Дәрес эшкәртмәләре
план-конспект урока по теме

Дәрес эшкәртмәләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                   Кукмара муниципаль районы

                        Мәчкәрә гомуми урта белем бирү мәктәбе

Аергыч һәм аның белдерелүе.

                     7 нче сыйныфта

                     татар теленнән

             ачык дәрес эшкәртмәсе

                                                                                                             Сабитова А.Ф.

                                         

                                           2011

Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе.

Максат: Укучыларга аергычлар, аларның белдерелүен аңлату, эзлекле фикер йөртү һәм  иҗади сәләтне үстерү, туган якның шагыйрьләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, таблица, якташ язучыларыбызның  шигырьләре җыентыгы, карточкалар, тест сораулары, сигнал карточкалар.

Методы: әңгәмә, төрле биремнәр үтәү, сорау – җавап.

Тибы: яңа материалны өйрәтү дәресе.

Дәрес барышы:

I  Оештыру өлеше. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

Исәнмесез! Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә татар теле дәресе. Әйдәгез, бер – беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезнең күңелле, мавыктыргыч үтүен телик.

  1. Үткән дәрес материалын искә төшерү.

Сораулар.

- Нинди кисәкләр баш кисәк дип атала?(Ия белән хәбәр)

- Нинди җөмлә кисәге ия була? (Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган җөмлә кисәге  ия була)

- Нәрсә ул хәбәр? ( ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган  җөмләнең баш кисәге хәбәр була)

- Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?(җөмләнең хәбәре исем, исем фигыль һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела)

  1. Биремнәр үтәү (ике рәткә бүлеп бирү):

1рәт. «Качкын» ияләр. Җөмләләрнең баш кисәге-ияләре качкан. Кайсыгыз качкыннарны тизрәк таба? Аларны табарга җәяләр эчендә бирелгән мәгълүматлар ярдәм итәр.

(Исем) мәктәпкә бара, ә кулында (исем) юк.

(Алмашлык) кечкенә песи балаларын үзенә алды.

Уннан өчне алгач (сан) кала.

Кичтән әйтелгән булса да, (рәвеш) җыелышка килмәде.

(Исемләшкән сыйфат) безнең якка борылып та карамады.

Баянда (исемләшкән сыйфат фигыль) кинәт туктап калды.

(Исем фигыль) миңа бик ошады.

«Качкыннар» : сумка, җиде, Алсу, сөйләве, ул, күбесе, уйнаучы.

2 рәт. «Адашкан» хәбәрләр. Җөмләләргә югалган хәбәрләрен табарга ярдәм итегез.

1.Күңелгә дәрт һәм шатлык өстәп, очып – очып татар кызы (хикәя ф.).

2.Син әти - әти - әниеңне (боерык ф.).

3. Малай (шарт ф.), ат шунда ук (хикәя ф.).

4. Җәмәгать, мин дә үз фикеремне (боерык ф.).

5. Исегездә тотыгыз: китап битләрен (инфинитив, юклык төре).

6. Мин кичә дустымнан хат ( хик. фиг.).

Җаваплар: борчыма, бии, чакырса, килеп җитә, әйтим әле, ертмаска, алдым.

  1. Ялган ияләр. Кара белән бирелгән сүзләр үзләрен «ия» диләр. Моның шулаймы, түгелме икәнен сигнал карточкалары белән күрсәтегез.

-Мин кичә дустымнан хат алдым.

- Тәрәз төбендәге гөлләрем дә чәчәк аттылар.

- Батыр яуда беленер.

- Алар таң атканда гына кузгалдылар.

- Әби оныкларына оекбаш бәйли.

- Нәфисә- уңган кыз.

- Мәдинәнең өе мәктәптән шактый ерак.

- Ниндидер могҗиза белән бу авыл сакланып калган.

- Су юлына «Мәрьям сукмагы» дигән исем биргәннәр.

- Нурия бик матур җыр башлады.

     Сез нинди иярчен кисәкләрне беләсез?

