проект ИРО РТ 2
проект на тему
Зеленодол муниципаль районы
МБГББУ “Васильево 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
ПРОЕКТ ЭШЕ
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның фәнни-иҗади эшчәнлекләрен оештыру
Ноябрь, 2015 ел
Эчтэлек
Кереш ..........................................................................................................................3
1 бүлек. Укучыларны фәнни эшчәнлеккә өйрәтү.................................................... 9
2 бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.....................................................................................12
3 бүлек. Иҗади эшчәнлекне үстерү чарасы буларак, төрле характердагы язма эшләр...........................................................................................................................15
3.1. Дәресләрдә укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә уен элементларын куллану.......................................................................................................................18
Йомгаклау ..................................................................................................................22
Кулланылган әдәбият .............................................................................................. 23
Кушымта ....................................................................................................................24
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 139.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Зеленодол муниципаль районы
МБГББУ “Васильево 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
ПРОЕКТ ЭШЕ
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның фәнни-иҗади эшчәнлекләрен оештыру
Ноябрь, 2015 ел
Эчтэлек
Кереш ..........................................................................................................................3
1 бүлек. Укучыларны фәнни эшчәнлеккә өйрәтү.................................................... 9
2 бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.....................................................................................12
3 бүлек. Иҗади эшчәнлекне үстерү чарасы буларак, төрле характердагы язма эшләр...........................................................................................................................15
3.1. Дәресләрдә укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә уен элементларын куллану.......................................................................................................................18
Йомгаклау ..................................................................................................................22
Кулланылган әдәбият .............................................................................................. 23
Кушымта ....................................................................................................................24
Кереш
Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә. Тел белән аң бер-берсенә тыгыз бәйләнештә карала, алар бергә үсә, бергә камилләшә. Башка бер фән дә аң белән шундый тыгыз бәйләнештә була алмый. Тел кешенең сәләте үсүдә иң әһәмиятле чара булып тора. Бу сәләтләрне формалаштыруда һәм үстерүдә грамматиканың роле аеруча зур. Тел — җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә алып килгән. Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы халык була. Менә ни өчен телне, туган телне — ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк. Татар теле - татар халкы өчен уртак милли тел, бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала. Мәктәптә өйрәнү предметы булу белән бергә, ана теле өйрәтү-үзләштерү чарасы булып та тора, ул башка фәннәрне үзләштерүгә дә хезмәт итә; укучы башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аннан файдалана. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, туган тел һәм аның әдәбиятын укытуның төп бурычлары билгеләнә:
Югарыда саналган бурычларны хәл итү өчен, барыннан да бигрәк, укытучы үз туган телен, аның грамматик төзелешен яхшы белергә һәм дөрес, анык, эмоциональ-тәэсирле сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын урта мәктәп программасы нигезендә укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтен үстерергә һәм аларны хезмәтнең барлык тармакларында да актив катнашырлык итеп тәрбияли алырга ирешергә тиеш. Мәктәпнең төп дидактик принципларыннан берсе булып, фәннәрне өйрәтү процессында укучыларга төрле яклы тәрбия бирү санала. Ана телен, аның әдәбиятын укыту да шул ук принципка нигезләнә. Аны өйрәнгәндә, укучыларның дөньяга карашы формалаша; логик фикер йөртүләре, акыл хезмәте күнекмәләре арта. Туган телнең грамматикасын үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар үз фикерләрен сөйләмә һәм язма рәвештә эзлекле итеп бирергә өйрәнәләр. Дәрестә укытучының сөйләве дә, укучыларның мөстәкыйль эшен оештыра һәм аларны активлаштыра белүе дә, үз-үзен тотуы да, бирелгән эшне укучыларның төгәл үтәвен таләп итә белүе дә — һәммәсе дә укучыларга тәрбия бирү чарасы булып исәпләнә ала. Мәгълүм булганча, укыту процессы — укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш. Табигый ки, башка фәннәрне укыткандагы кебек үк, татар теле, әдәбияты буенча да белем - тәрбия бирү дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә алып барыла. Аерым темаларга бәйләп, татар теленең барлыкка килүе, байлыгы һәм матурлыгы, аның хәзерге үсеше һәм камилләшә баруы турында әңгәмәләр үткәрү; татар теле өлкәсендә эшләүче телче галимнәрнең хезмәтләре һәм аерым язучыларның әсәрләре белән таныштыру; мөмкин булганда ул галимнәр һәм язучылар белән очраштыру; тематик кичәләр һәм конференцияләр, семинарлар уздыру; татар теле дәресләре өчен материал туплаганда, укучыларга төрле яклы тәрбия бирерлек текстлар сайлау. Болар барысы да укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы якын килергә мөмкинлек тудыралар. Татар теле дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый-эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Шушы бурычларны үтәү йөзеннән, урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләренең эчтәлеге һәм төрләре билгеләнә. Алар түбәндәгеләр:
Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән эшне яхшы, шулай ук системалы оештыруның әһәмияте зур. Ул укучыга белем һәм күнекмәләр алуда төп чыганак булып исәпләнә. Алар дәрестә һәм өйдәге эшләрне үтәүгә, программа материалын үзләштерүгә зур ярдәм итә. Укучы аны яңа материалны өйрәнгәндә дә, материалны ныгытканда да һәм өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә, шулай ук дәреснең төрле этабында да куллана ала. Дәреслектән һәм башка уку әсбапларыннан (күнегүләр, изложениеләр һәм мөстәкыйль эшләр җыентыклары, әдәбият дәреслеге, сүзлекләр, фәнни хезмәтләр һ.б.) материалны ныгытканда файдалана алалар, дәреслектәге биремнәрне үтиләр: дәреслектәге таблицаларны укыйлар һәм анализ ясыйлар, таблицаларны сызып, аларны үз мисаллары белән иҗади тутыралар; өйрәнә торган темаларга карата әдәбият дәреслекләреннән мисаллар сайлап язалар, теге яки бу образга чагыштырма характеристика бирәләр, әдәби геройга хат язалар һ.б. Дәрестә мөстәкыйль үзләштерү өчен, материалны дөрес сайлый белү. Моның өчен укучыларның көче җитәрлек материалларны гына сайлап алу зарур. Укучыларның игътибарын өйрәнә торган материалның төп мәсьәләләренә юнәлтергә, кайвакыт төп сорауларны тактага язарга яки алдан эшләнгән таблицаны элеп куярга, аларның мөстәкыйль эшләренең тәртибен билгеләргә кирәк. Бу төр дәресләр укучыларга алдагы дәресләрдә алган белемнәрне гамәли мөстәкыйль куллана алу күнекмәләре бирүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләре белән тыгыз бәйләнеп алып барыла. Семинар дәресләрне 6-11 нче сыйныфта укытучының сораулары буенча фикер алышуга багышлап уздырырга була. Ул гамәли һәм мөстәкыйль эшләр белән ныгытыла. Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр генә булдыру җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү–заман таләпләренең берсе. Барлык инновацияле технологияләр арасында укытучыларны тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып белү ихтяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерешле укыту җәлеп итә. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә без күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланабыз. Алар: “Уен-табышмак”, “Уен–сәяхәт”, “Хәрефләрдән сүзләр яса!”. Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәбез. “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры” һәм башка уеннар оештырабыз. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иң кызыклы эш формалары–укыган текстларны сәхнәләштерү. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне үстерә. Еш кына дәресләребездә без проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланабыз. Уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру–укучыларның үзара ярдәмләшеп эшләвенә дә этәргеч бирә. Төркем эчендә эшләгәндә укучы үз фикерен җиткерә, яклый, бәхәсләшә, дәрес материалын аңлап үзләштерү мөмкинлеге туа. Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирелә. Шул максаттан авыл буйлап экскурсияләр, рольле уеннар кебек дәресләр нәтиҗәле була. Әлеге дәресләрдә укучыларның сөйләмен, мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү–төп бурычларның берсе булып тора. Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Кеше мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Балалар технологик алгарыштагы һәр яңалыкка сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә. 1нче бүлек. Укучыларны фәнни эшчәнлеккә өйрәтү Проект эшебез рус мәктәпләрендә укучы балалар белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына багышлана. Эшебезнең темасын сайлаганда рус мәктәпләрендә укытучы татар мөгаллимнәренә тәкъдим ителгән бурычлардан укучыларны фәнни һәм иҗади эшчәнлеккә өйрәтүгә игътибар иттек. Проектның төп максаты: укучыларны педагогик һәм методик эш ысуллары белән таныштыру, фәнни һәм иҗади сәләтне үстерү юлларын аңлату, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, башлап эш итү сәләтен үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен куллану төрләрен ачыклау. Гипотеза - укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү; - теоретик белемнәрен практикада куллану; - проектта һәрбер кешегә файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү. Проектның бурычлары:
Проектның тикшерү объекты: рус төркемнәрендә балалар белем алган дәреслекләр, фәнни һәм иҗади эшләү сәләтен үстерү юллары, аларның үзенчәлекләре. Проектның фәнни яктан әһәмияте. Рус төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйбыз. Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: рус балалары белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуында. Татар теле укытучысы буларак, укучылар белән фән буенча төрле фәнни- тикшеренү эшләре башкарабыз. Мәктәбебез рус мәктәбе булуына карамастан, укучылар бу эзләнү-тикшеренү эшләрендә бик теләп катнашалар. Нәтиҗәлелеккә ирешү максатыннан, методик эшчәнлек түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: а) гомуми педагогик әзерлекне тагын да камилләштерү; б) белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен яңа, алдынгы технологияләрне үз эшемдә актив куллану; в) мәктәп, район, республика күләмендә оештырылган фәнни-тикшеренү эшләрендә укучылар белән актив катнашу һәм тәҗрибә уртаклашу. Фәнни эшкә әзерлек дәресләрдә башлана. Без, укытучылар, үзебезнең һәр укучыбызның уңышларын һәм уңышсызлыкларын дәрестә ачык күрәбез. Үзлектән эш башкарганда укучының аны теләк белән яки теләксез башкаруын ачык аңлыйбыз. Шуңа күрә фәнни-тикшеренү эшләренә әзерлекне дәресләрдә башларга кирәклеге беркем өчен дә яңалык түгел. Эш