Системно-деятельностный подход на уроках русского языка и литературы
опыты и эксперименты (6 класс)

Сайфетдинова Динара Маратовна

 

“Проблемалы укыту”

 

Чыгыш

 

 

 

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

 

 

 

 

 

 

 

Башкарды: Мәскәү районы75 нче

гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сайфетдинова Д.М.

 

 

 

Проблемалы укытуда, исеменнән үк күренгәнчә, өйрәнүче үзе укыту процессындагы проблемаларны хәл итүдә катнаша.

Проблемалы укыту — бу бөтенләй яңа педагогик күренеш түгел. Проблемалы укыту элементларын Сократның эвристик әңгәмә­ләрендә, Жан Жак Руссоның дәрес эшкәртмәләрендә, шулай ук К.Д. Ушинский хезмәтләрендә күрергә мөмкин.

Проблемалы укытуның идея һәм принципларына караган фәнни-тикшеренү эшләре фикерләүнең психологиясе юнәлешендә психиатрлар С.Л. Рубинштейн, Д.Н. Богоявленский һәм Н.А. Менчинский тарафыннан эшләнделәр. Ә мәктәп укыту системасында аны куллану турында М.А. Данилов һәм М.Н. Скаткин кебек дидактик материаллар язып чыктылар, педагог-галимнәр М.И. Мәхмүтов, И.Я. Лернер күп шө­гыльләнделәр. Бу өлкәдәге фәнни-тикшеренү эшләре хәзер педагогика фәненең башка вәкилләре тарафыннан алып барыла. Проблемалы эшләүдә Польша галимнәре дә билгеле бер өлеш керттеләр.

Менә бу хезмәтләр фәнни психологик-педагогик фундаментка нигез салдылар. Бүгенге көн проблемалы укыту педагогикасы һәм теориясе менә шул базага таяна.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Проблемалы укыту”

Чыгыш

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

Башкарды: Мәскәү районы75 нче

гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сайфетдинова Д.М.

Проблемалы укытуда, исеменнән үк күренгәнчә, өйрәнүче үзе укыту процессындагы проблемаларны хәл итүдә катнаша.

Проблемалы укыту — бу бөтенләй яңа педагогик күренеш түгел. Проблемалы укыту элементларын Сократның эвристик әңгәмәләрендә, Жан Жак Руссоның дәрес эшкәртмәләрендә, шулай ук К.Д. Ушинский хезмәтләрендә күрергә мөмкин.

Проблемалы укытуның идея һәм принципларына караган фәнни-тикшеренү эшләре фикерләүнең психологиясе юнәлешендә психиатрлар С.Л. Рубинштейн, Д.Н. Богоявленский һәм Н.А. Менчинский тарафыннан эшләнделәр. Ә мәктәп укыту системасында аны куллану турында М.А. Данилов һәм М.Н. Скаткин кебек дидактик материаллар язып чыктылар, педагог-галимнәр М.И. Мәхмүтов, И.Я. Лернер күп шөгыльләнделәр. Бу өлкәдәге фәнни-тикшеренү эшләре хәзер педагогика фәненең башка вәкилләре тарафыннан алып барыла. Проблемалы эшләүдә Польша галимнәре дә билгеле бер өлеш керттеләр.

Менә бу хезмәтләр фәнни психологик-педагогик фундаментка нигез салдылар. Бүгенге көн проблемалы укыту педагогикасы һәм теориясе менә шул базага таяна.

Проблемалы укытуның максаты.

Шәхестә иҗади сыйфатлар формалаштыру — фәнни-теоретик һәм социаль прогрессның шарты һәм таләбе булып тора. Иҗади сәләтлелек нигезенә гомуми акыл сәләте беренче урында тора, чөнки иҗади эшчәнлек өчен тиз генә дөрес юнәлеш сайлау, зирәклек, тапкырлык, мөстәкыйльлек таләп ителә.

Иҗади эшчәнлекнең төп төрләренә характеристика шуны күрсәтә, аны тормышка ашыру өчен кешедә фикерләү үзенчәлеге—уйлап табучанлык, проблеманы күрә белүчәнлек, тиз генә бер юнәлешне сайлап ала белү, максатка ирешү теләге, тапкырлык сәләте, алдан сизә белү (интуиция) кебек шәхес өчен үзенә бер аерым сыйфатлар булырга тиеш.

Бу сыйфатлар һәм сәләтлелек иҗади фикерләүнең үзенчәлекле характеристикасын — кешенең гомуми интельлектуаль сәләтләренең үсеш дәрәҗәсен дә күрсәтеп торалар.

Шулай итеп, төп ике фикерне аерып күрсәтергә кирәк: шәхеснең иҗади сыйфатларын үстерү мәсьәләсе — бу җәмгыять үсешенең закончалыкларыннан килеп чыга торган объектив таләп; аны хәл итүдә өйрәнүчеләрнең барысы да катнашырга тиешләр.

Бу мәсьәләне хәл итү укытуны яңача оештыру, аның методикасын камилләштерү юлы белән, өйрәнүченең күп төрле сәләтләрен үстерә торган сорау һәм биремнәр ярдәмендә алып барылырга тиеш.

Проблемалы укыту укучы алдына яңа стандарт булмаган бурычларны яки тормышта кирәк булган әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү бурычын куя. Бу укучыда аз гына вакыт эчендә дөрес юнәлеш ала белү, эзләнү өчен үзеңдә булган белем һәм күнекмәләрне туплый алу, ышанычлы һәм төгәл юл сайлый белү кебек сыйфатларны формалаштыра.

Шулай да проблемалы укыту нәрсә соң ул? Традицон укытудан ул нәрсә белән аерыла?

Укучылар эшчәнлегендә танып белү эшчәнлегенең үзенчәлеге.

Традицион укытуда (аңлатмалы-иллюстратив) укытучы укучыларга әзер белемнәрне бирә —ул яңа материалны аңлата, төп юнәлешләрне күрсәтә, аларны мисал һәм мәсьәләләр белән ныгыта һ. б. ш.

Укучылар аңлатканны кабул итәләр, аның турында фикер йөртәләр, хәтергә алалар, ятлыйлар.

Проблемалы укытуда укытучы белемнәрне әзер хәлендә бирми, укучылар алдына бурыч куя, аны кызыксындыра, хәл итү өчен аерым чаралар табу теләге уята. Бу бурычны хәл итү юлларын эзләү барышында ул үзендә яңа белемнәр булдыра. Беренче төр укытуда турыдан-туры кызыксындыру чараларына басым ясала (укытучы кызык итеп сөйли, күрсәтмә әсбаплар белән кызыксындыра —укучыга кызык, бирелеп тыңлый), яки бу материалның киләчәктә кирәклегенә аерым басым ясала (дәрес бик кызык түгел, иллюстратив материаллар юк, ләкин бу фән яки аның бер бүлеге югары уку йортына керү имтиханнарына хәзерлектә бик әһәмиятле, шуңа күрә укытучыны тыңларга һәм материалны аңлап калырга кирәк).

Проблемалы укытканда дәрес бирү һәм үзләштерү түбәндәгечә башкарыла:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

сорау, тәҗрибә һ. б. формаларда укучылар алдына проблемалы бурыч куя;

куелган бурычны хәл итү өчен укучыларның фикер йөртүен оештыра;

бурычны хәл итү өчен тәкъдим ителгән вариантның дөреслеген исбатларга куша;

әгәр укучының фараз итүе дөрес булса, алган белемнәр турында нәтиҗә ясарга куша:

фараз итү ялгыш булса, ялгышны табарга тәкъдим итә; аныклаучы бурычлар куя яки аны конкретлаштыра;

укучыларның бурычны хәл итү турындагы фикерләрен гомумиләштерә, уңышларны мактый яки эзләнү процессын камилләштерү өчен кайбер төгәлсезлекләрен күрсәтә;

яңа белемнәрне ныгыту максатында сораулар бирә;

белемнәрне практикада куллану буенча күнегүләр эшләргә бирә.

бурычны зиһенгә ала, аны хәл итүнең мөмкин булган юлларын эзли, фикерли башлый;

бу бурычны хәл итүнең мөмкин булган вариантларын әйтә;

бурычны хәл итү вариантларыннан берсенең нигезле булуын исбатлый;

яңа алынган белемнәрне гомумиләштерә һәм нәтиҗәләр ясый;

бурычны дөрес хәл итү юлын эзли;

тема буенча шактый күләмле гомумиләштерүләрне үзләштерә;

алынган белемнәрне, нәтиҗәләрне кабатлау үзконтроль юлы белән бара;

алынган белемнәрне практикада куллану буенча күнегү һәм биремнәр эшли.

Материалны проблемалы сөйләп аңлату варианты да бар. Аңлату барышында укытучы үзе сораулар куя, сөйләү барышында укучыларга үзенең фикерләрен белдерә, гомумиләштерә һәм нәтиҗәләр ясый, өйрәнгәннәрне куллану мөмкинлекләрен күрсәтә. Монда укучылар бик үк актив булмыйлар, алар укытучының фикерләрен тыңлыйлар, аның белән бергә бурычны хәл итүнең мөмкин булган юлларын эзлиләр, аның сүзләрендә үзләренең фикер һәм нәтиҗәләренә раслау табалар.

Проблемалы укытуда иң әһәмиятле өлеш — интеллектуаль кызыксындырулар. Укучы үзе кызыксынып, кирәкле белем алу юлларын эзли, мөстәкыйль рәвештә тапкан уңыш аңарда канәгатьләнү хисе тудыра.

Гади мисал китереп үтим. 2 нче сыйныфта алдагы дәрестә үтелгән кая? һәм кемгә? сораулары астына кушымчалары төшеп калган урман... бара һәм әни... укый сүзләрен   язам, аларны чагыштырырга тәкъдим итәм. Төптән уйлаган тырыш укучы дөрес кушымчалар куеп  аңлатып та күрсәтергә мөмкин. Ләкин укучыларның күбесе бу сорауларны тәрҗемә итеп, кушымчаларын куя гына ала, аларның аермасын күрсәтә, аңлата алмый. Бу очракта аларга практик мисал китерү уңай йогынты ясый. “Ул кая бара? Ул кемгә укый?” сорауларын биреп тәрҗемә итәргә тәкъдим ителә. Йомшаграк укучы да бу сүзләрне дөрес тәрҗемә итә, “ аларның билгеле булган урынга  хәрәкәт  процессы булуын, икенчесе кемгәдер юнәлеп башкарылган процесс ”- булуын аңлата. Шуннан соң барысы да аңлашылгач укучылар бу сорауларның тәрҗемәсен, мисалларын язалар.


Проблемалы укытуның төп формалары

 Укучыларның танып белү мөстәкыйльлеге дәрәҗәсеннән чыгып, проблемалы укытуны нигездән өч төрле формада тормышка ашырыла дип саныйлар: проблемалы сөйләп аңлату, өлешчә эзләнү эшчәнлеге һәм мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлеге.

Укучыларның иң аз танып белү мөстәкыйльлеге проблемалы сөйләп аңлату вакытында була: яңа материалны аңлату укытучының үзе тарафыннан башкарыла, ләкин укучылар актив фикерләү эшчәнлегенә тартыла. Мәктәптә ул лекция, сөйләү һәм әңгәмә формасында бара, ә югары уку йортында — лекцияләрне проблемалы уку аша гамәлгә ашырыла.

Бу очракта проблемалылык ничек барлыкка килә соң? Ул алда күреп үткән алымнар ярдәмендә тудырыла: аларның максаты — укучыларда "бергәләп уйлау" һәм "бергәләп кичерү" хисләре булдыру, алар алдында торган проблеманы хәл итүнең бөтен барышы белән кызыксыну уяту.

Проблемалы сөйләп аңлату укытучыдан зур методик осталык таләп итә. Башта материалның нинди дә булса бер өлешенә, шактый үзгәртүләр өстәп, проблема һәм бурычларны аңлатырга кирәк, ә аннары эш барышында аларны чишү, хәл итү укытучының үзе тарафыннан башкарыла.

Өлешчә эзләнү эшчәнлеге шартларында да укытучы тарафыннан юнәлеш бирелә. Укучыны мөстәкыйль фикерләүгә һәм җавапны актив эзләүгә этәрә торган махсус сораулар бирелә. ("Бу проблема белән очрашсагыз, сез аны ничек хәл итәр идегез?", "Бу карашның дөреслеген ничек тикшерер идегез?", "Түбәндәге хәлләргә игътибарыгызны юнәлтегез...", "Бу юлларны укып аңлагыз..." һ. б. ш.)

Мәктәптә бу төр эшчәнлек яңа материалны аңлатканда кулланыла. Ул эвристик әңгәмә формасында укытучы тарафыннан белеп куелган сораулар белән яки укучыларның күзәтүләренә анализ ясаудан торган "ачышлар"га таянып алып барыла.

Тикшеренү эшчәнлеге тулысы белән укучы тарафыннан мөстәкыйль эзләнү формасында хәл ителә. Ул фигураларның макетларын ясаганда, махсус биремнәр буенча докладлар, рефератлар язганда, мәктәпнең фәнни җәмгыятьләрендә нинди дә булса мәсьәләләрне хәл иткәндә, укытучысы җитәкчелегендә үткәрелә торган мөстәкыйль эшләрдә кулланыла.

Мәсәлән, 4 сыйныфта әдәбият дәресендә “Кара төс ни өчен кирәк?” дип исемләнгән текст бирелә. Текстны 1 тапкыр укып чыккач, балаларга мондый төр сораулар бирелә:

- текст ни өчен шулай аталган?

