Сәләтле балалар белән эшләү .
учебно-методический материал на тему

Сәләтле балалар белән эшләү юнәлешләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltle_balalar_beln_eshlu.docx12.17 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Сәләтле балалар белән эшләү.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен , иҗади башлангычын күрү һәм аны киләчәктә үстерү. Мондый укучылар белән  эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә. Мәктәптә сәләтле балар белән эш махсус программа нигезендә алып барыла. Һәр фән буенча укытучыларның сәләтле балалар белән эшләү планы, максаты, бурычлары бар.

Сәләтле балалар белән эшне башлангыч сыйныфлардан ук башларга кирәк. Бу укучының белем дәрәҗәсен тикшерү укытучыга укучынын үсешен күзәтеп барырга, алга таба эш юнәлешен , сәләтле һәм программаны авыр үзләштергән укучыларны билгеләргә мөмкинлек бирә.  

Сәләтле балалар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа эш алымнарын, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Сәләт эштә, көч түееәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Олимпиадада җиңү яулау ул бер яклы гына, бер укытучы яки укучы тырышлыгы белән генә ирешелә торган үр түгел. Бу укытучыдан да укучыдан да байтак тырышлык таләп итә.

Дәресләрдә терәк схемалар – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өлешенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар.

Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак , эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим ителә.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шуңа күрә югары нәтиҗәләргә ирешелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.

Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....

"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"

"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

Сәләтле балар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен,иҗади башлангычын үстерү....

Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен) эш программасы

Рус телендә урта гомуми  белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен)Эш программасы...