моменты. ( 1 слайд) Хәерле көн укучылар, кунаклар.

Барыгызга да эшлекле кәеф теләп дәресне башлыйбыз.

Күзләрне йомдык. Елмайдык. Кабатлыйбыз: Минем кәефем яхшы. Мин дәрескә әзер. Минем укыйсым килә.

Дәресне башлыйбыз. Утырыгыз.

II. Актуальләштерү.

        Дәресебездә яхшы белем алыр өчен, матур итеп укыр, сөйләр өчен әйдәгез башта тел шомарту күнегүләре үткәреп алыйк. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлап китик. (вспомним специфические звуки татарского языка)

1)  Һ һәм ә авазларын камилләштерәбез. Баскыч буенча менәбез, таудан шуып төшәбез. ( 2 слайд)

Җ - ө авазлары (3 слайд)

Ң – ү авазлары (4 слайд)

2) Алдагы күнегү. Диктор артыннан кабатлагыз: ( 5 слайд)

Әни, әти, әйдә, әйбер, әнә, бәйрәм

һава,һәйкәл, һөнәр, һөҗүм,һәләк, һәр

( 6 слайд)

җавап, җан, җил, җыр, җир, җиләк

өй, өч, өс, өстәл, гөл, көн

(7 слайд)

яңа, уң, яңгыр, моң, таң, күңел

үрдәк, үрнәк, үзем,  үзәк, үлән, үткән

5)Балалар ихтибар белән тактага карагыз һәм табышмакның җавабын табыгыз.

Күз белән генә укыйбыз. ( 8 слайд) 

Кешенең дусты,

Йортның сакчысы.

Нәрсә ул?

(Дөрес эт) Нәрсә соң ул эт? (Йорт хайваны).

Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

        Әйе, дөрес бүген без сезнең белән йорт хайваннары турында сөйләшәчәкбез, аларның характерлы үзенчәлекләрен ачыклаячакбыз, Ә.Бикчәнтаеваның “Үрдәк беренчелекне алган” хикәясе белән танышачакбыз..

III. Яңа тема.

1.

  • Сез нинди йорт хайваннарын беләсез? Әйдәгез, искә төшерик.
  • Бу нәрсә?
  • Ул нинди?
  • Нинди төстә?
  • Ул нәрсә бирә?
  • Нәрсә ашый?

2. Балалар, тактага игтибар итегез, яңа сүзләрне укыйбыз, тәрҗемә итәбез:

Мөгезле - рогатый

Сакаллы - бородатый

Җитез - быстрый

Тугры – верный

Йомшак - мягкий

Әйдәгез хәзер бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзибез (сотавим словосочетания)

        Нинди йорт хайваннары мөгезле була? (сыер, кәҗә, сарык)

Тугры була? (эт)

Җитез була? (Эт, мәче, ат)

Сакаллы була? (кәҗә)

Йомшак була? (песи, йорт куяны)

3. “Боталчык” уены.

Балалар, хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз: “Боталчык” уены, мин сезгә карточкалар таратам, карточкалардагы сүзләр боталып беткән аларны каләм белән дөресләп тоташтырырга кирәк һәм җөмләләрне укырга кирәк. Стрелкалар белән күрсәтәбез.

(У меня перепутались слова. Нужно правильно их расставить и составить предложения. Я вам раздаю карточки. Укажите стрелками.)

      мөгезле       ат            сөт бирә

      йомшак      сыер         тычкан тота

      сакаллы      песи         йон бирә      

      җитез           эт           тиз чаба    

     тугры         кәҗә         өй саклый

4. Ял минуты.

5. Әминә Бикчәнтаеваның “Үрдәк беренчелекне алган” хикәясе белән танышу.

(Укытучы укый)

Укучылар чылбыр буенча укый.

6. Сүзлек өстендә эш.

бакырганыннан – монда: ямьсез, көчле, тупас, тавышыннан

абынып – споткнувшись

чалыш атлап – оступилась

мәтәлеп киткән – упала верх тормашками

һөнәр – умение, профессия

хәйран калыр – удивяться

йөгерү – бег

ләгән – сосуд

7. Сорауларга җавап бирү:

Үрдәк ни өчен җиңеп чыккан?