- ни өчен малай матур йорт, бакчалар янында солдатлар ясый?;

-текстта нәрсә капма-каршы куела, ни өчен?;

Укучыларның барлык җаваплары анализлана, нигезләнә һәм дөрес нәтиҗәгә басым ясала.


Проблемалы ситуацияләр тудыруның төп ысуллары

Биредә тикшерелә торган ысуллар өлешчә эзләнү эшчәнлеге юлы белән куелган проблемаларны хәл итү юлларын табу юнәлешендә укытучының укучылар белән күбрәк класста эшләү формалары турында бара.

Теге яки бу кагыйдәләрне беренче тапкыр аңлатканда да, каршылыклы фикерләр белән укучыларны куркытабыз дип, яисә укытучы үзе яклаган бер фикерне аңлатканга, кайберәүләр моңа каршы чыгалар. Ләкин монда бүгенге укучыга бәя биреп җиткермәү чагыла. Әгәр укытучы нинди дә булса бер фикергә карата аларның үз фикерләрен, мөнәсәбәтләрен әйтергә кушса, укучылар моңа бик теләп риза булалар.

Төрле галимнәр арасындагы теге яки бу фәнни проблемаларны чишүгә карата фикер аерымлыкларын күрсәтү дә укучыларның дөньяга карашын формалаштыруда, фикерләү сәләтен үстерүдә зур әһәмияткә ия.

Дәрестә тикшерелә торган сорау һәм проблемаларга карата кызыксыну уяту максаты белән, укытучы сөйләү барышында, аеруча кызыклы темалар турында әйтеп, бу мәсьәләләрнең төп асылы, үзенчәлеге турында күзаллау тудыра. Ул андагы кызыклы материалларны тулысынча сөйләмичә, аның әһәмиятле бер өлешен генә әйтеп үтә һәм аларны тагын да тулырак өйрәнүне укучыларның үзләренә калдыра. Яңа теманы өйрәнә башлаганда, аңа карата аеруча кызыксыну уяту өчен, укытучы аеруча кызыклы урыннарны укып күрсәтә яки дәресне китаптан хикәя, берәр кызыклы мисал яки мәсьәләне чишә башлап төгәлли, кызыксынучы укучылар үзләре чишеп бетерергә тиеш булалар.

Проблемалы укытуның бер ысулы — укучыны турыдан-туры фәнни һәм техник түгәрәкләрдә катнаштырып, бүгенге фән алдында торган проблемаларны тикшеренүгә тарту. Тикшерүләрне дәрес шартларында да оештырырга мөмкин. Укытучы шундый ситуация тудыра: укучылар проблеманы үзләре күреп ала, формалаштыралар, аны хәл итүнең фараз кылу — алдан уйлап карау юлларын эзлиләр, практикада эшләп карыйлар һәм үзләре чишелешне табалар.

Тормышта, практикада берәү дә кешеләр алдына әзер проблемалар куймый, аны хәл итү өчен иң әһәмиятле, уйлап сайланган мәгълүматлар да тәкъдим итми.

"Проблеманы күреп алу"га өйрәнү әле формалашып җитмәгән гади ситуацияләрне күреп алудан ук башланырга мөмкин.

Мәсәлән, 1 нче сыйныфта йорт һәм кыргый хайваннарны өйрәнгәндә тактаның уртасына төрле хайваннарның рәсемнәре эленә, аларны балалар кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары дигән сүзләр астына тупларга тиеш булалар. Соңрак, хайваннарга кагылышлы төрле ашамлыклар төзергә мөмкин, аларны балалар хайванга ошаган ризыкны туры китерегә тиеш булалар. Яшелчә темасын үткәндә дә, мондый проблемалы бирем кулланырга мөмкин.

Киемнәр кибете темасын өйрәнгәндә укучыларны төрле группаларга бүлеп, төрле ел фасылы әйтелә. Һәр группа ел фасылына туры китереп кием сайлап әйтергә тиеш була.

Бу күнекмә укучыда проблеманы күрү һәм иҗади фикерләү сәләтен тәрбияли.

Проблемалы укытуның урыны һәм роле

Проблемалы укытуны (проблемалылыкны кертү) нинди методлар куллану үзенчәлегеннән чыгып, укытуның бөтен этапларында кулланырга мөмкин. Яңа белемнәр алу этабында ул проблемалы сөйләү, әңгәмә, лекция; ныгыту этабында — өлешчә эзләнү эшчәнлеге формасында була. Тулысынча тикшеренү эшчәнлеге укытуның бөтен этапларын да үз эченә ала.

