5 класс ФГОС рабочая программа
рабочая программа (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
02-31 ТатарстанРеспубликасы
Алабугамуниципаль районы
«2 нчеуртагомуми белем бирүмәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе
КАРАЛДЫ» «КИЛЕШЕНДЕ» «РАСЛАНДЫ»
Татар теле һәм ТР АМР “2 нче ТР АМР “2 нче
әдәбияты метод. урта гомуми белем урта гомуми белем
берләшмәсе җитәкчесе мәктәбе” ГБМБУ мәктәбе” ГБМБУ
______________ ______________ ______________
Ахметшина А.Ф. Һадиуллина Ә.Р Немтырев С.М.
1 енче номерлы беркетмә 1 енче номерлы беркетмә 100 енче номерлы боерык
26 нчы август, 2014 енче ел 27 нче август, 2014 енче ел 28 енче август, 2014 енче ел.
Татар теленнәнэш программасы, 5нчеА сыйныфы
Төзүче: Халиуллина Раушания Сәгыйть кызы
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алабуга
2015
5 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАНЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1.”Төп гомуми белем бирү мәктәбе рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы .”- Казан 2013 нче ел.Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова
2.”Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1 — 11 нчсыйныфлар) Төзүче-авторлар:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан 2014нче ел.
3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “2нче урта гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2015--2016 нчs елга укыту планы.
Дәреслек: Татар теле. Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен.Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова- Казан: Татармультфильм , 2014 нче ел
Укыту планында 5 нче сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә.Программада татар теленнән 70 сәгать бирелә.(35х2=70) барлыгы 70 сәгать.
Рус телендә сөйләшүче балаларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү программаның төп максаты итеп билгеләнә.
Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:
- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру;
- татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;
- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;
- укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү;
- дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү;
- татар теленең фонетик,лексик,грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләмгә чыгу.
Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
“Татар теле ” предметы буенча 5 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
- үрнәк буенча эшли белү;
- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
- аңлап укый белү;
- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү;
- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;
Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
Сөйләшү.5 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
Диалогик сөйләм.
- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;
Монологик сөйләм:
- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
- өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;
Ишетеп аңлау (аудирование).
Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 3 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:
- нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;
- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
- ишетү хәтеренең күләмен үстерү;
Уку.
- уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.
- транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;
- интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор;
- сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре камилләштерү;
Язу.
- иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;
- дөрес күчереп язу күнекмәләрен камилләштерү;
5 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
Борын-борын заманда-8Акыллы сүзгә ни җитә!Белмәгәнгә — әкият, белгәнгә — чын.«Ак бүре» әкиятен уку.“Ак бүре” әкияте буенча сораулар өстендә эш. Яхшылыкка каршы яхшылык. Булма син төлке, булырсың көлке. Ана дигән хәзинә. Борын-борын заманда... (Кабатлау дәресе)-8 сәгать.
Әкият яздым-укыгыз-5 Яшәгән, ди,булган, ди... Юк дип әйтмә, бардыр ул...Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.Әкиятче бездә кунакта.Әкияттә кунакта.)-5 сәгать.
Хыял канатларындаӘкият тә түгел, чын да түгел...А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу,«Сәер планетада» әсәрен уку. эчтәлекне үзләштерү.«Сәер планетада» әсәренен эчтәлеге буенча бәйләнешле сөйләм үстерү. Кабатлау дәресе.Хыял дөньясында.Дәрес-проект. «Әкият дөньясында»-5 сәгать.
Белем баскычлары-Белем — бәхет ачкычы.Белемукуданбашлана.Укытучылар мәктәбе.Казан универси-теты. Галим кеше хөрмәткә лаек!Кил, өйрән…Укысаң – белерсең..7сәгать.
Балачак -хәтердә мәңге калачак...Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән танышу.Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәрен уку.Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре буенча диалогик сөйләм.Б.С.Ү. Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре буенча.Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш. Музейларда — хәтер. Кабатлау дәресе.Ямьле балачак.«Салаваткүпере» журналы.9сәгать.
Ватаным өчен-«Әгәр мин тылсымчы булсам...» Гадел Кутуйның тормыш юлы, иҗатын өйрәнү.Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү.Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү. Мин сине шундый сагындым... Гомере аның моңлы бер җыр иде... М.Җәлил .«Алтын-чәч». МусаҖәлилнеңАлтынчәч» әсәренөйрәнү.Опера ничек туа?Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.Кыр казы. Сөйләр сүзләр бик күп алар.Аталы-уллы солдатлар.Кабатлау дәресе.Сугыш кайтавазы.Дәрес-проект«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...» 15сәгать.
