Ш.Галиев "Кунаклар" шигыре
план-конспект урока на тему

Садреева Ильмира Робертовна

 

1) Ш. Галиевның “Кунаклар” шигыре буенча сәнгатьле, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.

2) Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү

3) Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, ризыкка карата сак караш тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sh._galiev_kunaklar_3_syynyf.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  Шәүкәт Галиевның “Кунаклар” шигыре.

Максат. 1) Ш. Галиевның “Кунаклар” шигыре буенча

                сәнгатьле, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.

                2) Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү.

                3) Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту,

                ризыкка карата сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Презентацияләр, укытучылар өчен методик

                    кулланма, дәреслек “Күңелле татар теле”,

                    3 сыйныф.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

а) исәнләшү

1)Укучылар белән исәнләшү. Психологик уңай халәт тудыру.

-Чылтыр-чылтыр кыңгырау

Чакыра безне дәрескә

Без аны ишетәбез

Һәм дәрескә керешәбез.

2) Укучыларны актив эшкә тарту өчен сораулар бирү.

-Бүген ничәсе? (Бүген.... )

-Бүген атнаның нинди көне?(.......)

-Хәзер нинди ел фасылы?()

-Дәрестә кем юк?(Дәрестә Аня һәм Оля юк)

-Алар авырыйлармы?(Әйе,алар авырыйлар)

-Яхшы, молодцы.

б)өй эшен тикшерү

61 нче бит, 1 нче күнегү ( 2 укучыдан сорау).

II. Актуальләштерү.

  1. фонетик зарядка
  • Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән фонетик зарядка ясап алыйк.

([а]- ана, апа, алма)

([в]-авыз, авыл, вакыт)

([қ]-калын, кавын, карбыз)

([ә]-әни, мәктәп, әби)

  • Ә хәзер тактадагы сүзләрне дөрес итеп, бергәләп укый әле. (дәреслекнең 61 нче бите, 2 нче күнегү, бу сүзләр тактага языла)

-Укытучы укый.

-Бергәләп укыйбыз.

-Укучылар аерым укыйлар (һәр укучы бер сүз).

( Шушы сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзетү)

III. Яңа тема өстендә эш.

1)-Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән татар милли ризыкларын искә төшерик. ( презентация күрсәтү).

-(Бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбый, коймак).

-Укучылар, бүгенге без укыйсы шигырьдә дә әлеге ризыклар бар. Бүген без сезнең белән Ш. Галиевның “Кунаклар” шигыре белән танышырбыз, яңа сүзләр өйрәнербез, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә кулланырбыз.

2) -Балалар, Ш. Галиев кем соң ул?

-Дөрес, Ш. Галиев балалар язучысы (детский писатель).

(презентация белән эш)

-Менә карагыз әле бу Ш. Галиевның портреты.

- Ул 1928 елның 20 ноябрендә туган.

- Менә аның гаиләсе. Әтисе Габдулла, әнисе Бибихәлимә, сеңлесе Наҗия һәм Шәүкәт.

- Шәүкәт сыйныфташлары белән. Аңа 12 яшь.

- Район газетасында эшли башлаган вакыты.

Ул исән булса аңа 85 яшь тулган булыр иде.

 Ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган, шундый шигырьләрнең берсе “Кунаклар” шигыре. Шигырьне укыганчы яңа сүзләр белән танышып китик.

3) Сүзлек эше.

Бөтен ягы-вся сторона

Табын-стол

Төрле-төрле-разные

өлеш-доля

җитешегез – успевайте

кыстатмагыз-не заставляйте  уговариваь себя

ашыкмагыз-не спешите

-Укытучы укый.

-Бергәләп укыйбыз.

-Укучылар аерым укыйлар (һәр укучы бер сүз).

(“Кунаклар” шигыренең презентациясен күрсәтү).

4) Шигырь өстендә эш.

-Укучылар, мин хәзер шигырьне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?  Укыйм тыңлагыз.

а)Укытучының укуы.

б)Сорауга җавап (Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?)

в) Укучыларның мөстәкыйль укуы.

г) Тәрҗемә итү.

д) Укучылардан укыту (5 укучы).

IV. Физкультминутка.

Җил исә, исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына, тына,

Агачлар үсә, үсә.

V. Өйрәнелгән текст буенча күнегүләр булдыру.

а)  Парларда эшләү.

 63 нче бит, 8 нче күнегү

б) Тест буенча эш.

- укучылар, тыңлагыз эле , мин укыган җөмләләр шигырҗгә туры киләме?

1)  Уртага куйдык чәчәк, чәчәк янына чәкчәк. ( туры килә)

2)  Өстәлдә, токмачлы, кәбестәле аш бар. (туры килми)

3)  Менә салкын кыш килде. ( текстта әйтелми)

4) Өйгә кайтып китәргә, ашыкмагыз, кунаклар. (туры килми)

в) Ситуатив күнегүләр.

- Как вы скажите, что я люблю треугольник.

- Как вы скажите, что это балеш очень вкусный.

- Как вы скажите, мама приготовила вкусную губадию.

г) Прослушайте и скажите, что изменено во втором предложеии каждой пары.

1. Мин аш ашыйм. – Мин токмачлы аш ашыйм.

2. Мин кәбестә ашы яратам. – Мин дөге ашы яратам.

3. Минем әнием өчпочмак пешерә. – Минем әнием кыстыбый пешерә.

4. Айдар чәкчәк ярата. – Айдар кош теле ярата.

VI. Ныгыту.

- Укучылар, без бүген дәрестә нинди шигырь белән таныштык?

- “ Кунаклар” шигырен кем язган?

- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

- Ә сез, кунаклар килгәндә табынны ничек әзерлисез?

- Значит, какие татарские блюда можем приготовить к приходу гостей?

VII. Өй эше бирү.

62 нче бит, 7 нче күнегү (ятларга)

VIII. Йомгаклау.

 а) билгеләр кую

б) саубуллашу.