Әлбәттә, теләсә нинди материал проблемалы ситуация тудыра алмый. Барлык конкрет информацияләр, фактлар, даталар, атамалар, үрнәк буенча чишелә торган мәсьәләләр, алгоритмнар проблемалы бурычлар була алмыйлар.

Проблемалы укытуны төшенчә, кагыйдә, законнар, эзләнүле-сәбәпле һәм башка логик бәйләнешләр кебек гомумиләштергән белемнәрне үзләштерүдә кулланырга була. Ул укучыларны һәм студентларны эзләнү бурычлары аша мәсьәләләрне хәл итү һәм белем алуның махсус алым һәм ысулларына өйрәнү кирәк булганда кулланыла.

Проблемалы укытуны бердәнбер һәм өстенлекле укыту формасына әйләндерергә ярамый, ул укытуның башка күптән урнашкан формалары белән бәйләнештә кулланылырга тиеш.

Укытканда һәрвакыт кешенең бөтен тормышында кирәк була торган белемнәрне кабатлап, искә төшереп торырга кирәк. Бары тик чагыштырмача аз күләмдәге белемнәр генә үзең эзләп табу формасында булырга тиеш, чөнки үзлектән эзләнү эшчәнлеге уку вакытының күп өлешен ала. Шулай да, әгәр материал мөмкинлек бирсә, аны куллану әһәмиятле булса, әңгәмә һәм сөйләм барышында проблемалылык элементларын күбрәк куллану мөһим һәм кирәкле нәрсә.

Проблемалы укытуның үзенчәлекләрен һәм асылын кыскача карап чыгу шуны күрсәтә: чыннан да аны дөрес оештырганда, ул укучыларның фикерләү сәлатләренең үсешенә ярдәм итә (кыенсыну ситуациясеннән, проблемалы ситуациядән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итә); мөстәкыйльлеккә өйрәтә (проблеманы мөстәкыйль күреп алу, проблемалы сорауны формалаштыру, проблемалы ситуацияне хәл итүнең планын мөстәкыйль сайлау һ. б.), иҗади фикерләүне үстерә (белемнәрне мөстәкыйль куллана алу, хәл итү ысулларын табу, үзлектән стандарт булмаган хәл итү юлларын эзләү; ул иҗади эшчәнлеккә әзерлекне формалаштыруга, танып белү активлыгын үстерүгә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә. Проблемалы укыту белемнәрне үзләштерүнең ныклыгына (мөстәкыйль табылган нәтиҗә яхшырак үзләштерелә һәм озак вакытка онытылмый); аналитик фикерләүне үстерүгә (эш шартларына анализ ясала, хәл итү вариантларының мөмкинлеген үстерә); логик фикерләүне арттыруга (сайланган чишелешнең, аргументларның дөреслеген исбатларга өйрәтә); укучылар өчен шактый кыен, ләкин чишәргә мөмкин булган кыенлыкларны хәл итү белән бәйләп, уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга, белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.

Кызганычка каршы, гамәлдәге дәреслекләрдә проблемалы укытуның санап үтелгән көчле якларын тормышка ашыру максатында бирем һәм мисалларны бик аз бирәләр. Методик әсбапларда да кайсы материалларны проблемалы укыту алымнары белән укытырга кирәклеге турында күрсәтмәләр юк дәрәҗәсендә.


Кулланылган әдәбият

  1. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов Педагогика.- Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1998.
  2. М. И. Мәхмүтов “Проблемалы уку-укыту процессы ничек оештырыла”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование технологии критического мышления в рамках системно - деятельностного подхода на уроках русского языка и литературы

Системно-деятельностный подход нацелен на развитие личности принципами деятельности и творчества. В рамках технологии критического мышления учащийся не только открывает новые знания, но и творчески ре...

Системно-деятельностный подход на уроках русского языка и литературы

В этой статье говорится о системно-деятельностном подходе на уроках русского языка и литературы...

Методический семинар "Системно-деятельностный подход на уроках русского языка и литературы

Методический семинар "Системно-деятельностный подход на уроках русского языка и литературы...

ПРОГРАММА САМООБРАЗОВАНИЯ ПО ТЕМЕ: «Системно-деятельностный подход на уроках русского языка и литературы в условиях реализации ФГОС»

Цель самообразования: Освоить новые формы и методы работы, способствующие формированию гражданина - члена общества, обладающего комплексом неотчуждаемых прав и свобод и ответственного перед обществом,...

Системно -деятельностный подход на уроках русского языка и литературы.

В данной статье перечисляются причины необходимости изменения образовательной парадигмы современной школы. В статье приводятся примеры того, как реализовать на практике системно-деятельностный подход ...