Авторская методическая разработка на тему: "А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше"
план-конспект урока (8 класс) на тему

В разработке подробный план урока по разкрытию темы. Дан и методический материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon А.Гыйлаҗев35.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:

АЯЗ ГЫЙЛАҖЕВНЫҢ “ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН...” ӘСӘРЕНДӘ

БИБИНУР ОБРАЗЫНЫҢ БИРЕЛЕШЕ

        Тема: А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше.

        Максат:

        1.А.Гыйлаҗевның биографиясен искә төшереп үтү. Повестьтагы сюжет сызыкларын барлау. Бибинур образына киңрәк тукталу, аңа хас сыйфатларны ачыклау;

        2.Укучыларның сәнгатьле укуларын оештыру, уйлау – фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эш алып бару;

        3.Укучыларда миһербанлылылык, шәфкатьлелек, ата-анага, өлкән буынга мәхәббәт хисе тәрбияләү.

        Җиһазлау:

        Язучының портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, магнитофон, кассеталар.

        Дәрес барышы:

        I.Актуальләштерү.

        Укучылар! Без сезнең белән А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” әсәре белән таныша башлаган идек. Бүген без әсәр белән танышуыбызны дәвам итәрбез. Ләкин, әсәр турында сөйләшуне башлаганчы, А.Гыйлаҗевның биографиясе буенча берничә сорауга җавап бирегез әле.

        1.Кем ул Аяз Гыйлаҗев?

        (Күренекле прозаик, драматург, М.Горький һәм Г.Тукай премияләре лауреаты, Халык язучысы ул А.Гыйлаҗев).

        2.Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе аңа нинди әсәрләре өчен бирелгән?

        (“Җомга көн, кич белән...”, “Әтәч менгән читәнгә” әсәрләре өчен, 1982 елда).

        3.Безнең дәреслектә язучының туган елы гына күрсәтелгән. Дәреслеккә өстәп нинди мәгълүмат бирә аласыз?

        (2002 нче елның, 13 мартында ул вафат булды).

        II.Ә хәзер, әйдәгез, үзебезнең “Җомга көн, кич белән...” әсәренә әйләнеп кайтыйк. Белгәнебезчә, әсәрнең төп герое – Бибинур. Бүгенге дәрестә без сезнең белән Бибинур образы, аның повестьта бирелеше, аңа авторның мөнәсәбәте турында сөйләшербез.

        Төп герой Бибинурның характер үзенчәлекләрен, холкын ачуда мөһим роль уйнаган сюжет сызыклары тактага язылган. Без сүзебезне шуңа нигезләнеп алып барачакбыз.

        Беренче сюжет сызыгы:

        -Бибинурның мәхәббәте.

        Укучылар Бибинурның яшьлеге, аның Мирзаһидка, Габдуллаҗанга, Җиһангирга карата булган мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр.

        Укытучы: Дөресен әйткәндә, Бибинур яшь чагында берәүгә дә гашыйк булмыйча калган иде. Мирзаһитны үзен хөрмәт иткәнгә якын күрде. “Кирәк, яшь үтеп бара”, - дип аулак өйләргә барды. Габдуллаҗанны ул яратырга өлгермәде, өч баласы булмаса, ул аның барлыгын да белмичә яшәр иде?

        Килешәсезме?

        Бу сюжет сызыгы аша, Бибинур нинди кеше булып күз алдына килә?

        (Гади, мәрхәмәтле, тыйнак, кеше бәхете өчен үз бәхетен дә кызганмый).

        -Бибинур һәм авылдашлары, туганы Зөһрәбану белән мөнәсәбәтләре турында сөйләшик әле. Бу очракта сез аның нинди сыйфатларын күрәсез?

        (Ул кешелекле, эшчән, кешеләрә ачык йөзле).

        Ә ни өчен соң, Бибинур өенә кунак чакырмый? Алай гына да түгел, кешенең өенә кергәнен яратмый?

        (Чөнки авылдагы бердәнбер салам түбәле йорт Бибинурныкы. Кайчандыр хәлле генә булган йортның эчендәге барлык әйберләрне балалары алып китеп бетергән. Чәй куеп эчерерлек чәйнеге дә калмаган әбинең. Бу аның кунак, яратмавыннан түгел, ә оялуыннан).

        Сюжет сызыгының 4 нчесенә киңрәк тукталыйк.

        -Бибинур һәм балалары.

        Бибинур һәм аларның балалары турында нәрсә әйтә аласыз? Бибинурны әлеге балаларның әнисе дип әйтеп буламы? Гәйшә кем соң?

