Ш Галиев Әткәйгә хат
учебно-методический материал (8 класс) на тему

Аглюкова Альфия Анасовна

Ш.Галиев "Әткәйгә хат" поэмасы.

Татар әдәбияты. 8 нче сыйныф. 
Тема: Ш. Галиев “Әткәйгә хат” поэмасы. 
Максат: Поэманы уку, идеясын төшендерү. 
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү. 
Ата-анага хөрмәт тәрбияләү. 
Җиһазлау: 
Дәреслек 182-193 нче битләр. Рефератлар. Ш.Галиев “Шәвәли хәйләсе”. “Мирас” журналы. “Казан утлары” журналы. Ноутбок Тест. “Хәтер” китабы. Шигырь китаплары, Плакатлар: 

1. – Син әтиең белән горурланырга тиеш! – диде әткәйнең күп еллардан соң очраган танышы. 
Әткәй турында кырык елдан соң килгән хәбәр аны терелткәндәй булды, сөенеп, канатланып киттем. Исән калган танышлары бик сирәк шул... 

2. “Элгәреге сугышлардан калган 
“Кара пичтән” сүзе телләрдә. 
Көтмәгәндә капкаларны шакып, 
Кермәде ул инде кемнәргә...” 

                                             Дәрес барышы. 

1. Дәресне өештыру
2. Өй эшен тикшерү. 
Ш.Галиев иҗаты буенча тест. 
А. (1-2 укучы Ш.Галиевның шигырьләрен укый “Шәвәли”) 
Б. Тест
1. Ш.Галиев туган як. 
- Арча районы, Өчиле авылы. 
- Апас районы, Бакырчы авылы. 
- Казан. 
2. Ш.Галиев беренче шигырен кайчан язган? 
- 1945 нче елда 
- 1948 нче елда 
- 1953 нче елда 
3. Ш.Галиев 
- драматург 
- балалар язучысы 
- лирик шагыйрь 
- юмор-сатира остасы 
4. Ш.Галиев кайсы елларда язучылар союзының әгъзасы итеп билгеләнә? 
- 1958 нче елларда 
- 1959 нчы елларда 
- 1961 нче елда 
5. Ш.Галиевка “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исем кайчан бирелә? 
-1995 нче елда 
- 1996 нчы елда 
- 1997 нче елда 
3. Яңа тема. 
Ш.Галиев “Ятимлекнең беләм ни икәнен”(190 б) 
“Син күрмәдең, әткәй, бу көннәрне” бүлекләре. (193 б)

1. Сүзлек өстендә эш. 
Элгәре-элекке 
Төн йокысы качу – йоклый алмау 
Тол хатын – ирсез хатын 
Тоеп – сизеп 
Ятим –сирота 

2. Укытучының кереш сүзе. 
Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз. Аны ишетүгә үк, күз алдына янып каралган кырлар, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса. Сугыш гарасаты җир йөзенә котычкыч зур афәт алып килә. Күпме бала әтисез, яклаучысыз калды. Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салды. 

3 - Бүген без   Ш.Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасын өйрәнүне дәвам итәбез
Бу поэманы ул сугышта һәлак булган әтисенә багышлап язган. Сугыш башланганда ул 12 яшьлек малай була. Сугыш чорының кырыс чынбарлыгын, ачлыгын, ятимлеген үз җилкәсендә татыган. 
-“ Мин унике яшьлек малай идем” бүлеген бер укучы сөйли 
Поэманы уку. Магнитофон тасмасын тыңлау. 
- Сугыш чоры балаларының тормышлары әсәрдә ничек чагылдырыла? 
- Укучы җавабы. 
- “Илһамым – мәхәббәтем” китабыннан түбәндәге юллар укыла. (71 нче бит “Рус балаларына татар әдәбияты укыту) 
“...Сугыш вакытының авырлыклары без үсмерләрне иртә чыныктырды, шул еллар шәхес итте, кайсыбызны язучы иткән. Шуннан да шәп белгән тормыш юктыр да. Ул вакытларны, ул тойгыларны язмасак та, алар тормышны аңларга ачкыч булган.” 
“Сугыш елларында мин үсмер дә иң зур сынауны үттем. Сер бирмәдек, горур идек без. Киләчәк белән өметле идек. Өмет белән бәхетле идек .” 
“Ат белән җир сордем, “А” хәрефенә охшашлы таяк белән җир үлчәдем. Тормыш әлифбасын шулай башлап киттем. Нинди генә эшләр кулдан үтмәде” 