Кояшлы ил-бәхет иле-Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты.«Бәхет кайда була?»Туган җирдә минем бәхетем.Минем холкым —
минем язмышым.Фатих Хөснинең тормыш юлы, иҗаты.Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре.(1 нче бүлек).Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре.(2 нче бүлек).Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре.(3-4 нче бүлек)Кабатлау дәресе.Кояшлы ил — бәхет иле.9сәгать.
Кеше − табигать баласы-Табигать кочагында.Матурлык минем белән. «Матурлыкминембелән» әсәренөйрәнү. Җир-ана, кояш һәм башкалар.
Җир-ана-быз —рәсемнәрдә.Кабатлау дәресе. Туган илем —иркә гөлем.Дәрес-проект«Гүзәл табигатьле туган җирем».7сәгать..
Эш беткәч көләргә ярый-Белем —нур, белмәү — хур.Беренче хисләр...Шәвәли шуклыгы.Кабатлау дәресе. «Эшбеткәч, көлергәярый»темасын кабатлау дәресе.Уйныйк та көлик!5сәгать.Барлыгы-70 сәгать.
Төп мәктәп уку-укыту системасында 5 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора. Бу сыйныф балаларының яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән УМК үз эченә дәреслекне, укучы өчен мөстәкыйль эш дәфтәрен, укытучылар өчен методик әсбапны ала.
Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана.
Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби-теоретик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлли.
Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:
К. Насыйри, “Патша белән карт”;
Г. Тукай, “Су анасы”;
М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек);
Ф. Кәрим, “Кыр казы”;
Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек);
М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”;
Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”.
5 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР
Диалогик сөйләм
Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә
6 – 8 реплика (5–7 нче сыйныфлар).
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза (5–7 нче сыйныфлар).
Тыңлап аңлау
Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.
Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,2 – 1,5 мин .
Уку
Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.
Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.
Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.
5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
– әдәби – теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;
– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;
– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;
– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
– мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;
– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;
– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;
– төрле темаларга проект эше яклау;
– әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
5 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ
№ | Эш төре | Iчирек | II чирек | III чирек | IV чирек | Барлыгы |
1 | Проект | 4 | ||||
2 | Тест | 8 | ||||
3 | Арадаш аттестация (Контроль эш) | - | - | - | 1 |
5 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАНКАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Тема | Сә гатьсаны | Үткәрелү вакыты | Көтелгән нәтиҗә (ФГОС буенча) | ||||||||
5Б | Предмет нәтиҗәсе | Метапредмет УУГ | Шәхси УУГ | |||||||||
план | факт | |||||||||||
Борын-борын заманда-8 | ||||||||||||
1 | Акыллы сүзгә ни җитә! | 1 | Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү. | Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау. | Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү. | |||||||
2 | Белмәгәнгә — әкият, белгәнгә — чын. | 1 | Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү. | Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу. | Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү. | |||||||
3 | «Ак бүре» әкиятен уку. | 1 | Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү. | Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу. | Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү. | |||||||
4 | “Ак бүре” әкияте буенча сораулар өстендә эш. | 1 | Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. | «Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү | Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен | |||||||
5 | Яхшылыкка каршы яхшылык. | 1 | Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. | «Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү. | Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү. | |||||||
6 | Булма син төлке, булырсың көлке. | 1 | Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. | «Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү. | Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү. | |||||||
7 | Ана дигән хәзинә. | 1 | Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. | «Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү. | Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү. | |||||||
8 | Борын-борын заманда... (Кабатлау дәресе) | 1 | Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү. | Әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру. | Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү. | |||||||
Әкият яздым-укыгыз-5 | ||||||||||||
9 | Яшәгән, ди, булган, ди... | 1 | Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Патша белән карт» әкиятен өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен аңлату. | Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү. | |||||||
10 | Юк дип әйтмә, бардыр ул... | 1 | Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау. | Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү; «шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату. | Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату. | |||||||
11 | Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы. | 1 | Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү. | Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү. | Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. | |||||||
12 | Әкиятче бездә кунакта. | 1 | Укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү, «әкият-пьеса», «драма әсәре» төшенчәсен аңлату. | Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү. | |||||||
13 | Әкияттә кунакта. | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. | «Әкият» курчак театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. | Балаларда театр сәнгатенә карата кызыксыну, ихтирам уяту. | |||||||
Хыял канатларында-5 | ||||||||||||
14 | Әкият тә түгел, чын да түгел... | 1 | Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту. | А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү. | Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. | |||||||
15 | А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку. эчтәлекне үзләштерү. | 1 | Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту. | А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү. | Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү | |||||||
