Кушымчалар һәм аларны төркемләү-9 класс
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Кушымчалар һәм аларны төркемләү-9 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kushymchalar_hm_alarny_torkemlu-9_klass.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кушымчалар һәм аларны төркемләү. Тамырга бер-бер артлы ялганып килә торган сүз кисәкләре – морфемалар – кушымчалар (аффикслар) дип атала. Бары тик тамырдан соң гына ялганып килгәнлектән, татар телендә аларны гомуми (нейтраль) термин белән а ф ф и к с л а р дип атау кабул ителгән. Дөрес, татар теле буенча язылган кайбер хезмәтләрдә кушымчалар с у ф ф и к с термины белән бирелә. Аффиксаль морфемалар сүзнең төрле урыннарында – тамырдан алда (префикс), уртада (инфикс), тамырдан соң (суффикс) - килә торган телләр өчен аффиксның төрләрен болай белдерү кулайрак, әлбәттә. Әмма татар теле өчен андый ихтыяҗ юк.

Типологиягә мөрәҗәгать итсәк, дөнья телләре арасында аффикслар бары тик тамырдан соң гына ялгана торган телләр, ягъни бары тик суффикслары гына булган телләр, суффикслары һәм префикслары булган телләрдән күбрәк. Һәм шул кадәресе дә бар, суффикслары гына булган телләрдә предлоглар юк, бары тик послелоглар (татар телендәге бәйлекләр. – Ф.Х.) гына бар.

Кушымчаларның һәркайсы нинди дә булса мәгънә белдерә. Алар – сүзнең мәгънәле кисәкләре. Әмма тамыр морфемадан аермалы буларак, алар лексик мәгънә белдермиләр, лексик-грамматик, яки абстракт-грамматик мәгънәгә ия булалар. Икенче төрле әйтсәк, сүзгә (сүз тамырына) кушымчалар ялгау татар телендә с ү з я с а у һәм с ү з т ө р л ә н д е р ү н е ң төп чарасы булып тора. Агглютинатив телләрнең тагын бер үзенчәлеге шунда, кушымчалар сүзгә җиңел ялгана һәм җиңел аерылалар; һәр кушымча гадәттә б е р г е н ә грамматик мәгънә белдерә. Мәсәлән, өй-ләр-не сүзендә -ләр күплекне, -не кушымчасы төшем килешен белдерә. Рус телендә исә дом-ов сүзендә -ов кушымчасы берьюлы ике грамматик мәгънәне (күплек һәм килешне) берләштерә.

И с к ә р м ә: татар телендә фигыльдә зат-сан кушымчасы -быз, -без, яки тартым кушымчасы -ыбыз, -ебез (-быз, -без) – бар-а-быз, кил-ә-без; китаб-ыбыз, дәфтәр-ебез күплек һәм I зат мәгънәләрен белдерәләр. Ләкин тарихи грамматикада бу кушымчалар шулай ук таркатып карала: -бы-з, -бе-з. Биредә -з кушымчасы борынгы телдә күплек кушымчасы булган.

Нинди мәгънә беледерүләренә карап, татар телендә кушымчалар традицион рәвештә ике төркемгә бүленәләр: с ү з я с а г ы ч кушымчалар һәм ф о р м а я с а г ы ч л а р.

С ү з я с а г ы ч кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яңача оештыруда катнашалар, лексик мәгънәне үзгәртәләр. Мәсәлән, тимер сүзе лексик мәгънәсе буенча металлның бер төрен белдерә,тимер-че сүзе исә билгеле бер һөнәр иясен атый. Форма ясагыч кушымчалар исә сүзнең лексик мәгънәсен үзгәрешсез калдыралар, бары тик сүзләрнең төрле формаларын ясыйлар, ягъни сүзләрне төрләндерәләр. Мәсәлән, китаб-ым-ны, китап-ка, китап-лар, китаб-ыгыз-ны.

Сүз ясагыч һәм форма ясагыч кушымчалар арасында тагын бер мөһим аерма бар: сүз тамырына ялганганда аларның гомумиләштерү дәрәҗәсе төрлечә. Грамматик категорияләр күрсәткече булган форма ясагыч кушымчалар гадәттә бер сүз төркеменнән булган барлык сүзләргә (лексик берәмлекләргә) ялгана алалар. Мәсәлән, килеш, тартым, яки заман кушымчалары. Ә сүз ясагыч кушымчаларны исә бер сүз төркеменнән булган барлык сүзләргә дә ялгап булмый, ягъни алар аерым семантик төркемнәргә генә ялганалар. Мәсәлән, исемнән исем ясый торган -чы/-че, яки -лык/-леккушымчалары барлык исемнәргә дә ялганмый (балык-чы, тимер-че; каен-лык, күз-лек һ.б.).

