Диалог "Дуслык"
тренажёр на тему

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

монологтан диалог төзү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslyk_dialog.docx12.63 КБ

Предварительный просмотр:

Нәрсә ул дуслык?

Дуслык кемгә кирәк?

Кайчан кирәк?

Дуслык.(монолог)

     Нәрсә соң ул дуслык? Аны һәркем үзенчә аңлый.Ул – ышанычлы якын кешең булу.Дус кеше һәрвакытта сиңа ярдәмгә килә,синең өчен куана.Минем дә дустым бар.Ул ышанычлы, акыллы, ярдәмчел.Чын дусты  булган кеше – ул бәхетле кеше.

  1. Диалог.
  • Айрат, син беләсеңме, нәрсә ул дуслык?
  • Әйе, Алмаз,беләм.Дуслык ул – ышанычлы , ярдәмчел кешең булуы.
  • Ә синең шундый кешең бармы соң,Айрат?
  • Беләсең киләме,Алмаз?Әйе , бар.
  • Әлбәттә,беләсем килә Айрат.Ә кем соң ул?
  • Ул минем сыйныфташым – Айдар.Без аның белән дуслар.
  • Ә сез күптән танышмы?
  • Беләсең килсә, Алмаз, без балалар бакчасыннан ук таныш.Хәзер  без бер сыйныфта,бер мәктәптә укыйбыз. Ә синең чын дустың бармы соң?
  • Әйе, Айрат. Минем дә чын дустым бар.Ул бик ышанычлы, якын дус.
  • Мин синең өчен бик шат, Алмаз.Әйе ,чын дустың булу – ул бәхет.