- Аергыч, тәмамлык, хәл.

- Бүген иярчен кисәкләрнең берсе – аергыч һәм аның белдерелүен карап китәрбез.

II Яңа төшенчәләр, ысуллар формалаштыру.

  1. Таблицадан җөмлә тикшерелә. 

Исемне ачыклап килгән теләсә нинди сүз аергыч дип атала. Димәк, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре дә аергыч була ала. Аергычны билгеләү өчен, башта исемне, аннары аңа ияргән сүзне табарга кирәк. (мисал: көләч йөз, яхшы сүзләр һәм дуслык белән безне каршыладылар)

Җөмләдә исем урынында килгән алмашлык һәм санны ачыклаучы сүз дә аергыч була (мисал: кызларның берсе аңа карап елмайды)

- Укучылар, игътибар итегез әле, аергычлар җөмләдә кайсы урыннарда килгән?

( җөмләнең  төрле урынында: башында, уртада.)

- Ләкин шуларның берәрсе ияртүче кисәктән соң килгәнме?

-Әйе, аергычларның барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән, һәм ияртүче кисәк кайда булса, алар да шунда торалар. Аергычны ияртүче кисәк аерылмыш дип атала.

Ә шигъри яки гади сөйләмдә аергыч аерылмыштан соң да килергә мөмкин. (Исемең ничек синең?)

Йомгаклыйк. Димәк, ияртүче кисәк – аерылмыш – аергыч һәрвакыт исем белән белдерелә; нинди? кайсы?, кемнең? нәрсәнең?,ничә? ничәнче? кебек сорауларга җавап бирә, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә ала.

  1. Тактада эш.

      Җөмләләр тикшерү.

  1. Без «Хезмәт» газетасын яратып укыйбыз.
  2. Шагыйрь Һ. Такташ- безнең горурлыгыбыз.
  3. «Тукай» хуҗалыгы бәрәңгедән зур уңыш алды.
  4. Субаш авылы Хәсән күле янына урнашкан.

Нәтиҗә: Аергыч шулай ук килеш кушымчасыннан башка килгән исемнәр – газета – журнал, авыл, шәһәр, район исемнәре белән дә белдерелә ала.

III Осталык һәм күнекмәләрне булдыру.

  1. 82 нче күнегү.
  2. Карточкалар белән эш.

Мәкальләрне укып аергычларны табарга, сызарга.

   1. Ялкау шәкертнең китабы керләнми.

2. Акыллы кеше сүз әйткәндә, әйтер сүзен чамалар.

3. Балага иң куәтле кеше-ата.

4. Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.

5. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.

6. Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.

3. «Картинага җан керт» уены.

      Аергычлар кергән җөмләләр уйлап, төркемнәрдә хикәя төзү.

4. Аергычның җөмләләрдәге әһәмиятен күрсәтү.

- Җөмләдә аергычны куллану ни өчен кирәк?

- Аергычлар җөмләне матурлыйлар.

-Алар әдәби әсәрләрдә бик еш кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак эпитет  дип атыйлар. Әйе, безнең якташ шагыйрьләребез әсәрләрендә дә бар алар.  Сез якташ шагыйрьләрдән кемнәрнең исемнәрен беләсез? 

-(Р. Рахман, Г. Морат, Ш. Мостафин, Ф. Галимуллин, М. Насыйбуллин)

якташ язучыларыбызның портретлары күрсәтелә.

- Без аларның шигырьләрен өйрәнергә, якташларыбыз белән горурланырга тиешбез.

Якташ шагыйрьләребез җыентыкларыннан аергычлар кергән шигырь юллары  эзләү.

IV Дәресне йомгаклау.

-дәрес темасы буенча  тест алу.

Өй эше: 1в.  84 нче күнегү.

          2в.  Аергычлар кертеп, «Авыл иртәсе» дигән инша язарга.

          Билгеләр кую.