Татар тел белемендә кушымчаларны төркемләүгә карата төрле карашлар бар. Д.Г.Тумашева кушымчаларны ике төркемгә – с ү з я с а г ы ч л а р г а һәм ф о р м а я с а г ы ч л а р г а бүлеп карый: «Форма ясагычларга сүзләрнең үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен белдерүче кушымчалар да (сүз төрләндергечләр) һәм башка төрле мөнәсәбәтләрне белдерүче яки сүзгә төрле грамматик төсмер өстәүче кушымчалар да керә. Шул рәвешчә, сүз төрләнеше киң күләмдә алынган форма ясалышының бер очрагы итеп каралырга тиеш» [Тумашева, 1964: 19]. Галим шул ук вакытта форма ясагычларның үз эчендә төрләндергечләрне аерып карарга мөмкин дип саный. В.Н.Хангилдин исә кушымчаларны өч төркемгә: с ү з я с а г ы ч л а р, т ө р я с а г ы ч л а р һәм т ө р л ә н д е р г е ч л ә р г ә бүлә [Хангильдин, 1959: 37 ].

Форма ясагыч кушымчалар функцияләре буенча чыннан да бердәй түгел. Бериш кушымчалар исемдә килеш, тартым, хәбәрлек, фигыльдә зат-сан кушымчалары грамматик мәгънә белдерү белән бергә, җөмләдә сүзләрне бәйләүгә дә хезмәт итәләр, турыдан-туры синтаксик функция башкаралар:тауга мендек, минем дәфтәрем, көн яктырсын, мин укытучымын һ.б. Башка форма ясагычлар, әйтик фигыльдә заман, юнәлеш кушымчалары, исемдә күплек, сыйфат дәрәҗәләре һ.б. турыдан-туры сүзләр бәйләнешен барлыкка китермиләр, әмма алар шулай ук төрле грамматик мәгънәләрне белдерәләр.

Әйтелгәнчә, грамматиканың бер бүлеге булган морфология тулаем форма ясалышын өйрәнә. Ә югарыда күрсәтелгән һәр ике төр кушымчалар сүзнең төрле формаларын ясыйлар. Мәсәлән,

төр ясагычлар төрләндергечләр

укыды урманга

укыган урманны

укыр урманнан

укыячак урманыбыз

укыйлар урманыгыз


Шул рәвешле, һәр ике төр кушымчалар форма ясалышына карыйлар. Әмма беренче баганадагы кушымчалар (фигыльдә заман кушымчалары) турыдан-туры сүзләрне бәйләүдә катнашмыйлар, ә икенче баганадагы кушымчалар (килеш кушымчалары) җөмләдә сүзләрне бәйләүгә хезмәт итәләр.

Татар тел белемендә соңгы елларда чыккан хезмәтләрдә дә кушымчалар төп ике төркемгә бүленә, әмма төрле хезмәтләрдә терминологик яктан башкалыклар бар. Мәсьәләне ачыклый төшү өчен, һәр ике бүленешне таблицада карап үтик:


1 нче таблица



Òðàäèöèîí áœëåíåø

Êóøûì÷àëàð

↓ ↓

Сœç ÿñàãû÷лар

Фîðìà ÿñàãû÷лар

↓ ↓

Тšð ÿñàãû÷ëàð

Тšðëíäåðãå÷ëәð


ßžà÷à áœëåíåø

Êóøûì÷àëàð

↓ ↓

Сœç ÿñàãû÷лар

Мšíñáò áåëäåðœ÷åләр

↓ ↓

Ìîäàëü ìãúí áåëäåðœ÷åләр

Бéëãå÷ëð

Терминнар мәсьәләсенә килгәндә, бәйләгечләр дип әйтүгә караганда төрләндергечләр термины морфология өчен кулайрак, чөнки сүзләрне бәйләү күбрәк синтаксиска карый, ә морфологиядә сүзләр төрләнәләр! Калган очракларда исә бу бүленештә фәнни яктан принципиаль аерма юк. Форма ясагыч кушымчалар грамматик мәгънә белдерәләр, ә грамматик мәгънә ул нигездә сүзләр, төшенчәләр һ.б. арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерүгә кайтып кала. Модаль мәгънә белдерүче кушымчаларга (төр ясагычлар), мәсәлән, фигыльдә - заман, наклонение, юнәлеш, юклык, дәрәҗә, исемдә күплек, сыйфат дәрәҗәләре һ.б. кушымчалар керә.