Кәҗә, Сыер, Тавык ни өчен көлкегә калганнар?

Безнең арада шундый кешеләр бармы?

Язучы бу әсәре белән нинди фикер әйтергә теләгән?

IV. Өй эше. Үзегезнең өйдәге дүрт аяклы дустыгыз турында хикәя язарга.

V. Билгеләр кую, йомгаклау.



Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы

Нефтекама шәһәренең 3нче санлы урта мәктәбе

Татар теленнән дәрес конспекты

Тема:

«Э,э,е хәрефләре.

Татар халык әкияте

« Мактанчык Каз »

Төзеде:   татар теле һәм әдәбияты

        укытучысы   Нурова

  Рүзилә Альберт кызы

Нефтекама

2011ел

Предмет: татар теле

Класс: 2

Үткәрү көне: 15.11. 10

Тема: Э,э,е хәрефләре. Татар халык әкияте “Мактанчык Каз”

Максат: Э,э,е хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләренә өйрәтү, “Мактанчык Каз” әкияте белән таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, матур язу күнекмәләрен үстерү; эшсөючәнлек тырышлык тәрбияләү; мактануның начар гадәт булуын исбатлау.

Материал:татар теле, 2 кл. Гафурова Ф.А., Уку китабы 1 кл. Ягъфәрова Р.Х., презентация.

I. Оештыру моменты. ( 1 слайд)

Хәерле иртә! Бүген бездә нинди дәрес? (2 слайд)

Укучылар:

Бүген бездә туган тел
Яратам сине, телем.
Илем, көнем тыныч дип
Өйрәнәм сине бүген!

II. Актуальләштерү.

        Дәресебездә яхшы белем алыр өчен, матур итеп укыр, сөйләр, языр өчен әйдәгез башта тел шомарту һәм матур язу күнегүләрен үткәреп алыйк.

1)  Татар теленең үзенчәлекле авазларын искә төшереп алыйк.( 3 слайд)

Ә -  әти, әни, әби

Ө -  өй, өч, өстәл

Ү –  үрдәк, үсемлек, үлән

Җ – җиләк, җәй, җир

ң -  яңгыр, чаңгы, бәрәңге

Һ –  һәйкәл, һава, һөнәр

2) Алдагы күнегү. Монда нинди сүзләр язылган? Ребусларны чишегез ( 4 слайд)

1аз, 1гә, 1әү, 1үзе,

к3, т3е, 3әү,

т10, 6н

3)Монда нинди сүзләр булырга мөмкин? (5 слайд)

к

    к

 ?

   ?

 ш

  ш

к

    т

 ?

   ?

 ш

  ш


4)Әйдәгез хәзер  “Кем тапкыр” уенын уйнап алабыз.  Табышмакларның җавабын табырга кирәк
. (6 слайд)

 1. Сумка тотып керәләр,

    Белем алып чыгалар (мәктәп)

2. Агач түгел яфраклы

    Тун түгел, тегелгән (китап).

3. Туа сакаллы булып,

    Үсми акыллы булып (кәҗә).

4. Җәен соры, кышын ак,

    Аңа шулай яхшырак (куян).

5. Бернәрсә тегә белми,

    Энәләр тагып йөри (керпе).

5) Тизәйткечне тиз генә укыйбыз: ( 7 слайд)

Эшле килер эш арттырыр,

 Эшсез килер эш калдырыр.

Тизәйткечне ничек аңладыгыз: ни өчен эшчән килер эш арттырыр, ә эшсез килеп эш калдырыр?

- Эшчән кеше нинди була?

- Ул тик торырга яратамы?