Предварительный просмотр:

                          Татарстан  Республикасы Кукмара муниципаль  районы

                                    Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                     АЧЫК ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

                                        ТЕМА:  “Сүзнең тамыры”

                                 (5 нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе)

                                                           Укытучы: Мәчкәрә урта гомуми белем бирү

                                                           мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                           Сабитова Ания Фәрхәт кызы.

                                                            2015

 Тема:   Сүзнең тамыры һәм кушымчалар.

Максат:1.Cүзнең төп мәгънәсен аңлата торган һәм башка мәгънәле кисәкләргә

              бүленми торган кисәген  тамыр дип аталганын аңлату.

              2.Кушымча турында төшенчә бирү.   

             3.Балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.

            4. Укучыларда милли үзаң  һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, урта мәктәптә  татар телен укыту методикасы,тест, карточкалар, схема, рәсемнәр, проектор, ноутбок, телевизор.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.

                                                           Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру.

   1.Исәнләшү.

   Укучылар, Мин иртә белән өйләргә керәм,

        Иптәшләремнең хәлләрен беләм.

        Исәнме, Дилә, исәнме,Рәзинә!

        Исәнме, Таңсылу, исәнме, Әлфинә!

Бу ягымлы, җылы, йомшак сүзләрдән соң сезнең дә күңелегез күтәрелдеме? Сез дә иртән иптәшләрегез белән шулай исәнләшәсезме? Бер-берегезгә хәерле иртәләр телисезме?

                 Балалар, безнең татар халкында бик матур исәнләшү йоласы бар. Әби-

                бабайлар, ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп исәнләшәләр.

                      - Японнар ике кулны күкрәкләренә куеп, баш иеп исәнләшәләр;

                      - Америкалылар, гел елмаеп, кул болгап исәнләшә;

                      - Руслар, укучылар, кочаклашып исәнләшә.

    Әйдә бездә алар кебек бер беребезне сәламләп карыйк!

Ничек күңелле булып китте.

Шундый күңелле моментта, дәресебезне башлыйбыз.  

            Тактага язып куям, икенче битне дөрес язылган итеп күрсәтәсе.

Укучылар менә монда сүзләр төшеп калган, тутырап языйк әле.

   Дәрестә безнең күзләребез -------күрә,

                              Колакларыбыз----ишетә

                              Кулларыбыз----яза

                              Башыбыз ----эшли.

-Ә безнең һәр дәресебезнең девизы-Тырышлык-зурлык,

                                                               Ялкаулык-хурлык!

 II. Үткәннәрне кабатлау.

1.Укучылар, сезнең алдыгызда  номерланган  кәгазь  битләре ята . Анда сораулар язылган. Һәр төркемннән дә 1 һәм 4 нче номерлы укучылар.сорауларны алып, йөз иптәшләрегезгә сорау бирерсез.Алар сорауга җавап бирерләр.

1.Ясалышы буенча нинди сүз төрләрен өйрәндек?

Җавап: Тамыр һәм ясалма.

4.Тамыр сүзләрдә ясагыч кушымчалар буламы?

Җавап: Юк.

1.Ясалма сүзләр нинди чаралар ярдәмендә ясала?

Җавап: Ясагыч кушымча ялгап, кушып, тезеп, парлап ясала.

4.Бер тамырдан ясалган сүзләрне нинди сүзләр дип атыйбыз әле?

Җавап: Тамырдаш сүзләр.

1.Сүзләр бер яки берничә кисәктән тора дип өйрәндек. Нинди кисәкләрдән тора алар укучылар.

Җавап: Мәгънәле кисәкләрдән.

4. Сүзнең мәгънәле кисәкләре дип нәрсәләрне атыйбыз.

Җавап: Тамыр, кушымча һәм нигез.

Мин сезгә өйгә эш биргән идем. Сез ничек тамырдаш сүзләрне күз алдына китерәсез, рәсем итеп ясап килергә иде. Һәр төркемннән бер укучы чыгып, өй эшен аңлатып китәр.

Укучылар, без алдагы дәресләрдә сүз төзелеше дигән темага модель төзи башлаган идек. Алар сезнең алдыгызда. Дәрес ахырында без модельне тулыландырырбыз.

