"Иярчен кушма җөмлә" (кабатлау)
план-конспект урока (8 класс) на тему

Ахметгалиева Эльмира Алисовна

8 класста кабатлауга дәрес конспекты. Бу дәрестә укучылар иярчен кушма җөмлә табарга  өйрәнәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iyarchenle_kushma_zh.doc128 КБ

Предварительный просмотр:

     Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

     Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төзү күнекмәләрен булдыру , эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру;   Әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазллау: Дәреслек, таблица, компьютер, тест сораулары язылган карточкалар, дәрескә презентация.

   Дәрес тибы: яңа материал аңлату.

    Эш формалары: күмәк, индивидуаль.

   

  Дәрес барышы 
    Укытучы. Бу дөньяда могҗизалар тулып ята,

Икеләнмә, әгәр серен ачыйм, дисәң.

Һәр тереклек үзе ачар сиңа серен,

Гәрчә аны хөрмәт итсәң, якын күрсәң,

Мәрхәмәтле була белсәң, -дигән үзенең «Энҗе чәчәк» исемле китабында  шагыйрәбез Тәслимә Кәримова. Шушы матур сүзләр белән рухланып, татар теле дәресен башлап җибәрәбез.  


  II. Актуальләштерү. “Син миңа, мин – сиңа” уены. (Кагыйдәләрне искә төшерү өчен бер-береңә сораулар бирү)  
Слайд 3,4,5,

       1.   Нинди җөмләгә кушма җөмлә диләр?

( Берничә гади җөмләдән торган җөмлә  кушма җөмлә дип атала)

     2.   Ә кушма җөмләләрнең нинди төрләрен беләсез? Без моны өйрәнеп үттек инде.

          (Тезмә кушма җөмләләр, иярченле кушма җөмләләр.)

3.Нинди җөмлә тезмә  кушма җөмлә дип атала? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала)

  1. Тезмә кушма җөмлә  нинди төрләргә бүленә?
  2. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә , гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди теркәгечләр килә?
  3. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә  гади җөмләләрне  үзара бәйләп, нинди чаралар килә? (Санау һәм каршы кую интонациясе)
  4. Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә  дип атала?

     (Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала . Ике җөмлә бер-берсенә ияреп, аны мәгънә ягыннан ачыклап килә.Ияреп килгән җөмлә-иярчен җөмлә дип, ияртеп килгәне баш җөмлә дип атала.)

   8. Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан нинди төрләре бар һәм алар нәрсәгә карап аерылалар?  (Төзелеш ягыннан иярчен җөмләләрнең 2 төре бар: аналитик һәм синтетик. Алар бәйләүче чараларга карап аерылалар.)

    9.  Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр?

 а) Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;

 б) мөнәсәбәтле сүзләр;

в) көттерү интонациясе.

    10. Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр?

а) Кушымчалар;

б) бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр;

в) янәшә тору чарасы ярдәмендә бәйләнәләр.

    11. Без иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан нинди төрләре белән таныштык?

( Иярчен җөмләләрнең иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен вакыт төрләрен өйрәндек.)

2. - Укучылар, хәзер мин укыячак “Матур гадәтле бул” шигыреннән кушма җөмләне табыгыз: 

 Слайд 8

      Кем рәнҗетми кечеләрне,

               Өлкәнгә ярдәм итә,

               “ Мин”, “ мин” дип кәперәйми,

                Дусларын хөрмәт итә,

                Каршы дәшми, ялганламый,

                Дөресен сөйли һәрчак,

                Гафу итә, үч сакламый,

                Сер саклый белә озак,

                Шул күркәм холыклы була,

                Тәрбияле, әдәпле...

                Син дә, дустым, булсаң иде

                 Шундый матур гадәтле!..

                        (Йөзмөхәммәтова Д.Ш.)

(Укучыларның җавабын тыңлана, беренче җөмлә кушма җөмлә).

-Тезмә кушма җөмләме, иярченле кушма җөмләме? ( иярченле).

-Төзелеше ягыннан төре нинди? ( аналитик)

-Кайдан белдегез? ( бәйләүче чара – мөнәсәбәтле сүз )

-Мәгьнә ягыннан төре нинди? ( аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә)

б)-Укучылар, бу шигырь юллары безне нинди булырга чакыра? ( әдәпле, матур гадәтле)

-Әдәпле, матур гадәтле кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? ( Укучылар җавабы тыңлана).

 Укытучы сүзе:  Димәк иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләрен сорау куеп билгели алабыз һәм мөнәсәбәтле сүздән чыгып та билгели алабыз. Мәсәлән, баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз кайсы кисәк булып килсә, аның ярдәмендә бәйләнеп килгән иярчен җөмлә шул ук кисәккә туры килә торган иярчен җөмлә була.