- Андый кешеләрне без нинди кешеләр дип атыйбыз? (уңган)

 - Ә эшсез кеше күберәк нәрсә эшләргә ярата? (тик торырга, сөйләшергә, шаярырга, уйнарга)

- Андый кешеләрне ничек атыйбыз? (ялкау, тәртипсез)

Эш турында бик күп мәкальләр бар, шуларның икесе белән танышып китәбез:

Кешенең асылы эштә беленер. (Суть человека познается в труде)

Мәкальне ничек аңлыйсыз?

Эш беткәч, уйнарга ярый. (Кончил дело, гуляй смело).

Бу мәкальнең мәгънәсен кем аңлатырга тели?

6) Балалар, әйдәгез хәзер алдагы дәрес темасын искә төшереп китик: ( 8 слайд)

- Беренче рәсемдә нәрсә төшерелгән? (карга) (сузык аваз хәрефләрен, тартык аваз хәрефләрен әйтергә, сүзне иҗеккә бүлергә)

- Икенче рәсемдә нәрсә төшерелгән? ( күбәләк) (шул ук бирем)

- Өченче рәсемдә нәрсә төшерелгән? (балык)

7) Укучылар, тактадагы сүзләрне игътибар белән дөрес итеп укыгыз: (9слайд)

   эл

   эз

   эш

  эре

   энә

   тел

    тез

   теш

   тере

   менә

  • Бу сүзләрдә күпчелек нинди аваз очрый? [ э ]  авазы

- Димәк без  бүген дәрестә нинди аваз һәм хәрефне өйрәнәчәкбез?

( э авазын һәм Э,э,е хәрефләрен)  (10 слайд)

Дөрес, бүген дәрестә Э,э,е хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнәчәкбез һәм “Мактанчык Каз” әкияте белән танышачакбыз.

Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны языгыз. Әйдәгез Э,э,е хәрефләренең язылышын искә төшерәбез (11,12,13 слайдлар)

- Дәфтәрләргә бер юл матур итеп язып куегыз.(14 слайд)

III. Яңа тема.

1) Тактага игътибар итегез: [ э ] авазы сүзнең кайсы урынында ишетелә?

( 15 слайд)

эт, эш, энә, эч,эз,

ишек, бүрек, песи, җимеш

биюче,күке,бүре, мәче

  • [ э ] авазы сүз башында нинди хәреф белән язылган?
  • [ э ] авазы сүз уртасында нинди хәреф белән язылган?
  • [ э ] авазы сүз азагында нинди хәреф белән язылган?

Исегездә калдырыгыз!

Сүз башында                      э хәрефе языла

Сүз уртасында                          е хәрефе языла

Сүз азагында                                                 ( 16 слайд)

Ял минуты. (17 слайд)

 2) Дәреслек буенча эш. ( 18 слайд)

108 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп күчереп языгыз.

 (1 укучы такта янында) Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез.

109 нчы күнегү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп күчереп языгыз.

3) Татар халык әкияте “Мактанчык каз”  белән танышу (укытучы укый).

  • Сүзлек өстендә эш

каз – гусь

мактану – хвастаться

торна – журавль

чуртан – щука

карчыга – ястреб

әз-мәз – чуть-чуть

берсен – одну работу

  • Әкиятне үзалга уку
  • Сорауларга җавап бирү:

Нинди балык яхшы йөзә?

Нинди җәнлек тиз чаба?

Нинди кош биек оча?

Әкиятнең соңгы җөмләсен укы. Бу сезгә кагыламы?

  • Әкиятне рольләргә бүлеп уку.

IV. Өй эше. 111 нче күнегү 46 бит

Әкияткә рәсем төшереп килергә.

V. Билгеләр кую.

VI. Йомгаклау.

Тренажер.



Предварительный просмотр:

«ИКТ укытучы иҗатында 2011-2012» конкурсы

Авазлар һәм хәрефләр. Иҗекләр.

«Э,э,е хәрефләре.

