Татар халык ашлары
план-конспект урока на тему

Мубаракшина Лейсан Забировна

2нче сыйныфның рус төркемнәре өчен үткәрелгән дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halyk_ashlary.docx42.95 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

“Мамадыш шәһәре өченче номерлы гомуми урта белем мәктәбе”

ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ

 (Ачык дәрес)

2 нче сыйныф (рус төркеме)

Мубаракшина Лейсан Забировна

Мамадыш, 2013  

Дәреснең максаты:

  • укучыларны татар халык ашларының атамалары белән таныштыру, аларны танып-белергә һәм дөрес итеп әйтергә өйрәтү;
  • “Гаилә” темасы буенча алдагы дәрестә өйрәнелгән төзелмәләрне куллана белүне камилләштерү,  диалогик сөйләмне үстерү;
  • милли ризыкларга карата кызыксыну тәрбияләү.

Дәреснең тибы. Лексик күнекмәләр камилләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, татар халык ашлары туында слайд-презентация, рәсемнәр, иҗек карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

     1.Уңай психологик халәт тудыру.

     - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бергәләп кабатлап дәрескә үзер икәнебезне күрсәтик. Мин игътибарлы. Мин яңа сүзләр өйрәнәм. Мин татарча сөйләшәм. Дәрестә үземне матур тотам, укучы икәнемне онытмыйм.

      2. Укучылар белән әңгәмә:

      - Бүген кем дежур?

      - Сыйныфта кем юк?

      - Бу нинди ел фасылы?

      - Бүген көн нинди

      - Яз билгеләрен атагыз?

      - Бу нинди ай?

      - Март аенда нинди зур бәйрәм була?

      - Сез әниләрегезгә нинди бүләк бирдегез?

      - Әниләрегез нинди ризыклар пешерде?

     3. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

  1. Фонетик күнегү.
  1. Хәерлә иртә речевкасы

Хәерле иртә әнкәйгә!

Хәерле иртә әткәйгә!

Хәерле иртә бабаема!

Хәерле иртә әбиемә?

Хәерле иртә үземә!

  1. Актуальләштерү.
  1. “Тәмле” сүзләрне искә төшерү.
  2. Тәрҗемә эше.

Доброе утро -... , здравствуйте -... , добропожаловать -... , добрый день - ... , привет -... , спокойной ночи -... , добрый вечер -... , спасибо -... .

  1. Ситуатив күнегүләр

- Поздоровайся  с другом и позови его играть;

- На улице ты увидел учителя, что ты ей скажешь;

- Тебе подарили игрушку. Поблагодари за это;

- Пригласите гостей в дом;

- Пожелай бабушке спокойной ночи.

     IV.  Яңа теманы аңлату.

  1. Сүзлек эше. Компьютер экранында слайдлар бирелә. Слайд №2-8

Сүзләр:

Бәлеш – балиш

Чәк-чәк – чак-чак

Кыстыбый – кыстыбый

Гөбәдия – губадия

Өчпочмак – триугольник

Кош теле – хворост

Пәрәмәч – перемяч

  1. Иҗекләрдән сүзләр төзү (тактада иҗекләр язылган карточкалар, шулар арасыннан сайлап алып сүзләр төзү). Слайд №9 (тикшерү)

Өч    ди     я      кош     пә    чәк     бә     кыс      те     поч     рә       ле     мәч   ты     бый    гө    мак    чәк    

  1. “Кунак табыны” уен. Кунаклар килүенә әби бик ныклап әзерләнде. Ул җиде  төрле ризык пешерде һәм аларны өстәлгә чыгарды. Ләкин берсен онытып калдырды. Әби нәрсәне оныткан? Слайд №10-11
  2. Сүзләрне сөйләмдә куллану. Сору-җавап. Рәсемнәр буенча әңгәмә.

      - Бу кем?  Бу әби.

      - Әби нишли?  Әби бәлеш пешерә.

      - Бу кем?  Бу малай.

      - Малай нишли?  Малай өчпочмак ашый.

      - Бу кем?  Бу әти.

      - Әти нишли?  Әти гөбәдия ашый?

      - Бу кем?  Бу Әни

        - Әни нишли?  Әни пәрәмәч пешерә.  

  5.   Диалог.

     - Син нәрсә яратасың?

     - Мин өчпочмак яратам.

     - Син чәк-чәк яратасыңмы?

     - Юк, мин чәк-чәк яратмыйм (әйе, мин чәк-чәк яратам) һ.б.

 6.  “Нәрсә артык” уен. Слайд №12-13

  7.  Физкультминут.

Тәрәз каршына                   (аяк очына басып тәрәзәгә карау)

Килгән бер чыпчык           (бармак белән төртеп күрсәтү)

Миңа кычкыра:                  (үзенә төртеп)

-Чык әле, чык!                   (кул изәп чакыру)

Алдый ул, беләм               (кул селкү)

Гел шулай итә                   (кул келкү)

Йөгереп чыксам                (йөгерү хәрәкәте)

Оча да китә                        (очу хәрәкәте ясала)

  1. Ныгыту.
  1.  Дәреслек белән эш.
  • Өстәлгә нинди татар халык ашлары куелган? Укып чыгыгыз.
  • Парларда диалогны уку.
  1.  Ситуатив күнегүләр.

         Спроси у друга:

  • Любит ли он триугольники?
  • Любит ли он чак-чак?
  • Что он ест?
  • Что готовит бабушка?
  1. Дәфтәрләрдә эш.

VI.  Йомгаклау. Бәяләү.

  • Балалар сезгә кояшчыклар таратылды, әгәр сезгә дәрес ошаган икән, сез аңа елмая торган авыз,ошамаса елмаймый торган авыз  ясап куясыз. (нәтиҗә)
  • Дәрес тәмам , сау булыгыз.

 

   

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык ашлары

Рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Хәзерге компьютерлар заманында дәресләрдә информацион технологияләрне кулланмау мөмкин түгел. Компьютерларны язучыларның тормыш юлын һәм иҗ...

Татар халык ашлары

Татар халык ашларына багышланган "Могҗизалар кыры" уены...

Татар халык ашлары

презентация...

Презентация "Татар халык ашлары"

Иллюстрации с названиями блюд  можно использовать на уроках по темам "Минем туган көнем" в 5 классе, в 6 классе ....

Татар халык ашлары. 1 сыйныф. Рус төркеме. Р.З. Хәйдарова дәреслеге.

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....

Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Б...