Конспекты проведенных внеклассных мероприятий
план-конспект на тему

Камалова Ляйсан Рафисовна

Конспекты проведенных внеклассных мероприятий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx16.76 КБ
Microsoft Office document icon nuruz.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ

Башкарды: укытучы Камалова Ләйсән Рәфис кызы

Әлмәт, 2014

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Әлифба китабы куелган һәм тактада

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә,-

Дип язылган.

Укытучы: Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар. Без зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – Әлифба белән саубуллашалар. Алар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Әйдәгез сүзне аларга бирик.

1нче укучы:                                                   Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын!

2нче укучы:                                                Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

3нче укучы:                                                  Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең Әлифба бәйрәме-

Котлагыз безне бүген. 

Укытучы: 1нче сентябрь иртәсендә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

     Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, - диләр безнең татар халкында. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы һәрбер бала укый белә. Чын күңелемнән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме! (Кыңгырау тавышы ишетелә. Әлифба тотып, өч укучы чыга.)

Укучы малай:                                                      Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

Укучы кыз:                                                     Кулыбызда безнең

Яңа Әлифба

Менә монысы “а”,

Менә монысы “ба”.

Укчы малай:                                                     Без хәрефләрдән

Сүзләр ясыйбыз,

Шуннан иҗекләп

Укый башлыйбыз.

    (Ашыгып, Шәвәли белән Белмәмеш килеп керәләр.)

Белмәмеш: Без ялгышмадыкмы икән? Мәктәпкә Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.

Укытучы: Нәкъ  бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар, түрдән узыгыз!

Шәвәли, Белмәмеш: Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм укучылар, бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Шәвәли:                                                    Мин – Шәвәли, шук малай,

Үткен малай, ут малай!

Мин бик уңган, өлгер мин!

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин! Мин, мин,

Мин, бик тыйнак мин!

Белмәмеш: Ә мин – Белмәмеш. Исемемә карамагыз, Мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли?! Күп белсәгез, әйтегез әле, Әлифбада ничә хәреф?

1нче сыйныф укучысы: Белмәмеш, Әлифба сүзендәме, әллә татар алфавитындамы?

Белмәмеш: (Иңбашларын җыерып). Менә инде! Ничә хәреф беләсез дип сорыйм мин.

Укучы: Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул “алфавит” дип атала. Татар алфавитында 39 хәреф бар. Сузыклар!

Сузыклар: (бергә). Без монда! (Ә, И, А хәрефләрен беркеткән укучылар чыга)

Ә хәрефе:                              Сузык булгач, ул сузыла, җырлый ул

Тавышы көр, күпме генә җырласа да туймый ул.

Укучы: Тартыклар! (Л, Ф, Б хәрефләрен беркеткән укучылар чыга).

Л хәрефе:                                                Ә тартыклар тартыналар,

Тартыналар җырларга.

Кая анда, йомык авыздан,

Бар, үзең чыгып кара!

Укытучы: Әфәрин, балалар, барсында үзләштергәнсез. Ә хәзер инде, бәйрәмебезне төгәлләп, кулыгыздагы хәрефләр белән Әлифба сүзен төзеп, дөрес итеп басыгыз һәм Әлифба белән саубуллашыгыз. (Укучылар дөрес урыннарын алалар).

И хәрефе:                                       Әлифба, Әлифба, беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә-зур бәйрәм шикелле.

Ф хәрәфе:                                   Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең

Һәр һәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Б хәрефе:                                          Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы кызыклы, күңелле!

А хәрефе:                                           Әлифба, Әлифба, китәсең инде,

Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.

Укытучы: Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән. Хәзер дә бәйрәмнең ахрына килеп җиттек, кунакларыбыз белән саубуллашырга вакыт җитте. Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезгә һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.

 



Предварительный просмотр:

               

              Нәүрүз Мөбәрәк Булсын

Максат :

  1. Укучыларны халкыбызның онытылып барган бәйрәмнәре белән таныштыру;
  2. Укучыларда халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү:
  3. Мәрхәмәтле, игътибарлы балалар тәрбияләү.