                                   Схема төзеп  алыйк.

                                       Сүз төзелеше

                                       

                        Тамыр сүзләр           Ясалма сүзләр

                        Сүзнең мәгьнәле кисәкләре                              

Тамыр                               кушымча                     нигез

 “Модель Фрейр” структурасы.

III. Яңа тема өстендә эш.

  Уку мәсьәләсен кую.

   -Балалар,уйлагыз һәм әйтегез, нинди тамырлар була? нәрсә соң ул тамыр?, ул ни өчен кирәк ? ,  (балаларның җаваплары тыңлана.) “Финк – Райт – Раунд Робин”  структурасы. Уйла, яз, фикерлә.

 

       Укытучы: Ябалак тамыр турында әкият алып килгән . Ябалак рәсеме слайдта

 Очрашканнар  ди агач  тамыры белән сүз тамыры.  

 -Исәнме.мин тамыр!Ә син кем?-дигән агач тамыры.

 -Мин дә тамыр!-дигән сүз тамыры.

-Син  нинди тамыр инде.Миннән зур агачлар үсә,синнән  нәрсә үсә ала дигән?

-Миннән  яңа сүзләр үсә ала!-дигән,сүз тамыры.

-Димәк, без бүген дәрестә укучылар нәрсә турында сөйләшербез, әйе, нәрсә соң ул сүзнең тамыры һәм кушымча дигән сорауга җавап эзләрбез.

Дәфтәрләрне ачып, число язабыз, тема, сыйныф эше.

- Әйдәгез әле укучылар, бу сүзләргә игътибар итик .  

 Дәфтәрдә сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатабыз.

Бакча- агачның тамыры. Тамырдан яңа сүзләр үсте.

1.Сүзнең мәгънәсе үзгәрдеме? 2.Сүзләр мәгънәле кисәкләргә таркалды.

3.Тамыр сүз мәгънәле кисәкләргә таркалдымы?  

 Мин: Балалар, бакчада бик күп алмагачлар үсә. Алмагачлар сүзен кисәкләргә таркатыйк әле. Сүз ике тамырдан тора, әйеме.

Укучылар сезнең каршыгызда номерланган битләр ята, һәрберегез үз номеры астына тамырга кагылышлы бер кагыйдә яза.

      “Сималтинус Раунд Тейбл” кагыйдә чыгару.

Тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым да кулланыла ала торган кисәк. Тамыр, тагын да вак мәгънәле кисәкләргә бүленми. Сүз бер яки берничә тамырлы була.

                 

        Укучылар, сезнең алдыгызда “Кыш” рәсеме.

1.Кыш булган вакыт ничек дип атала? Кышкы

2. Кояш елмаеп торган көн нинди була? Кояшлы

3. Бу юл. Бу кем? Юлдан баручы кеше. Без аны ничек дип атыйбыз? Бик дөрес. Юлчы дип.

4. Бу кем? Бу чаңгыда баручы кеше. Чаңгычы.

5.Төлке нишли? Куян аулый. Ау-аулый (ау-ла)

6.Куян нинди төстә? Ак төстә. Ул нәрсәгә охшаш. Кар төсенә. Икенче төрле ите әйтсәк, ничек булыр? Кардай ак.

  • Укучылар, без сезнең белән күпме яңа сүз ясадык. Әйтегез әле, бу яңа сүзләр нинди юл белән барлыкка килде?
  • Кушымчалар ялгап ясау белән.
  • Әйе, бик дөрес.
  • Нинди сүз төркемнәре ясалды:

Сыйфат             Исем                     фигыль                        рәвеш

кышкы                юлчы                      ау-ла                         кардай

кояшлы              чаңгычы

-  Балалар, әлеге сүзләрне кертеп, җөмләләр төзеп карыйк. (1) Бер кышкы кояшлы көнне урманга киттек. 2)  Анда  чаңгычылар ярышы бара иде. 3) Безгә шәһәргә таба баручы юлчы очрады. 4) Аучылар бүре ауларга киттеләр. 5) Алар кардай ак киемнәрен кигәннәр)

- Укучылар, әйтегез әле, сез спортны яратасызмы? Спортның  нинди төрләре сезгә аеруча ошый?