Тактадагы җөмләләргә игътибар итегез әле.

 Слайд 9, 10 .

  1. Күренеп тора: чыдамлыгы чигенә җиткән иде картның.(Ф.Хөсни)и.и.җ
  2. Нәрсәгә ирәнсәң, шуны куарсың.(мәкаль)и.т.җ.
  3. Җәйге җылы яңгыр явып үткәч, бөтен аланнар яшәреп китте.(М.Гафури)и.в.җ.
  4. Кайда хезмәт, шунда хөрмәт.( мәкаль)и.у.җ.
  5. Беренче соравына җавап шул:азык-төлек документлар нигезендә җибәрелә.(М.Насыйбуллин)и.х.җ.
  6. Минем шундый гадәтем бар: амин тотмый торып, имза куймыйм.(М.Насыйбуллин)и.а.җ.
  7. Гайнан һәрвакыт шулай эшли: сөйләшәчәк кешене тикшерүче төрле шартларда күрергә тырыша. .(М.Насыйбуллин)и.р.җ

III. Төп өлеш. Ныгыту, күнегүләр эшләү.

  Слайд 11, 12.

Тест «Тыныш билгеләр куелышы”

 1. Таң беленүгә (1) ул (2) торып (3) йөри башлады.( Р.Төхфәтуллин).

        а). (1) өтер , (2) сызык;

        ә). (1) өтер;

        б). (1) өтер, (2) өтер , (3) өтер;

        в). Тыныш билгеләре куелмый.

 2. Ярлар бик тар булса (1) ул (2) инеш . Р.Фәйзуллин.

а). (1) өтер , (2) сызык;

ә). (1) өтер;

б). (1) сызык , (2) өтер ;

в). (1) ике нокта, (2) сызык.

  3. Сүз (1) бер көнлек, тел (2) гомерлек.

        а).(1) өтер , (2) өтер ;

        ә). (1) ике нокта , (2) өтер;

         б). (1) сызык , (2) сызык ;

в).  (1) ике нокта, (2) сызык.

  4.  Ул атасына охшаган ( 1) күп сөйләшми, эшли дә эшли. (Г.Әпсәләмов).

        а). бернинди тыныш билгесе куелмый;

        ә). ике нокта куела;

        б). өтер куела;

        в). сызык куела.

 5. Гаяз корбан булу белән (1) аңарда булган батырлык (2) аңарда булган кыюлык (3) үземә (4) сиздермәстән (5) миңа күчте. (М.Әмир).

        а).  2 , 4 ;                 ә). 1, 2 , 3 , 5 ;              б). 2,3 ;               в). 1, 2, 3.

 6. Ләкин шунысы бераз ару( 1) бик әйбәт сукмау салынган.

а).  сызык ;                               ә). өтер ;                            б). ике нокта ;        

 в). бернинди тыныш билгесе   куелмый.  

       2. Бирем    Җөмләләрдә тыныш билгеләрен куеп , схемасын төзергә.

  Слайд 13, 14.

1) Ул килгәнче без кайтып киттек.        2).Әни килгәндә апа киткән иде.

3). Өч көн үткәч төнлә белән Якубның тәрәзәсен чиерттеләр.

 4). Татарстанда уннарча шәһәр нефть промышленносте барлыкка килгәч үсеп чыкты.

 6). Бүреләр аучының сарыгын аучы ауда йөргәндә ашап киткәннәр.

Үзеңне тикшер:

1). Аналитик иярчен җөмлә, схема: ( … - гәнче ) , [  ] .

2). Аналитик иярчен җөмлә, схема:  ( … - дә ) , [  ] .

3). Синтетик иярчен җөмлә:   [ ... , ( ... ) , ... ] .

4. Синтетик иярчен җөмлә:   [ ... , ( ...- гәч ) , ... ].

5. Синтетик иярчен җөмлә:   [ ... ( ... – дә )  ... ] янәшә тору чарасы.

4.Перфокарта белән эш. :  Слайд 15, 16, 17

 

1

2

3

4

5

6

7

8

Күләм

җөмлә

*

Урын

җөмлә

*

Сәбәп

җөмлә

*

Вакыт

җөмлә

*

Максат

җөмлә

*

Рәвеш

җөмлә

*

Шарт   җөмлә

*

Кире

җөмлә

*

1.Ничек сөйләшенсә, шулай эшләдек тә. (Ә.Б.) Слайд

2.Өйгә тәмле аш исе таралгач, Сирай бабай да кузгала. (Г.С.)

