Рабочая программа по татарскому языку (5 класс)
рабочая программа (5 класс) на тему

Султанова Гульчачак Салаховна

Рабочая программа по татарскому языку (5 класс)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_kltatar_dbiyatynnan_esh_progr.doc237 КБ

Предварительный просмотр:

 

Каралды

Гуманитар фәннәр МБ утырышында.

Беркетмә №1

   31 август,2013 ел

МБ җитәкчесе________/М.Ф.Хәбирова/

 

Килешенде

Укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары________________

/Г.Д.Саматова /

31 август,2013 ел

Раслыйм

Мәктәп директоры

_____________/Р.Х.Ахметов/

Боерык  № 8/2

 31 август, 2013 ел

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү  учреждениесе

“Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе”

5нче сыйныфта  татар әдәбиятыннан

эш программасы

(70 сәгать)

Эшләү вакыты  : август, 2013 ел

Куллану вакыты :   2013-2014 нче  уку елы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на / Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010/  нигезләнеп төзелде.

Төзеде :  Солтанова Гөлчәчәк Сәлах  кызы

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта мәктәпләре өчен  әдәбият  программалары”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

        Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

  • татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү
  • иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү
  • укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү

        Укыту планында 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Татар урта мәктәпләре өчен  әдәбият  программалары”на   (Фәрит Хатипов, 5-8 сыйныф, 2010) үзгәртүләр кертеп  төзедем, чөнки БУП 2008( Примерный учебный план для учащихся 5-9 классов с углубленным изучением отдельных предметов)  буенча әдәбиятка 2 сәгать каралган.

Әсәрләрне өйрәнү  -   58 сәг

Сөйләм үстерү        -   6 сәг                                     Дәрестән тыш уку- 6 сәг

Эш программасы.

Халык   авыз   иҗаты   “Таңбатыр”  әкияте,   “Үги  кыз”, “Чакматаш”,   “Гөлчәчәк” ,

“Солдат  балтасы”,  “Әтәч  белән  Төлке” ,  “Ай  белән   Кояш” “Алтын  алмалар”

“Кол  һәм  алпавыт”. – 10 сәгать

Мәзәкләр  “Ишәк   өстендә”,  “Шайтан  ни  төсле?”,  “Былтыргы  “А”,   “Кичке   аштан  соң”,   Улы   һәм   атасы”.”Нуҗа   бабай”,  “Үзе   кереп   бара”  “Көймәгән  арпа” ,  Аягын күтәрә   торган  ат” “Довольно”

3  сәгать

К. Насыйри ”Патша   балән   карт “    “Аңгыралык  бәласе”- 1 сәгать
Г.  Тукай    “Исемдә    калганнар”    “Шүрәле” “Пар   ат” Таз”  “Сабыйга”-7 сәгать

Ф.Әмирхан   “Нәҗип”-3 сәгать
Г. Ибраһимов    “Алмачуар”- 4 сәгать
Һ.Такташ    “Ак   чәчәкләр”     “Урман”    “Караборының   дусты”.    “ Картайдым  шул”,   “пи- би-би- бип”- 4 сәгать
Ә.  Еники  “Курай””Бала”.-4 сәгать

Г.Кутуй   “Сагыну” “Рөстәм   маҗаралары” – 4 сәгать
М,Җәлил   “Җырларым”,”Ана  бәйрәме”  “Кызыл    ромашка”.-3 сәгать

Ф.Кәрим   “Үлем   уены” “ Кыр   казы”  “Сибәли дә  сибәли -3 сәгать
С.Хәким   “Колын”   Н. Баян   “Сандугачка”-1 сәгать

ААлиш   “Сертотмас   үрдәк”-4 сәгать
М.Кәрим   “Озын –озын   балачак” 4 сәгать
Ш. Галиев    Балалар өчен шигырьләр -1 сәгать
Г.  Сабитов   “Ярсулы  яз” -3 сәгать
Н. Дәүли    “Язмышка   юл” -1 сәгать
А. Расих  “Хәвефле  сынау”- 2 сәгать
Н. Исәнбәт   “Хуҗа   Насретдин”- 3 сәгать

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу;
  • сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;
  • эпик әсәр буенча изложение язу;
  • әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;
  • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
  • әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;
  • әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;
  • әдәби әсәр героена характеристика бирү;
  • эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;
  • шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
  • әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу;
  • бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
  • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
  • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;
  • әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел – сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;
  • автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау;
  • әдәби әсәр буенча сочинение язу;
  • татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
  • ирекле темага сочинение язу.

Укыту – методик комплекты

  1. Татар урта мәктәпләр әдәбият программалары, 5-11 нче сыйныфлар/Ф. Хатипов.- Казан: Мәгариф нәшрияты, 2010
  2. Татар мәктәпләрендә әдәбияттан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты/Ф.Ә.Ганиева, А.Г.Яхин, Л.Г.Әминова.-Казан, 2005 Әдәбият:

          Дәреслек. Дәреслек. М.Ш.Җәләлиева, Г.М.Әдһәмова, Д.Ш.Сибгатуллина 5 нче сыйныф,

  1. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005
  2. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы сыйныфларында эшләүчеукытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Дәрестә кулланыл- ган эш төрләре

Контроль төре

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Өй эше

Дата

План

Факт

1

Халык авыз иҗаты. Әкиятләр

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

әңгәмә,

уку

 

Фольклор турында төшенчә. Аның жанрлары. Әкиятләр. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Үзең яраткан бер әкият сөйләргә.

2

“Таңбатыр” әкияте

1

Уку дәресе

әкият сөйләү, уку,

әңгәмә

 

“Таңбатыр” әкияте. Аны уку, текстка якын итеп балалардан сөйләтү. Кабатлатканда , детальләргә игътибар итү. Әкият героеның сыйфатлары.

Укылган өлешне үзең аңлаганча сөйләргә өйрәнергә.

3

“Таңбатыр” әкияте. I бүлек

1

Уку дәресе

әкият сөйләү, уку,

әңгәмә

 

“Таңбатыр” әкияте. Аны уку, текстка якын итеп балалардан сөйләтү. Кабатлатканда , детальләргә игътибар итү. Әкият героеның сыйфатлары.

Сорауларга җавап әзерләргә 18 б.

4

“Таңбатыр” әкияте. II бүлек

1

Уку дәресе

әсәргә иллюстрация карау, сөйләү, әңгәмә

 

“Таңбатыр” әкияте. Аны уку, текстка якын итеп балалардан сөйләтү. Кабатлатканда , детальләргә игътибар итү. Әкият героеның сыйфатлары.

Укыган өлешнең эчтәлеген сөйләргә.

5

“Үги кыз” әкияте

1

Уку дәресе

Рольләргә бүлеп уку, әңгәмә

 

“Үги кыз” әкияте. Рольләргә бүлеп уку, сөйләү.   Герой холкындагы гаделлек, тугрылык

Сорауларга җавап әзерләргә 38 б.

6

Герой холкындагы гаделлек, тугрылык

1

Юнәлешле әңгәмә

Куелган сораулар буенча әңгәмә үткәрү, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару.

Инша “Халык әкиятләрен-дә мин яраткан геройлар” 

“Үги кыз” әкияте.  Герой холкындагы гаделлек, тугрылык

Дәрестән тыш укуга әзерлек.Әкият укырга.

7

Дәрестән тыш уку. “Гөлчәчәк” әкияте

1

Дту

 

Дәрестән тыш уку. “Гөлчәчәк” әкияте.

Дәфтәргә язарга

8

Хайваннар турында әкиятләр

1

Уку дәресе 

Рольләргә бүлеп уку, әңгәмә

 

Хайваннар турында әкиятләр. (“Әтәч белән төлке”, “Әкиятләрдә кешегә хас сыйфатларның һәм фикер йөртүнең хайваннарга, табигать җисемнәренә үзенчәлекле төстә күчерелүе.

Хайваннар турында әкиятләр әзерләп килергә.

9

Тапкырлыкка корылган әкиятләр

1

Уку дәресе

Сөйләү,

уку

 

Тапкырлыкка корылган әкиятләрдә(“Алтын алмалар”, “Кол һәм алпавыт”) тормышчанлык, акыл көченең өстенлеген күрсәтү. Көнкүреш әкиятләренең тәрбияви көче.

Конспектларга 45-48 б.(әкият, аның төрләре, гипербола, литота, фантастика).

10

Б.с.ү. Әкият иҗат итү

1

Бсү

Иҗади биремнәр башкару

Әкиятләр буенча тест

Үзләре язган әкиятләрне тыңлау, төрле уеннар, ребуслар чишү, тестлар өстендә эш

Әкият язарга

11

Мәзәкләр

1

Яңа материалны өйрәнү

Мәгълү-мат бирү

уку

 

Мәзәкләр. Алардагы тапкырлыгы, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек.

