Кагыйдәләр
статья (7 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Гади җөмлә кагыйдәләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Гади җөмләләр83.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ия- баш кил-тә килеп, аерым сүзгә буйсынмаган теләсә кайсы сүз белән белдерелә ала. Бр генә сүздән торган гади ия дип атала. Таркалмый торган сүзтезмәләрдән торган ия тезмә ия дип атала.Ия баш кил-тә килә, башка сүзләргә буйсынмый, ия янында бәйлекләр булмый.

Хәбәр- ия турында нәрсә булса да хәбәр итә . Гади хәбәр 1сүз б\н белдерә. Кушма х-р мөстәкыйльсүзгә ярдәмлекләр (бәйлекләр, ярд.фиг., кисәкчәләр) ялганып ясала. Тезмә х-гә таркалмый торган сүзтезмәләр керә.

Аергыч –һәрвакыт исем белән белдерелгән кисәкне ачыклый. Барлык сүз төркемнәре дә аергыч була ала, тик алар исемне ачыклап килергә тиешләр. Аер-ны билгеләү өчен, башта исемне, аннары аңа ияргән сүзне табарга кирәк. Аер-ны ияртеп килгән сүз аерылмыш дип атала.(Халык батыр уллар үстерә. Батыр аергыч, уллар- аерылмыш)

Тәмамлык –Эш-хәрәкәтен белдерүче сүзгә ияреп килгән һәм аның үтәлүенә бәйле предметны, затны күрсәткән иярчен кисәк. Тәм-лык ияртүче сүзгә килеш куш-лары, бәйлекләр, янәшә килү чарасы аша иярә. Туры тәмам.төшем килеш куш-сы алган яки алу ихтималы булган тәм-к. Кыек тәм-к-ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше куш-лары һәм бәйлек ярдәмендә иярә торгаааааан тәм-к.

Эш- хәрәкәтнең кайда, кайчан, ничек, ни сәбәпле, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлү –үтәлмәвен күрсәтеп, фиг-гә ияргән иярчен кисәкләр хәл дип атала. Хәл-р билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, сыйфатка, рәвешкә ияреп килергә мөмкин.

Урын хәле Эш яки хәлнең урынын белдереп, Кая? Кайдан? Кайда? С.җ.б. торган хәл(Ю.к., Ч.к., У-в.к. килгән исемнәр, урын рәвеше, бәйлек белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелә)

Вакыт хәле-эш-х-нең вакытын, башлануын, бетүен, күпме дәвам итүен белдереп, ф-не ачыклап килә.(Кайчан? Кайчангга чаклы? Кайчаннан бирле? с.җ.б.)

Рәвеш хәле җ-дә эш-ң ни рәвешле, ничек үтәлүен белдереп, Ничек? Ни рәвешле? с.җ.б.к.т.иярчен кисәк.(рәвешләр, х.ф-нең 1нче,2нче төрләре, бөйлек б\н килгән исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркемнәре; сүз төрк-ә –дай-дәй.

Күләм хәле-җ-дәэш яки х-ң, билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, күпме? Никадәр?ни дәрәҗәдә? с.җ биргән иярчен кисәк.

Сәбәп хәле җ-дә эш-х-ң сәбәбен белдереп ник? Ни өчен? Ни сәбәпле? Нигә? Нилектән? Нәрсә аркасында? к-к с.җ. булып килә торган иярчен кисәк.

Шарт хәле җ-дә эш-х-ң шартын белдереп, ф-гә буйсынып килгән ярчен кисәк.(нишләсә? Нинди шартта?)

Кире хәл җ-дә көтелгән эш-х-ң киресен белдереп, фиг-гә ияреп килә. (Ул нишләсә? Нәрсәгә карамастан?) Кире хәл да,дә,та,тә кис-нең берсен алган шарт ф.яки карамастан бәйлек сүзе б\н килгән исемнәр яки затланышсыз ф-ләр б/н белдерелә.

Аерымланган иярчен кис-р аерым бер мәгънәгә ирешү өчен, интонацион яктан әйтелгән иярчен кис-р.М-н: Нәфисә б\н Хәйдәр, сөйләшә-сөйләшә, алма бакчасына баралар. (Өтер б/н аерыла)

Җөмләнең модаль кисәкләре (эндәш, кереш)

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

Сөйләм төбәп әйтелгән затн, предметны белдерә торган сүз эндәш сүз. Э.с. җ-нең теләсе кайсы урынында килә ала. Алар баш килештәге зат яки сынландырылган предмет исемнәре б\н белдерелә,җыйнак, җәенке була. (Мәйсәрә ханым, изге теләкләрегез....   Сезнең белән танышуыма бик шат,Алсу.

Кешедән кала башка предметларга төбәп эндәшү күренешен сынландыру дип атыйлар. (Ямь Казан,кичке минутларда алтын утларыңнан күз алмыйм.)

  1. Э.с. җ-лә кисәкләреннән өтер б\н аерыла.()Яз,газиз углым,кара тактаны сыз акбур белән!
  2. Көчле тойгы б\н әйтелгән э.с-дән соң Өндәү билгесе куела, һәм җ-нең дәвамы баш хәреф б\н башланып китә. (Там, беренче язгы тамчы,там, сөендер дөньяны;

И кояш! Тизрәк җылыт җирне, терелдер дөньяны.)

  1. Бер гомуми интонация белән әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары б\н эндәш сүзләр арасында өтер куелмый.

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Кереш сүз сөйләүченең җөмләдәге икергә мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр.

Алар җөмләдәге фикергә төрле мөнәсәбәтне белдерәләр:

1. Ышану һәм раслану: һичшиксез, шөбһәсез, табигый, билгеле, дөрес, әлбәтә, бәхәссез, чынлап та, һәрхәлдә.

2.Шикләнү, икеләнү яки чама б\н әйтүне: ихтимал, бәлки, ахры, күрәсең, мөгаен, шәт, никтер, ни өчендер.

3.Үтенүне яки үз фикереннән чигенүне: зинһар, хәер.

4. Фикер чыганагын: минемчә, аларфикеренчә, сезнең уегызча, әйтүләренә караганда.

5. Фикер нәтиҗәсен, өомгагын яки аның алдагы фикергә бәйләнешен: димәк, кыскасы, мәсәлән, җыеп әйткәндә, бер сүз белән әйткәндә, шулай булгач, шулай итеп, киресенчә, гомумән.

6. Фикер тәртибен: бердән, беренчедән, икенчедән, бер яктан, икенче яктан, ниһаять, барыннан да элек.

7. Фикергә бәйләнгән төрле тойгыларны: бәхеткә каршы, кызганычка каршы.

Кереш сүзләр җыйнак (димәе, әлбәттә) һәм җәенкә (бәхеткә каршы)

Алар өтер б\н аерыла.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре (однородные члены)

Җ-дә 1үк сүзгә караган һәм 1үк сорауга җ-п булган кисәкләр. Җ-нең барлык кисәкләре дә тиңдәш була ала. Тиңдәш кис-р җыйнак, җәенке булырга мөмкин. (Чыршы белән нарат кышын да яшел. (җыйнак тиңдәш кис-р).  Ак каеннар, таза имәннәр дә яз килүен көтәләр. (Җөенке тиңдәш кис-р))

Тиңдәш кисәкләр янында тезүче теркәгечләр килә.

1.Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кис-р арасында өтер куела. (Мин торам кырларда, болында, урманда.)

2. Тиңдәш кис-р янында һәм, да,та,яки, яисә, я теркәгечләре кабатланмаса алар арасында өтер куелмый. (Иркәли һәм сөя кояшның яктысы.)

3. Кабатланып килгән терк-р б\н бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела. (Бу төшләргә килеп җитә алмый ни бер сәлам, ни хат, ни  хәбәр.)

4. Карышы куючы терк-р б\н бәйләнгән тиңдәш кис-р арасына өтер куела. (Син авылга кайттың, ләкин минем янга кермәдең.)

 Искәрмәләр:

1.Аерым төркем тиңдәш кис-р арасында килгән 1үк теркәгеч кабатланган булып саналмый.(Иртәдән кичкә чаклы балта һәм пычкы, китмән һәм көрәк кулдан төшмәде)

2. кабатланып килгән терк-р б\н бәйләнгән тиңдәш кис-р арасында һәм теркәгече дә булса,өтер куелмый. (Гаязларга авылның кешеләре дә һәм табигате дә ошап китте.)

1.Үз эчендә өтерләр булган җәенке тиңдәш кис-р арасына нокталы өтер куелырга мөмкин. (Мәдинә үзеннән рәсем кәгазьләрен дә; ак, кызыл, яшел, зәңгәр буяуларын да калдырмады. [О дә; (О,О,О,О) О да]).

2. Кискен каршы куюны белдергән теркәгчсез тиңдәш кис-р арасына сызык куела. (Барам,барам – барып җитеп булмый. [О, О - О]).

3. Бер исемгә караган аергычлар ике төргә бүленеп йөртелә: тиңдәш, тиңдәш түгел аергычлар.

