Җырларыбыз башында_Тукай
методическая разработка (10 класс) на тему

Хайруллина Сагира Иршатовна

Фәнни - гамәли конференциядщ ясалган доклад. Г. Тукай ижатына багышлана . Г. Тукай кечкенәдән җырлар тыңларга яраткан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhyrlarybyz_bashynda_2.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының 5 нче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе.

Фәнни-гамәли конференция

Җырларыбыз башында- Тукай

                                             

                                             

                                              Эшне башкарды: :укытучы Хайруллина                                            

                                                                                             Саһира Иршат кызы

Алабуга 2011

 Тукай - халыкның бәгыреннән өзелеп  төшкән моңы, аның вөҗданы, шул ук вакытта киләчәккә өмете, сынмас рухы да. Шуңа күрә ул мәңгегә  халык күңелендә, телендә. Тетрәндергеч кыска гомерендә үз халкыңны  яңа бөеклеккә күтәрә алу- чын даһиларга гына  хас сыйфат. Тукай үз халкының тормышын тирәнтен белеп, кайгы-шатлыкларын аңлап, мәгънәле итеп әйтеп бирә алган: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”. ”Белергә кирәк ки, халык җырлары-халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә  күгәрмәс, саф вә рәушан көзгеседер,”- дип язган. Иҗатчыларыбызның күп буыннары үз әсәрләренең халыкчанлыгын тикшерергә теләп, нәкъ менә шушы  көзгегә караганнар. Хәзерге заманда  җыр-музыка, иҗат дөньясында кайнаучыларга тикмәгә генә Тукайның “Халык моңнары”, ”Халык әдәбияты” дигән әсәрләрен яңадан укып чыгарга тәкъдим итмиләр дер. Тукайның балачагы узган Казан арты гомер-гомергә җыр-моңга, йолаларга, гореф-гадәтләргә искиткеч бай була. Әдәби телебезне саклап калган төбәк бит ул. Татар халкының бик  күп күренекле шәхесе шунда туып үскән. Ул  биредә башлангыч белем ала, “Кыйссаи Йосыф”, “Таһир-Зөһрә” кебек танылган әсәрләр белән таныша. Кичләрен, аны махсус көйгә салып кычкырып укыйлар, халык язмышы турында сөйләшәләр. Кечкенә Тукай беренче тапкыр татар халык җырларын 6 яшендә  җырлый. Җырчылык осталыгы шәкерт елларында тагы да ачылып китә. “Зиләйлүк”, “Кара урман”, “Тәфтиләү”, “Әй, дуслар, мал кайда?” кебек халык җырларын ул көйләп  йөргән.  “Звезды белых ночей” исемле VII Халыкара фестивальдә бөек шагыйрьнең  әсәре буенча күренекле татар композиторы Фәрит Яруллин музыкасына язылган “Шүрәле” балеты Мариин театры сәхнәсендә күрсәтелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы  Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Фәрит Яруллинның 95 еллыгы уңаеннан куелган балет татарстанлылар өчен гаять зур горурлык һәм милли мәдәниятебезне тануга дәлил ул,” – дип язды.

Кулдан-кулга күчеп, үзенә сыеныр урын тапмаган, ана назын татымаган Тукай үзенең гаҗәеп сизгер күңелендә әнисенең бишек җырын йөрткәндер, үзенең сабый чакларын еш исенә төшерә торган булгандыр: “Әлли –бәлли итәр бу, мәдрәсәгә китәр бу, Тырышып сабак укыгач, галим булып китәр бу...” җырын безнең әбиләребез дә бала тибрәткәндә җырлаганнар. Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган. Шулай да аның   иҗаты яңа яктан ачыла бара. Г. Тукай белән, нәни Апуш белән без балалар бакчаларыннан ук таныш: шигырьләрен ятладык, әкиятләрен тыңладык. Мәктәптә   татар теле дәресләрендә Тукай сүзләренә җырлар җырладык. “Туган тел” җырын татар баласы гына түгел, рус баласы да яратып башкара, аның балачактагы авыр тормышын беләләр. Татар шагыйре Шәүкәт Галиев тә радиодан Илһам Шакиров башкаруында  ишетеп тетрәнә һәм мондый юллар яза:

Ишеттем мин читтә “Туган тел”не

Халкым: нинди моңлы көең  бар...