- Чаңгыда, тимераякта шуу, футбол, волейбол.

- Спорт белән шөгыльләнгән кеше нинди була?

- Сәламәт була.

- Сәламәтлек сүзенең нинди синонимнары бар?

Исәнлек, саулык, тазалык.(Экранда күрсәтелә)

IV. Белемнәрне ныгыту.

Карточкалар белән эшләү: “Сингл Раунд Робин” түгәрәк буенча  тикшерү.

Түбәндәге текстны укыгыз. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне күчереп  языгыз. (Эш экранда күрсәтелә)

 1.  Спорт – сәламәт... нигезе.

 2. Хәрәкәт... кеше озын гомер... була.

 3. Тәмәке тарту яшь организм өчен зарар... .

 4. Башта уй..., аннары эш... .

- Әйдәгез ял итеп алыйк. (Укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар)

Кышын чаңгыда йөрибез

Җәен суда йөзәбез,

Сикерәбез, йөгерәбез

Һәм нык булып үсәбез.

Матур язу күнегүе:

      Боз һәм кар эрде,

      Сулар йөгерде;

      Егълап елгалар,

     Яшьләр түгелде

Укучылар, бу кайсы вакыт: Яз әлбәттә, салкын кышлар үтте, яз килә. Һәр ел фасылы үзенчә матур, укучылар!

    Кушымчалар таблицасы укучыларга өләшенә. Бүгенгә бу таблица ярдәмлек өчен, киләсе дәресләрдә кушымчаларның төрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.

Укучылар, бирелгән тамыр сүзләрдән кушымчалар ялгап, төрле мәгънәдәге сүзләр ясыйбыз, аларны дәфтәрләргә язып, тамыр һәм кушымчаларның асларына сызабыз.

1.1 төркемгә:Сүз ( сүзлек,сүзчән, сүзсез); 2 төркемгә: Яшь ( яшьлек, яшьләрчә); 3 төркемгә: Тимер (тимерче, тимерле, тимерсез, тимер-томыр).

2. Укучылар, ә хәзер бирелгән кушымчалар белән сүзләр ясыйбыз: -лык,-лек; -лы,-ле; -чы,-че; гыч, геч; -ак, -әк. (башлык, тозлы, эшче, кыргыч, урак, көрәк.)

3 төркемнән берәр укучы  җавап бирә.

     Файлдагы номерлы кәгазьләргә кагыйдәләр язуны дәвам итәбез.

Кушымчалар, тамырга бер – бер артлы ялгана, аның төп мәгънәсен яки формасын үзгәртә, аңа өстәмә мәгънә бирә. Алар өч төргә бүленә: Ясагыч, модальлек, бәйләгеч.

Y.Теманы дәвам итү:  268 нчы күнегү (телдән үтәлә).

Тестлар эшләү. Төркемнәрдә алышалар, тикшерәләр.

1. Ясагыч кушымчалар исемнәр ясаган.

А) кар-лы, уй –ла, кар-дай.

ә) урман –лык, юл –чы, сыйныф -таш.

2. Ясагыч кушымчалар фигыльләр ясаган.

А) эз –лә, баш –ла, дус –лаш;

Ә)эш –чән, кызык –лы, баш –лык

      3. Ясагыч кушымчалар сыйфатлар ясаган.

А )боз –лык, эш –лә, төлке –дәй;

Ә) күңел –ле, томан – сыз, яз –гы.

      4. Ясагыч кушымчалар рәвешләр ясаган:

      А) кыш-ын, татар –ча, ут-тай;
      Ә) кояш-лы, аш –а, эш-лә

(11 слайд. Эшләрне үзләре тикшерәләр, билгеләр куялар, җыеп алына.)