Якуп Колмый

«Әниемне сагынып көтәм »

 Нурова Рүзилә Альберт кызы татар теле  һәм әдәбияты укытучысы,

беренче квалификацион категория,

3 нче урта мәктәп  

Нефтекама

2012ел

Дәреснең авторы: Нурова Рүзилә Альберт кызы

Темасы: Э,э,е хәрефләре. Татар халык әкияте “Мактанчык Каз”

Автор координаты: Нефтекама шәһәре, 3 нче мәктәп, 8 937 1578657, ruzilyanurova@mail.ru

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәтү дәресе

Дәреснең максатлары:

Танып-белү максаты: Э,э,е хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләренә өйрәтү, Якуп Колмыйның “Әниемне сагынып көтәм” шигыре  белән таныштыру; тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү;

Белемнәрне үстерү максаты: дәрестә төрле алымнар кулланып укучыларның активлыгын, бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен, матур язу күнекмәләрен үстерү;

Тәрбияви максат: эшсөючәнлек тырышлык тәрбияләү; әниләргә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлау: татар теле, 2 кл. Гафурова Ф.А., Уку китабы 1 кл. Ягъфәрова Р.Х., презентация, сүзлек сүзләре, магнитофон, аудиоязма (“Әнием” җыры), компьютер, интерактив такта, слайдлар   .

Дәреснең методы: укытучы сүзе, репродуктив, олешчә эзләнүләр

Дәреснең формасы: катнаш дәрес: татар теле һәм әдәбияты

Дәреснең төре: (вид)

Дәреснең дәвамлыгы, вакыты: 45 минут

Кыскача аннотация: Әлеге дәрес татар телен һәм әдәбиятын берләштерә. Дәрестә татар теле буенча яңа мәгълүматләр , әдәбият буенча яңа шигырь белән танышу күзәтелә. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү планлаштырыла.

Дәреснең планы.

I. Оештыру моменты. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

  1. Артикуляион гимнастика үткәрү.
  2. Үткән дәрес темасын кабатлау.

III. Яңа тема.

  1. Э,э,е хәрефләренең дөрес укылышы һәм язылышы.
  2. Якуп Колмый “Әниемне сагынып көтәм”

IV. Белемнәрне камилләштерү, тигезләү.

V. Йомгаклау.

Дәреснең конспекты.

I. Оештыру моменты. ( 1 слайд)

Хәерле иртә! Бүген бездә нинди дәрес? (2 слайд)

Укучылар:

Бүген бездә туган тел
Яратам сине, телем.
Илем, көнем тыныч дип
Өйрәнәм сине бүген!

II. Актуальләштерү.

        Дәресебездә яхшы белем алыр өчен, матур итеп укыр, сөйләр, языр өчен әйдәгез башта тел шомарту һәм матур язу күнегүләрен үткәреп алыйк.

1)  Татар теленең үзенчәлекле авазларын искә төшереп алыйк.( 3 слайд)

Ә -  әти, әни, әби

Ө -  өй, өч, өстәл

Ү –  үрдәк, үсемлек, үлән

Җ – җиләк, җәй, җир

ң -  яңгыр, чаңгы, бәрәңге

Һ –  һәйкәл, һава, һөнәр

2) Алдагы күнегү. Монда нинди сүзләр язылган? Ребусларны чишегез ( 4 слайд)

1аз, 1гә, 1әү, 1үзе,

к3, т3е, 3әү,

т10, 6н

3)Монда нинди сүзләр булырга мөмкин? (5 слайд)

к

    к

 ?

   ?

 ш

  ш

к

    т

 ?

   ?

 ш

  ш


4)Әйдәгез хәзер  “Кем тапкыр” уенын уйнап алабыз.  Табышмакларның җавабын табырга кирәк. (6 слайд)

 1. Сумка тотып керәләр,

    Белем алып чыгалар (мәктәп)

2. Агач түгел яфраклы

    Тун түгел, тегелгән (китап).

3. Туа сакаллы булып,

    Үсми акыллы булып (кәҗә).

4. Җәен соры, кышын ак,

    Аңа шулай яхшырак (куян).

5. Бернәрсә тегә белми,

    Энәләр тагып йөри (керпе).

5) Тизәйткечне тиз генә укыйбыз: ( 7 слайд)

Эшле килер эш арттырыр,

Эшсез килер эш калдырыр.