1 Алып баручы.  Хәерле көн, кадерле кунаклар! Без бүген бирегә язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык.

2 Алып баручы Дорогие гости! Мы рады приветствовать вас на празднике   “Навруз”.

1 А. Б: Нәүрүз.Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз- борынгы әби- бабаларыбыз уткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бу сүз фарсы телендә “ Яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азияда, Иранда, һ.б. илләрдә борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрәз көн белән төн тигезләшкән чорга, 21-22 мартка туры килә. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Сезне барыгызны да элеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.

2 Алып баручы . Навруз - это один из древнейших святых праздников у мусульман. Ему покланились, его ждали. Древние предания наставляют: В этот день в душе каждого из нас должны  поселиться доброта, любовь к ближнему. И тогда ему ответят тем же. Этот праздник призывает к дружбе между народами к милосердию. По мусульманскому календарю этот день является началом года. Навруз праздновался 21 марта в день равноденствия. Это день когда по-настоящему начинается весна. Горячо поздравляем Вас с этим праздником.

Бергә: Хәерле көннәр, тыныч төннәр сезгә!

( көн б-н төн булып киенгән укучылар чыга)

Көн: Исәнме, төнкәем!

Төн: Ярый әле син бар, көнкәем

Көн: Миндә бик сагындым төнкәем!

Төн: Туган ягыбызга яз килә, Нәүрүз килә!Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем!

Көн: Бүген без вакытларыбыз- сәгатьләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам,ә син озыная барасың.

Төн: Янар йолдызларымнан, көмеш аемнан сиңа сәләм китердем.

Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, дустым. Ә мин сине сагынып гөрләвекләремне  агызырмын. Тирә-юньне, урман буйларын кардан арындырып,сиңа беренче чәчәкләремне-умырзаяларымны бүләк итәм. Яз килә. Яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә- юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.

Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.

Көн: Еллар тыныч булсын! Игеннәр мул булсын. Ярабби, Ходаем!

Төн: Әйдә әле , Көнкәем барып карап килик эле.

Көн: Әнә бит бирегә таба Нәүрүз үзе ашыга.

Көн һәм төн бергә:Нәүрүзбикә без биредә.

АБ.1:Балакайларым, кадерле кунаклар! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер- берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Ә хәзер Нәүрүзбикәне чакырыйк.

НӘҮРҮЗБИКӘ керә.

А.Б. 2.Нәрүзбикә. Безне бу язда ниләр көтә? Юклыкмы,туклыкмы?

Борчу-мәшәкатьме, әллә бәхетме, шат көннәрме?

НӘҮРҮЗБИКӘ:

  • Хөрмәтле дуслар! Сез эш сөясезме?
  • Әйе.
  • Арагызда ялкаулар юкмы?
  • Юк.
  • Җир эшен яратасызмы?
  • Әйе!
  • Әти -әниләрегезгә булышасызмы?
  • Әйе.
  • Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме?
  • Әйе.
  • Мин бик шат. Алтын куллы, уңган-булдыклы кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җиргә муллык. Кояштан җылылык. Күктән  яңгыр иңәр.

Бала. Нәүрүз килде,тиз килде,

Нәүрүз килде,яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Бала: Елгада бозлар кузгалды...

Елмая,көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады

Ямьле һәм күңелле яз.

А.Б.1.: Нәүрүзбикә яз турында яраткан җырларыбыз бик күп, берәрсен тыңлап үтмәссезме.

Нәүрүз -  Бик рәхәтләнеп.

Яз җитә” җыры.

( Кыш бабай керә)

К. Б. - Бу нинди җыен монда?

А.Б.2. – Җыен түгел, Кыш бабай - бәйрәм .

    К. Б. - Миңа әйтми киткәнсең, кышны җиңәм дигәнсең,

        Бер өрермен – җил исәр, елга-күлгә боз катар.

        Кит Нәүрүз, кит!

Нәүрүз: Шып итсәм - җил тынар, елмайсам карың елар.Үзең кит Кыш бабай!

  1. А.Б. - Кыш бабай Нәүрүзбикәне юкка ачуланасың. Кыш артыннан яз килә. Ходай Тәгалә табигатьне шулай яраткан.

