Хәтер белән хәтәр янәшә.
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Зайнуллина Гульсеяр Камилевна

Класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gulseyar_1.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Хәтер белән хәтәр янәшә.

                                               (дәрестән тыш чара)

                                   

                                                                                     Зәйнуллина Гөлсөяр Камил кызы,        

                                                                        Казан шәһәре Яңа Савин районы 113 нче              

                                                                        мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты                   укытучысы

    Еракта дәртле гармун көйләре ишетелә. Яшьләр кичке уенга җыеналар. Әрәмәдә берсен-берсе уздырып  сайраган сандугачлар тавышы яңгырый.     .

1 нче егет. Нинди соклангыч бу җәйге кичләр, ничек матур һәм бай безнең туган ягыбызның табигате.

2 нче  егет. Әйе, еллар матур килде. Игеннәр дә, муллык, көрлек вәгъдә итеп, матур гына өлгереп киләләр. Тыгыз, кайнар печән өсте.

1 нче егет.  Озак та үтмәс урып-җыю эшләре дә башланыр...

2 нче егет. Карале бүген кичке уенга чыгарбыз бит. Алайса бер дә күңел ачкан юк бу араларда.

1 нче егет. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.

2 нче егет. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көлешә-көлешә чыгып китәләр). Әкрен генә таң атып килә, кошлар сайрый. Кинәт шул матур тынлыкны бозып, туплар аткан тавышлар ишетелә.  Егетләрне озату күренеше күрсәтелә. Герман көе яңгырый.

( сәхнәнең ике ягына укучылар чыгып баса, талгын көй яңгырый )

1 нче укучы        

Әй ул көннәр!

Йөрәк-бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә.

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә.

2 нче укучы

Июнь ае. Кызлар печән җыя.

Пакуслары очсыз-кырыйсыз.

Офыкларда- афәт балкышлары,

Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз,

Карамагыз, кызлар, ул якка.

Күз яшьләре көтә сезне таңда,

Аерылышулар көтә озакка.

3 нче укучы

Ә бүгенгә кичке уен монда.

Эшләр беткән, печән җыелган.

Хуш ис бөркеп торган чүмәләләр

Кибәннәргә өеп куелган.

4 нче укучы

Уйна, гармун, чыңлат бию көен,

Талдин нечкә билләр бөгелсен.

Кызлар кочмаган егетләрнең

Үзәкләре , әйдә, өзелсен.

5 нче  укучы

Ә иртәгесен дөнья башка иде.

Кара сөрем белән таң атты.

Афәт килде җиргә.

Шомлы җилләр

Илгә авыр хәбәр таратты:

-Сугыш...

Сәхнәгә алып баручы укучылар чыга.

1 алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле тыл хезмәткәрләре, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар!

Рөхсәт итегез Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  шигырь кичәсен  башлап җибәрергә. Безнең әдәби кичәбез  илебезнең тынычлыгын яклап сугыш юлларын узган шагыйрь – язучылар , якташлашларыбыз батырлыгын тагын бер кат искә төшерүне максат итеп куя.

 2 алып баручы. Бөек Ватан сугышыннан соң ничәмә дистә еллар узды инде. Бер уйласаң, ул онытылырга, тарихи хакыйкать булып кына калырга тиештер кебек. Ләкин юк, исән калган сугыш һәм тыл ветераннарының тән һәм күңел яраларында, имгәтелгән язмышларында, хәтта сугышны күрмәгән миллионнарча кешеләрнең дә кичерешләрендә дәвам итә.

                              “Солдатлар” җыры яңгырый

         1алып баручы.

Ак томаннар арыш кырларында

Тыныч кына изрәп ятканда,

Җырлар белән таңны уятырга

Сандугачлар канат какканда,

Аяз күктән кара болыт булып,

Фашист козгыннары килделәр.

Ут һәм үлем чәчеп улый-улый

Ил өстендә очып йөрделәр.

Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән

Дошманына халкым ташланды.

Азатлыгы өчен туган илнең

Авыр көрәш җирдә башланды.

2 алып баручы.  Менә шулай башланып китте тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде.Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...Сугыш ...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан.

              2 нче укучы

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып:

“Без җиңәргә тиеш ничек тә!”

          3 нче укучы

Мөмкин икән – якла мине, язмыш! –

Түгел икән – ирек синеке...

Без – күнеккән: без – тау күтәреп тә

“Эх” димәгән кырыс илнеке.

Илнең исемен саклар өчен әгәр

Безнең башлар, безнең гомерләр

Утлар эченә керә ала икән,

Димәк, алар – яман түгелләр.

         4 нче укучы.

Каеннар яшь иде, алар да яшь иде

Авылдан хушлашып  киткәндә.

Кайтмаслар икәнне белделәр микәнни?

Каеннар сыкранды үткәндә.

Озата бардылар, кул болгап калдылар:

“Онытма!”

“Исән кайт!”

“Җиңеп кайт!”

Җилләрдә җилфердәп тибрәнде каеннар.