Тизәйткечне ничек аңладыгыз: ни өчен эшчән килер эш арттырыр, ә эшсез килеп эш калдырыр?

- Эшчән кеше нинди була?

- Ул тик торырга яратамы?

- Андый кешеләрне без нинди кешеләр дип атыйбыз? (уңган)

 - Ә эшсез кеше күберәк нәрсә эшләргә ярата? (тик торырга, сөйләшергә, шаярырга, уйнарга)

- Андый кешеләрне ничек атыйбыз? (ялкау, тәртипсез).

Эш турында бик күп мәкальләр бар, шуларның икесе белән танышып китәбез:

Кешенең асылы эштә беленер. (Суть человека познается в труде)

Мәкальне ничек аңлыйсыз?

Эш беткәч, уйнарга ярый. (Кончил дело, гуляй смело).

Бу мәкальнең мәгънәсен кем аңлатырга тели?

6) Балалар, әйдәгез хәзер алдагы дәрес темасын искә төшереп китик: ( 8 слайд)

- Беренче рәсемдә нәрсә төшерелгән? (карга) (сузык аваз хәрефләрен, тартык аваз хәрефләрен әйтергә, сүзне иҗеккә бүлергә)

- Икенче рәсемдә нәрсә төшерелгән? ( күбәләк) (шул ук бирем)

- Өченче рәсемдә нәрсә төшерелгән? (балык)

7) Укучылар, тактадагы сүзләрне игътибар белән дөрес итеп укыгыз: (9слайд)

   эл

   эз

   эш

  эре

   энә

   тел

    тез

   теш

   тере

   менә

- Бу сүзләрдә күпчелек нинди аваз очрый? [ э ]  авазы

- Димәк без  бүген дәрестә нинди аваз һәм хәрефне өйрәнәчәкбез?

( э авазын һәм Э,э,е хәрефләрен)  (10 слайд)

Дөрес, бүген дәрестә Э,э,е хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнәчәкбез.

Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны языгыз. Әйдәгез Э,э,е хәрефләренең язылышын искә төшерәбез (11,12,13 слайдлар)

- Дәфтәрләргә бер юл матур итеп язып куегыз.(14 слайд)

III. Яңа тема.

1) Тактага игътибар итегез: [ э ] авазы сүзнең кайсы урынында ишетелә?

( 15 слайд)

эт, эш, энә, эч,эз,

ишек, бүрек, песи, җимеш

биюче,күке,бүре, мәче

  • [ э ] авазы сүз башында нинди хәреф белән язылган?
  • [ э ] авазы сүз уртасында нинди хәреф белән язылган?
  • [ э ] авазы сүз азагында нинди хәреф белән язылган?

Исегездә калдырыгыз!

Сүз башында                      э хәрефе языла

Сүз уртасында                          е хәрефе языла

Сүз азагында                                                 ( 16 слайд)

Ял минуты. (17 слайд) 

2) Дәреслек буенча эш. ( 18 слайд)

108 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп күчереп языгыз. (1 укучы такта янында) Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез.

3) Балалар ихтибар белән тактага карагыз,  табышмакның җавабын табыгыз.

Озын кара чәчләрен

        Тарап куя ул үреп.

        Чисталыкка өйрәнәм,

        Мин дә аңардан күреп.

        Тәмле ашлар пешерә

        Матур гөлләр үстерә.

        Өебезнең нуры ул –

        Барыбызга якын ул!

  • Бу шигырь кем турында? (Әниләр турында)
  • Димәк, тагын  без дәрестә кемнәр турында сөйләшәчәкбез?

Дөрес, әниләр безнең иң кадерле, газиз кешеләребез турында.

Без бүген дәрестә  Якуп Клмыйның “Әниемне сагынып көтәм” шигыре белән танышырбыз, сөйләм телебезне үстерербез, сүзлек байлыгыбызны күрсәтербез һәм, гомумән, безнең кадерле, якын  кешеләребез - әниләребез турында сөйләшербез.

-  Балалар,  сез әниегезгә ничек эндәшәсез?

Әйдәгез әле, искә төшереп үтәбез әни сүзе төрле телләрдә ничек әйтелә?

Татар телендә әни сүзен ничек әйтеп була?

Рустелендә әни сүзен ничек әйтеп була?

Башкорт телендә әни сүзен ничек әйтеп була?

Инглиз телендә әни сүзен ничек әйтеп була?

        Мама, мамочка. Әсәй.

        Әни, әнием, әнкәй, ана.

        Mum, mummy.

- Укучылар дәреслекнең 44  нче битен ачыгыз.

Анда Якуп Клмыйның “Әниемне сагынып көтәм”  шигыре  язылган. Шигырьне укыганда сезгә авыр сүзләр,  сүзтезмәләр очрар. Шуларны карап үтик.

4) Сүзлек эше.

Сагыну – скучать

Кайтыр – придет

Сөрттем – вытерла

Арып беттем – устала

Курчак - кукла

- Әлеге  сүзләр һәм сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп карыйк әле.

5). Текстны 1 нче кабат  уку.

Балалар, ихтибар белән тыңлагыз, мин шигырне бер тапкыр укып күрсәтәм, ә сез минем арттан карап барыгыз.

( укытучы укый).

6). Шигырне 1 тапкыр эчегездән укып чыгыгыз

7). Ә хәзер шигырне ... укый башлый, икенче укучы дәвам итәчәк, игтибар белән карап барыгыз.(1 укучы укый башлый икенчесе дәвам итә).Афарин бик матур укыдың. Яхшы, әмма сиңа өйдә күбрәк укырга кирәк.

8). Сорауларга җавап бирү, текст өстендә эш.

Шигырь өстендә эшләгәндә мин сезгә төрле сораулар һәм биремнәр бирермен. Сез шул сорауларга дөрес җавап биргән саен без тактада композиөия төзи барырбыз.

- Шигырь кем турында?

- Шигырь кем исеменнән язылган?

- Бала нишли?

- Аның әнисе кайда?

- Әнисе кайтканчы бала нинди эшләр эшли ?

- Ни өчен ул эш башкара?

        - Ә сез әниләрегезне яратасызмы?

IV. Белемнәрне камилләштерү, тигезләү.

- Балалар Хәсәнов Рәмил үзенең әнисен бик ярата, менә ул әнисе турында ничек сөйли. Видеоязма карау.

-  Кем миңа үзенең әнисе турында шулай итеп сөйләп күрсәтә ала?

 Әниләр турында сөйләү.

V.Йомгаклау.

Өй эше ярминкәсе:
111 нче күнегү 46 бит (мотлак эшләргә)


1. Әнинең рәсемен төшерергә.
2. Әни турында инша язып килергә.
3. Әни турында шигырь ятларга.
4.Әни турында мәкальләр язып килергә.
5. Әни турында җыр өйрәнеп килергә (сайлап алып эшләргә)

Тренажер.

Ә хәзер балалар тактадагы рәсемгә карыйк һәм әниләрне андагы предметлар белән чагыштырыйк.

безнең әниләр чәчкәләр кебек нинди? (Матур, гүзәл, күркәм)

кояш кебек ...? (җылы, якты)

үләннәр кебек ...? (йомшак)

болытлар кебек ...? ( саф, аяз, чиста)

көн кебек ...? (якты)

 Билгеләр кую. 

 “Әнием” җырын тыңлау.

                                                     



Предварительный просмотр:

Тема: Үткән заман хикәя фигыльләр.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату дәресе

Дәреснең максатлары:

Танып-белү максаты: үткән заман хикәя фигыльләр турында төшенчә бирү; аларны  барлыкка китерергә, җөмләдә кулланырга өйрәтү;

 Белемнәрне үстерү максаты: логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү;

Тәрбияви максат: тырышлык, эш сөючәнлек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлау: татар теле, 4 кл. Гафурова Ф.А., презентация, компьютер, интерактив такта, слайдлар, “Домино” уены, карточкалар.