К.Б. – Шулай да балалардан сорап карый әле, кайсыбызны ныграк яраталар икән?

 Нәүрүз. - Бөтен шартларыңа да күнегәм.

К.Б. - Балалардан сорыйк әле: синең турындамы минем турындамы күбрәк мәкаль беләләр икән.

Балалар: Икегезне дә яратабыз.

К.Б. Рәхмәт, рәхмәт. Менә хәзер ярышып карыйк әле.

К.Б. Әле минем көчем җитәрлек.

        Бер шартым бар,менә кашык, менә күкәй,

        Тот кулыңа чибәркәй,

        Синдә йөгер, миндә калмам,

        Кайсыбыз килер алдан.

( йомырка салган кашык белән узышалар).

К.Б. Уф арыдым, сусадым, харап булдым, җиңелдем. Эредем бит, эредем. Яз алдында хур булдым.  Вакыт җиткән икән шул тәхетне тапшырырга. Нәүрәз кызым! Көчле нык бул, бу сабыйлар хакына. Сау булыгыз дусларым!

Нәүрүз. Зур рәхмәт, бик күңелле булды. Тиздән җылы яктан канатлы дусларыбыз – кошлар кайтырлар. Кадерле балалар,язны яраткан кебек кошларны да яратыгыз,оялар ясагыз. Минем сезгә бер үтенечем бар. Табигатьне саклагыз!

Елгаларның суы саекмасын,урманнардан киек кошлар китмәсен. Зәңгәр күгебезне кара болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсыннар.

 

             Бала. Туктап сана,

Тамчы тама:

Тып,тып,тып.

Төшә-төшә

Бозны тишә:

Тып,тып,тып.

 

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып,тып,тып.

1 А.Б. Татарлар яшәгән авылларда елга инешләрдә боз кузгалган көн бер бәйрәмгә әверелгән. Авыл кешеләре боз киткәнне, ташуны карарга барганнар. Ә кичләрен яшьләр зур бозлар өстендә учаклар якканнар. Шул рәвешле алар суык кышны озатканнар.

2 А.Б. Елга буйларында гармун тавышлары ишетелә башлаган,яшьләр уеннары ешаеп киткән. Әйдәгез әле без дә сезнең белән берничә уен уйнап алыйк.(кунаклар белән уйнау)

А.Б.1.Афәрин балалр.Уеннарда бик җитез икәнсез.Табышмакларны да шулай җитез чишә алырсызмы? Без сезгә яз, табигать турында табышмаклар алып килдек. Хәзер аларның җавапларын табарга кирәк.

 1.Аяксыз, кулсыз- кое казый.( тамчы)

2.Сорыйлар, көтәләр,килсә,качалар( яңгыр)

1.Утта янмай, суда батмай.( боз).

2.Лампа түгел-яктырта, мич түгел җылыта( кояш)

1.Борынсыз чыпчык- боз тишә.( боз)

2.Суны кайчан иләккә салып ташып була.( Кыш көне).

               А.Б.2Яратыгыз җәйне дә,яратыгыз көзне дә,

                        Яратыгыз кышны да, яратыгыз язны да,

                        Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт, телисең изге теләк.

                        Яратыгыз көннәрне, айларны һәм елларны

                        Кешеләрне,табигатьне саклагыз сез аларны.

2 А. Б. Нәүрүз бәйрәме тәмам. Килүегез өчен. Карап утыруыгыз өчен зур рәхмәт.

1 А. Б. Киләсе очрашуга тиклем исән – сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2.1.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение внеклассных мероприятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения пятого внеклассного мероприятия от МО муниципального уровня)

№Тема урокаДатаМесто проведения1.Народные традиции и обычаи при посещении аржаанов Тувы07.02.2014 гГБОУ РТ школа-интернат для детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей2.Вредн...

2.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение внеклассных мероприятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения пятого внеклассного мероприятия от МО муниципального уровня)

2.Вредные привычки и их жертвы10.10.2015 гГБОУ РТ школа-интернат для детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"14185870","attribut...