Кызларның теләген кабатлап.

            5 нче укучы

Каеннар яшь иде, алар да яшь иде...

Каеннар картайган, саргайган…

Ап-ак бәс түгел дә, сыкылар күренә,

Чигәләр сизелеп агарган.

Яз арты яз үтә, яз арты яз үтә,

Җәй җитә, җәй җитә аннары,

Бу күңел ни көтә?

Бу күңел ни көтә?!

Кайтмаска киткән бит ярлары.

                   “Син кайтмадың” җыры тыңлана

  1 нче алып баручы

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын

Утыңны сүндермичә мине көт,

Сине көттереп тә, кайталмасам,

Кичер мине, әнкәй, гафу ит!

 2нче алып баручы

  Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме ир-егетләребез туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк.

Җир-ана чыга.

Тыңлагыз, улларым, кызларым!

Үлемсез Җир-ана моң-зарын:

Ватаным тудырган ирекне буарга,

Сезне яңадан җирсез дә, сусыз да итәргә,

Каныгызны еландай имәргә,

Кара көч дөньясы коралга тотына.

Кара дошман – кара болыт,

Каплый ил күген.

Канга-кан, җанга-җан.

Я – җиңү, я – үлем.

1 нче солдат: Мин – солдат. Мин – үткән сугышның беренче көннәрендә һәлак булган солдат. Ул июль таңы гомеремнең соңгы таңы булды. Мин ул көнне кояшны соңгы тапкыр күрдем. Ә үзе гап-гади көн иде. Дөнья яратылганнан бирле ел саен кабатланып килүче җәйге ямьле көн! Җир-ана: үлгәннәр зарлана белми!

2 нче солдат: Без сугышканда таш-таулар тетрәп ватылды, тигез кырларда таулар өелде, төпсез дәрьялар кипте, коры урында күлләр хасил булды. Җир-ана уфылдап ыңгырашты, күкләр ташып иңрәде…

Җир-ана: Үлгәннәр картаймыйлар…

3 нче солдат: Кыңгыраулы пар атка утырып, гармуннар уйнап, җырлап басу капкасыннан чыгып киткән чакта без унсигез яшьлек егетләр идек. Безгә бүген дә унсигез. Бер төркем солдатлар.

1 нче солдат: Егетләр, карагыз әле, сөйгән ярым миңа кулъяулык җибәргән: кырлары челтәрле, ә уртасында яшел яфрак өстендә кып-кызыл чәчәк. Бүләкне сугыш ахырына кадәр түш кесәмдә йөртермен. Сугыштан исән-имин кайтуыма мәхәббәтем ярдәм итәр.

2 нче солдат: Уйларың чынга аша күрсен инде. Ходай нәрсә язгандыр бит, белеп булмый. Кулъяулык дигәннән, дустыбыз Хәлилнең генә язмышы бик аянычлы булды. (Кесәсеннән Хәлилнең кулъяулыгын тартып чыгара). Егетләр, бу бит дустыбызның сөйгәненнән калган бердәнбер истәлек.

3 нче солдат: Әле кичә генә ул безнең белән иде. Сиздегезме? Кичә аның күзләре шундый сагышлы иде бит. Күңеле сизгәндер, күрәсең. Ул шушы кулъяулыкны алды да озак кына уйланып утырды.

1 нче солдат: Язмыш, язмыш диген... Хәлилнең сөйгән яры белән аерылышуын сөйләве әле дә колагымда чыңлый. (Хәлилнең сөйгәне белән аерылышуын солдатлар күз алдына китерә. Сәхнә алдында егет белән кыз пәйда була.)

Кыз: (Кулъяулыгын егеткә сузып)

Сиңа гына атап чиккән идем,

Мәхәббәтем салып җепләргә.

Ал чәчәкләр тик син, дигән идем,

Сынау килде безнең хисләргә.

Кулъяулыгым сакла хәтер итеп,

Сагынганда алып карарсың.

Онытма син мине ерак китеп,

Сөюемне шуннан аңларсың.

Егет: Дошманны җиңеп кайткач, гөрләтеп туй ясарбыз әле.

Кыз: Әйе, мин шул өмет белән генә яшәрмен.

Егет: Син мине онытмассыңмы? Вәгъдә!

Кыз: Мин сине мәңге онытмам, кадерлем. Вәгъдә!

3 нче солдат: Эх, дусларым! Бүген ул да, яулык та Гөлчәчәк янына кире әйләнеп кайтмас

1 алып баручы.

Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.

Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күммәгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!

 

“Хәбәрсез югалганнар” җыры тыңлана.

Клара Булатова “Мин беләм” шигыре

2 алып баручы.  Бөек Ватан сугышы чоры Совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрә алдык. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабаларыбыз, әбиләребез алдында баш иябез, без сезне мәңге хәтерләребездә сакларбыз.

1 алып баручы. Кичәбезне Газинур Моратның “Ул көн” шигыре белән тәмамлыйбыз.