YI. Мәкальләр язып,  фикер әйттерү (ГИА)

      1 төр – Яхшы сүз сөендерер,

                  Яман сүз көендерер.                  

      2 төр – Каты сүзгә тал сына,

                   Йомшак сүзгә таш эри.

      3 төр – Сүз сөйләү һөнәр,

                  Сөйли белмәгән үләр.

            Укытучы: Кешенең белемен сүзеннән аңларсың.  

     

                             Схема дәвам итеп, язып куйыйк.

                                       Сүз төзелеше

                                       

                        Тамыр сүзләр           Ясалма сүзләр

                        Сүзнең мәгьнәле кисәкләре

Тамыр                               кушымча                              нигез

бер     берничә        сүз                      

                              ясагыч

   VII. Нәтиҗә. Йомгаклау.

  1. Без нинди темаларны кабатладык? (Сүз төзелеше, ясалышы ягыннан сүз төрләре,сүзнең мәгънәле кисәкләре)
  2.  Нәрсә белдек? ( Тамыр, кушымча һәм аларның төрләрен)

-Укучылар, бүген өйрәнгән тамыр һәм кушымча тормышта безгә кирәк булырмы икән?

- Кирәк. Матур сүзләр ясау өчен, дөрес итеп сөйләшү өчен.

- Мин сезгә тылсымлы сүзләр әйтәм: Исәнмесез, рәхмәт, тыныч йокы.

- Ә хәзер сез, -лы,-ле; -лык, лек кушымчалары ярдәмендә матур сүзләр ясагыз.

Кешелеклелек, инсафлы,намуслы,әдәпле, рәхмәтле, тәртипле, миһербанлы, сабырлык, ихтирамлы.

Язгы көн ничек матур, җылы, кояшлы булса, тылсымлы сүз әйткәннән соң да кешенең күңеле яктыра, матурлана.

  1. Үзебез өчен нинди файдалы фикерләр ишеттек? (Һәр ел фасылы үзенчә матур. Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен файдалы.)

   

 VIII.  Рефлексия.

- Укучылар,  кыш кайсы яклары белән сезнең исегездә калды?

  • Кар, саф һава, тимераякта шуу, хоккей уйнау.
  • Өйдә түбәндәге темаларның берсенә хикәя язып килегез.  

Кушымча ялгау ысулы белән ясалган сүзләр дә булсын.

1.   Кышның истәлекле көне.

  1. Сәламәт кеше – бәхетле кеше.

3.  Cәламәтлек турында мәкальләр язып килергә.

                  - Балалар, акыллы, бәхетле, сәламәт булыгыз.

 ( “Җәй дә рәхәт, кыш та рәхәт”җыры башкарыла).



Предварительный просмотр:

Тема: Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат: Тезмә кушма җөмлә турындагы белемнәрне гомумиләштереп  

             кабатлау; халык авыз иҗаты әсәрләрендә тезмә кушма кушма  

               җөмләләрнең кулланылышы,  аларны  танып белү, тыныш    

               билгеләрен дөрес куя белү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

               татар теленә, халык авыз иҗаты әсәрләренә  хөрмәт һәм мәхәббәт

               тәрбияләү.

Материал: М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов “Татар теле”, 8 нче сыйныф өчен  

        дәреслек,- Казан:Татарстан, 2015.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, компьютер, Н.Исәнбәт “Сайланма

әсәрләр” . – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2007.

.

                                   Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: - Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн тууга үзебезнең, әти-әниләребезнең, якыннарыбызның, туганнарыбызның исән-сау булуларына, туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

     -  Хәерле көн телик таңнар  саен.

     -  Аяз күкләр телик җиребезгә.

     - Кояшлы көн телик һәр кешегә,

     - Һәм иминлек телик җиребезгә,

     - Хәерле көн телик барчабызга,

     - Хәерле көн телик үзебезгә.

     - Барчабызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

  • Укучылар, сезгә өй эше итеп үткәннәрне кабатлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, өй эшен тикшереп “Иң зирәк” укучыны билгелик. Хәзер слайдтагы мәкальгә игътибар итегез әле. Бу мәкальнең ничә грамматик нигезе бар? Һәм бу нинди җөмлә төренә керә?  (Бу – теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Ике грамматик нигезе бар.)
  • Әйе, бик дөрес укучылар. Без сезнең белән үткән дәрестә теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне өйрәндек. Бүгенге дәресебезнең темасы:   “Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау”. Дәфтәрләрне ачып, число белән теманы язып куябыз. Ә хәзер әйдәгез сорауларга җавап бирәбез.
  1. Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.)
  2. Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә була.)
  3. Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала? (Гади җөмләләре үзара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала.)
  4. Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала? (Гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса, андый кушма җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала.)
  5. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр нинди теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә? (Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйләүдә җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр катнаша.)
  6. Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасына нинди тыныш билгеләре куела? (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән өтер белән аерылалар.)
  7. Кайсы очракта өтер куелмый? (Һәм теркәгече  ярдәмендә теркәлгән тезмә кушма җөмләдә һәр ике гади җөмләгә дә караган уртак кисәк булса, һәм теркәгече алдыннан өтер куелмый.)
  8. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр? (Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр үзара санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәләләр.)
  9. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына нинди тыныш билгеләре куела? (Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.)
  • Молодцы укучылар, сез өй эшенә ныклап әзерләнгәнсез. Хәзер алга таба барабыз.

III. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1.Мәкальләрне дәвам итеп язарга.

      - Бүген без халык авызы иҗаты әсәрләрендә  тезмә кушма җөмләләрнең  кулланылышы белән танышып үтәрбез. Халык авыз иҗаты хикмәтле һәм гыйбрәтле мәкальләргә бай. Алар безне телебезне аңларга,  әдәп-әхлак сыйфатларына өйрәтәләр. Хәзер башкарасы  эш төре мәкальләр белән бәйле булыр. Бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә. Бу  мәкальләрнең беренче өлеше бирелгән, ә икенче өлешен дәвам итеп язарга, тыныш билгеләрен куярга, җөмләләрнең төрләрен билгеләп, тактага схемаларын төзергә кирәк. Тезмә кушма җөмләләрне билгеләргә. (Мәкальләр слайдта  бирелә).

1. Һөнәрле үлмәс,... һөнәрсез көн күрмәс. (Бу - теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.)

2. Эшләгән тук булган,... ә эшләмәгән юк булган.(Бу - теркәгечле тезмә кушма җөмлә.)

3. Вакытның кыйммәте ... алтыннан артык. (Бу - гади җөмлә. )

 4. Яман гадәт әрәм итәр,... яхшы гадәт адәм итәр. (Бу - теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.)

2.Хәзер башкарыласы эш төре табышмаклар белән бәйле булачак. Табышмак – исеменнән күренгәнчә, күлмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән таптыру өчен генә башкарыла торган фольклар. Табышмакларның роле катлаулы булган, аны әйтешү  яшьләр арасында да җитди бер эш, хәтта изге бер йола итеп каралган.

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табарсыз. Тезмә кушма җөмләле 3 табышмакны  дәфтәрләргә язып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә тиеш буласыз.

  1. Кулы юк, ләкин балчык ташый,

Балтасы юк, ә өй ясый. (карлыгач)

  1. Урлый да, чәчми дә,

Ә  ил өстендә көн итә. (чыпчык)

  1. Суда юынып алды,
  2.  Ә өсте коры калды. (каз)
  3. Канаты Һәм аягы бар,

Ләкин үзе йөзә белми. (тавык)

  1. Тимерче һәм балтачы түгел,

Ә  авылда беренче эшче. (ат)

  1.  Сакаллы килеш туа,

 Ләкин берәү дә гаҗәпләнми. (кәҗә)

3. Алдагы эш  төре  әкиятләр белән бәйле булачак. Әкиятләр – халык авыз иҗатының киң таралган һәм мавыктыргыч төрләреннән берсе. Аларның нигезендә халыкның тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, өмет-хыяллары чагылыш тапкан уйдырма ята. Әкиятләрдә начарлык,  явызлык гаепләнә, гаделлек, дөреслек яклана.