Конспектларга, балалар мәзәкләрен җыярга.

12

Алардагы тапкырлык, юмор, кимчелекләр, хикмәтлелек

1

Уку, нәтиҗә чыгару дәресе

Куелган сораулар буенча әңгәмә үткәрү, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару.

 

Мәзәкләр. Алардагы тапкырлыгы, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек.

Үзегез тапкан бер мәзәкнең эчтәлеген рәсем итеп ясарга.

13

Б.с.ү. Мәзәк язу

1

Бсү

Мәзәк язу, сөйләү

 Мәзәк язу

Б.с.ү. Мәзәк язу

Дәрестән тыш укуга әзерләнергә.

14

Дәрестән тыш уку.

К.Насыйри хикәяләр.

1

Дту

“Иске мәдрәсәдә”, “Патша белән карт”, “Аңгыралык бәласе” хикәяәләрен уку һәм сөйләү.

Абдулла Алиш әкиятләрен укырга

15

Абдулла Алиш

1

Күзәтү дәресе

Хроноло-гик таблица төзү.

 

Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Әкиятләре турында гомуми фикерләр, халык авыз иҗатына якынайткан яклары. А. Алиш әкиятләрендәге образлар системасы, төп мативлар, детальләр байлыгы, җанлы һәм җансыз табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чаралары.

 Бирем №2, 56 бит.

16

“Сертотмас үрдәк” әкияте

1

Уку дәресе

Әкиятне

дисктан тыңлау.

 

“Сертотмас үрдәк” әкияте, халык авыз иҗатына якынайткан яклары, образлар системасы, төп мотивлар, детальләр байлыгы, җанлы һәм җансыз табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чаралары. Хайваннар турында әкиятнең үзенчәлеге. Киңәйтелгән план төзү күнекмәләрен үстерү.

Әкиятнең эчтәле- ген киңәйтелгән план буенча сөйләргә

17

“Нечкәбил” әкияте

1

Уку дәресе

Уку, әңгәмә

 

“Нечкәбил” әкияте. , халык авыз иҗатына якынайткан яклары, образлар системасы, төп мотивлар, детальләр байлыгы, җанлы һәм җансыз табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чаралары.

Әкиятнең эчтәлеген киңәйтелгән план буенча сөйләргә

18

“Койрыклар” әкияте

1

Уку дәресе

Текстка якын итеп сөйләү, уку

 

Хайваннар турында әкиятнең үзенчәлеге. Киңәйтелгән план төзү күнекмәләрен үстерү

Сораулар һәм биремнәр ,76 б.

19

Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар” әсәре

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Г.Тукай турында фильм карау.

 

Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар” әсәре. Балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге.

Укырга, эчтәлеген сөйләргә

20

“Исемдә калганнар” әсәре

1

Уку дәресе

Аңлатма-лар белән уку, иллюстрация карау, әңгәмә

 

“Исемдә калганнар” әсәре. Балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге.

Әсәрнең эчтәлеген киңәйтелгән план буенча сөйләргә

21

“Исемдә калганнар” әсәре

1

Йомгаклау дәресе

Эчтәлек сөйләү, әңгәмә.

 

 

“Исемдә калганнар” әсәре. Балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Биография һәм автобиография.

Үзеңнең автобиографияңне язарга. Өзекнең эчтәлеген сөйләргә.

22

М. Казаковның “Үксез бала” рәсеме буенча иҗади эш

1

Бсү

Иҗади эш башкару

М. Казаков-ның “Үксез бала” рәсеме буенча иҗади эш.

М. Казаковның “Үксез бала” рәсеме буенча иҗади эш.

 Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тестка әзерләнергә.

23

“Шүрәле” поэмасы

1

Сәнгатьле уку дәресе

Укытучы-ның сәнг. укуы, тест .

Тест  

“Шүрәле” поэмасы. Авыл егетенең тапкырлыгы. Табигать күренешләренең тасвирланышы. Поэманы гүзәл иткән элемент-чаралар.

1 нче бүлеген яттан сөйләргә.

24

“Шүрәле” поэмасының 1 нче бүлеген яттан уку.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку, иллюстрация карау

Шигырь сөйләү

“Шүрәле” поэмасының 1 нче бүлеген яттан уку. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру. Чагыштыру, эпитет.

Ошаган урынын рәсем итеп ясарга.

25

“Пар ат” шигыре

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку, иллюстрация карау

Шигырь сөйләү

“Пар ат” шигыре. Лирик геройның татар мәдәнияте үзәгенә омтылу. Казанга зур өметләр баглавы.

Сәнгатьле укырга өйрә-нергә.Дту –га әзерләнергә.

26

Дәрестән тыш уку. Г.Тукай “Таз”, “Сабыйга”.

1

Дту

 

Дәрестән тыш уку. “Таз”, “Сабыйга”. Мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте.

“Сабыйга” шигырен ятларга

27

Фатих Әмирхан. “Нәҗип” хикәясе

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Хрон. таблица төзү.

 

Фатих Әмирхан. “Нәҗип” хикәясе. Әсәрдә өлкәннәр һәм бала психологиясенең бирелеше

Әсәрнең эчтәлеген киңәйтелгән план буенча сөйләргә

28

“Нәҗип” хикәясе. 1-2 бүлекләр

1

Уку дәресе

Уку, рольләргә бүлеп уку

 

“Нәҗип” хикәясе. 1-2 бүлекләр. Нәҗип кичерешләренең самимилеге, кичерешләрдәге борылышлар

Укырга, бүлекләрнең эчтәлекләрен сөйләргә

29

“Нәҗип” хикәясен йомгаклау

1

Йомгаклау дәресе

Иҗади эш башкару

 Инша “Минем яраткан һөнәрем”

“Нәҗип” хикәясен йомгаклау. Һөнәр турында мәкаль-әйтемнәр, ребус чишү, “Нинди һөнәр иясе?” уены.

 Инша язарга “Минем яраткан һөнәрем”

30

Галимҗан Ибраһимов

1

Күзәтү дәресе

Хрон. таблица төзү.

 

Галимҗан Ибраһимовның кыскача иҗат биографиясе.

Язучы биографиясен укырга, сөйләргә.

31

“Алмачуар” хикәясе. 1 бүлек

1

Уку дәресе

Аңлатма-лар белән уку, әңгәмә.

 

“Алмачуар” хикәясе. 1 бүлек. Авыл малаеның табигатькә якынлыгы, атка мәхәббәте, аңа бәйле хыяллары, хыялның җимерелүе. Пейзаж турында төшенчә

Укырга, бүлекләрнең эчтәлеген сөйләргә

32

“Алмачуар” хикәясе. 2 бүлек

1

Уку дәресе

Аңлатма-лар белән уку, эчтәлек сөйләү.

 

“Алмачуар” хикәясе. 2 бүлек. Авыл малаеның табигатькә якынлыгы, атка мәхәббәте, аңа бәйле хыяллары, хыялның җимерелүе.

Күзаллап Алмачуарның рәсемен ясарга.

33

“Алмачуар” хикәясе. 3 бүлек

1

Йомгаклау дәресе

Аңлатма-лар белән уку, эчтәлек сөйләү.

 

“Алмачуар” хикәясе. 3 бүлек. Пейзаж турында төшенчә.

Пейзаж сурәтләнгән өзекне ятларга.

34

Л. Фәттахның “Сабантуй” картинасы буенча иҗади эш

1

Бсү

Иҗади эш башкару, сәнг. уку.

Л. Фәттахның “Сабантуй” картинасы буенча иҗади эш

Л. Фәттахның “Сабантуй” картинасы буенча иҗади эш

35

Һади Такташ. “Ак чәчәкләр”, “Урман” шигырьләре

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Хрон. таблица төзү.

Шигырь-ләрен тылау.

 

Һади Такташның тормыш юлы турында белешмә. “Ак чәчәкләр”, “Урман” шигырьләре. Табигать күренешләренең төгәл чагылдырылуы. Лирик герой турында төшенчә

Сораулар һәм биремнәр, 159-160 б.

36

“Караборынның дусты”

1

 Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү.

 

“Караборынның дусты”. Азатлык өчен көрәшнең гәүдәләнеше. Әйдүк һәм Караборын образлары. Күренешләрнең Караборын карашы аша тасвирлануы

Эчтәлеген сөйләргә .

37

“Караборынның дусты”

1

Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү.

 

“Караборынның дусты”. ”. Азатлык өчен көрәшнең гәүдәләнеше. Әйдүк һәм Караборын образлары. Күренешләрнең Караборын карашы аша тасвирлануы

Язма эшкә әзерлек.

38

Сочинение

“Караборын -Әйдүкнең якын дусты”

1

Бсү

Иҗади эш башкару

Һади Такташ. “Караборынның дусты” әсәреннән соң

Сочинение. Теманы ачу, вакыйга һәм образларга бәя бирү

Тәмамларга.

Һ.Такташ шигырьләрен укырга

39

Дәрестән тыш уку.

Һ. Такташ. “Картайдым шул”, “Пи-би-би-бип”

1

Дту

 

Дәрестән тыш уку. Һ. Такташ. “Картайдым шул”, “Пи-би-би-бип”. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Сәнгатьле укырга.

40

Әмирхан Еники. “Курай” хикәясе

1

 Яңа материалны өйрәнү дәресе

Хрон. таблица төзү, уку

 

Әмирхан Еники. тормыш юлы турында белешмә. “Курай” хикәясе.әсәрнең халык иҗаты белән уртаклыгы. Курай һәм курайчы образы: моңның кеше күңеленә тирән тәэсире

Әсәрнең эчтәлеген киңәйтелгән план буенча сөйләргә

41

Курай һәм курайчы образы.

1

Юнәлешле -әңгәмә

әңгәмә, иҗади эш башкару.

 

Курай һәм курайчы образы: моңның кеше күңеленә тирән тәэсире

Мөст. эш, 182 бит.

42

“Бала” әсәре.

1

Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү

 

“Бала” әсәре. Әсәрне укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Үзәк вакыйганы билгеләү. Солдатның эчке дөньясын ачу үзенчәлекләре. Сәнгатьчә детальләрне табу, аларныңмәгънәви көчен ачу.

Хикәяне сөйләргә

43

“Бала” әсәре.

1

Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү

 

“Бала” әсәре. . Әсәрне укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Үзәк вакыйганы билгеләү. Солдатның эчке дөньясын ачу үзенчәлекләре. Сәнгатьчә детальләрне табу, аларның мәгънәви көчен ачу.

Сораулар һәм биремнәр,

189 б.

44

Гадел Кутуй. “Сагыну” нәсере

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Нәсерне дисктан тыңлау

 

Гадел Кутуй. “Сагыну” нәсере. Лирик герой кичерешләрендә Туган ил образы. Нәсер турында төшенчә

Өзекне ятларага

45

“Сагыну” нәсереннән өзекне яттан уку

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнг. уку

Шигырь сөйләү

“Сагыну” нәсереннән өзекне яттан уку. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.

Конспектларга: нәсер һәм инверсия.

46

“Рөстәм маҗаралары” әсәре

1

Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү

 

“Рөстәм маҗаралары” әсәре

Эчтәлеген сөйләргә

47

“Рөстәм маҗаралары” әсәре

1

Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү

 

“Рөстәм маҗаралары” әсәре

Әсәрнең эчтәле- ген сөйләргә

48

Муса Җәлил. “Җырларым”

1

Сәнгатьле уку дәресе, иллюстра-ция карау

Хрон. таблица төзү.

 

Муса Җәлил. Тәрҗемәи хәле турында кыскача белешмә. “Җырларым”

Шигырьне ятларага.

49

“Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка” әсәрләре

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнг. уку

 

“Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка” әсәрләре

Сәнгатьле укырга.

50

“Җырларым” әсәрен яттан уку

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнг. уку

 

“Җырларым” әсәрен яттан уку

Башка әсәрләрен укырга

51

Фатих Кәрим. “Үлем уены”.

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Хрон. таблица төзү.

 

Шагыйрь турында белешмә. Әсәрдә сугыш вакыйгаларының, күренешләренең бирелеше. Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы

“Кешенең уен... Үлгән чагыында”- өзек ятларга

52

“Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли” әсәрләре.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнг. уку

“Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли” әсәрләре.

“Кыр казы” шигырен ятларга

53

“Кыр казы” шигырен яттан уку

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнг. уку

Шигырь сөйләү

“Кыр казы” шигырен яттан уку

Дәрестән тыш укуга әзерләнергә.

54

Дәрестән тыш уку.