Исемне тик бер яктан гына ачыклап килгән аергычлар тиңдәш аерг-р дип атала. Алр арасына өтер куела. ( Аланнарда чәчәкләр ал, кызыл, сары, зәңгәр керфекләрен ачтылар.)

Исемне төрле яктан ачыклап килгән аерг-р тиңдәш түгел аерг-р дип атала. Мондый аерг-р арасына өтер куелмый. (Без зур (күләме), җылы (Температурасы) бүлмәгә кердек.)

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

Җ-нең тиңдәш кисәкләре янында аларны алмаштыра торган сүзләр дә килергә мөмкин. (Әни, әти, апа – барысы да өйдә иделәр. [О, О, О - О])

1.Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кис-рдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела. Гомумиләштерүче сүздән соң пауза ясала, ә тиңдәш кисәкләр санап китү интонациясе белән укыла. (Һәммәсе:(пауза) ирләр (санау интонациясе), хатын-кызлар көчләрен аямыйча эшлиләр. )

2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кис-дән соң килсә, аның алдыннан сызык куела. (Тыштагы шакылдаулар (санау интон-се), чинау (санау интон-се), улаулар (пауза) – һәммәсе дә моңлы саз тавышлары арасына кушылып югала иделәр.)

Гомумиләштерүче сүзләр һәммәсе, бөтенесе, барысы, һичбере кебек алмашлыклар б\н белдерелә. Аларның тиңдәш кис-р б\н һәрвакытта да янәшә урнашуы мәҗбүри түгел.

Тиңдәшләнеп килгән сүзләр җөм-нең нинди кисәге булсаЮ гомумиләштерүче сүз дә шул ук кисәк итеп карала.

Җөм-дә түбәдәге, барлык, бөтен кебек сүзләрдән башка җыю мәгънәсен белдергән исемнәр дә гомумиләштерүче сүз урынында кулланыла ала. Әмма аларны – аныкланмыш, тиңдәш кисәкләрне тиңдәш аныклагычлар итеп карыйлар. (Бүген безнең кызлар (аныкланмыш)- Дилбәр белән Әминә (аныклагычлар) – Төркиягә китәләр.)

Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре

Сөйләүченең үз уена мөнәсәбәте төп җөмлә составына кергән аерым бер җөмлә б\н дә белдерелә ала. Андый җөмлә кереш җөмлә дип атала. КЕреш җ-ләр, кереә с-ләр к\к үк, төп җ-гә керешү интонациясе белән бәйләнәләр һәм түбәнрәк тавыш б\н әйтеләләр. (Быелгы яз, картлар әйтмешли, бик иртә уянды.)

1.Төп җөмлә эчендә бүтән өтерләр булмаганда, уйны аңлауга кыенлык тудырмаган кереш җ-лә ике яктан өтер б\н аерыла. (Йорт хуҗалары,күбесе картлар иде алар, болын кырыеннан печән өләшеп баралар.)

2. Артык җәенке булганда яки төп уйны аңлауга кыенлык тудыргнда, кереш җөмлә ике яктан сызык б\н аерыла.(Ул җәй – күҗелем сизде – яшьлегемнең соңгы җәе иде.)

3. Аңлатма яисә искәрмә бирү рәвешендә килгән кереш җ-ләр җәяләр эченә алына (Әрәм үткән бер көз (ә бит көзләр язлар кебек үк санаулы гына) кызганыч.)

Аныклагыч (уточнение)

Җ-дә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек бирә торган иярчен кисәк. Аныклагыч аныклап килгән сүз аныкланмыш дип атала.Аныклагыч астына ике кат дулкынлы сызык    сызыла.

Аерымланмаган аныклагычлар

Аныкланмышы б/н нинди дә булса грамматик формада ярашкан аныклагычлар аерымлана.(Кызларның(аныкланмыш), бигрәк тә Нуриянең (аныклагыч), күзләре сокланудан ялтырап китте.

Аныкланмыш б\н 1грамматик формада килмәгән аныклагычлар аерымланмый. Бу, тсилистик төрлелек буларак, кайбер кушымчаларның әйтелмәве аркасында килеп чыга.

Билгеләү алм-ры (үз, барысы, һәммәсе, бөтенесе) һәм җыю саны б\н белдергән җыйнак аныклагычлар аерымланмый(Мин бу китапныүзем сатып алдым).

Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре

  1. Зат алмашлыгын аныклаучы аныклагыч 2яктан өтер б/н аерыла. (Сез, татарстан уллары, үз халкыгызның тарихын белергә тиешсез)
  2. Алмашлык якирәвеш б\н белдергән аныкланмышның күләмен чикләүче аныклагычлар 2 яктан өтер б\н аерыла. Анда, мәчет тирәсендә, халык гает намазын укырга җыелган.
  3. Урын яки вакыт хәлләрен аныклаган аныклагычлар ике яктан өтер б\н аерыла. Монда, халык арасында, яше дә, карты да бар.
  4. Ягъни,дөресрәге, башкача әйткәндә, аеруча, бигрәк тә кебек сүзләр б\н килгән аныклагычлар җөмләнең башка кисәкләреннән өтер б\н аерыла. Тәкъдим иителгән эш аңа, ягъни Зөфәргә, бик ошады.
  5. Фиг б\н белдергән хәбәрне ачыклап килә торган аныклагыч алдыннан ягъни сүзе булмаса, ике нокто куела.Аның бит алмалары алланган: әнис алма кебек булган.
  6. Бер исемне икенче атамасы аша аныклаган аныклагыч б\н аныкланмыш арасына сызык куела. Безнең хәлне белергә Шәүкәт – туганнан туган энебез килде.

Аныкланмышны тәрҗемә итү, искәрмә ясау яисә өстәмә аңлатма бирү тәртибендә аныклаган аныклагычлар җәяләр эченә алына. Сквозняк (Үтәли җил) йөри, сиңа салкындыр.

Татар теленең диалектлары

Татар теленең 3 диалекты бар:

1.Урта диалектның түбәндәге фонетик үзенчәлекләре бар(Казан арты, Минзәлә, Тау ягы, туймазы):

а) [а] авазы 1нче иҗектә көчле о лашып әйтелә: алма [а˚лма]

ә) [қ], [ғ] авазлары хас: кар [қа ͦ р], Гата [ға ͦ та]

 б) Теш арасы [ʓ]  авазы бар: кыз [кыʓ], абзый [а ͦ бʓый]

в) җ ләштерү характерлы6 ял – җал, якын – җакын.

2. Мишәр (Көнбатыш) диалектлары түбәндәгечә аерылып торалар (Чистай, Сергач, Чүпрәле):

А) [қ], [ғ] авазлары к,г булып әйтелә яисә төшеп кала: кар, гадәт, агу

ә) [а] авазы иренләшми, саф кала: ай, сана, алар

б) өй, ай дифтонглары монофтонглаша, бер аваз булып әйтелә: өй [ү] кайнар [канʼар]

в) ц,чͫ , дҗ аффрикатлары бар: цәй, ч ͫ иләк, дҗиләк

г) сүз башында й ләштерү: йил, йир;

д)  [ү] авазының нечкәрүе

3. Көнчыгыш диалект (Себер татарлары ) :

а) яңгырау тартыклар саңгыраулашалар: бар [пар, барабыз [парабыс];

ә) [ц] авазы актив: чаба [цаба]   

Җөмләдә сүз тәртибе.

Сүз-нең уңай һәм кире тәртибе

Кереш сүзләр, эндәш сүзләр бөтен җ-гщ карасалар, иң алда урнашалар. Алар җ-нең уртасында һәм ахырында да килергә мөмкин.

Җ-лә кисәк-рнең шушы рәвештә урнашуы җ-дә сүз-нең уңай тәртибе дип атала.

Инверсия, ягъни кире тәртип булганда, ия хәбәрдән соң урнаша.(Америкада була бу хәл)

Тәмамлык үзе ияргән сүздән соң урнаша (Их, белми шул ул, белми минем бер гаепсез икәнемне)

Аергыч аерылмыштан соң килә (Яшел исен җәйнең һәр йорт белә)

Хәлләр үзләре ияргән сүздән соң урнашалар (Кара елан Кәлтәгә дәшкән:

-Кадерле, кордаш, нинди гүзәл җырчы килгән урманыбызга! – дигән.)

Искәрмә.

Аныклагыч һәрвакыт аныкланмышыннан соң килә, кире тәртип күзәтелми: (Ләкин әле ул гомерлек гадәтен – балта остасы булуын ташламый.)

Сүз тәртибендә нигезләнеп, җ-дә мәгънәсе ягыннан иң әһәмиятле сүз билгеләнә. Бу сүз логик басым төшкән сүз була.

Гадәти сөйләмдә логик басым хәбәргә төшә, ләкин тавыш көчәйми. (Мин дусларыма тарихи скважинаны күрсәтергә вәгъдә иткән идем.)

Логик басым башка кисәккә төшсә, ул кисәк хәбәр алдыннан янәшә куела һәм көчлерәк тавыш белән әйтелә. (Мин тарихи скважинаны күрсәтергә дусларыма вәгъдә иткән идем. )

Логик басым төшкән сүз тыңлаучы өчен күпмедер дәрәҗәдә яңалык белдерә.