Хәзер сезгә әкиятләрдән өзекләр тәкъдим ителә. Шул өзектән бары тик тезмә кушма җөмләләрне язып аласыз.

1.Ләкин эш Сылубикә уйлаганча барып чыкмаган. Арбаны урыныннан кузгатыр өчен, теге бабай өйрәткән җырны әйтергә кирәк, ә Сылубикә аны белми бит. Шулай да ул үз уеннан кайтмаган. Көн уртасында кызлар бер шәһәргә барып җиткәннәр, Җилбикәнең абзыйларын эзләп тапканнар.

                                                                  (“Җил арба” әкиятеннән).

2.Иртәгесен патша кешеләре яңадан су буена баралар. Күрәләр болар, гәүһәр су төбендә җем-җем ялтырап ята. Боларның суга чумулары була – гәүһәр тагын юкка чыга. Таба алмыйча, тагын аптырап кайтып китәләр.

                                                                  (“Зирәк карт” әкиятеннән).

5. Тест башкару. Ә хәзер белемнәрегезне тест сораулары аша тикшереп карыйк. Мин сезгә тест сораулары тәкъдим итәм. Сез тестны эшләп, бер-берегезнекен алыштырып тикшерерсез, һәм билгеләр куярсыз.

            Тезмә кушма җөмләләр буенча тест.

1.Кайсы билгеләмә тезмә кушма җөмләләргә туры килә?

  а) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора;

  ә) гади җөмләләре үзара кушымчалар ярдәмендә бәйләнә;

  б) гади җөмләләре үзара янәшә тору юлы белән бәйләнә;

  в) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора;

2.Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре...

 а) үзара интонация  ярдәмендә бәйләнә;

 ә) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә;

 б) теркәгеч сүзләр ярдәмендә бәйләнә;

 в) ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә;

3.Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасында нинди  тыныш билгеләре куела? 

а) нокталы өтер;

ә) өтер;

 б) сызык;

в) ике нокта.

4.Бай дигән даны бар, тик чыкмаган җаны бар дигән җөмләнең төрен билгеләргә.

а) гади җөмлә;

ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә;

б) иярченле кушма җөмлә;

в) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

5.Теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең гади  җөмләләре үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә? 

а) кушымчалар;

ә) мөнәсәбәтле сүзләр;

б) санау һәм каршы кую интонациясе;

в) янәшә тору юлы белән.

6. Ашарга чакырдылар кермәдем җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?

а) өтер;

ә) сызык;

б) нокталы өтер;

в) ике нокта.  

  Тестны  төгәлләгәч, укучылар бер-берсенең эшләрен алмаштыралар һәм билге куялар.

“5”ле – хатасы булмаган эшкә куела.

“4”ле – ике хаталы эшкә куела.

“3”ле – өчтән артык хаталы эшкә  куела

“2” ле –дүрт хаталы эшкә куела.

IV. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

- Халык авыз иҗаты әсәрләрендә  тезмә кушма җөмләләр кулланылышын белдек. Аларны тексттан аеру буенча күнекмәләрне ныгыттык.

 Алдыгызда булган тест сораулары битен проекторда чыккан йөзне ясап куегыз. Әгәр сезгә бүгенге дәрес ошаган икән елмаю йөзе, ә ошамаган икән борчулы, кайгылы йөз ясагыз, һәм җавапларыгызны миңа күрсәтегез.

1.Билгеләр кую 

2.Өй эше: 1 нче вариант (мәҗбүри) 56 нчы күнегү. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

2 нче вариант (ярым иҗади) Әдәби әсәрләрдән тезмә кушма җөмлә кергән 5 җөмлә сайлап язарга.

3 нче вариант (иҗади) Тезмә кушма җөмләләр кулланып “Туган ягым” темасына миниатюр инша язарга.