4. – “Ятимлекнең беләм ни икәнен” бүлеген уку. Әңгәмә үткәрү. 
- Түбәндәге юлларны ничек аңлыйсыз? 
Элгәреге сугышлардан калган 
“Кара пичәт” сүзе телләрдә. 
Көтмәгәндә капкаларны шакып, 
Кермәде ул инде кемнәргә... 

-Автор “Кош теледәй кәгазьгә” нинди мәгънә салган? (191 б.) 
- Гаиләдә әтисеннән калган нинди якты истәлекләр саклана? 
- Әтисен югалту кайсы юлларда көчле сурәтләнгән. (192 б.) 

5. “Син күрмәдең әткәй бу көннәрне” бер укучы сөйли. 
Җиңү килде, чәчәкле яз булып, 
Уянды, яшәрде үләннәр, 
Җилләр белән килде җан авазы 
“Еламагыз!” диде үлгәннәр. 

Бу юлларны ничек аңлыйсыз? 
Бу ятимнәр соңгылары булсын булсын. 
Кеше каны бүтән акмасын. 
_Кемнәр соң алар ятимнәр? 
Боек Ватан сугышы бик күпләрне әтисез калдырды. 
Ш.Галиев: “Күңелемдә, тел очымда “Әткәй!” дип әйтәсе килү, күпме ярату, ачыргалану тыелып калган.”
- Бик күп бала “Әти”, “әткәй” сүзен әйтә алмый үскән. Әтиле балаларга да көнләшеп караган. Сез минем белән килешәсезме? 
- Ә хәзер бүгенге көнгә килеп карыйк: ни өчен әле дә ятим балалар бар? Моның сәбәпләре нәрсәдә? 
(Эчкечелек, ялгыз аналар, үз балаларын ташлап калдыру очраклары да бар) 

6. Дәреслек белән эш. 
Сорау һәм бирем өстендә эш.( 193 б.) 
Яшь корбаннар сорап, 
Җирдә һаман-һаман 
Кабыналар сугыш утлары. 
Шушы сугышларда ничә еллар 
Башын сала халык уллары. 
(Әфган һәм Чечен сугышлары турында әйтеп узу) 

Туган илне саклау – ир-егетнең изге бурычы. Дөньялар тыныч булсын. Кирәкми безгә сугыш. Без тынычлык телибез! 

7.Минем сезгә Хәнифә Миңнегулова шигырен укып китәсем килә. “Хәтер” 
(“Хәтер” китабын күрсәтү) 
Кулда “Хәтер” 
Нинди бәхет бүген! 
Әти кайтты өйгә 
Мәңгегә. 
Ничә ел үтсә дә, яп-яшь булып, 
Сеңеп калган безнең күңелгә. 
Шатлыктанмы, әллә 
Сагыштанмы, 
Яшь пәрдәсе күзне каплаган; 
Балачакның кара ятимлеге 
Җаныбызны теткән, таптаган. 
Их, әйтәсе килгән көннәр булды, 
Әткәй, диеп, авыз тутырып, 
Әтиемнең көчле булганлыгын 
Каян белгән сабый күңеле. 
Күкрәгемә кочтым “Хәтерне” мин 
Тышларыннан аны сыйпадым, 
Гүя әткәмнең чал башына 
Битләремне куеп еладым. 
Үткәннәрнең авыр хатирәсе 
Сыкрандырып, җанда яңарды. 
“Хәтер” белән кайтып күренү 
Күңелемә бирде дәваны. 
(Сугышта һәлак булганнар истәлегенә “Хәтер” китабы басылып чыкты. Ул җиңүнең 50 еллыгына чыгарылган иде) 
- Минем бабамның да исеме шушы китапка кергән. 
8. Укытучы сүзе
Әйе, сугыш бик күп ятимнәр калдырды. Күпме ананың улы сугыш кырында ятып калды. Бүген әйтәсе килгән сүзебез: 
Дөньялар һәрвакыт тыныч булсын! 
Кирәкми безгә сугыш! 
Без тынычлык телибез! 
Безнең әткәйләргә төшкән бомба музейларда гына саклансын иде. 
Исәннәргә матур гомер телик 
Корбаннарга мәңге-мәңге дан! 
Бу юлларга карата укучылар фикере. 
9. Йомгаклау. 
Ш.Галиевның “ Син күрмәдең әткәй бу көннәрне”  шигырен ноутбокта тыңлау. 
Билгеләр кую. 
10. Өй эше. Сочинение язарга. 
1. Кирәкми безгә сугыш! 
2. Бөек җиңүгә 70 ел. 
3. Ш.Галиев – лирик шагыйрь. 
4. Батырларны онытмыйк! 
5. “Әткәйгә хат” поэмасыннан  өзекне ятларга.
Вакыт калса Ш.Галиевның “Балалар туп уйныйлар” шигыре укыла. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh_galiev_tkyg_hat.docx31.47 КБ

Предварительный просмотр:

    Ш.Галиев           "Әткәйгә хат"               поэмасы буенча ачык дәрес

                                        Укытучы:Аглюкова Ә.Ә  

                                         Сыйныф:8Б    

                                                            22.04.2015                                                                                                                           

                                    Әлмәт-2015

 Ш.Галиев "Әткәйгә хат" поэмасы

Битләремне к
уеп еладым. 
Үткәннәрнең авыр хатирәсе 
Сыкрандырып, җанда яңарды. 
“Хәтер” белән кайтып күренү 
Күңелемә бирде дәваны. 
(Сугышта һәлак булганнар истәлегенә “Хәтер” китабы басылып чыкты. Ул җиңүнең 50 еллыгына чыгарылган иде) 
- Минем бабамның да исеме шушы китапка кергән. 
8. Укытучы сүзе
Әйе, сугыш бик күп ятимнәр калдырды. Күпме ананың улы сугыш кырында ятып калды. Бүген әйтәсе килгән сүзебез: 
Дөньялар һәрвакыт тыныч булсын! 
Кирәкми безгә сугыш! 
Без тынычлык телибез! 
Безнең әткәйләргә төшкән бомба музейларда гына саклансын иде. 
Исәннәргә матур гомер телик 
Корбаннарга мәңге-мәңге дан! 
Бу юлларга карата укучылар фикере. 
9. Йомгаклау. 
Ш.Галиевның “ Син күрмәдең әткәй бу көннәрне”  шигырен ноутбокта тыңлау. 
Билгеләр кую. 
10. Өй эше. Сочинение язарга. 
1. Кирәкми безгә сугыш! 
2. Бөек җиңүгә 70 ел. 
3. Ш.Галиев – лирик шагыйрь. 
4. Батырларны онытмыйк! 
5. “Әткәйгә хат” поэмасыннан  өзекне ятларга.
Вакыт калса Ш.Галиевның “Балалар туп уйныйлар” шигыре укыла. 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Галиев."Без-Тукай оныклары"

5нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация  һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Посещение национально-краеведческую библиотеку им.Кол Гали.

Посещение с учащимися 8 класса национально-краеведческую библиотеку имени Кол Гали.Ознакомились с творчеством татарского писателя.Ребята были заинтересованы и с желанием взяли произведения знаменитого...

Презентация. "Галия Кайбицкая".

Презентация к уроку литературы, 7 класс (русскоязычная аудитория) по теме "Галия Кайбицкая - оперная артистка"...

презентация Ш.Галиев

"Шәвәлигә ничә яшь?" презентация Ш.Галиев...

«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»

“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү...