5 нче сыйныфның татар төркеме өчен контроль-исәпләү материаллары
материал (5 класс) на тему

5 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән диктантлар һәм тест.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 5 нче сыйныфның татар төркеме өчен контроль-исәпләү материаллары

                                                                                             

Кереш диктант “ Туган ягым - гөлләр иле” (И. Хакимовадан, Мәгариф №14, 2011)

Безнең  туган  як  басуларында  күптөрле  иген  үсә. Ныклабрак  карасаң  һәр  үсемлекнең  үзтөсе бар икән. Әнә сап-сары чәчәк аткан  көнбагыш  басулары. Караңгы  төндәге  электр  утларын  хәтерләтә алар. Менә монда җитен кыры зәп-зәңгәр чәчәктә утыра. Ә  карабодай  басуына таба атласаң  иксез-чиксез  аклык  күзләрне иркәли. Менә шулай бөтен басу чәчәк ата бездә. Басулар гына түгел, бакчалар да шау чәчәктә утыра. (62 сүз)

Изложение “Әбугалисина” (Татар теле дәреслеге- 5 кл. 20 нче күнегү)

Әбүгалисина

Борын заманда Бохара. янындагы авылда бер ир белән бер хатын яшиләр. Алар бик тату торалар.

Көннәрдән беркөнне боларның игезәк балалары туды. Ата белән ана бик шатландылар. Алар балаларның берсенә Әбүгалисина, икенчесенә Әбелхарис дип исем бирделәр.

Көннәр, атналар үтте. Айлар, еллар да үтеп китте. Балалар

дүрт яшькә җитте, Әти-әнисе аларны мәктәпкә укырга бирде.

Әбүгалисина үзенең үткенлеге, зирәклеге белән асрылып тора иде. Әбелхарис, Әбүгалисина белән игезәк булса да, туганы кебек үк түгел иде.

Әбүгалисина бик яхшы укый. Vл укытучы әйткәнне бик тиз төшенеп ала. Шуңа үзе дә китаплар укый башлый, бик күп нәрсәләр белә. Аның зирәклеге, сизгерлеге бөтен: кешене таң калдыра.

                 Бервакыт иптәшләре  Әбүгалисинаны сынап  ка рыйлар: киезе  астына  бер бит кәгазь салып куялар. Ә  үзләре карап торалар.    Әбүгалисина  укырга килә, урынына утыра. Аннары бер югары, бер түбән  карый башлый.

       - Нигә  алай карыйсың? – дигән  сорауга:

                  - Әллә түшәм төшкән, әллә идән күтәрелгән, нәрсәдер элеккечә түгел, - дип җавап кайтара. Шулай итеп, ул бер бит кәгазь калынлыгын да сизә алган, имеш.

                   Унике яшенә  җиткәндә, Әбугалисина  бик  күпне  белә, белем иясе булып  җитешә. "Ул үзе дә төрле фәннәр укыта башлый.  Үзеннән  зуррак  балалар  да  аннан дәрес алалар. (К. Насыйридан)

Контроль диктант «Нарат» (Г.Хәсәновтан)

Урманда мин таныш тиенне очраттым. Мин аның  өлгерлеген күреп таң   калдым. Чөнки зур чуар тукран бер нарат күркәсе белән биш-алты минут маташты, ә тиен бер минут эчендә эшен бетерде. Ул кабырчыкны шундый оста кимерә. Ник берсен җиргә төшерсен! Җиргә буш кабыгы гына коелды. Шундый пөхтә булыр икән!

  Әйе,нарат аларның икесенә дә азык бирә. Ул аларны июльдән алып апрельгә кадәр тукландыра. (62 сүз)

Диктант “ Беренче кар ” (3. Сабитовадан, Мәгариф №11, 2011)

      Беренче кар яуган. Каен кызларына - укалы күлмәкләр, чыршы, нарат егетләренә  энҗе белән чигелгән түбәтәйләр бүләк иткән. Җирне ак келәм белән түшәгән.

      Кар бөртекләре, вальс әйләнгән сыман, бии-бии төшә. Төшәләр дә тирә-якны  гүзәллеккә  күмәләр. Җиргә җемелдәвек йолдызлар сипкән кебек була.

     Кар һаман ява. Яусын иде, яусын! Күмсен иде бар дөньяны. Җиргә аклык, пакьлек өстәсен иде.

Изложение “Куркак юлдаш”. ( Татар халык әкияте,, Мәгариф №1, 2010)

Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аша үтәргә  туры килгән. Боларның  каршысына кинәт кенә бер аю килеп чыккан. Юлчыларның  берсе куркуыннан агач башына менеп качкан. Икенчесе үлгән  кеше  кебек  булып җиргә сузылып яткан.

Аю юлда яткан кешене әйләнеп йөргән. Башларын, аякларын иснәгән. Аннан бер дә тимичә үз юлына китеп барган.