Дәреснең методы: укытучы сүзе, репродуктив, өлешчә эзләнүләр.

Дәреснең формасы: традицион

Дәреснең төре: яңа тема аңлату.

Дәреснең дәвамлыгы: 45 минут

Кыскача аннотация: Әлеге дәрестә татар теле буенча яңа мәгълүматләр туплау, үткән дәрес темасын эзлекле кабатлау күзәтелә. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү планлаштырыла.

Дәреснең планы.

I. Оештыру моменты. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

  1. Татар егете белән әңгәмә.
  2. Үткән дәрес темасын кабатлау.

III. Яңа тема.

  1. Үткән заман хикәя фигыль төшенчшсе белән таныштыру.
  2. Күнегүләр өстендә эш.

IV. Белемнәрне камилләштерү, тигезләү.

V. Йомгаклау.

Дәреснең конспекты.

                 

I. ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ.

- Исәнмесез, укучылар! (укытучы) (1 слайд)

- Хәерле иртә.

II. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

Ишек шакыйлар. Татар егете керә.

  • Саумысыз, балалар. Мин сезнең янга бик ерактан, Тел иленнән килдем. Безнең илдә төрле телләрне белгән бик күп малайлар һәм кызлар яши. Менә шуларның берсе мин. Беләсезме мин нинди телене яхшы беләм?
  • Татар телен бик яхшы беләм.
  • Беләсезме ни өчен мин аны яхшы беләм?
  • Менә минем бер капчыгым бар, шул капчыкка мин, тел буенча алган бөтен белемнәремне җыеп барам. Әмма бер көнне минем капчыгым тишелгән, андагы бөтен белмнәр дә төшеп калган. Инде хәзер нәрсә эшләргә инде миңа? Ничек ул белемнәрне кире җыярга?
  • Балалар, бәлки сез миңа ярдәм итерсез? Ярдәм итәсезме?
  • Ай, рәхмәт, бик акыллы балалар укый икән монда, кайда башка балалардан да ярдәм срап карыйм әле, мин сезгә кире кайтканда тагын керермен, сез миңа бөтен белгәннәрегезне түкми-чәчми сөйләп бирерсез.

Балалар, әйдәгез татар егетенә ярдәм итәбез, бүгенге дәрестә берникадәр белем алабыз да, түкми чәчми барысын да аңа сөйләп бирәбез. Ризасызмы?

Шулай булгач алга, белемгә юл алыйк.

Укучылар,  3 нче сыйныфта әле физкультура дәресе бара. Әйдәгез әле карап үтик, балалар дәрестә нәрсә эшлиләр икән.

Игътибар белән карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Балалар дәрестә нәрсә эшлиләр?
  • (Видеоролик карау) (2 слайд)
  • Балалар дәрестә нәрсә эшлиләр? (укучыларның җавабы)

Тактада: Балалар чаңгы шуалар, йөгерәләр, гимнастика ясыйлар, уйныйлар. (3 слайд)

-Әйдәгез бу җөмләдән эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләрне табабыз. ( 4 слайд)

-Эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләр ничек атала?

- Фигыль нәрсәне белдерә?

- Нинди сорауларга җавап бирә?

- Тактадагы фигыльләр кайсы заманда?

- Балалар кем миңа уйна фигылен зат сан белән төрләндереп күрсәтә ала?

(Афарин, бик яхшы).

Балалар, дәрестә укытучы, нәрсә эшли? (карап тора, эш куша)

Эш кушканда без нинди фигыльләр кулланабыз? (боерык фигыльләр)

Боерык фигыльләр нәрсәне белдерә? (эш кушуны, боеруны, үтенүне)

Кем мисал китерә ала?

        Ә хәзер игътибар белән алдагы рәсемнәргә карагыз. (Җиләк җыйганнар, гөмбә җыйганнар, агач утыртканнар, су кергәннәр)

  • Балалар бу эшләрне без бүген башкара алабызмы? Ни өчен?
  • Тактада кайчан эшләнгән эшләр сүрәтләнгән? (элек)
  • Димәк, бүген дәрестә без кайчан эшләнгән эшләр турында сөйләшәчәкбез?

Дөрес, без бүген дәрестә элек үтәлгән яки үтәлмәгән эшләр турында, дөресрәге үткән заман хикәя фигыльләр белән танышачакбыз, аларны барлыкка китерергә, җөмләдә кулланырга өйрәнәчәкбез.

Нәтиҗә: Схема буенча кабатлау.

III. ЯҢА ТЕМА.

         Үткән заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләгәнгә кадәр үтәлгән (яки үтәлмәгән) эшне белдерә:

Нишләде? Нишләгән? сорауларына җавап бирә. Мәсәлән: сөйләде, язды, көрәгән кискән.

 Ә хәзер әйдәгез үзегез дә мисаллар китереп карагыз.

  • Балалар, тактадагы текстка карагыз.

Артур мәктәптән икедә кайтты. Башта табак-савытын юды, өй җыештырды, өй эшләрен эшләде, энесен балалар бакчасыннан алды. Соңыннан дуслары белән футболга барды.

  • Әйдәгез бергәләп укыйбыз.
  • Артур мәктәптән ничәдә кайткан?
  • Ул нинди эшләр эшләгән?
  • Артур нинди малай?
  • Балалар, кулларыгызны күтәрегез әле, кем мәктәптән кайткач әти-әнисенә булыша?
  • - Ни өчен әти-әниләргә булышырга кирәк?

Ә хәзер тексттан үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз.

Димәк үткән заман хикәя фигыльләр нәрсәне белдерә?

Тактадагы схемага игътибар итегез.

Үткән заман хикәя фигыльләр 2 зат боерык фигыльгә  түбәндәге кушымчалар  кушу ярдәмендә барлыкка килә.-ды,-де, -ты, -те, -ган, -гән, -кан, -кан кушымчалары ялгап ясала:

II зат боерык фигыль

кушымчалар

үткән заман хикәя фигыльләр

Укы

+  ды

=  укыды

Сикер

+  де

= сикерде

Кайт

+  ты

= кайтты

Әйт

+ те

= әйтте

Бар

+ ган

= барган

Кил

+ гән

= килгән

Сат

+ кан

= саткан

Кит

+ кән

= килгән

 Үткән заман хикәя фигыльләрне дөрес итеп барлыкка китерү өчен шушы схемаха таянып эшләргә кирәк.

Исегездә калдырыгыз!

Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән 2 зат боерык фигыльләргә -ды, -де, -ган, -гән кушымчалары ялгана.

Саңгырау тартыкларга беткән 2 зат боерык фигыльләргә -ты, -те, -кан, -кән кушымчалары ялгана.

Хәзер дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны языгыз, тактада язылган фигыльләрдән үткән заман хикәя фигыльләр барлыкка китерергә кирәк.

Димәк, үткән заман хикәя фигыльләрне ничек барлыкка китерәбез?

Ял минуты.

IV. БЕЛЕМНӘРНЕ ТИГЕЗЛӘҮ, НЫГЫТУ.

Тактадагы фотосүрәтләргә карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

-Алдагы дәрестә сез нәрсәләр эшләдегез? Җавапларны конкрет бирергә кирәк, Мәсәлән, Артур китап укыды.

(китап укыды, сөйләде, рәсем төшерде, тактада язды, гөлгә су сипте, такта сөртте)

Билгеләр кую.

V Өй эше ярминкәсе:

1.Үткән заман хикәя фигыльләр кергән 3 җөмлә язып килегез.

2.“Мин яшәгән урам” исемле хикәя төзеп языгыз.

3.Кышкы каникулларны ничек үткәрдегез? ( укытучыга хат языгыз)

 Йомгаклау. Билгеләр кую.  Балалар, өйдә бүген алган белемнәрне тагы кабатлап килегез. Чөнки икенче дәрескә кем килә әле?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес план-конспектлары

Дәрес план-конспектлары...