3.Олылар үз итмәсә дә, балалар Бикәне яратты. (Г.Б.)

4.Кеше ничаклы иркәләнсә, чир дигән нәрсә шулчаклы ярата аны. (М.Ә.)

5.Бер читтә авлда Сабантуйларда гына күренә торган лимонад сатыла иде, шунда киттек. (Н.Ә.)

6.Яңгыр юктан бар җир кипте, корды. (Р.Ф.)

7.Аптырап карама син миңа, чыланса керфегем, күзләрем, йөзләрем. (И.И.)

8.Өем минем яктырсын дип, ут элдердем шәмнәргә. (Л.Л.)

III.Материалны ныгыту.  Карточкалар белән эш. Схемалар буенча җөмләләр төзү.                                  

                                                                       

1 нче схема.

 ( кем ), [ шул].

Кем эшләми , шул ашамый.(М.)

       2 нче схема.                                                                                    

( кайда ) ,[шунда ].

Кайда дуслык , шунда татулык.(М.)

       3 нче схема.

( җирдә ) [       ].

 Ат аунаган җирдә төк кала.(М.)

        4). Таблицадагы мәкальләрне  укырга һәм уртаклыгын табарга.

1. Җирне кем сөргәнне буразна                    1. Утны кем тотса, шул көяр.

үзе әйтә.

2. Чалгысы үтмәс кешегә үлән                     2. Корт анасы кайда кунса, күче

урман булып күренер.                                   шунда сарыр.

3. Сары усак яфрагы җил юкта                     3. Кайда белем, шунда көч.

да селкенә.

        -Бу мәкальләрнең уртаклыгы- аларның төзелешендә. 1 нче баганадагылар –синтетик төзелешле, 2 нче баганадагылар аналитик төзелешле җөмләләр.

          -Әйе, дөрес җавап. Ләкин әле, укучылар, бу мәкальләрнең сез атамаган тагын бер уртак ягы бар : алар һәрберсе тәрбияви әһәмияткә ия.

                Борынгы әби- бабаларыбыз ук балаларының әдәпле, тыйнак, белемле, кыю, хезмәт сөючән булып үсүләрен теләгәннәр.Һәр бала кече яшьтән үк тәрбияви фикерләрне туплаган мәкальләрне ишетеп үскән.

                        Бер мәкаль безне белемле булырга чакырса, икенчесе уңганлыкка өйрәтә, тагын берсе дус булырга өнди һ. б. Җыйнап кына әйткәндә, һәр мәкаль безгә әхлак тәрбиясе бирә.

         IV. Йомгаклау.

Сорауларга җавап бирү.

Бүгенге дәресебез ахырына якынлашып килә укучылар.

Димәк, иярченле кушма җөмләнең мәгънә ягыннан нинди төрләрен белдек инде?

Алар ничәү?

-укучы җавап бирә.

-Яхшы, ә иярчен җөмләнең төрен ничек билгелибез соң?

-Сорау куеп яки мөнәсәбәтле сүздән чыгып.

Бүген сезнең белән нинди әдәп кагыйдәләре белән таныштык?

  • Әйе, укучылар, әдәпле кеше шундый ки, ул башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтер. Һәм иң мөһиме: әдәпле кеше үзен түбәнәйтә торган эш-хәрәкәтләрдән ерак торыр.

Һәрвакыт изгелек кенә эшлик. Шагыйрь Мөхәммәдьяр да:

                                           “Яманлык кылучыга кылма яман,

                                            Яхшылык кыл, әгәр булдырсаң, һәр заман” –ди

-Рәхмәт. Хәзер өй эшен язып куябыз.

V. Өй эше бирү өлеше.

         “Татар халык мәкальләре” китабыннан иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләсе булган 5 – 6 мәкаль табып язарга.

 Сау булыгыз, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау (тест)

Әлеге тест җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау өчен тәкъдим ителә....

Аналитик иярчен җөмләләрне кабатлау

"Аналитик иярчен җөмләләрне кабатлау" темасы буенча 9нчы классның татар төркеме өчен  татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

Иярчен җөмләләрне кабатлау

Дәрес 8 нче сыйныф укучыларына  SMART -10  интерактив тактада эшләү өчен Notebook  программасында ясалган. Дәрес барышында укучылар карандаш, ук, бетергеч белән эшлиләр.Тиз арада  ...

Иярчен кушма җөмлә (презентация)

Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төзү күнекмәләрен булдыру , эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру;   Әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирү, җава...

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә...

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә....