5 нче сыйныфларда "Инфинитив" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) по теме

Нуриева Эльвира Азатовна

5 нче сыйныфларда "Инфинитив" темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon infinitiv.doc46 КБ
Файл infinitiv.pptx1.86 МБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресе . Тема: Инфинитив.

I.Оештыру моменты.

Балаларны сәламләү.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәлләрегез ничек?

-Минем дә хәлем яхшы. Рәхмәт.

-Бүген ничәнче число?

-Атнаның кайсы көне?

-Сыйныфта кем юк?

-Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди?

-Елның кайсы вакыты?

-Кыш нинди була?

II. Актуальләштерү.

  1. фонетик күнегүләр: җ авазына

CD диск куела, балалар диктор артыннан кабатлыйлар:

Экранда

җый              таҗ           җир           җиде

җыештыр     җыр          җиләк       җиң

җылы           җырлый   Җәмилә    җиңел

җайлы          җавап       иҗек         җитә

  1. Бер-ике укучы экраннан җөмләләрне укый:

Җәен җиләк җыйганда,

Җәмилә җиңен ерткан.

  1. Что изменилось во втором предложении каждой пары?

Без тугыз катлы йортта яшибез. – Без алты катлы йортта яшибез.

Безнең фатир чиста. – Безнең бүлмә чиста.

Аш бүлмәсендә тәртип. – Аш бүлмәсендә тәртип түгел.

III. Өй эшен тикшерү. (эш дәфтәрендә 31 бит №1,2)

IV. Төп өлеш.

  1. Дәреснең темасы белән таныштыру.

-Укучылар без бүген сезнең белән дәреслегебезнең яңа бүлеген өйрәнә башлыйбыз: “Без өйдә бөтен эшне бергә эшлибез”. Ә бүгенге дәресебезнең темасы “Без әнигә булышабыз” дип атала. Яңа сүзләр белән, фигыльнең инфинитив формасы белән танышырбыз. Һәм сез өйдә нинди эшләр эшләвен белербез.

  1. Рәсем буенча эш.
  • Укучылар,карагыз әле рәсемгә. Сез ничек уйлыйсыз, бу нинди бүлмә?
  • Бүлмәдә тәртипме?
  • Ни өчен бүлмәдә тәртип түгел? (чөнки идәндә чүп, савытлар юмаган...)
  • Аш бүлмәсендә кемнәр бар?
  • Әйдәгез әле алар белән танышыйк: кызның исеме Алия, малайның исеме Ринат.
  • Русча әйтегез, что надо сделать детям? (помыть посуду, подмести пол, прибрать комнату, вынести мусор и т.д.)

3. Таблица өстендә эш.

Ребята, глагол отвечающий на вопрос нишләргә? – что делать? называется инфинитив. А как же он образуется? А образуется инфинитив с помощью присоединения окончаний к основе глагола. Ребята, а кто скажет, что является основой глагола в татарском языке? (повелительное наклонение, т.е. слово-приказ)

Тактада:

Инфинитив – нишләргә?

Таблицаны тутырганда сүзләрнең калын һәм нечкә булуын искә төшерү, дөрес итеп кушымчалар ялгау.

-РГА / -РГӘ

-ЫРГА / -ЕРГӘ

-АРГА / -ӘРГӘ

-ЯРГА / -ЯРГӘ

АША-

ҮТҮКЛӘ-

ӘЗЕРЛӘ-

УРНАШТЫР-

ҖЫЕШТЫР-

СЕБЕР-

КӨТ-

ЭЧ-

Ю-

ҖЫ(Й) –

КИ-

КУ(Й)-

  1. Таблицадагы фигыльләр белән парлап русча-татарча әйтегез.

      Экран:

Гладить, собрать, одеть, подмести, ждать, пить, есть, положить,  прибрать, приготовить, мыть (стирать), расставить (по местам).

       

  1. - Ә хәзер инде әйдәгез бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп карыйбыз. (китап 35 бит 6нчы күнегү) Сүзтезмәләрне русча-татарча парлап әйтегез.

1-2 минут укучылар  мөстәкыйль рәвештә китапта карандаш белән эшлиләр, соңыннан экрандагы дөрес вариантка карап үзләрен тикшерәләр. Бер укучы укып чыга.

  1. Физкультминутка.

-Ребята, а я забыла, что является основой глагола в татарском языке? (слово-приказ). А давайте теперь проверем как вы их можете исполнять?

Укытучы боерык фигыльләр әйтә, укучылар үтиләр: йөгер, аша, сикер, утыр, бас, себер, оч, йөз, ю, эч, утыр.

  1. Эш дәфтәрләрендә эшләү.

31 бит №5 - I  вариантка, №6 - II вариантка. Язып бетергәч дәфтәрләрен алмашалар, бер-берсен тикшерәләр.

  1. –Күзләрегез арыдымы? әйдәгез, хәзер күзләребезне ял иттереп алыйк.

       Экранда электрон физкультминутка.

  1. Ситуация.
  • Укучылар рәсемгә карагыз әле, сәгать ничә?
  • Димәк, сәгать кичке биш булгач, тиздән эштән әти белән әни кайтачак. Алия белән Ринатка нишләргә кирәк?
  • Экранда: Нишләргә кирәк? (бүлмәне җыештырырга, савыт-сабаны юарга, тузанны сөртергә, идәнне себерергә, чүпне чыгарырга кирәк).
  1. Дәреслектәге 35 бит №8. Русча әйтегез.
  2. –Укучылар, безнең бүгенге геройларыбыз Алия белән Ринат әниләренә булышалар.

Ә сез өйдә  нәрсәләр эшлисез икән? Моны белер өчен хәзер парлап эшлибез.Мәсәлән: -Дима, син идән юарга булышасыңмы?

                                - Әйе, мин идән юарга яратам.

Экранда:

 -Дима, син идән юарга яратасыңмы?

 - Әйе, ... -м.

 -Юк, ... –мыйм.

  1. –Рәхмәт, балалар. Сез дә бик уңган икән. Менә безнең дәресебез тәмамланып та килә. Әйдәгез искә төшерик, без бүген нинди теманы өйрәндек?Дәрестә нәрсәләр өйрәндек, нишләдек? Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (әтигә, әнигә булышырга кирәк.)

         Экранда бүлмәсендә тәртипсезлек булган кыз.

         -Укучылар, карагыз әле, бу кызга нәрсә әйтер идегез?   (Бүлмәне җыештырырга кирәк!

          Әнигә, әтигә булышырга кирәк!)

  1. өй эше бирү. Эш дәфтәрендә 32 бит №9.

билгеләр кую.      


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Фонетик күнегү җый таҗ җир җиде җыештыр җыр җиләк җиң җылы җырлый Җәмилә җиңел җайлы җавап иҗек җитә

Слайд 2

Җәен җиләк җыйганда, Җәмилә җиңен ерткан.

Слайд 4

-РГА / -РГӘ -ЫРГА / -ЕРГӘ -АРГА / -ӘРГӘ -ЯРГА / -ЯРГӘ АША- ҮТҮКЛӘ- ӘЗЕРЛӘ- УРНАШТЫР- ҖЫЕШТЫР- СЕБЕР- КӨТ- ЭЧ- Ю- ҖЫ(Й) – КИ- КУ(Й)-

Слайд 6

Нишләргә кирәк?

Слайд 7

Диалог төзү - Дима, син идән юарга яратасыңмы? - Әйе, ... -м. -Юк, ... –мыйм.

Слайд 8

Бүлмәне җыештырырга кирәк! Әти-әнигә булышырга кирәк!

Слайд 9

Өй эше 46 бит, 6 нчы күнегү (черновикта)