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

Бу көй генә булып калмады, чын мәгънәсендә татар халкының гимнына әйләнде.

Тукай Казан кунакханәләрендә яшәгәндә, кемнеңдер моңлы җырлавын ишетә. Җыр тәмам булгач, шагыйрь җырлаучы янына керә һәм аннан әлеге җырның исемен сорый. Җырлаучы- бу көй була “Әллүки”,-дип җавап  бирә. .

Тукай үзе дә бик күп көйләр белгән, һәм еш кына җырлаган  да. Бу яңа көй  аңа шулхәтле тәэсир иткән, бүлмәсенә кайтып, “Милли моңнар” шигырен язган. Бу шигырь  тора-бара “Әллүки”нең яңа сүзләре булып киткән. Тукай үзе дә аны шул сүзләре белән көйләп йөри башлый.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә матур милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле

Әллә нинди, моңлы көй.[33б. ]

Гомеренең соңгы айларында “Амур” номерларында торганда, Тукай аркасын яккан мичкә куеп сәгатьләр буе  җылынып утыра, шул җырны җырлый. Ул елларда әлеге номерларда конторчы булып эшләгән, соңыннан публицист һәм күренекле библиограф булып киткән Исмәгыйль Рәмиев яза: “Җырлары да үз сүзләре  иде. Бүлә-бүлә, йөткерә–йөткерә ике-өч шигырь юлы җырлап, дөресрәге шыңшып туктый: “Ишеттем мин кичә: берәү җырлый...” Тукай Исмәгыйльдән дә җырлата. Тегесе “Ашказар”, “Тәфтиләү”, “Карурман”ны  җырлый; шагыйрь тыңлый, теге я бу көйгә заказ бирә. Шуннан тагын: “Ишеттем мин кичә: берәү җырлый”... Бу көй күрәсең, Тукайның авыру тәненең, яралы йөрәгенең иң түренә кереп утыргандыр. Халыкның бөтен сагышын, өмет чаткыларын бирә алган  бу илаһи моң шушы  халыкның газиз улына үз сүзләре белән бер җан, бер тән булып яши башлый. Ә ул сүзләр халыкның үзе, аның Тукае кебек бөекләр - алар иманлы татарның  күңел түрендә иң мөкатдәс  уйларын  чагылдыра. [33б.] Әле Җаекта мәдрәсәдә укыганда,  Габдулла, замандашларының әйтүенә караганда, җырлар  җырлаган, тавышы артык матур да, көчле дә булмаган. Әмма ниндидер бер үтә моң белән, көйнең һәр борылышындагы күчешләрне бөтен нечкәлеге белән биреп бетерүе, үзеннән нидер өстәве сәбәпле, аның җырлавы матур тавышлы җырчыларныкыннан ким тәэсир итмәгән. Җырчыларның халык алдында абруйлы булуларын, халыкның мәхәббәтен казануларын Габдулла Кырлайдан ук күреп, белеп килгән, Җаекта исә аның күзендә җырчылыкның кыйммәте тагын да арткан. Уңыш казану өчен көйне оста  башкару гына җитми, җыр белергә һәм күп белергә кирәк. Бервакыт ул кече Газизә апасына: “Апай, минем белмәгән җырым юк,” –ди. Аның хәтере яхшы булса да, ишеткән җырларын дәфтәргә яза башлый. Тора –бара ул халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, системага салуның җитди эш икәнен аңлаган. Тукай әкият сөйләгәндә дә җырлар кушып  җырлый торган була. Халкыбызның иң моңлы көйләренең Тукай сүзләренә җырлануында тирән бер мәгънә ята. Халык күңеле сизгәнне әйтеп бирә алган Тукай сүзләреннән башка без борынгы көйләрне, аларның   гүзәллеген аңлатып бетерә алмас идек төсле.  Тукай кечкенәдән үк бик моңлы бала булганын без беләбез, барлык балалар кебек халык уеннарын яраткан, уен җырларын белгән кубызда уйнаган. Әкият, бәетләр тыңлап үскән. Тукай  иҗатын өйрәнүчеләр аның бала психологиясен  һәм  үзенчәлекләрен яхшы белүен, сабыйларның  эчке дөньясын аңлавын  билгеләп үттеләр. Тукай үзенең әсәрләрендә бала күңеленә үтеп керерлек итеп яза. Хезмәткә мәхәббәт уятуда ул гади мисаллар китерә.  “Эшкә   өндәү”  шигырендә  ул яшь чактан ук тырышырга чакыра. Бу шигырь хәзерге көндә дә кирәкле. “Туган авыл” да ул туган авылына,  аның гүзәл табигатенә соклана. Композитор Алмаз Монасыйпов “Туган авыл”  шигыренә көй яза. “Пар ат” шигырендә  туган якка кайту моңнары белән торган җирдән аерылу сагышларын  бергә куша. Бу дулкын – дулкын хисләрне татар халык көенә җырлау тыңлаучыларны хәзер дә  моңландыра, күз алларына туган якларын китереп бастыра. “Бала белән күбәләк” шигыренә  З. Хәбибуллин көй яза. Киң болында күбәләк куучы бала һәм кош – корт,  табигатьне сакларга чакыручы шагыйрь турында күзаллыйбыз. “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе) җыры балада якты хисләр тудыра. “Җырларыбыз башында Тукай дидек”. “Туган тел” (халык көе),    “Тәфтиләү”ләргә яңа җырлар өстәлә бара. Шуларның берсе –“Җир йокысы”. Көен Арча  педагогия көллиятенең укытучысы Роза Мөхетдинова язган. “Кырга ак кардан юрган ябылган. Җир язга чаклы уйкуга талган...” Бу юллар безгә таныш. “Шүрәле”  әкиятенә күз салыйк. Беренче юлларыннан ук көйгә салып була: “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай, диләр. Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр”. Әкиятнең көче – сурәт –бизәкләрдән торган  матурлык дөньясы – табигать үзе. Алай гынамы, урманы тарихка ялгана, татар халкы язмышы - үзе карурман. Фәрит Яруллин битараф калмаган. “Шүрәле” балетын язган. Балетның сәхнәгә куелуын автор үзе күрә алмый 1943 елда сугышта үлә. “Шүрәле” балеты  хәзер бөтен  дөнья сәхнәләреннән төшми.