Бәйләгечләр, төрләндергечләр терминнары шулай ук бер үк күренешкә ишарә итә. Алар җөмләдә сүзләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерәләр, җөмләдә сүзләр бәйләнешен барлыкка китерәләр. Бәйләгечләргә исемдә - килеш, тартым, хәбәрлек , фигыльдә зат-сан кушымчалары керә.

Төрки телләр морфологиясен теоретик юнәлештә өйрәнүгә багышланган соңгы елларда дөнья күргән хезмәтләрдә тагылмалы (агглютинатив) телләргә кергән төрки телләрдә сүзләр төрләнешенең кайбер үзенчәлекле яклары да яңача яктыртыла. Бу фикерләрне татар теле мисалында шәрехләп үтик. Татар телендә, башка төрки телләрдәге кебек үк, форма ясагыч кушымчалар нигезгә бер-бер артлы ялганып, тагылып киләләр. Һәр кушымча, әйтелгәнчә, грамматик мәгънә белдерә һәм нинди дә булса грамматик категориянең күрсәткече булып тора. Күп кенә кушымчалар лексик мәгънә белдерә торган с ү з н и г е з е н ә ялганып, аңа грамматик мәгънә өстиләр, с ү з ф о р м а с ы ясыйлар. Мондый кушымчалар гадәттә бер сүз төркеменнән булган барлык сүзләргә дә ялгана алалар. Андыйларга исемдә - килеш, тартым, сан; фигыльдә юнәлеш, барлык-юклык һ.б. кушымчаларны кертәләр. Төрки тел белемендә бу юнәлештә өйрәнүне башлап җибәргән галим В.Г.Гузев термины белән әйтсәк, андый кушымчаларны ф о р м а я с а г ы ч л а р , ә бу кушымчалар ярдәмендә ясалган грамматик категорияләрне ф о р м а я с а л ы ш ы (формообразование) дип атыйлар.

Кайбер кушымчалар исә турыдан-туры сүз нигезенә түгел, ә билгеле бер грамматик формада килгән сүзләргә генә ялганып, катлаулы төзелешле сүз формасын барлыкка китерәләр. Мондыйларга фигыльдә зат-сан, исемдә хәбәрлек кушымчалары керә. Зат-сан кушымчалары, билгеле булганча, барлык фигыльләргә түгел, ә фигыльнең наклонение, заман формаларына гына ялгана ала; мондый сүз төзелешендә заман, наклонение мәгънәләре сакланган хәлдә (ягъни форма ясалышы үзгәрешсез кала) ф о р м а т ө р л ә н д е р г е ч кушымчалар ялгана. Шуңа күрә, югарыда китерелгән заман, наклонение, хәбәрлек категорияләре һәм затланышсыз фигыльләр ясалышы ф о р м а т ө р л ә н е ш е н ә (формоизменение) мөнәсәбәтле грамматик категорияләр итеп карала [Гузев,1987: 26–27; Гаджиахмедов, 2000: 338].

Сүзләр төрләнешендәге бу үзенчәлекләрне өйрәнү а г г л ю т и н а т и в телләрнең төзелешен аңлауга һичшиксез уңай йогынты ясый. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татар теле морфологиясе буенча чыккан хезмәтләрдә кушымчаларны һәм грамматик категорияләрне бу рәвешле аерып карау электән килә. Мәсәлән, Д.Г.Тумашева тарафыннан язылган югары уку йортлары өчен дәреслекләрдә фигыльнең грамматик категорияләре г о м у м и һәм х о с у с ы й төрләргә бүлеп өйрәнелә. Хосусый грамматик категорияләргә фигыльдә з а м а н, н а к л о н е н и е, з а т-с а н, гомуми грамматик категорияләргә б а р л ы к-ю к л ы к, (статус) ю н ә л е ш, д ә р ә җ ә категорияләре кертелә [Тумашева,1964: 118]. Алдарак китерелгән фикерләргә игътибар итсәк, нәкъ менә хосусый грамматик категорияләр форма төрләнешен (формоизменение) барлыкка китерәләр дә инде.

Кушымчаларны төркемләүгә мөнәсәбәтле рәвештә кайбер кушымчаларның статусын билгеләүдә дә төрле карашлар бар. Бу бәхәсләр нигездә хәзерге мәктәп дәреслекләрендә һәм норматив грамматикаларда сүз ясагычларга кертелә торган -лы/-ле, -сыз/-сез, -дагы/-дәге, -ныкы/-неке, -ча/-чә, -дай/-дәй кебек кушымчаларга кагыла. Бу кушымчаларның күпчелеге чыннан да сүз ясалышына катнаша. Мәсәлән, -лы/-ле кушымчасы белән ясалган сыйфатлар (баллы, ямьле, тәмле һ.б.), яки -ча/-чә кушымчасы белән ясалган рәвешләр (татарча, яңача, ирләрчә, батырларча) яңа лексик берәмлек буларак сүзлекләрдә урын алалар. Шул ук вакытта аларның форма ясагычлар белән уртаклыгын күрсәтә торган мөһим үзенчәлеге бар. Бу – аларның универсальлеге. Әлеге кушымчаларга киңрәк дәрәҗәдә гомумиләштерү хас. Алар бер сүз төркеменнән булган барлык сүзләргә диярлек ялгана алалар, һәм, билгеле инде, һәр очракта да яңа сүз ясамыйлар: тәрәзәле (тәрәзәсез) бүлмә, түшәмле (түшәмсез) йорт һ.б.

