Ике телне чагыштырып укыту
статья на тему

         Чагыштырып укыту  методы укучыларда кызыксыну уята, укучыга телне актив үзләштерергә, алардагы аермаларны һәм охшашлыкларны билгеләргә ярдәм итә. Темаларны  рус телендәге кагыйдәләр белән чагыштырып аңлату уңай нәтиҗә бирә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ike_telne_chagyshtyryp_ukytu._nazmieva_v.g.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

В. Г. Назмиева

Кукмара 3нче урта мәктәбенең татар теле

 һәм әдәбияты укытучысы

Ике телне чагыштырып укыту

Тел байлыгы бай итәр,

Тел юклыгы юк итәр.

Татарстан - күп милләтле республика, анда төрле милләт вәкилләре, Тукайча әйткәндә, "тел, лөгать һәм әхлак алмашып" яши. 1990 нчы елда Татарстанның бәйсезлеге игълан ителде. Татарстанда дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Республикабызның үз символлары кабул ителә. Татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә, гомуми белем мәктәпләрендә, урта һәм маүсус уку йортларында бертигез күләмдә өйрәнелә башлый. Әлеге телләрнең чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт балаларына да укыту зарури. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү – бик катлаулы һәм җитди эш. Аларга, әлеге телне укыту процессында  төрле  кыенлык килеп чыга. Тик шуңа да карамастан, белем алу процессын   баланы мәжбүр итеп түгел, ә үзе теләп катнаша, теманы кызыксынып өйрәнә, үзләштерә ала торган итеп оештырырга кирәк дип уйлыйм  мин.  Алар телне ятлап түгел, ә уйлап-фикерләп, аңлап  өйрәнергә тиеш.

        Методикада телне чит тел буларак өйрәнүнең төрле ысуллары сыналган: табигый, катнаш, тәрҗемәи, грамматик, чагыштырма.  Минемчә, татар телен рус мәктәпләрендә өйрәнгәндә югарыда санап үтелгән ысулларның чагыштырма төрен куллану отышлырак. Шуңа күрә, рус телле балаларга татар теле укытуда чагыштыру процессына  аерым урын бирәм. Рус телен яхшы белгәнлектән, теге яки бу теманы өйрәнгәндә, рус теле белән чагыштырып күрсәтәм, охшаш, аерым якларга басым ясыйм.  

Кешеләр чит телне өйрәнә башлаган вакыттан бирле телләрне чагыштырып өйрәнү яшәп килә. Татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасын төзүне башлап җибәрүче дип  энциклопедист-галим һәм мәгърифәтче К.Насыйрины атый алабыз. Аның “Краткая татарская грамматика” (1860) һәм “Образец русско-татарской грамматики” (1893) китаплары татар телен өйрәнүче руслар һәм рус телен өйрәнүче татарлар өчен беренче лингвометодик әсбап булып тора.

         Чагыштырып укыту  методы укучыларда кызыксыну уята, укучыга телне актив үзләштерергә, алардагы аермаларны һәм охшашлыкларны билгеләргә ярдәм итә. Темаларны  рус телендәге кагыйдәләр белән чагыштырып аңлату уңай нәтиҗә бирә.

        Һәр теманы  өйрәнгәндә,  рус телендәге тәрҗемәсе аңлатыла. Әгәр рус теле дәресендә ул тема үтелгән булса, теманың рус телендәге билгеләмәсе искә төшерелә, мисаллар китерелә, татар һәм рус телендәге охшашлыклар һәм аермалар күрсәтелә. Мәсәлән, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, исемнәрнең ике телдә дә предметны белдерүен, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүен, татар телендә род категориясенең булмавын, кем? соравының бары тик кешеләргә карата гына бирелүе аңлатыла.Татар телендә исемнәрнең килеш, тартым, сан белән төрләнүен, ә рус телендә по родам, по падежам, по числам төрләнүе аңлатыла. Тартым категориясенең татар телендә кушымча белән ясалуын (китап, китабым), ә рус телендә притягательное местоимение (моя книга), белән  ясалуы турында төшенчә бирелә.

       Шулай ук, исемнәрнең ясалыш принциплары чагыштырыла.Рус телендә исемнәр приставка һәм суффикс ярдәмендә, ә татар телендә сүз тамыр+кушымчадан ясала. Рус телендә одушевленное , неодуш. сущ. дигән категория бар, ә татар телендә аның юклыгына да басым ясала, һ.б.  

           Рус һәм татар телендә басымның урыны  төрлечә булуны белү бик әһәмиятле. Рус телендә басым сүзнең бер иҗегенә генә беркетелмәгән, ул төрле иҗеккә төшә. Татар телендә , гадәттә, басым сүзнең соңгы иҗегенә төшә.

           Җөмлә, җөмләдәге сүз тәртибенә дә игътибар итү кирәк. Ике тел җөмләләрен чагыштырып өйрәнү, алардагы бертөрле, охшаш һәм аермалы якларны күрсәтү – сөйләм практикасы өчен бик мөһим. Ике телдәге бердәй эчтәлекле җөмләләрнең хәбәрләре арасындагы төп аерма шуннан гыйбарәт:  рус телендә хәбәрсез җөмләләр табигый булып саналган урында татар телендә хәбәрле конструкцияләр кулланыла:

а) рус телендә бер составлы җөмлә ярдәмендә белдерелгән мәгънә татар телендә кайчак ике составлы җөмлә белән белдерелә: “Сколько интересного вокруг!” җөмләсе татарча “Тирә-якта күпме генә кызыклы нәрсәләр юк!” формасында тәрҗемә ителә;

б ) рус телендә сүз тәртибе грамматик яктан ирекле. Татар телендә сүз тәртибе ирекле түгел, аның мәҗбүри очраклары күбрәк: аергыч һәрвакыт аерылмыштан алда, ия хәбәрдән алда килә һ.б;

в) татар җөмләсе ия белән башланып, хәбәр белән тәмамлана. Ә рус телендә ия куелдымы, аның янында ук хәбәр килә. Мәсәлән: Мин мәктәпкә барам. Я иду в школу [1, б. 115]

Минемчә, телләрне чагыштырып укыту, ике телне дә үзләштерергә ярдәм итә, шулай ук укытучының да эшен җиңеләйтә. Гомумән, эшеңне яратып, эзлеклелек белән алып барсаң, башка милләт балаларында татар теле белән кызыксыну, татар теленә һәм татар халкына ихтирам, татар телендә аралашу теләге үстерергә мөмкин.

Кулланылган әдәбият:

  1. Юсупов Р.А. Инсафлының теле саф.  /Дөрес сөйләм турында иншалар/ - КДПИ, 1993, 165 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

   Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

Н.Нәҗминең “Татар теле” шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы.

"Н.Нәҗминең "Татар теле" шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы" дигән татар әдәбияты дәресе рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныф татар төркеме өчен төзелде.  Дәрестә Н.Нәҗминең "Татар  теле" ши...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Телне тизләтелгән ысул белән өйрәнү

Татар телен дәүләт теле буларак җөмһүриятебез тормышының барлык, өлкәләренә гамәлгә кертү өчен, аны бездә яшәүче башка милләт вәкилләренең дә үзләштерүенә ирешү зарур....

Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте

Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....

КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.

Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....

Сборник "ТУГАН ТЕЛНЕ ЗАМАН ТАЛӘПЛӘРЕНӘ ТУРЫ КИТЕРЕП УКЫТУ"

Методические разработки  учителей родного (татарского) языка и литературы...