1913 ел, апрель. Тукайны соңгы юлга озаткан көн. Менә шушы шәхеснең бөеклеген, мәңгелеген  нинди моң белән бирергә? Тукай замандашы, дусты З. Яруллин шул турыда уйлана. Һәм теләгенә ирешә: “Тукай Маршы”н яза. Үлеме алдыннан бер кичәдә Яруллин Тукайдан җырлавын сорый. Шагыйрь җырлый һәм авызыннан  кан китә. Нинди үкенечле хәл. Бу хәлне Заһидулла бик авыр кичерә.  М.Латыйфуллинның “Курайчы малай” әсәрендә бу турыда языла: “Тукай үзе дә рәхәтләнеп көлде,      Афәрин! Яшь  музыкантларны яратам мин, әйдәле, Салих энем, “Тәфтиләү”не җырла әле!”,-дип җырларга әзерләнде... Тукай “Тәфтиләү” көенә үзе  язган сүзләрне җырлый иде. “И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син аз...”  Җырның урта бер өлешендә Тукай ютәлләп куйды... “Уйнаучы малай татар халкының яраткан композиторы, З. Яруллинның шәкерте Салих Сәйдәшев була. Тукай җырлары бүген Европада, Африкада яңгырый Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт  филармониясе оркестры, Җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга җиткерделәр.

Кулланылган әдәбият      

  1. Галәвиева.М. “Тукай Маршы “ ничек язылган?” ” Казан:  Мәгариф.- 20042. .-№6.-9 б2б
  2. Нуруллин .И.Габдулла Тукай. И. Нуруллин. Казан.:Татар китап нәшрияты.- 1979.-304б
  3. Мирхазова. Н.”Без –Тукайлы халык мәңгегә”. ” Казан:  Мәгариф.-2010.-  №8.-21б4..
  4. Сәгъдиева.Р.”Җырларыбыз башында –Тукай” Казан: Мәгариф.-2000 .-№4.- 33 б.
  5. Ә,Фәйзрахманова. “Ничә буын сине кадерле бер кешесе итеп 3 сагына” Казан:  Мәгариф.-2006 №3.-35 б.