Урок -игра "Поле чудес" на татарском языке.
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Батталова Люция Акрамовна

Урок -игра посвящен жизни и творчеству Мустая Карима.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mustay_karim_konkurs.docx25.96 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение средняя общеобразовательная школа с. Сухоречка муниципального района Бижбулякский район Республики Башкортостан

Тема: М. Кәримнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган дәрес планы

                                                                     Төзеде  : Батталова Люция Әкрам кызы,

                                                                      Бишбүләк районы Сухоречка урта                            белем бирү мәктәбе укытучысы

 Могҗизалар кыры        

( М. Кәрим иҗаты буенча)

 Бурычлар.  М. Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында укучыларның белемен тикшерү, тирәнәйтү.  Бөек әдипнең үзенә һәм иҗатына карата сөю, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазландыру. М. Кәримнең портреты, китаплар күргәзмәсе,   аның иҗады турында иҗади эшләр, слайдлар.

 Укытучы. Бүген безнең белем йортында олы, истәлекле вакыйга. Башкортстанның халык шагыйре, әдәбиятыбыз аксакалы  М. Кәримнең 95 яшенә багышланган кичәгә җыелдык.  Бу кичәдә әдипнең данлы тормыш юлы, иҗат сукмаклары, укучылар күңелен яулаган кабатланмас ижад гәүһәрләре күз алдына басар һәм әдәбият дөньясына сәяхәткә илтер.  Бөтенегезгә дә күтәренке кәеф юллап, кичәбезне башлыйбыз.

Уенда 6 – 8 сыйныф укучылары катнаша. Уен өч турдан тора. Беренче турда катнашу өчен барабан янына өч укучыны чакырабыз.  Алар хәзер биреләчәк сорауларга дөрес җавап бирүчеләр булачак.

  • М. Кәрим кайчан туган? ( 1919)
  • М. Кәримнең әнисенең исеме? ( Вазифа)
  • Мәктәпне тәмамлагач ике ел кайда укый? ( Уфа пед.рабфак)

          Слайд күрсәтү

1 тур. Барабан угы туктаган бүлектәге саннар санын  жюри язып бара.  Укучы хәреф әйтә. Укытучының ярдәмчесе магнитлы тактага язылган сүзнең хәрефләре дөрес әйтелсә, квадратларның хәреф язылган ягын әйләндереп куя. Хәреф дөрес әйтелмәсә, барабан икенче катнашучыга күчә. Барабанның угы “Бүләк” дигән урында тукталса, бүләк  тәкъдим ителә. Катнашучы бүләк алса, уеннан чыга, алмаса, уенны дәвам итә.

1 тур өчен сорау:

Мостафа Сафа улы Кәримовның туган авылы? ( Келәш авылы)

Һәр турдан соң музыкаль бүләк.

Кыз талгын гына курай моңы астында М. Кәримнең “Кошлар очрам” шигырен ятлап сөйли.

2 турда түбәндәге сорауларга җавап бирүче  укучылар катнаша.

  • М. Кәримгә ничәнче елда Башкортстанның халык шагыйре дигән исем бирелә? ( 1963 ел)
  • Хатынының исеме? ( Рауза)
  • М. Кәримгә нинди орден бирелде? ( Салават Юлаев исемендәге)

Слайд күрсәтү

         

           2 че тур өчен сорау.

“Эшләгән изгелегең кеше өчен, тик вакытында рәхмәтен дә ишетсәң иде...” дип автор үзенең нинди әсәре турында сөйли? (“Заһидулла”)

М. Кәримнең “ Озын – озак балачак” әсәреннән өзек күрсәтү

3 че турда катнашучылар өчен сораулар

  • М. Кәрим нинди гаиләдә туган? ( Урта хәлле крестьян гаиләсендә)
  • Тәүге китабы ничек атала? ( “Отряд кузгалды”)
  • “Сәгидә” хикәясе аша автор нәрсә әйтергә тели? ( Сабырлык, барына шөкер итү, олыга өмет итмәү зарурлыгы хакында)

Слайд күрсәтү

3 че тур өчен сорау

Җиңү көнен кайда каршылый? ( Вена)

Укучы М. Кәримнең “ Өченче көн тоташ кар ява ”шигырен  укый.