Аю киткәннән соң элеге кеше агач башыннан төшкән дә иптәшеннән сораган:

   -Аю синең  колагыңа шыпырт кына нәрсә әйтте? - дигән.

   Иптәше әйткән:

 -Куркыныч янаганда дустыңны ташлап китү бик начар, - дип әйтте дигән.

План.

1.        Ике иптәш юлга чыккан.

2.        Аларның  каршысына аю килеп чыккан.

3.        Юлчылар аерылышкан.

4.        Аю яхшы киңәш  биргән.

Диктант “Песнәк ” (“Кем ул ? Нәрсә ул ? ” китабыннан)

Бу кошны авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Кыш көне ул тәрәзә янына очып килә һәм ашарга сорый. Җәй көне песнәкләр күренмиләр. Ак яңаклы бу кечкенә кошчык җәйге озын көн буена эштә була. Ул  җәенә  ике тапкыр бала чыгара. Менә шуңа күрә дә песнәк бертуктаусыз очып йөри. Аңа балаларын туйдырырга кирәк бит.

Кыш көне песнәкләрне ашатырга, аларга оялар элеп куярга кирәк.

Урманда песнәкләр агач куышында яшиләр, зарарлы кортларны чүплиләр.(69 сүз)

Контроль изложение “Туган җиребез ”.

          Безнең туган җиребез бик зур. Шулай ук байлыгы да җитәрлек. Нефть байлыгын гына алыйк . Ул бөтен дөньяга билгеле. Әлмәт, Азнакай, Лениногорск якларындагы  нефть  хәзинәләрен кемнәр генә белми! Татарстанда авыллар бик күп, һәм  унсигез  шәһәр  бар. Аның табигате дә бик матур. Бездә куе урманнар, елгалар да аз түгел. Татарстан аша Идел, Кама кебек зур елгалар ага. Илебезнең иксез-чиксез кырларына, болынлыкларына  һәркем сокланып карый. (62 сүз)

План.

1.        Безнең илебез зур.

2.        Аның нефть хәзинәләрен кемнәр генә белми!

3.        Татарстан аша Идел, Кама елгалары ага.

 Диктант" Юл йөрү кагыйдәләрен сакла!”(“ Сабантуй” газетасыннан, Мәгариф №4, 2012)

Җәяүлеләр бары тик тротуардан гына йөрергә тиешләр. Куркыныч  юклыгына ышангач кына юл аша чык. Бары тик светофорның  яшел уты янганда гына автомобиль юлы аша чыгарга кирәк. Юл аша чыкканда сөйләшмә.

Транспортка  керәэндә  ашыкма  һәм этешмә. Чыгарга алдан әзерлән.

Беркайчан да тротуар да һәм  автомобиль  юллары янында уйнама!

Юл  йөрү  кагыйдәләрен үтә! (50 сүз)

Изложение “Ике ялкау”. ( Татар халык әкияте)

Әүвәлге заманда булган, ди, бик ялкау ике кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы бар, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр. Алма агачын күргәч, олырагы әйткән, ди:

  -Әйдә, без бу алма агачын селкетеп, алмасын коеп ашыйк, - дигән, ди. Болар, шулай дип, алма агачының  күләгәсенә  кереп яттылар, ди. Байтак яткач, олысы, карыны  ачканга  чыдый алмагач, тагын әйтте, ди:

-Ай, авызыма бер генә алма төшсен  лә! - диде, ди. Кечесе әйтте, ди:

-Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам,  авызыма  төшсә дә  чәйнәмәс идем, - диде, ди. Шулай итеп, алар ач көе өйләренә  кайтып киттеләр, ди. (107 сүз)

   Контроль изложение ”Сабан туенда” (Г. Ахуновтан, Мәгариф №4, 2011)

     Булат, кешеләрнең аяк асларыннан үтеп, мәйданның эченәрәк узды.

Башта чүлмәк ваттылар. Аннан колга башына менү башланды. Колгага гел малайлар гына менде. Кызыл майкалы бер малай җирдән чак кына күтәрелде. Икенчесе яртысына кадәр менеп житте.

Чират Булатка житте.

Колганың  яртысын ул маймыл кебек йөгереп кенә  менде. Аннан колачлабрак, зуррак алдырып үрмәләде. Яхшы. Колганың  өчтән икесе үтелде. Ул тагын 5 метр үрмәләде. Ләкин  сөлгегә  бер метр чамасы бар иде әле. Колга сыгыла, чайкала башлады. Чак кына хәл җыеп, Булат соңгы  метрны узды да сөлгене тешләре  белән чишеп алды.

Купты мәйдан! Дулады мәйдан! Булатны, кулын күтәреп, мәйдан буйлап йөртеп чыктылар.

План.

1.        Булат мәйданның эченәрәк узды.

2.        Колга башына менү башланды.

3.        Чират Булатка җитте.

4.        Булат колга башына юл алды.

5.        Булат – җиңүче.

Контроль диктант «Исәнме, республикам иртәсе!» (Г.Әмировтан, Мәгариф №4, 2011)

     Илемдә, үз җиремдә, Татарстанымда яңа көн туа. Анда  һәрнәрсә  җанлы, анда тереклек иясе, үзенең  барлыгын  белдереп, дөньяга аваз сала.

     Республикамда, Татарстанда яңа көн, кояшлы көн туа. Иген кырлары сине, мине, безне  тәбрик  итә.

Күңелдә  шигьри  юллар, дәртле  моңнар ярала. Шагыйрьләр дә тикмәгә  генә  Татарстанны чабып барган аргамакка охшатмаганнар .Ул яңа көнгә, кояшка карап чаба. (56 сүз)

Арадаш аттестация тесты.

1.        Иренләшкән сузыкарны күрсәтегез.

А) [у ], [ү ], [ө ], [о ], [о ]

Б) [ә], [а ], [ы ], [ы ], [э ], [э ].

В) [у ], [а ], [ү ], [ә ], [ө ], [ы ], [о ].

2. Басымы өченче иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәтегез.

        А) бара, барабыз, алсын, кызыл, татарча, карармын.

        Б) әнә, яшә, барма, килмә, һаман, ләкин, , әмма.

        В) алганнар, күрешкән, ышангандыр, ишеткәнсең.

3. ь хәрефе кайчан аеру билгесе булып килә ?

        А) рус теленнән кергән сүзләрдә;

        Б) алдагы иҗекләрнең нечкәлеген беолдергәндә;

        В) кушма сүзләрдә тамыр я, ю, е хәрефләренә башланса.

4. Сүзләрдә ни өчен ь хәрефе языла?

        Кәгазь, шагыйрь, канәгать.

        А) иҗекнең нечкәлеген күрсәтү өчен;

        Б) алдагы тартыкның нечкәлеген белдерү өчен;

В) сүзләрне аеру өчен.

5. Сингармонизм законына буйсынган сүзләрне күрсәтегез.

        А) бодай, әни, ата-ана, гөлҗимеш, үзсүзле;

        Б) Миңсылу, бераздан, дөнья, төнозын, һәрвакыт, ир-ат.

6. Сингармонизм законы нәрсәгә карап билгеләнә?

        А) язылышка карап;

        Б) әйтелешкә карап;

        В) әйтелеш һәм язылышка карап.

7. Лексика нәрсәне өйрәнә ?

        А) аваларны һәм хәрефләрне;

        Б) сүзләрнең ясалышын һәм төзелешен;

        В) сүзлек байлыгын;

8. Сүзнең лексик мәгънәсен билгеләгез.

        А) өстәл-исем;

        Б) өстәл-җөмләдә ия;

        В) өстәл- агачтан ясалган өй җиһазы;

        Г) өстәл- җөмләдә хәбәр.

9. Нинди сүзләр омоним дип атала ?

        А) әйтелеше төрле , мәгънәсе бер үк сүзләр ;

        Б) капма-каршы мәгънәлн сүзләр;

В) язылышы бер үк, әйтелеше төрле сүзләр;

Г) язылышы һәм әйтелеше бер үк , мәгънәсе төрле сүзләр.

10. Болар нинди сүзләр?

        Казый, зәхмәт, талак, ярлык, золым.

        А) неологизмнар;

        Б) архаизмнар;

        В) гомумкулланылыштагы сүзләр.

11. Тамыр дип  нәрсәгә әйтәләр ?

        А) сүзнең төп кисәге;

        Б) лексик мәгънәне белдерә торган кисәк;

        В) сүзнең төп мәгънәле кисәге.

12. Кайсы рәттәге сүзләрнең язылышы дөрес?

1)        хаман, хозур, ямсез

2)        хөрмәт, җәнлек, йөгән, даһи

3)        җегет, хәйкәл, тирә-юн

4)        һәйкәл, нихаять, хуҗа.

13. Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк  хәреф  языла?

1)        дәр…я, р...кзак, карат...

2)        а...тор, прем...ера, л...нгвистика

3)        г...нерал, л...стра, вет...ран.

4)        адъ…тант; б…ллетень, дз…до

14. Кайсы сүз тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан, модальлек кушымчасыннан  һәм бәйләгеч кушымчадан  тора?

1)        тереклек

2)        биеклекләргә

3)        гөлләрне

4)        өянкеләрем.

15. күңелем сүзе төзелеше ягыннан нинди сүз?

а) ясалма;          ә) тамыр;             б) кушма .

16. Кайсы рәттәге исемнәргә -ев фамилия ясагыч кушымча өстәлә?

а) Гали, Җәләй, Гарәфи, Исмәгыйль;

ә) Сафа, Зиннәтулла, Яхъя, Рәшит;

б) Нурулла, Гани, Афзал, Илсур;

в) Гариф, Алмаз, Мортаза, Насыйр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән контроль – үлчәү материаллары

3нче сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...