16 | «Сәер планетада» әсәренен эчтәлеге буенча бәйләнешле сөйләм үстерү. | 1 | Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту. | А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү. | Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү | |||||||
17 | Кабатлау дәресе. Хыял дөньясында. | 1 | Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. | Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру. | Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү. | |||||||
18 | Дәрес-проект. «Әкият дөньясында». | 1 | Үз куллары белән китапчык ясау, команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру. | Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру. | Укучыларда хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру. | |||||||
Белем баскычлары-7 | ||||||||||||
19 | Белем — бәхет ачкычы. | 1 | Татар әдәбиятының үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү. | «Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, «мәгърифәтчелек хәрәкәте» төшенчәсен аңлату. | Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү. | |||||||
20 | Белем укудан башлана. | 1 | Укыган текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү. | «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү. | Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү. | |||||||
21 | Укытучылар мәктәбе. | Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту. | Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү. | Балаларда белемгә омтылыш, укытучы һөнәренә ихтирам тәрбияләү. | ||||||||
22 | Казан универси-теты. | 1 | Казан университеты тарихы белән таныштыру. | Казан университеты турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү. | Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү. | |||||||
23 | Галим кеше хөрмәткә лаек! | 1 | Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. | Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү. | Балаларда укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү. | |||||||
24 | Кил, өйрән… | 1 | Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү. | Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү. | Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру. | |||||||
25 | Укысаң – белерсең... | 1 | Укыганны гомумиләш- терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү. | Мәгърифәтче-лек чоры һәм әдәбияты белән танышуны гомумиләште- реп кабатлау. | Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү. | |||||||
Балачак -хәтердә мәңге калачак...-9 | ||||||||||||
26 | Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән танышу. | 1 | Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату. | Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру. | Укучыларда әти-әниләргә карата ихтирам тәрбияләү. | |||||||
27 | Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәрен уку. | 1 | Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату | Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру. | Укучыларда әти-әниләргә карата ихтирам тәрбияләү. | |||||||
28 | Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре буенча диалогик сөйләм. | 1 | Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату | Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру. | Укучыларда әти-әниләргә карата ихтирам тәрбияләү. | |||||||
29 | Б.С.Ү. Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре буенча. | 1 | Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. | Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру. | Балаларда Г.Тукайның балачагы, иҗаты белән кызыксыну уяту. | |||||||
30 | Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш. | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. | Рәссам Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү. | Балаларда Г.Тукайның балачагына, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. | |||||||
31 | Музейларда — хәтер. | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. | Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. | Балаларда Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну, ихтирам уяту. | |||||||
32 | Кабатлау дәресе. Ямьле балачак. | 1 | Укыганны гомумиләш- терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгъ- лүматны аерып ала белү. | Укыганнарны гомумиләш- тереп кабатлау. | Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү. | |||||||
33 | «Салават күпере» журналы. | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. | «Салават күпере» журналы белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. | Балаларда «Салават күпере» журналына карата кызыксыну уяту. | |||||||
34 | Проект-дәрес «Салават күпере — дуслык күпере». | 1 | Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү. | «Салават күпере» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү. | Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, үзара сөйләшеп, күмәк эшләргә өйрәтү. | |||||||
Ватаным өчен-15 | ||||||||||||
35 | «Әгәр мин тылсымчы булсам...» | 1 | Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату. | Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү. | |||||||
36 | Гадел Кутуйның тормыш юлы, иҗатын өйрәнү | 1 | Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату. | Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү. | |||||||
37 | Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү. | 1 | Башка фантастик әсәрләр белән чагыштыру. | Рөстәм образына характеристика бирү. | Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. | |||||||
38 | Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү. | 1 | Фантастик әсәрләр белән кызыксыну уяту. | Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру. | Батырдык сыйфатын тәрбияләү. | |||||||
39 | Мин сине шундый сагындым... | 1 | Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату. | Муса Җәлилнең «Сагыну» шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату. | Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү. | |||||||
40 | Гомере аның моңлы бер җыр иде... | 1 | Сугышчылар-ның батырлы-гына ихтирам, фашизмга карата нәфрәт хисе тәрбияләү. | Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, «Соңгы җыр» шигырен өйрәнү. | Балаларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату. | |||||||
41 | М.Җәлил .«Алтын- чәч». | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату. | Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү. | Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту. | |||||||
42 | МусаҖәлилнең «Алтынчәч» әсәренөйрәнү. | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату. | Либретто, опера төшенчәләрен өйрәнү. | Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту. | |||||||
43 | Опера ничек туа? | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. | Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. | Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну уяту. | |||||||
44 | Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры. | 1 | Театр, балет, опера сәнгате белән әдәбиятны бәйләп өйрәнү. | Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. | Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту. | |||||||
45 | Кыр казы | 1 | Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату. | Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү. | Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү. | |||||||
46 | Сөйләрсүзләрбиккүпалар... | 1 | Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү. | Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку. | Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү. | |||||||
47 | Аталы-уллы солдатлар. | 1 | Укыганны гомумиләш- терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. | Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлау. | Укучыларда илебез халкының фашистларга каршы гомерләрен дә кызганмыйча көрәш алып барулары турында фикер алышу, ветераннарга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү. | |||||||
48 | Кабатлау дәресе. Сугыш кайтавазы. | 1 | Укыганны гомумиләш- терә, нәтиҗә ясый, иң мө- һим мәгълү- матны аерып ала белү. | Укыганнарны гомумиләш- тереп кабатлау. | Укучылар белән тынычлык өчен көрәш алып баручылар турында фикер алышу, аларга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү. | |||||||
49 | Дәрес-проект «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...» | 1 | Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру. | Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяләү. | Укучыларда көрәшчеләргә ихтирам, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру. | |||||||
Кояшлы ил-бәхет иле-9 | ||||||||||||
50 | Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты. | Парларда эшләү күнекмәләрен булдыру. | Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү. | Шәхескә карата ихтирам тәрбияләү. | ||||||||
51 | «Бәхет кайда була?» | 1 | Укучыларга хезмәтнең, тырышлык- ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату. | Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү. | Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү. | |||||||
52 | Туган җирдә минем бәхетем. | 1 | Укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү. | «Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку. | Балаларда туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү. | |||||||
53 | Минем холкым — | 1 | Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану. | Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү. | Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. | |||||||
54 | Фатих Хөснинең тормыш юлы, иҗаты. | 1 | Күренекле шәхесләрнең иҗаты белзн кызыксыну уяту. | Язучының иҗатына белешмә бирү. | Әдәби әсәрләрне укуга омтылыш тәрбияләү. | |||||||
55 | Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре.(1 нче бүлек) | 1 | Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану | Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү. | Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. | |||||||
56 | Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре.(2 нче бүлек) | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. | Укыганнарны гомумиләш- тереп кабатлау | Әсәрдәге вакыйгалар аша хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | |||||||
57 | Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре.(3-4 нче бүлек) | 1 | Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру. | Әсәргә анализ ясау. | Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. | |||||||
58 | Кабатлау дәресе. Кояшлы ил — бәхет иле. | 1 | Укыганны гомумиләш- терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү. | Укыганнарны гомумиләш- тереп кабатлау. | Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү. | |||||||
Кеше − табигать баласы-7 | ||||||||||||
59 | Табигать кочагында. | 1 | Укучыларга экологик тәрбия бирү. | Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү. | Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. | |||||||
60 | Матурлык минем белән. | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. | Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү. | Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү. | |||||||
61 | «Матурлыкминембелән» әсәренөйрәнү. | 1 | Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. | «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү. | Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү. | |||||||
62 | Җир-ана, кояш һәм башкалар. | 1 | Экологик тәрбия бирү. | Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау. | Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. | |||||||
63 | Җир-ана- быз —рәсемнәрдә. | 1 | Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. | Рәссам И.И. Шишкин-ның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү. | Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. | |||||||
64 | Кабатлау дәресе. Туган илем — | 1 | Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. | Укыганнарны гомумиләш- тереп кабатлау. | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. | |||||||
65 | Дәрес-проект «Гүзәл табигатьле туган җирем». | 1 | Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру. | Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү. | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. | |||||||
Эш беткәч көләргә ярый-5 | ||||||||||||
66 | Белем — | 1 | Укучыларда укуга, фәннәргә карата кызыксыну уяту. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү, «юмор» төшенчәсен аңлату. | Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү. | |||||||
67 | Беренче хисләр... | 1 | Әдәби әсәрләрдә укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү. | Укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү. | |||||||
68 | Шәвәли шуклыгы. | 1 | Укучыларга эстетик тәрбия бирү. | Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү, «Әлләкем» шигырен өйрәнү. | Укучыларның хайваннарга карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү. | |||||||
69 | Кабатлау дәресе. Уйныйк та көлик! | 1 | Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. | Укыганнарны гомумиләш- тереп кабатлау. | Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфатын тәрбияләү. | |||||||
70 | «Эшбеткәч, көлергәярый»темасын кабатлау дәресе. | 1 | Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү. | Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү. | Эшкә мәхәббәт тәрбияләү. | |||||||
5 НЧЕ СЫЙНЫФУКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНБӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ
Диалогик сөйләм | Монологик сөйләм | Арадаш аттестация эше. | ||
“5” | Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи. | 20-25 балл исәбеннән куела. | |
“4” | Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар. | 14-19 балл исәбеннән куела. | |
“3” | Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый. | 9-13 балл исәбеннән куела | |
“2” | Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый | 0-8 балл исәбеннән куела. | |
МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ
УМК.
- Дәреслек: Татар теле. Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен.Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова- Казан: Татармультфильм , 2014 нче ел.
- .Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту.
5 нче сыйныф.Укытучылар өчен методик кулланма.Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова-Казан:”Татармультфильм” нәшрияты, 2014.
- Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.Укытучылар өчен методик кулланма.-Яр.Чаллы,2014.
Укытучы өчен:
- V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы. Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма / Төз.-авт. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.- Казан, 2009
- Асадуллин А.Ш. Татарская речь ( Татар сөйләме): Пособие для учителей, работающих с русскоязычными учащимися: 5 класс.- Казань, ТаРИХ, 2009
- Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма.-Тулыл. 3нче басма. -Казан: Мәгариф. 2009
- Сафиуллина Ф.С. “Татарский язык (интенсивный курс)” – ООО “Хәтер”, 2009
- Шәйдуллин. Татар теленнән өстәмә күнегүләр. – Әлмәт: 2009
- Фәтхуллова К. С. Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2012.
- Хайдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, 2014.
- Харисов Ч.М. Татар теле. Анализ үрнәкләре: Югары сыйныф укучылары. Абитуриентлар, студентлар, укытучылар өчен ярдәмлек / Ч.М. Харисов. –Казан: Мәгариф, 2009.
Укучылар өчен:
- Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. / Авт. – сост. Р.С. Нурмухаметова. – Казань: Гыйлем, 2012.
- Татарско-русский учебный словарь/ Ганиев Ф. А., Абдуллин И.А., Гатауллина Р.Г. и др.- Рус.яз., «Дигора»., 2009
- Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Татарский язык в таблицах : Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися Наб. Челны, 2009
Электрон күрсәтмә:
1. www.mon.tatar.ru.
2.www.rus.test.ru
3.http://www.tugantelem.narod.ru
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Физическая культура 1 - 3 класс (ФГОС рабочая программа + КТП )
Физическая культура 1 - 3 класс ФГОС...
ФГОС. Рабочая программа по географии, 5 класс. Разработана на основе программы География: программа: 5-9 классы /[А.А. Летягин, И.В. Душина, В.Б. Пятунин, Е.А.Таможняя]. – М.: Вентана – Граф, 2012.
ФГОС. Рабочая программа по географии, 5 класс. Разработана на основе программы География: программа: 5-9 классы/(А.А. Летягин, И.В. Душина, В.Б. Пятунин, Е.А. Таможняя).- М.: Вентана-Граф, 2012...
Рабочая программа по русскому языку 5 класс ФГОС (по программе Т.А. Ладыженской)
В рабочей программе учтены идеи и положения Концепции духовно- нравственного развития и воспитания личности гражданина России, Программы развития и формирования универсальных учебных действий, которые...

Рабочая программа по алгебре 7класс А.Г. Мордкович (ФГОС); рабочая программа по геометрии 7 класс Л.С. Атанасян
рабочая программа 7 класс А.Г. Мордкович (ФГОС)рабочая программа 7 класс Л.с. Атанасян...

Рабочая программа по музыке, 6кл.,Г.П.Сергеева, Е.Д.Критская, ФГОС. Рабочая программа по музыкальнй литературе, первый год обучения. Сост. Соколова В.И., ФГОС
Рабочая программа по музыке для 6 кл. разработана в соответствии с ФГОСом, а также с учетом возможностей авторской программы "Музыка" Г.П.Сергеевой и Е.Д.Критской. В программе отражены осовные ее разд...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ГЕОГРАФИИ 5 КЛАСС (КОНСТРУКТОР РАБОЧИХ ПРОГРАММ ФГОС 2022)
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ГЕОГРАФИИ 5 КЛАСС (КОНСТРУКТОР РАБОЧИХ ПРОГРАММ ФГОС 2022)...

Рабочая программа по географии 6 класс (конструктор рабочих программ ФГОС 2022
Рабочая программа по географии 6 класс (конструктор рабочих программ ФГОС 2022...