Уенның финал өлешенә 1 – 3 турларда җиңгән укучылар керә.

Сорау:

Бу өзек  М. Кәримнең нинди шигыреннән:

“Ышан, әти, син иярләп биргән

Акбузатым минем абынмас,

Яшең тамган бу кылычны, әни,

Сугарырмын дошман канында.”( Мин фронтка китәм,иптәшләр)

Җырым булсын бүләк. “Укытучыма” ( М. Кәрим сүзләре, З. Исмагыйлев муз.) җырын башкару.

Финалда җиңгән укучыга супер уен тәкъдим ителә.

Сорау. М. Кәримнең Бишбүләк районы Яңа Биктәш авылында туган иптәше, драматург кем ул? ( Г. Әхмәтшин )

М. Кәрим турында видео карау.

Финалдан соң йомгак ясау һәм калган укучылар арасында викторина үткәрү.

  1. Сугышка китер алдыннан нинди шигырь яза? ( “Мин фронтка китәм,иптәшләр”)
  2. М. Кәрим кайчан сугышка китә? ( 1941)
  3. М. Кәримнең туган районы? ( Чишмә)
  4. Сугышка чаклы кайда белем ала? ( БДПИ - да)
  5. Ничәнче елда каты яралана? ( 1942)
  6. Балаларының исемнәре ничек? ( Илгиз, Әлфия)
  7. М. Кәримнең наградалары. ( Башкортстандың халык шагыйре, С.Юлаев исемендәге премия лауреаты, Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе, СССР Дәүләт премиясе, Социалистик Хезмәт Герое)

            8.Катнашыучыларга шигырь, поэмадан өзек уку, исемен атау.

      Вакытларны, араларны

      Җиңмәк булып кабаландым.

      Җиңмәс борын, чаннар кагып,

 Оран салып, һаваландым. ( “Кеше”)

Замананың ботаклары сынса,

Корыр мәңгелекнең тамыры.

  • Әй, адашкан Вакыт, кайда соң син?

Адәм сине янә табармы? ( “Быуат”)

Минем язганны укыгач,

“Әкият,” - димә,кода,

 Менә ул усак янында

Чылгау киптереп тора. ( “Үлмәсбай”)

Мин сездә күрәм үземне,

Бәхетле токым,

Чөнки саклап киләсегез

Чын яшәү утын! ( “Балалык”)

Сиңа бик күп нәрсә кирәк җирдә,

Үтә комсыз синең йөрәгең.

... Хәер, сиңа һич ни кирәкмәсә,

Үзеңнең дә калмас кирәгең. ( “Дусыма”)

Йомгаклау. Җиңеүчеләрне котлау.

  • Әйе,М. Кәрим иҗады күп яклы, искиткеч могҗизалы дөнья. Миннән теләк: акыллы булыгыз, күпне белегез, балачак – гомерлеккә истә кала торган чак.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированный урок английского и татарского языков

Интегрированный урок английского и татарского языков "Добро пожаловать в республику Татарстан!"...

Урок английского и татарского языков «Добро пожаловать в Татарстан».

Актуальность данного урока продиктована тем, что Татарстан – многонациональная республика, в которой мирно соседствуют более 100 национальностей, представителей крупных религиозных конфессий м...

Презентация к интегрированному уроку английский и татарский языки на тему «Гаиләнең шәҗәрәсе. My family» . 2 класс.

Презентация у интегрированному уроку английского и татарского языка во 2 классе....

План-конспект интегрированного урока английского и татарского языка

План конспект интегрированного урока-презентации татрский и английский язык по теме «Гаиләнең шәҗәрәсе. My family»...

Технологическая карта урока для учителей татарского языка и литературы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә технологик карта...

План-конспект интегрированного урока английского и татарского языка.

Интегрированный урок - презентация татарский язык и английский язык по теме «Гаиләнең шәҗәрәсе. My family» . 2 класс....

Презентация к интегрированному уроку английский и татарский языки на тему «Гаиләнең шәҗәрәсе. My family» . 2 класс.

Интегрированный урок - презентация татарский язык и английский язык по теме «Гаиләнең шәҗәрәсе. My family» . 2 класс. Интегрированный урок-презентация татарский язык и английский язык по теме: "Г...