алдыннан укучылар белән берлектә иң беренче актуаль проблеманы формалаштырыла. Укучыга белем җиткерелми, проблеманы тикшерү барышында алар аны үзләре эзләп табалар. Шуннан чыгып, укучылар белән башкарылачак фәнни эшнең максаты, бурычлары, өйрәнү объекты билгеләнә. Укучылар фәнни эш алымнарын үзләштерә. Эзләнү эшләре өч этапта башкарыла. I этап. Аңлату эшләре алып бару. II этап. Мәгълүмат туплау. III этап. Көтелгән нәтиҗәләрне билгеләү. Фәнни-тикшеренү эшләренә укучыларны җәлеп итү һәр укытучының бурычы дип саныйбыз. Бу эш эзлекле рәвештә алып барылса, ул һичшиксез уңай нәтиҗәләр бирәчәк, әлбәттә. Укучыларда фәнгә кызыксыну уяту өчен төрле методлар кулланабыз. Мәсәлән: сөйләү, аңлату, сурәтләү, төшенчәләрне аңлату, әңгәмә, демонстрация һәм иллюстрация, мөстәкыйль күзәтү, күнегү (телдән һәм язмача), табигать күренешләрен, иҗтимагый тормыш, вакыйгаларын аңлату, язмача иҗади эшләр, аудирование, диалоглар, төрле уеннар. Төрле типтагы дәресләр үткәрелә: дәрес-аукцион, дәрес-уен, дәрес-әңгәмә, дәрес-сәяхәт, дәрес-күргәзмә, дәрес-викторина һәм башкалар. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы. 2 нче бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү Бүгенгесе көндә мәктәпләрдә укучыларны фәнни эшкә җәлеп итү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына кирәк мондый ярдәм. Бу эшне оештыруда түбәндәге төп бурычлар куела: сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, танып белү активлыгына, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшенең дә бер тармагы булып тора, шуның нигезендә укучы үзлектән белем-күнекмәләрен ныгыта, алган белемнәрен практик кулланырга өйрәнә. Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш. 1-9 нчы сыйныф укучылары белән хикәя язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү эше белән шөгыльләнәбез һәм 8-11 нче сыйныфта укучы балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тартырга кирәк. Иң беренче эш итеп укучыларга якынрак, гадирәк темалар тәкъдим иттек: “Васильево тарихы”, “К.Васильев музее тарихы”, “К.Васильевның тормышы һәм иҗаты”, атаклы шәхесләрнең иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган презентацияләр. Укучылар үзләренә якын теманы сайлап алып, материал тупларга керештеләр. Алар бистәбезнең өлкәннәренә, ветеран укытучыларга, музей җитәкчесенә, бистә китапханәсенә мөрәҗәгать иттеләр. Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм татар әдәбияты белән кызыксынган, китап укырга яраткан балаларны гына тупларга тырышабыз. Укучыларның эшләрен күзәтеп чыгып, кереш, төп өлеш, йомгаклау өлешләрен барлап чыгып, аңлатып, дәлиллләгәч, эшләрен компьютерда җыйдылар. Үз материалларына тезис ясап, татар теле һәм әдәбияты атналыгында чыгыш ясадылар. Зур сыйныф укучыларын фәнни эшкә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү максатын куябыз. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, фәнни хезмәтләр – докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак. Шулардан чыгып, фәнни–эзләнү, тикшеренү эше төп бурычларны билгели: 1. Фәнни хезмәтнең темасын сайлау, максат-бурычларны билгеләү. 2. Чыганаклар белән эшләү тәртибен аңлату. 3. Фәнни хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләрен язарга өйрәтү. 4. Аны бәяләргә өйрәтү: бәяләмәне кыскача гына тезислар ярдәмендә яза белү күнекмәләрен булдыру. 5. Фәнни хезмәткә презентация ясау һәм аны якларга өйрәтү. Фәнни-тикшеренү эшенә керешкәнче, берничә тапкыр әзерлек эшләре алып барыла; аннан соң фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башларга мөмкин. 1.Фәнни-тикшеренү эшен башкару юлларын, кайбер кыен якларын (мәсәлән, чыганакларны эзләп табу), үз фикереңне ачык итеп аңлата белү һәм башка кешеләрнең (галимнәрнең) фикерен үзеңнеке итеп тәкъдим итүнең (плагиатлыкның) фән этикасы нормаларына каршы килүе турында төшендерергә. Чыганакларны туплау, системага салу юлларын аңлату. 2.Әдәби, тарихи характердагы темалар тәкъдим ителә. Һәр теманың чыганаклар белән эшләү мөмкинлекләре, актуальлеге белән танышканнан соң, укучылар үзләренә ошаган теманы сайлап алалар. 3.Укучыларны картотека, журнал төпләнмәләре белән эшләргә өйрәтәбез. Теманы ачу өчен кирәк булган төп материалларны табырга. 4.Фәнни эшнең планы төзелә һәм материаллар белән танышу башлана. 5.Фәнни хезмәтнең кереш өлеше язу: актуальлек, төп максатлар, бурычлар билгеләү; бу өлкәдә эшләгән тарихчы галимнәр, аларның хезмәтләре белән танышу. Фәнни хезмәтне яклау кайчакта аны язуга караганда да кыенрак, диләр кайберәүләр. Монда беркадәр дөреслек тә бар, әмма укытучы ярдәме белән алар бу эшне дә җиңел башкарачаклар. Әзер хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән төп фикерләрне кыска гына итеп язып алырга туры киләчәк, моны абзацларга бүлеп эшләгәндә тагын да җиңелрәк булачак икәнлеген аңлатабыз. Гомумән, фәнни хезмәт язарга алынган укучы белән эшләгәндә укытучыдан тактлылык, осталык һәм, әлбәттә, эрудиция таләп ителә. Беркайчан да аның эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый. Теманы кулына тоттырып, мә, яз, диеп кенә укучыны фәнни эш эшләргә өйрәтеп булмый. Укучыга вакытында ярдәм итеп, аны эшкә өйрәтсәк кенә, без татар халкының зыялы элитасын (сәләтле, сайлап алынган дигән сүз) үстерүгә өлеш кертә алачакбыз. 3 нче бүлек. Иҗади эшчәнлекне үстерү чарасы буларак, төрле характердагы язма эшләр Укучыларны акыл хезмәтенә сәләтле, югары интеллектлы, иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә мәктәптә уздырыла торган язма эшләрнең әһәмияте зур. Язма эшләргә әзерлек барышында укучыларның мөстәкыйль эзләнүләренә һәм күзәтүләренә нигезләнгән эш алымнарыннан файдалану максатка ярашлы. Язма эшләр укучыларны әдәби иҗатка рухландырырга, сүзгә игътибарылык тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә язма эшләр барышында түбәндәге эшләр башкарыла:
Мондый эшләрне башкару балаларның телдән бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстрерүгә дә уңай йогынты ясый. Шулай ук укучыларның чыгышларын магнитофон тасмасына яздырып, үзләреннән тыңлату аларны сөйләмгә игътибарлы булырга өйрәтә. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә укучылар үз фикереңне дөрес һәм яхшы итеп башкаларга җиткерә белүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлап калырга тиешләр. Язма эшләргә эзерлек уку елының башында ук башлап җибәрелә. Бу бигрәк тә чыгарылыш класс укучылары өчен зур әһәмияткә ия. Махсус дәфтәр ачып, анда түбәндәге графалар булдыру зарури: Сочинение темалары. Эпиграф. Цитаталар. Файдалану өчен әдәбият. Укучыларның үзара аралашу, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү чараларының берсе – мәктәп стена газеталары, төрле бюллетеньнәр. Алар өчен материалны укучылар язган сочинение, репортаж, интервью, очерк мәкаләләр арасыннан сайлап алу отышлы. Шуңа күрә мондый эшләрне башкару алдыннан укучылар бу турыда кисәтеп куела. Класста укып тикшергәннән һәм укучылар тарафыннан уңай бәя алганнан соң, мәктәп газетасы өчен уңышлы дип табылган эшләр аерып куела. Укучыларның кешеләр белән аралаша, хәбәрләшә белүләрен аралашу культурасы һәм иҗади сәләтләрен үстерүнең бер төре буларак, репортаж жанры белән кечкенә сыйныфларда ук таныштыра башларга һәм төрле вакыйгалар уңаеннан яздырып, мәктәп стена газетасына һәм вакытлы матбугат битләрендә басылып чыгуларына ирешергә кирәк. Мәсәлән, “Белем бәйрәменнән репортаж», “Мәктәп сабантуе”. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында “Безнең репортажлар” дигән махсус стенд булдырырга мөмкин. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытуның төп бурычы - тел гыйлеме турында тирән белешмә бирү, укучыларда сөйләм культурасы, интеллект, башкаларга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Бу юнәлештә башкарыла торган эшләрнең берсе- укучыларны интервью алырга өйрәтү. Моның өчен укучылар берничә кагыйдәне үзләштерергә тиеш.
Укучының сөйләме төссез, ярлы, язуы хаталы булмасын дисәк, укучыны матур әдәбиятка якынайту юлларын эзләргә кирәк. Гомуми белем мәктәпәрендә тел дәресләре буенча алынган фәнни мәгълүматны ныгыту һәм шулар нигезендә сөйләм үстерү максаты беән үткәрелә торган язма эшләрнең иң таралган төре- төрле характердагы диктант һәм изложениеләр. Профессор П.О.Афанасьев «Вопросы орфографии в школе» хезмәтендә диктантлар турынла болай ди: “Диктант өчен билгеле күләмдә бәйләнешле текст сайлап алганда. Аның эчтәлеге укчыларны кызыксындырырлык, җиңел аңлашырлык булганда, язар алдыннан шул текст бөтен килеш укылып, эчтәлеге укучыларга җиткерелгәндә, шулар өстенә, дөрес язылышы ачыкланып бетмәгән очракларга карата алдан аңлатма бирелгәндә, диктантлар дөрес язарга өйрәтү чарасына әвереләләр”. Ирекле, иҗади диктантлар укучыларның сөйләмен үстерүдә аеруча нәтиҗәле урын тоталар. Бу диктантлар үтелгән сүзләрнең дөрес язылышын, тыныш билгеләренең дәрес куелышын гына таләп итеп калмыйлар, бәлки укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштырып, сүз хәзинәсен баетырга, иҗади фикеләү сәләтен үстерүгә ярдәм итәләр.Иҗади диктантларда түбәндәге биремнәр файдаланырга мөмкин:
3.1. Дәресләрдә укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә уен элементларын куллану Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак “Уен технологияләре” баланың иҗади сәләтен, аралашу культурасын үстерүдә дәрестә уен элементларына зур игътибар бирә. “Эшлекле уен” технологиясеннән файдаланып, “Безнең тормышта реклама” дигән темага дәрес уздырыла. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа материалны аңлату дәресләрендә, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытында да уен элементларыннан файдалану отышлы. “Исем”, “Сыйфат”, “Сан”, “Фигыль”, “Алмашлык”, темаларын өйрәнгәндә шушы сүз төркемнәре кергән мәкаль һәм табышмаклардан файдалану, балаларга өйдә шундый мәкаль һәм табышмаклар табарга кушу дәресне кызыклы, җанлы итә, укучыларның сөйләм телен баета, язма эшләрдә халык авыз иҗатыннан уңышлы файдалана белергә өйрәтә. Дәрестә “Мәкальне әйтеп бетер” дигән уен түбәндәгечә уйнала. Укытучы мәкальнең башын әйтә, иң беренче булып кул күтәргән укучы ахырын әйтә һәм бу укучыга жетон бирелә. Иң күп жетонлы укучыга югары билге куела һәм ул икенче дәрескә уенның алып баручысы итеп билгеләнә. Мәсәлән, “Антоним сыйфатлар” темасын өйрәнгәндә “Эшнең тире ачы, ә /җимеше татлы/. “Юләр җиңдем дияр, ә /акыллы юл бирдем дияр/. “Куркак ашта батыр, ә /эштә юаш/. “Ачы булсаң, тоздай бул, /баллы булсаң, балдай бул/. “Сан” темасын өйрәнгәндә “Чылбырлы” уенын уйнатып, балаларда тиз уйлау сәләтен үстерергә була. Мәсәлән, беренче укучы сан кергән җөмлә белән бәйләнешле булырга тиешле текстны башлап җибәрә: “Барам бер көнне урман буйлап”... Икенче укучы сан кергән җөмлә белән текстны дәвам итәргә тиеш. Мондый эшләр логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм үстерүне формалаштыруга да уңай йогынты ясый. “Кем күбрәк?” уены танып белү сәләтләрен үстерүгә булышлык итә. Мәсәлән, сан кергән әсәрләр исемнәрен кем күбрәк белә? (“Мең дә бер кичә”, “Өч кыз”, “Җиде күгәрчен”, “Җиде кат җир астында”). Бу эшне өй эше итеп биреп җибәрергә дә була. Укучылар төрле темаларга кроссворд, чайнворд, шарадалар төзүне дә яратып башкаралар. Мәсәлән, 6 