НУР ӘХМӘДИЕВ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ТЕМАСЫ
проект на тему

          Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучыларның тормышын, иҗатын өйрәнү; туган якка, туган телгә мәхәббәт, патриотик һәм милли хисләр уяту.

          Эшебезнең кереш өлешендә Нур Әхмәдиевнең тормыш юлына күзәтү ясала. Төп өлештә аның иҗаты өйрәнелә, кайбер шигырьләренә  анализ ясала. Йомгаклау өлешендә Нур Әхмәдиевнең иҗади уңышлары күрсәтелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nur_hmdiev_izhatynda_millt_temasy.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

             НУР  ӘХМӘДИЕВ  ИҖАТЫНДА  МИЛЛӘТ  ТЕМАСЫ

Минһаҗева И.Р. Әлмәт шәһәре, 16 нчы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

          Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучыларның тормышын, иҗатын өйрәнү; туган якка, туган телгә мәхәббәт, патриотик һәм милли хисләр уяту.

          Эшебезнең кереш өлешендә Нур Әхмәдиевнең тормыш юлына күзәтү ясала. Төп өлештә аның иҗаты өйрәнелә, кайбер шигырьләренә  анализ ясала. Йомгаклау өлешендә Нур Әхмәдиевнең иҗади уңышлары күрсәтелә.

         Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан республикасының Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта  мәктәпне тәмамлагач, ул 1965-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аннары туган төбәгенә кайтып, 1970-1977 елларда Сарлы сигезьеллык мәктәбендә укытучы, ВЛКСМның район комитетында бүлек мөдире, секретарь, икенче секретарь, район радиотапшырулар үзәгендә редактор булып эшли. 1977 елның апрелендә Нур Әхмәдиев “Азнакайнефть” идарәсенә эшкә күчә: әүвәл техника кабинеты мөдире, ә 1979 елдан идарәнең нефтьче кадрларны курслап укыту комбинаты директоры вазыйфаларын башкара.

         1984 елда  Н.Әхмәдиев гаиләсе белән Әлмәткә күчә һәм берникадәр вакыт бораулау кадрлары мәктәбендә эшләп ала. 1985-1987 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында укый. Курсларны тәмамлап каткач, аны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасына җитәкче итеп сайлыйлар. Бу урында ул 1993 елга кадәр эшли. 1994 елның 1 гыйнварыннан Н.Әхмәдиев – “Татнефть” берләшмәсе карамагында үзе оештырып басмага әзерләгән “Хәзинә” исемле газетаның баш мөхәррире хезмәтен башкара.

         Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиев исеме үткән гасырның җитмешенче еллары башында “Ялкын”, “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”), “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газеталары битләрендә басылган шигырь һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары “Идел” альманахында, “Казан утлары” журналларында еш басыла. Беренче шигъри китабы 1980 елда нәшер ителә  (“Аһәң”). Бүгенге көндә ул – төрле жанрда балалар һәм өлкәннәр өчен ике дистәгә якын әдәби китап бастырып чыгарган иң актив язучыларның берсе.

Нур Әхмәдиев шигырьләре тормышка актив мөнәсәбәттә янып, борчылып, сөенеп, сокланып язылганнар. Тапкыр сүз, сыгылмалы, йөгерек уй-хис кешелекле фикер йөген алып килә. Үзе белгәнне, үзе күргәнне, кичергәнне бик ихлас күңелдән сөйли. Нур Әхмәдиевнең шигъри сүзе ышандыра, рухландыра. Тормыш матурлыгы турында җырлый. Шагыйрь киләчәккә ышаныч, өмет белән яши, иҗат итә.

                                 Бер уйласаң, ышанычтан башка

                                 Булмас иде җирдә бәхет тә, -

дип ул, бик дөрес әйтә.

              Туры, тапкыр сүзле шагыйрь кешеләрне гадел булырга  чакыра:

                                 Ә дөрестән ничек аерырга

                                 Ярымдөрес, ярымялганны?

                                                      ( «Ярымдөрес дөреслек»).

             Нур Әхмәдиев шигъриятенең үзәгендә торган лирик герой үзенең милли асылы, теле, тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге хакына көрәшкә күтәрелгән милләтпәрвәр зат буларак күз алдына килеп баса. Халкының киләчәге турында кайгырткан галим, зат ерак тарихка күз сала, татарның көчле тамырларын барлый.

          Милләтнең бер улы, туган тел язмышы өчен көрәшүче буларак, ул үз милләтенең яшәргә сәләтле икәнлеген көчле оптимизм белән исбат итәргә алына. “Татар яшәр” шигырендә Милләт образы каршы җилләргә бирешмәгән, “кесәләрдә җил уйнаганда” да, алтынга сатылмаган горур зат буларак гәүдәләнә. Автор бу юлы тарихтан да тирәнгәрәк төшеп китә: “Белсен дөнья: татар мескен түгел, Алып батыр безнең токымнан,”- дип шигырьне болай тәмамлый:

                                      Татар бетә, татар бетә, диеп

                                      Йөргәннәрдән тарих көләчәк.

                                     Татар бетмәс, татар чәчәк атар,

                                     Татар яшәр, ишет, Киләчәк!

           Татар теленең бөеклеген, шагыйрьләр, галим затлар теле, дипломатлар теле икәнлеген ассызыклый.

           Татар халкы, аның теле, киләчәге өчен җан атып, борчылып яши, аны уянырга, уйланырга өнди:

                         Халыкларның була аз санлысы -

                                                вак һәм кече түгел,

                         Хакыйкать гел ачы була -

                                                 баллы, төче түгел.

                         Милләтеннән һәм теленнән

                                                           йөз чөергән

                         Кем буладыр, белмим,

                                                ләкин Кеше түгел!

              Тагын  бер әсәрендә:

                            -Якла, егет, якла иманыңны,

                             Ал азатлык, якла илеңне!

                             Үткәннәрне якла, киләчәкне,

                             Динең якла, якла телеңне! –

дип,  ялгыш юлга баскан кешеләрне асылына кайтырга өнди.

                                - Мин – татар! – дия белмисең,

                                - Я – татарин! – диясең.

                                 Мәнкорт булгач, сөйгәндә дә

                                 Наташалар сөясең, -

дип  яза, телен оныта барган яшьләр өчен борчылып. “Әлмәт татары” шигырендә:

Татар дисәң – телең урыс,

                                            Урыс дисәң – сөннәтле.

                                           Туган халкын үги иткән

 Кем каршында кыйммәтле?

Нәрсә яхшы, нәрсә яман –

                                           Аера беләсеңме?

     Беләсеңме – чит җыр җырлап,

                                           Кол булып үләсеңне? –

 дип туры бәреп әйтүдән курыкмый.

              «Абынсаң - татар икән», «Татарлыктан оялмыйм мин», «Ходайга ялвару», «Мәхрүм калсам», «Болгар хатирәсе», «Ташлар ни сөйли?», «Татар йөрәге», «Мәнкорт», «”Ирекле” коллар» һәм башка шундый шигырьләре, “Рух”, “Чукындыру”, “Ясин чыгам” кебек поэмаларында да милләтебезнең  ачы язмышы, тарихы, бүгенге тормышы, проблемалары өчен яну-көю хисләре  ярылып ята.

              Нур Әхмәдиев үзенең  татар булуы белән чиксез горурлана:

                               Туган җирне сайламыйсың,

                               Татар булгач ата-анаң

                               Урыс түгел, татармын мин, -

                               Шуның белән горурланам.

                               Намус белән гомер сөрдек,

                               Кемнән көлгән, янаган бар?

                               Оялсыннар әхлаксызлар –

                               Үзен өстен санаганнар.

                               Татарлыктан оялмыйм мин.

                                                (Н.Әхмәдиев “Татарлыктан оялмыйм мин”)

               ««Туплар атып торганда, музалар дәшми» дигән тәгъбир бар-барын, ләкин тупларның туктаганы юк бит. Әле тегендә, әле монда туплар гөрселди, кешеләр үлә. Әхлаксызлык, вәхшилек арткан дөньяда музалар дәшми кала аламы! Шушы болганчык, болгавыр заманда сугыш уйлап чыгаручылар халыклар язмышы белән уйнаганда, шагыйрь Ватан язмышы турында җан ачысы белән, күз яше белән җырлый. Ил корабы җилкәнсез, компассыз дулкыннар иркендә чайкалганда, Ватан һәм халык язмышы һәркемнең күңелен борчый. Нур Әхмәдиевнең шигърияте тоташ борчылулардан тора,» - дип яза Татарстанның халык шагыйре Гамил Авзал Нур Әхмәдиев поэзиясенә  бәя биреп..                                                                                  

          Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: Н. Әхмәдиев поэзиясенең төп темасы – милләт язмышы.Ул укучыларын уйланырга, туган иленә, теленә, иманына тугрылыклы калырга чакыра:

                 Соң сулышка кадәр халкың белән

                 Аерылмас булсын үз юлың, - дип киңәш бирә.

          Нур Әхмәдиев үзенең иҗаты, эше, кыйбласы белән һәрвакыт халкына, туган теленә тугрылыклы кала һәм әле дә халкына хезмәт итүдән туктамый.               Нур Әхмәдиев – Рафаил Төхватуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Кулланылган әдәбият:

1.Н. Әхмәдиев. Атларым, колыннарым: Балалар өчен повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997 ел. – 192 б.

2.Н.Әхмәдиев. Чәк-чәк: Балалар өчен шигырьләр, шигъри әкиятләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. - 33 б.

3.Н.Әхмәдиев. Чакматаш: шигырьләр. – Казан: “Рухият” нәшр., 2000. – 512 б.

4.Афзал Г. Нур Әхмәдиев шигырьләре. – Китапта: Нур Әхмәдиев. Аһәң. -  Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 5-7 б.