§ 9. Кушымчаларның төзелеше һәм вариантлары. Татар телендә кушымчалар аваз төзелеше буенча бик төрле:

а) бер сузык аваздан торган кушымчалар: бар-а, кил-ә, ныг-ы, ким-е;

б) бер тартык аваздан торган кушымчалар: бар-ды-к, сөйлә-де-к, укы-т һ.б.;

в) тартык-сузыктан, сузык-тартыктан торган кушымчалар: бар-ды, кайт-ты; бар-ыр, кил-ер;

г) тартык-сузык-тартыктан торган кушымчалар: көн-нәр, ай-лар, ел-дан һ.б.;

д) төзелеше буенча катлаулы кушымчалар: урман-дагы; без-неке, кил-гәлә; көл-емсерә; бар-ырга.

Катлаулы кушымчалар тел үсеше процессының соңгырак чорына карыйлар, аларның күбесе аерым морфемаларның кушылуыннан барлыкка килгән: -ыр+га; -да+гы; -ны(ң)+кы. Әмма бу кисәкләр морфологик яктан береккәннәр һәм хәзерге телдә аерым кушымча буларак яшиләр. Кушымчалар, тамыр кебек үк, даими морфемалар, ягъни алар һәр конкрет очракта сүз формасыннан аерып алына торган мәгънәле кисәкләр генә түгел, ә гомумиләштерелгән мәгънәгә ия булган даими тел берәмлекләре. Телнең билгеле бер яшәеш чорында кушымчалар ябык система тәшкил итәләр. Ягъни телдә күпме кушымча-морфема булуы һәм аларның вазифалары тәгаен билгеле. Тамыр морфемалар телдә кушымчалар белән чагыштырганда күпкә артык, чөнки бер кушымча күп санлы тамыр сүзләр белән килә ала.

Тарихи яссылыкта караганда исә, төрки телләрдәге күп кенә кушымчалар тамыр сүзләрдән барлыкка килгәннәр. Тарихи грамматикада шулай ук күп кенә кушымчаларның статусы үзгәрү күренеше, ягъни сүз ясагыч морфемаларның форма ясагычларга күчүе, һәм киресенчә, күп кенә форма ясагыч кушымчаларның сүзнең тарихи тамыры белән берегүе яки сүз ясагычларга әверелүе дә билгеләнгән.

Сүз тамырына кушымчалар ялганганда татар телендә һәртөрле аваз үзгәрешләре барлыкка килә, һәм кушымчалар фонетик закончалыкларга бәйле рәвештә вариантлашалар:

а) рәт гармониясенә бәйле рәвештә кушымчалар ике (калын һәм нечкә) вариантта килә: -лык/-лек, -ма/-мә, -лар/-ләр, -ны/-не, -лы/-ле;

б) тартыклар ассимиляциясенә бәйле рәвештә дүрт һәм алты вариантта кулланылалар: -га/-гә, -ка/-кә, -дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән.

Кушымчаларның бу рәвешле вариантлашуы бер яктан морфологик күренеш булса, икенче яктан ул турыдан-туры авазларның фонетик үзгәрешләре, фонетик закончалыклар белән бәйле. Алда әйтелгәнчә, фонетика һәм морфология арасында бара торган мондый тел күренешләрен өйрәнә торган тел белеме тармагы м о р ф о н о л о г и я дип атала[6].


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без аларны мәңге онытмабыз

Сугышның беренче көннәрендә татар язучылары оптимистик әсәрләр иҗат итү белән җавап бирделәр. Газета һәм  журналларда патриотик шигырьләр  һәм публицистикязмалар күп басылды. Сугыш баш...

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Күчерелмә мәгънә (төрләре, аларны билгеләү күнегүләре)

5 нче сыйныфта "Лексика" бүлеген өйрәнгәндә, сәләтле укучылар белән эшли башларга була...

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Тамыр һәм кушымчалар. 5 класс. Татар төркеме.

Тамыр һәм кушымчалар. Татар төркеме, 5 сыйныф өчен дәрес план-конспекты....

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....