        (Әйе, без аны балаларның әнисе дип әйтә алабыз. Чөнки ул аларны шундый авыр елларда үстергән, тәрбия биргән).

        Татар халкында шундый мәкаль бар “Тапкан ана түгел, баккан ана. Мәгънәсен аңлатып бирегез әле?

        Чын әни кебек Бибинур балаларны яратамы? Ул алар өчен нәрсәләр эшли?

        (Әйе, ул балаларын ярата. Балаларына булсын, таза тормыш белән теләгәнчә торсыннар дип әйберләрен дә саткан, акча да җибәргән. Балалары өчен җаны да җәл түгел).

        Ә балалары кемнәр? Алар әниләрен яраталармы? Әниләренә кадер – хөрмәт күрсәтәләрме? Татарларда “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” диләр. Балалар моны беләләрме? Сез алар белән килешәсезме?

        (Балалары таза тормыш белән яшиләр. Шулай да әниләренә ярдәм күрсәтәсе урынга алар хәтта хат та язып салмыйлар. Бер генә җылы сүз дә юк. Авылдашлары да моны яратмый).

        Менә шул балалары турында Бибинур кемнәр белән сөйләшә?

        (Балалары турында ул хәзер авылда беркем белән дә сөйләшми, аксыргаклыларның алар турында, сүз кузгатканнарын да яратмый, сөйләштерми дә. Балалар белән ул дөньяда бары тик бер кеше белән – аларны тудырган ана – Гайшә беләп генә сөйләшә ала. Алар икесе генә сөйләшә алалар.

        Димәк, бу сюжет сызыгыннан күренгәнчә, Бибинур балаларын яратучы, алар өчен бөтенесен эшләргә әзер торучы чын әни кеше буларак күз алдына килә. Балаларына авылдашларыннан да тел-теш тидертми.

        Ә сез ничек уйлыйсыз, автор үз героен яратамы? Ни өчен?

        (Ярата. Ул аны җылы хисләр белән яратып иҗат иткән. Автор аның белән бергә шатлана да кайгыра да кебек).

        Ә Бибинурның язмышы ничек төгәлләнә соң?

        (Бибинурның гомере бик аянычлы өзелә. Аны үзе караган эте үтерә. Бибинурның эте белән балалары арасында ниндидер охшашлык та бар кебек. Алар үзләренә яхшылык эшләгән кешене онытканнар. Аны гына да түгел, балалар үзләренең туган җирләрен, туган туфракларын да онытканнар. Димәк аларның киләчәге дә юк).

        III.Әйе, укучылар! Әсәр турында йомгак ясап, без шуны әйтә алабыз. Кеше бер вакытта да үзенең туган туфрагын онытмаска тиеш. Ә туган туфрак ул синең әтиең, әниең, туганнарың, туган өен!

        Кайда гына булсагыз да, кем генә булсагыз әти-әниегезне, сезгә яхшылык теләүчеләрне онытмагыз.

        Бәхетле булыгыз!

        Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

        Өй эше бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская методическая разработка для 6 класса татарский язык в русских группах "Моя семья"

В разработке предоставлен материал для комплекса уроков для русских групп по татарскому языку по теме "Минем гаиләм - минем горурлыгым". Дана презентация, дидактические материалы....

Авторская методическая разработка урока по обществознанию в 9 классе на тему: « Права и свободы человека и гражданина в России, их гарантии».

Урок в 9 классе по обществознанию на тему "Права и свободы человека и гражданина в России, их гарантии".Цель урока: сформировать знания учащихся о правах и свободах человека и гражданина, раскрыть зна...

Авторская методическая разработка внеклассного мероприятия "Мы юные Архимеды"

Данная разработка предназначается для учащихся 8 класса, с целью развития математических способностей. Показывает интересные стороны математике, рассказывает об Архимеде. Приводятся интересные задания...

авторская методическая разработка урока МИР ЗАНИМАТЕЛЬНОЙ ФИЗИКИ

урок посвящен обзору интересных физических явлений и позволяет ввести 7-классников в увлекательный мир физики. Разработка содержит подробный рассказ о подготовке и проведении такого урока....

АЯЗ ГЫЙЛАҖЕВНЫҢ “ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН...” ӘСӘРЕНДӘ БИБИНУР ОБРАЗЫНЫҢ БИРЕЛЕШЕ

Тема: А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше.        Максат:...

Авторская методическая разработка."Технология разработки тестовых материалов для оценки качества географического образования".

В методической разработке приведены примеры заданий разных типов по географии: открытого типа (определение объекта по краткой характеристике, задания дополнения, задания свободного изложения) и закрыт...