С. Хәким. “Колын”,

 Н. Баян. “Сандугачка”

1

Дту

 

Дәрестән тыш уку. С. Хәким. “Колын”, Н. Баян. “Сандугачка”

Н.Баян шигырьләрен укырга

55

Мостай Кәрим. “Озын-озын балачак” әсәре

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

уку, эчтәлек сөйләү

 

Мостай Кәрим. “Озын-озын балачак” әсәре

Укырга,әсәрнең эчтәлеген сөйләргә

56

“Озын-озын балачак” әсәре

1

Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү

 

“Озын-озын балачак” әсәрен уку

Укырга,әсәрнең эчтәлеген сөйләргә

57

“Озын-озын балачак” әсәре

1

Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү

 

“Озын-озын балачак” әсәре уку

Ш.Галиев шиг.

58

“Озын-озын балачак” әсәре

 

Йомгаклау дәресе

 әңгәмә,

эчтәлек сөйләү

 

“Озын-озын балачак” әсәрекешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау-аңлатуда Олы инәй образы.

Тексттан мәкаль-әйтемнәр, җор сүзләр табарга.

59

Шәүкәт Галиев

1

Сәнгатьле уку дәресе

Ш.Галиев шиг. тыңлау.

 

Шәүкәт Галиев. Балалар дөньясының конкрет вакыйгаларда, предмет-сыйфатларда чагылышы. Юмор һәм сатира турында төшенчә

Ш.Галиевнең бер шигырен ятларга

60

Шигырь һәм табышмаклар кичәсе.

1

Бсү

Иҗади биремнәр башкару

Шигырь сөйләү

Бсү

Шигырь язып карарга

61

Г. Сабитов. “Ярсулы яз” хикәясе

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Укытучы сүзе, уку

 

Г. Сабитов. “Ярсулы яз” хикәясе Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылуы.укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен, табигатьне бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау.

Укырга,әсәрнең эчтәлеген сөйләргә

62

“Ярсулы яз” хикәясе

1

Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү

 

“Ярсулы яз” хикәясе. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылуы.укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен, табигатьне бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау.

Укырга,әсәрнең эчтәлеген сөйләргә

63

“Ярсулы яз” хикәясе

 

Уку дәресе

уку, эчтәлек сөйләү

“Ярсулы яз” хикәясе

Дәрестән тыш укуга әзерләнергә.

64

Дәрестән тыш уку.

Нәби Дәүли. “Язмышка юл”

1

Дту

 

Дәрестән тыш уку. Нәби Дәүли. “Язмышка юл”

Тестка әзерләнергә

65

Атилла Расих. “Хәвефле сынау” повесте

1

Күзәтү дәресе

Укытучы сүзе, уку, тест өстендә эш.

Узылган язучылар буенча 10 мин тест  

Атилла Расих. “Хәвефле сынау” повестен уку.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә

66

“Хәвефле сынау” повесте

1

Уку дәресе

әңгәммә, эчтәлек сөйләү.

 

“Хәвефле сынау” повестен уку.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә.

67

Нәкый Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”

1

Яңа материал ны өйрәнү дәресе

Комедия-не карау.

 

Нәкый Исәнбәтнең тәрҗемәи хәле. “Хуҗа Насретдин”. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендәдошманнарын җиңү) туплап бирелеше. Хуҗа Насретдин – халыкның зирәклеген һәм үлемсезлеген раслаучы образ.

Укырга,әсәрнең эчтәлеген сөйләргә

68

Нәкый Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”

1

Уку дәресе

Текстка якын итеп сөйләү, рольләргә бүлеп уку

 

Нәкый Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендәдошманнарын җиңү) туплап бирелеше. Хуҗа Насретдин – халыкның зирәклеген һәм үлемсезлеген раслаучы образ.

Сораулар һәм биремнәр.

 69

“Хуҗа Насретдин”

Уку дәресе

Текстка якын итеп сөйләү, рольләргә бүлеп уку

 

Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендәдошманнарын җиңү) туплап бирелеше. Хуҗа Насретдин – халыкның зирәклеген һәм үлемсезлеген раслаучы образ.

Тестка әзерләнергә

70

Уку елын йомгаклау

1

Йомгаклау дәресе

тест 

Йомгаклау дәресе. Сораулар .      6 нчы  класска  әсәрләр исемлеге

Әдәби әсәрләр укырга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс - русская группа....

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс...

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )...

Рабочая программа по татарскому языка , 9 класс.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 и...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарскому языку для классов

Предлагаю рабочую программу по татарскому языку  для 6 классов русскоязычных групп. Тематическое планирование рассчитано на 105 часов- 3 раза в неделю....