Дәрес эшкәртмәләре.
план-конспект урока на тему

Шәрипова Гүзәл Шәмсимөхәмәт кызы

Рус телле балаларга татар теленнән технологик карта, 2 сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_kl._tatar_telennn_tehnologik_karta.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

     

                                     

                                                                               

                                                                    Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                    татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                    Шәрипова Г. Ш. ның  дәрес конспекты

декабрь, 2011 ел

Тема: Исемнәрнең күплек саны.

Максат:

  1. Исемнәргә күплек саны кушымчалары ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйрәтү.
  2. Орфографик сизгерлекне үстерү.
  3. Туган якның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Алымнар: әңгәмә, күнегү, мөстәкыль эшләү, укуга кызыксыну тудыру.

Җиһазлау: таблица “Исемнәр берлектә һәм күплектә”,карточкалар, компьютер, мультимедиа, дәреслек.

Дәрес этаплары

Алымнар,

приёмнар

Дәрес барышы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1. Оештыру өлеше

Әңгәмә

1)Исәнләшү, әзерлекне тикшерү, числоларны язу.

2) Максатны уйлау.

- Дәреснең темасы ничек?

-Дәреснең максаты ничек?

(Исемнәрнең күплек саны белән таныштыру һәм дәрес язарга өйрәтү)

3) Дәреснең планы белән таныштыру.

 1. Оештыру өлеше.

 2. Белемнәрне акуальләштерү.

3. Өй эшен тикшерү.

4. Яңа теманы үзләштерү.

5. Белемнәрне ныгыту.

6. Өй эше. (сүзләрне истә калдырырга, 78 бит, 6 күнегү)

Числоны әйтә, планны укый, укучылар белән бергә максат куя

Өй эшен аңлата

Числоны язалар, укытучы белән бергә максат куялар.

Планны тикшерәләр.

Өй эшен язалар.

2.

Белем-нәрне акуаль-ләштерү.

Әңгәмә

Белемнәрне акуальләштерү.

Дежур укучы белән әңгәмә.

  • Бүген ничәсе ?
  • Көн нинди ?
  • Атнаның кайсы көне ?
  • Бүген кем юк ?
  1. Алда өйрәнгән шигырьләрне кабатлау.
  2. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

Әңгәмә кора,

тыңлый, төзәтә

әңгәмәдә катнашалар,

җавап бирәләр, шигырьләр сөйлиләр

3. Өй эшен тикшерү.

Сүзлек диктанты

Ятларга бирелгән атна исемнәрен сүзлек диктанты итеп яздыру.

Күзәтә,тикшерә

Язалар, тикшерәләр

4. Яңа теманы үзләштерү

Әңгәмә

Күнегү

Күнегү

Күнегү

Слайдтагы рәсемнәр буенча эшләү: бер предметны һәм күп предметны белдергән сүзләрне әйтү. ( 2, 4,5 слайдлар)

Таблица белән таныштыру. ( 6 слайд)

Кайсы очракта – лар, - ләр, кайчан – нар, - нәр кушымчалары, шулай ук кайчан калын, ә кайчан нечкә кушымчалар ялгануын аңлату.

  3 Сүзләрнең өйләрен табарга булыш. ( 7 слайд).

Укытучы, буран, әни, көн, апа, ипи, урам, төн, китап, мәктәп, урман, үлән, кыз, дәфтәр сүзләренә дөрес кушымчалар ялгап әйтергә.

Белмәмешкә яшелчәләрне искә төшерергә булыш. Аларны берлек һәм күплек санда языгыз. ( 8 слайд)

Ял итү. “Очты-очты...” уенын оештыру.

Дәреслекнең 10 ынчы битендәге 3 енче күнегүне телдән эшләү. (Бирелгән сүзләрне күплек санда әйтергә)

Укучылар белән максатны  

Формалаштыра.

Биремнәрнең үтәлүен тикшерә.

укучыларның җавапларын бәяли

Физкульт-минутка үткәрә.

Укытучы

белән максатны  

Формалаштыра.

Укый, сүзләргә кушымчалар ялгап әйтә

Күнегүне язалар.

Уен уйныйлар.

5. Белем-әрне ныгыту.

Күнегүләр,

Укучылар белән аерым эшләү,

мөстәкыйль эш.

1. Экрандагы слайдта кошлар рәсеме һәм исемнәре бирелгән.

Укучылар аларны дәфтәрләренә күплек санда язалар. ( 9  слайд)

 

 2.“Корректор” уены. (10 слайд)

Түтәлне тутырып үсә җиләклар,

Нәркис, миләүшә, сөмбел  һәм мәклар.

Язын бакчага кайталар кошлар,

Безнең кадерле  канатлы  дуснар.

Бигрәк күңелле май башларында,

Каенлар  яфрак ярган чагында.  ( Муса  Җәлил)                                                

-  Шигырь юлларын эчтән генә укып чыгыгыз. Күплек сандагы исемнәрне табыгыз.Бу сүзләргә    кушымчалар дөрес ялганганмы ? Кайсы сүзләр хаталы язылган ? Бу исемнәргә нинди кушымчалар ялгарга кирәк ?  Нәркис, миләүшә, сөмбел сүзләрен күплек санда әйтегез.

  • Шигырьне сүзләрне дөрес әйтеп укып күрсәтегез. Күплек сандагы исемнәрне дөрес итеп күчереп языгыз.
  1. Карточкалар белән эш. Укучыларга төрле дәрәҗәдәге карточкалар бирелә.

Күнегүне эшләүләрен тикшерә.

Укучыларга сораулар бирелә

 Күнегүләрне эшлиләр.

Сорауларга җавап бирәләр.

Мөстәкыйль эшләүләрен бәялиләр.

6. Өй эше.

Күнегү

Сүзләрне истә калдырырга, 78 бит,

6 күнегү.

Тыңлый, үтәлешен тикшерә.

Сөйлиләр, аңлаталар

7.Рефлексия

Беседа

-Дәрестә нәрсәләрне истә калдырырга кирәк дип уйлыйсың?

-Кем мактауга лаек дип уйлыйсың?

- Үзеңнең эшеңне ничек бәялисең?

Сорый, дәрестә катнашуларын бәяли, мактый.

Сорауларга җавап бирә, бәяли, үзбәя куя.