класста “Сыйфат” темасын кабатлаганда үткәрелә торган дәрес-сәяхәт үрнәге түбәндәгечә буырга мөмкин. Укытучы укучыларга дәреснең темасын, максатын һәм үзенчәлеген аңлата, сәяхәткә поездга утырып барачакларын хәбәр итә. Беренче вагон (1 рәт) – купе, анда сорауга иң яхшы җавап бирүче, ягъни, иң кыйммәтле билет алучы, икенче вагонга сорауга яхшы, өченче вагонга сорауга “3” лелек җавап бирүчеләр утыра. Татар милләтеннән булмаган балаларга тел өйрәтү – авыр, әмма кызыклы хезмәт. Татар теле укытуның башлангыч этабында, аеруча балада әлеге телгә кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Нәкъ менә шушы чорда төрле уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрү уңай нәтиҗәләрнгә ирешергә мөмкинлек бирә. Оста итеп оештырылган уен балаларда телгә карата кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә этәрә, яңа телне белүнең тормышта кирәклегенә төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның балаларны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы әһәмиятле. Теманы өйрәнгәннән соң үткәрелгән уеннар аеруча уңышлы була. Алар укучыларның сүзлек байлыгын арттыра, “дөрес әйтттемме” дигән табигый курку-тартынуны җиңәргә ярдәм итә. 1 нче сыйныфтагы рус балалары өчен татар теле – чит тел кебек. Күпчелек рус балалары татарча сүзләрне белмиләр. “Бераз белә” дигән укучылардан иң гади, бер-ике сүзле сорау яки җавап кына ишетергә мөмкин. Шуңа да карамастан, татар теленә өйрәтүнең башлангыч этабында ук кайбер гади уеннардан файдаланып була. Бу үз чиратында балада уйлау сәләтен, тырышлыкны үстерә. Грамматик уеннар тагын шунысы белән әһәмиятле: укытучы, уенны башлар алдыннан, “булдыра алганча татарча сүзләр генә әйтегез”, дигән таләп куя һәм укучы өчен бу бик җаваплы бирем булып тора. Түбәндәге уен үрнәкләрен дәрестә дә, тәнәфестә яки озайтылган көн группасында да файдаланырга була. Алар авазлар, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр, әйтергә өйрәнгәндә файдалану өчен фонетик, лексик, грамматик уеннарга бүлеп бирелә. Фонетик уеннар. “Сүз уйлау”. Бу уен татар теленә генә хас булган авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз кергән сүзләрне кем күбрәк әйтер? “Исем уйлау”. Аерым авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [а] авазына башланган кеше исемнәрен кем күбрәк әйтер? (арада татарча исемнәр дә булу кирәк.) “Әйтеп бетер”. Уен билгеле бер теманы өйрәнгәч уйнала. Укытучы сүзнең беренче иҗеген әйтә, ә укучы сүзне әйтеп бетерергә тиеш, мәсәлән, “Безнең мәктәп” темасына: ки…, ак…, так… . Лексик уеннар. “Тере чайнворд”. Уен берничә теманы өйрәнгәч уйнала. Балалар түгәрәкләнеп басалар. Беренче укучы “исем” ди, икенче укучы [м] авазына башланган сүз әйтә: мәктәп. Өченче укучы [п] авазына башланган сүз әйтә:парта. Уен шулай дәвам итә. “Ватык телефон”. Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы беренче укучыга әкрен генә бер сүз әйтә: “күлмәк”. Бу сүзне укучы әкрен генә күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга барып җитә. Ул сүзне кычкырып әйтә. Сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм “шаян җәза” бирелә. (Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау…) Грамматик уеннар. “Капчыкта ниләр бар?”. Өстәлдә эченә төрле-төрле әйберләр салынган кечкенә капчык ята. Укучылар чиратлашып киләләр дә, берәр әйбер алып, аның исемен, билгеләрен, кемнеке икәнлеген әйтәләр. Барысын да дөресен әйткән укучы җиңүче була. (Мәсәлән, бу китап, яңа китап, матур китап, китап өстәлдә.) “Күз бәйләш”. Балалар түгәрәккә басалар. Бер укучы, күзләре бәйләнгән килеш, уртада басып тора. Аңа иптәшләре кагылып китә. Күзләре бәйләнгән бала аларны тотарга тырыша. Тотылган укучыдан “Син кем?” дип сорый. Укучы үз исемен әйтә яки, үзе белгән сүзләрне кулланып, башкача да җавап бирергә мөмкин. Уртадагы бала иптәшен таныса, алар урыннарын алмашалар. Уен шулай дәвам итә. “Сайлап әйт”. Укытучы ике курчак күрсәтә. Аларның берсе “малай”, икенчесе “кыз”. Укучылар, икегә бүленеп, өс-баш, аяк киемнәрен, аларның киемнәрен белдергән сүзләрне әйтәләр. “Тиз әйт”. Теманы өйрәнгәндә уйнала. Укытучы сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтә. Укучы, аларны берләштереп, сүзне әйтергә тиеш. Кем тизрәк әйтер? “Күз, колак, борын”. Уен кешенең тән төзелешенә караган сүзләрне кабатлау, ныгыту, максатын күздә тотып үткәрелә. Мәсәлән, укытучы “борын” диюгә, укучылар, басып, борыннарын күрсәтәләр. Укытучы “колак” диюгә, укучылар, утырып, колакларын күрсәтәләр. Укытучы сүзләрне әйтү тизлеген һәм эзлеклелеген үзгәрткәндә дә укучылар ялгышмаска тиеш. Йомгаклау Укучыларны фәнни-иҗади эшчәнлекккә җәлеп итү аша татар телен өйрәнүгә тотрыклы кызыксынучанлык үстерү һәм шул нигездә укучы шәхесен үсеш режимына чыгару, уку-укыту субъектын тәрбияләү, ягъни аның алдына куелган мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылган, үзүсешкә ия булган кешене тәрбияләргә мөмкин. Татар теленә өйрәтү дигән сүз укучының дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлеген дә үз эченә ала. Бу ике төр бик тыгыз бәйләнештә яши. Шуңа күрә укучының класстан тыш эшчәнлегенең системасын да мөһим. Дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә укучы шәхесен күз алдында тотып эшләсәң, уңышка ирешәчәксең. Укытучы үзе иҗади үзүсешкә ия шәхес икән, ул башта укучылары алдыннан бара, аннан соң алар белән бергә юл үтә, соңыннан балаларын алга җибәрә, димәк, укучы шәхесе үсеш процессын кичерә. Сүзебезне йомгаклап,шуны әйтәсе килә: фәнни-иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнгән укучының аңлы рәвештә укуга теләге арта,ул фән белән ныграк кызыксына башлый, үз эшенә җаваплы карый, төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга өйрәнә. Иптәшләренең фикерләрен бәяли,хөрмәт итә. Шулай ук укучының фәнни-иҗади эшчәнлеге камилләшә, ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы. Сәләтле баланың берсен дә югалтырга хакыбыз юк, чөнки без – укытучылар! Кулланылган әдәбият
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Педагогический пасьянс", участие в проекте в составе группы "Интеллект". Тематика проекта - Эффективные педагогические методы и приемы, технологии обучения и воспитания школьников
Проект "Педагогический пасьянс"...
Аннотация к проекту «Деньги решают все?». Руководитель проекта учитель истории Черноморченко М.А. Проект выполнили ученицы 11 класса Тян А., Тян К..
Материалы проекта ставят и пытаются решить проблемы места и роли денег в современном обществе....
Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.
Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...

Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...