Дәрес эшкәртмәләре.
материал на тему

Ямалиева Лайсан Флеровна

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” әсәренең  

                                идея-тематик эчтәлеге.  

                               

Максат. 1.Укучыларны әсәрнең идея эчтәлеге белән таныштыру.  

               2.Укучыларда драма әсәрен анализлау күнекмәләрен булдыру.

               3.Ш.Хөсәеновның  “Әниемнең ак күлмәге” әсәрендәге гаилә

                мөнәсәбәтләре аша укучыларга әхлакый тәрбия бирү. Әниләргә,    

                гаиләгә хәрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау.         Ш.Хөсәеновның  “Әниемнең ак күлмәге” әсәре, язучының портреты, әсәрләре, фотосурәтләр, презентация,С.Кудаш сүзләре язылган плакат,

Эпиграф. Иң изге кешең – әни икән,

                 Ул синең өчен генә яши икән.

                 Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

                 Шул  гамьсезлек өчен инде үкенәм.

                                                     С.Кудаш.

                              Дәрес барышы.

                        I.Оештыру моменты.

    1. Исәнләшү.

    2.Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

    - Бүген Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасы буенча класстан тыш уку дәресе.    

        Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә ул – тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк,дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти- әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын,көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетми,хөрмәт белән яшәргә кирәк. Гаилә бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат – ана кеше, ана сүзенә тиңләшерлек нәрсә дөньяда юк әле. Ләкин ана хакын без һәрвакыт хаклыйбызмы соң? Дәрестә менә шушы сорауга җавап эзләргә тырышырбыз без сезнең белән.

    Башта ана хакын хаклауга карата булган көндәлек тормыш мисалларын сурәтләгән фоторәсемнәр карап китәрбез.

   ( Фоторәсемнәргә карасак, йөрәктә бер яктан сөенеч, ә икенче яктан әрнү һәм көенеч хисләре уяна. Әлеге рәсемнәр үзебезнең Теләнче Тамак авылында яшәүче гаиләләрдә һәм картлар йортында төшерелгән. Бу рәсемнәрдән чыгып, без алда яңгыраган сорауга реаль тормыштан чыгып җавап бирдек. )

     Ә бит ана хакын хаклау темасын язучыларыбыз да күптәннән күтәреп килгәннәр. Бүген дәрестә сөйләшүне Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” әсәренә бәйләп алып барырбыз.      

     - Ә хәзер дәфтәрләргә дәреснең темасын һәм эпиграфны язып куярбыз.

     С.Кудашның шигъри юлларын ничек аңлыйсыз? Әлеге эпиграфны иншалар язганда да файдаланырсыз.

              II.Яңа төшенчә һәм эш ысулларын үзләштерү.

   1. Бу әсәрне язган авторның кыскача тормыш юлы белән танышып китәрсез.(1 укучы сөйли)

   -Укучылар, табип һөнәрен сайлаган кешене әсәрләр язарга нәрсә этәрә соң? (Табип һөнәрен башкарганда,төрле язмышлар белән очрашырга туры килә аңа. Кайберләре сизгер йөрәкле Шәриф аганы каләм алырга мәҗбүр итә. Бигрәк тә аналар язмышы. )

   2. Белгәнегезчә, бу драма әсәре. Нәрсә соң ул драма? Шул сорауга җавап биреп, билгеләмәне искә төшерик.

     Драма грек телендә хәрәкәт дигән мәгънәне аңлата. Драма әсәренең нигезендә конфликт ята, ягъни ул тормыштагы каршылыкларга бай вакыйганы алып сурәтли. Конфликт бөтен катнашучыларны хәрәкәткә китерә, вакыйгаларны үз янына туплый,холык-фигыльне ача. Кеше драмада киеренкелектә яши, шуңа күрә аның табигате дәбөтен тулылыгында хис-кичерешләр  байлыгы, тирәнлеге белән күрсәтелә.

   -Ә менә бу әсәрнең төп конфликты нәрсәдән килеп чыга соң?(Балалары авыру икәнен белгәч, әниләрен карарга теләмиләр)

   3.-Әсәрдә нинди проблемалар күтәрелгән?(Дәфтәрдә эш) (Кешелеклелек, намус,яшәү мәгънәсе, мәхәббәт,ата ана,туган ил алдында бурычны үтәү)

    Әсәрнең төп конфликтына, күтәрелгән проблемаларына бәйле рәвештә геройларның эш-хәрәкәтләрен,характер үзенчәлекләрен билгеләп карарбыз.

   Иң беренче Римма белән Сәяргә тукталырбыз.

   Сәяр -  ананың кече улы, 27 яшьтә, институт бетергән. Ул ягымлы,тырыш, әнисен хөрмәт итә, шуңа күрә ул әнисенә хатыны Римманың ярдәм итәргә теләмәвен аңламый, аңа кул да күтәрә. Шул ук вакытта Сәярнең үзенең өйләнүен, туй ясавын әнисенә белдермәвен, шулай итеп борынгыдан килә торган әти-әнидән  хәер-фатиха алу йоласын саега сукмавын күрәбез.

    Халыкның гореф-гадәтләрен Римма да оныткан булып чыга. Тормыштан  шатлык-рәхәтлекләр генә генә алырга өйрәнгәнгә, ул беренче каршылык алдында ук куркып-каушап кала, түбән җанлылык күрсәтеп иренә:” Я анаң, я мин” – ди. Хәтта китеп тә бара.

   -Сәярнең Римманың яңагына сугуын яклыйсызмы? Ул нәрсә эшләргә тиеш иде?

   Әлмөхәммәт картның бу сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? (укытучы укый)

    Димәк,әсәрдә  яшьләр арасында  борынгыдан килгән йола һәм гореф-гадәтләр онытыла башлавы күренә.

    Ә хәзер ананың олы улы Максуд һәм аның тормыш иптәше Саимә турында сөйләшик.

    Бер караганда , тыныч, сабыр холыклы бу геройлар  әллә нәрсәгә омтылмыйча, булганына канәгать булып яшиләр кебек. Саимәне ана киленнәре арасында иң тәмле теллесе ди. Ананың туган көненә шәл дә бүләк итә. Ләкин аларга да ниндидер уңай сыйфатлар җитеп бетми, бу вакыйгаларда ачык күренә. Әйдәгез   шуларны ачыклыйк әле.

     (Үзләрен генә кайгыртып яшиләр. Уллары Альфред 30 яшькә җитеп тормышта үз урынын тапмаган. Пошмас җанга әйләнгәннәр, Саимә хәтта симереп киткән)

    Әниләренең авыру икәнлеген белгәч, Максуд Исламнан аны үзләренә алып кайтырга сорый һәм сүзен дәвам иттереп: “Ә иртәгә...” диюгә, сүзне икенчегә бору өчен, Саимә барысының да игътибарын тиз генә идәндә яткан кәгазь тастымалга юнәлтә. Әлеге геройларның ананы тәрбияләүне үз өсләренә алмауларын да тулысынча аңлап булмый. Чөнки анага аерым бүлмә дә, әллә нинди уңайлыклар да түгел, бары тик җан җылысы гына кирәк.

      Башка балаларга күчеп карыйк, аларның анага карашы нинди икән соң? Бу әсәрдә мине кешелексезлек ягыннан  шаккаттырганы Ислам белән Расиха. Ике чабата бер оек дигәндәй, әлеге геройлар шәфкатьсезлек ягыннан бер-берсен тутырып торалар. Әсәр башыннан ук алар әкренләп чын йөзләрен күрсәтә баралар. Әйдәгез шуларны ачыклыйк әле.    

   (Авылдан килгән әниләренә эчертү өчен чәйне килен буларак Расиха үзе ясап китерергә тиеш булса да, ул урыннан гына: “Әнигә чәй китерегез, чәй!” – дип кычкыра.

    Чит кешеләр алдында яхшы атлы булу өчен Ислам белән Расиха, беренче булып, әниләрен үзләренә яшәргә чакыралар (соңрак аның өй эшләрен караучы кирәк булганга чакыру аңлашыла), ә инде әниләренең авыру икәнлеген белгәч, шулай ук беренче булып, тизрәк китү ягын карыйлар, анда да иң элек  ана алып килгән йомыркаларны тутыралар. Ислам - куркак ( иптәшенең суга бату күренеше).

   Сугыш башлангач, тылда качып ята, шуның өчен 10 ел төрмәдә утыра.

   Бер тапкыр да җир астына төшмичә 15 ел шахтер булып эшләде дигән ялган документ белән өстенлекле пенсияга чыга.

   Алдау юлы белән автомашина ала. Бу батырлыклары белән мактанып кына калмый, башкаларга, шулай яшәргә кирәк, дип акыл сата.

   Алга таба Инсаф образына тукталырбыз.

Ана Инсаф турында “Башыңны югары тот, улым! Син минем йөз аклыгым! Горурлыгым син минем” ди

   Ватан сугышында ике аягын югалткан, һәркешегә  кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Инсаф гаделлекнең тормышта барлыгын Исламның яңагына сугып аңлата. Һәм аның йөзенә бәреп: ” Сугышта үлүдән куркып, үзеңнең менә моның хәтле җаныңны саклап калу өчен Ватанны саткан сволочь бит син!”- ди.(Уку)

  4. Ял итеп алу. Фоторәсемнәр  һәм әсәрне өйрәнгәч туган авыр хисләрне тарату өчен. җыр тыңлап китәрбез.

    5.Әсәрнең исемен анализлау.

   -Драма ни өчен “Әниемнең ак күлмәге” дип атала?

  (Чөнки татар халкында ак күлмәк чисталык, сафлык, намус билгесе. Ана образы халкыбызның матур сыйфатларын үзенә туплаган, зур рухи байлыкка ия булган изге җан буларак сурәтләнгән. Ул гомере буе Туган иленә, халкына хезмәт иткән, 10 бала тәрбияләп үстергән. Менә шул кешеләргә, балаларына һәрвакыт яхшылык кына эшләгән ананың күңеленең бер кырые китек, аның сәбәпчесе-Ислам. Ни өчен?). (Шул урынны уку)

   -Әсәрнең ахырында ананың балаларына әйтеп калдырган васыяте безнең һәммәбез өчен дә уртак, ул үз әти-әниләребезнең сүзе булып ишетелсен. Әйдәгез шуны укыйк әле.(Уку)

   7. Драманың идея – эстетик әһәмиятен билгеләү.

   (Үзенең драмасында Ш. Хөсәенов кешелек җәмгыятен борчыган әхлак мәсьәләләрне күтәрә һәм аларны укучыны ышандырырлык итеп, күңеленә тәэсир итәрлек итәлек итеп сүрәтләп бирә. Әдип безнең һәркайсыбызга эндәшә: намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан аддындагы бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен кеше булу кирәк).

    Әйе, балалар, чынлап та, ата-аналар балаларын тормышларының иң матур, кыйммәтле вакытын биреп, төрле авырлыклар кичереп үстерәләр. Киләчәктә үзләренә ярдәмче, таяныч, картлык көннәрендә караучы булыр дип өметләнәләр.бу хакыйкатьне һәр кеше үзе балалар үстергәч кенә бик әйбәт аңлый. Шуның өчен без, балалар, күпме генә тырышсак та, ата-ананың хакын түләп бетерү мөмкин түгеллеген аңлап китсәк, бу дәрес үзенең максатына ирешкән дип уйлар идем мин. Димәк, эпиграф та сөйләшкән барлык мәсәләләрне үз эченә алган дип аңлап китик.

    III.Өй эше. Шуңа күрә өй эше дә шуның белән бәйле булыр. Әсәрне укыгач кичергән хисләр турында язып килергә.

    IV. Йомгаклау.

    Билгеләр кую.

   

 

                                   



Предварительный просмотр:

5 нчы сыйныф  өчен татар теленнән дәрес планы (татар мәктәбе).

Дәреснең темасы:  Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес максатлары:

  1. Белем бирү максаты:
  •  сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе турында мәгълүмат алу;
  • метафора төшенчәсен аңлата белү;
  1. Үстерү максаты:
  • сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белү;
  • сөйләмдә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне дөрес куллану;
  1. Тәрбия бирү максаты:
  • Туган телебезнең сүз байлыгына хөрмәт уяту, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек (Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов), презентация, карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  1. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле иртә, укучылар!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!
  1. Кизү торучы укучыны тыңлау.
  1. Актуальләштерү.
  • Укучылар,  экранга карыйк әле. Слайдта “Баш” сүзе язылган. Уйлап карагыз әле, бу сүзнең нинди мәгънәләре бар?

+  кеше башы, көймә башы, тау башы, таяк яки бау башы һ.б. (2 слайдта рәсемнәр чыга).

  • Минем кулымда -  кар. Ул нинди мәгънә белдерә? ( мотивация)

+   явым-төшем.

  • Тагын нинди мәгънәләре бар?

+  аның башка мәгънәләре юк.

  • “Баш” һәм “кар” сүзләре ничек аерыла?

+ “Баш” сүзенең берничә мәгънәсе бар, димәк, ул - күп мәгънәле сүз.

+ “Кар” сүзе бер генә мәгънәгә ия, димәк, ул – бер мәгънәле сүз.

  • Укучылар, ә күп мәгънәле сүзләрне тагын ничек атыйлар?

+ Полисемия күренеше.

  • Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы буламы?

+ Әйе, күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы була. Алар арасында берсе – төп сүз, калганнары – өстәмә мәгънә белдерүче сүзләр.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
  • Укучылар,  кар нинди?

+    Ак, йомшак...

  • Укучылар сезнең  өстәлләрдә “Ак бәхет” дип язылган сүзтезмә бар. “Ак кар”  һәм “Ак бәхет”. Әлеге сүзтезмәләрдәге “ ак”  сүзе нинди мәгънәдә килгән?

+ “ Ак кар” сүзтезмәсендә “ак” сүзе аның төсен атый, ә “ак бәхет” сүзтезмәсендә ул аны чагыштырып бирә.

  • Слайдта ике төшенчә язылган. ( Туры, күчерелммә).  Ничек уйлыйсыз, бу сүзтезмәләрдәге “ак” сүзе кайсы очракта туры, кайсысында күчерелмә мәгънәдә килгән?

+ Ак кар – туры, ак бәхет – күчерелмә.

  • Димәк, без бүген нинди тема белән танышачакбыз?

+ Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.

  • Ә үзегезгә нинди максатлар куярсыз?

+  Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәрен аера белү, сөйләмдә дөрес итеп куллану.

  • Укучылар, әдәби сурәтләү чарасы буларак, күчерелмә мәгънәләрнең иң таралган төрен әйтегез әле?

+ Метафора, татар әдәбияты дәресендә Г. Тукай иҗатын өйрәнгәндә, без бу төшенчә белән таныштык.

Ял вакыты.”Тэйк оф  - тач даун” (Сингапур).

  • Мин сезгә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне бутап әйтәм. Туры мәгънәле сүз булганда – басабыз, күчерелмә мәгънәле сүз булса – утырабыз.

Көмеш тавыш, алтын алка, җил елый, кош сайрый, салкын көн, салкын караш...

  1. Ныгыту.

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

  1. 252 нче күнегү телдән эшләнелә. Сыйныф белән тикшерелә.

Ак кар

Җылы көн

Саф һава

Авыр йөк

Бу нинди мәгънәдәге сүзләр?

Ак бәхет

Җылы караш

Саф күңел

Авыр кайгы

Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? (үзбәя, бәяләү критерийлары экранга чыгарыла).

  1. Карточкалар белән эш. (Балалар   бирелгән сүзләрнең туры яки күчерелмә мәгънәдә икәнен билгели. Эшләп бетергәннән соң, экранда дөрес җаваплар күрсәтелә. Шуңа карап, үз эшләренә бәя бирәләр).
  2. Иҗади эш. Экранда 4 рәсем бирелә. Укучылар шул рәсемнәргә туры китереп, күчерелмә мәгънәле сүз кергән җөмлә төзергә тиеш.

(тамчы)   Көмеш тамчылар тып-тып тама.

(җил)       Җил уйный.

( йөрәк)   Йөрәк елый.

(йөз, кешенең бите) Ачык йөзле кешеләр белән аралашуы рәхәт.

  1. Рефлексия.
  1. Ике вариантка бирем әйтелә. Парларда эш.

1 вариант – Сүзләрнең туры яки күчерелмә мәгънәләрдә булуын каян белеп була? ( сүзтезмә һәм җөмләләр эчендә).

2 вариант – Күчерелмә мәгънә ни өчен кулланыла? (Сөйләмне матурлау, образлы итү өчен кулланыла).

  1. Белемнәрне бәяләү.
  1. Өй эше.
  1. 257 нче күнегү.
  2. 258 нче күнегү.
  3. Әдәби әсәрдән күчерелмә мәгънәле сүз кергән 3 җөмлә язарга.



Предварительный просмотр:

Тема: Аерымланган хәлләр

Максат:

Белем бирү: татар теленең синтаксисын өйрәнүне дәвам итеп, төрле хәлләрнең аерымлануы, алар янында тыныш билгеләре кую белән танышу.

Фикерләрне, күнекмәләрне үстерү:

  • танып-белү, хәтер, тәнкыйди фикерләү эшчәнлеген үстерү;
  • мәгълүмат белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру;
  • бәйләнешле язу һәм сөйләм телен үстерү;

Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телендә дөрес яза белүнең   әһәмиятлелеген күрсәтү.

Җиһазлау: карточкалар,  алгоритмлы таблицалар,слайдлар ,биремле карточкалар.

Дәрес барышы:

  I Кызыксыну уяту

1. Мотивация.

1. Оештыру моменты. 1 минут

- Исәнмесез, укучылар һәм кунаклар.

- Барчаларыбызга хәерле көннәр булсын.

- Балалар, халкыбызның бик мәгънәле 1 мәкале бар.

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе – мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк, бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез. Барыгыз да әзерме?

- укучылар число, сыйныф эшен язып куябыз.

2. Ә хәзер “Сез ышанасызмы?”алымын файдаланып таблицаны тутырып алырбыз.

  1. Җөмләнең баш кисәкләре - ия белән хәбәр. Әйе.
  2. Җөмләдә, баш килештә булып, башка сүзләргә буйсынмаган баш кисәк ия дип атала. Әйе.
  3. Тәмамлык, аергыч, хәл,аныклагыч -  җөмләнең иярчен кисәкләре. Әйе.
  4. Авыру сәбәпле, Гөлназ бүген эшкә бара алмады. Авыру сәбәпле – максат хәле. Юк
  5. Хәлләрнең мәгънә ягыннан 8 төре бар. Әйе.
  6. Хәлләр һәрвакыт үзе ияргән сүз белән янәшә килә. Юк
  7. Аерымланган иярчен кисәк башка җөмлә кисәкләреннән тыныш билгесе белән аерыла. Әйе.

Үзегезнең җавапларыгызның дөреслеген тикшерегез, дөрес булганына +, ә дөрес булмаганына - куеп, балларны санагыз, поляга балларыгызны куегыз. Ә ни өчен 4нче һәм 6нчы җөмләләр дөрес түгел?

  • Соңгы 7нче җөмләгә игътибар итегез әле. Мин аны юкка язмадым, ул безнең бүгенге тема белән бәйле. Үзегез теманы әйтеп бирә алмассызмы?

3. Теманы билгеләү.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак инде

Тема: Аерымланган хәлләр  (тема языла)

4. Таблица тутыру.

Аерымланган  хәлләр

 Беләм

 Беләсем килә

Белдем

  1. Хәлләр җөмләнең  иярчен кисәге.
  2. Хәлләр 8 төрле була.
  3. Хәлләр фиг.сыйф.рәвеш ачыклап килә.

Хәлләр кайчан аерымлана?

Нинди хәлләр аерымлана?

Нинди тыныш билгеләре куела?

  1. Җавапларны төркемнәрдә тикшерү. Һәрберсе аерым яза(2 мин), укып чыгып тулыландыралар. Һәр төркемнән 1 кеше укый

Хәлләр турында белгәннәрне искә төшердек.

Хәзер “Беләсем килә” баганасын тутырырга кирәк. Хәлләрнең аерымлануы турында нәрсәләр беләсегез килә, таблицаның беренче баганасына һәм темага таянып, шул турыдагы фикерләрегезне языгыз. Бергә язалар, группадан 1 кеше үз фикерен өйтә.

II. Төшенү

Ә хәзер хәлләрнең ничек аерымлануын белү өчен,  эзләнү эше алып барырбыз.

    Слайдта һәм эш кәгазьләрендә 2 җөмлә бирелә

Кызлар яңа өйнең тәрәзәләрен җырлый – җырлый юдылар.

Кызлар, җырлый – җырлый, яңа өйнең тәрәзәләрен юдылар.

2 җөмләдә дә хәлләргә һәм алар ияргән сүзнең астына шартлы билгеләр белән сызабыз.һәрберсе аерым тикшерә.Ә аермалары нәрсәдә, аермасын күрсәтегез. Һәр төркем бер фикергә килсен. Кайсы аерымланган. Исбатлап күрсәтегез.

  • Кайсы җөмләдә аерымланган?
  • Үзе ияргән сүздән ерак,өтерләр белән аерыла, кайда килгән җөмлә уртасында.
  • Укыганда ничек укыйсыз.
  • 2 нче җөмләдә хәл интонацион яктан бүлеп әйтелә.

Без чыгарган нәтиҗәләрдән дәреслектә бирелгән кагыйдә нәрсә белән аерыла?

Дәреслектән укып, һәр төркем аермасын күрсәтә.

Аерымланган кисәк ярымхәбәрлеккә ия булырга тиеш. Мондый үзенчәлек фигыльгә, хәбәрлек сүзләргә  (юк, бар,кирәк, ярый) хас. 1җөмлә

Җыйнак һәм җәенке хәлләр аерымлана.(җыйнак , җәенке җөмләләрне искә төшерү)

Юынгач, чәй эчәм.

Димәк җәенке хәлләр берничә сүз белән белдереләләр.

Аерымланган хәлләр турында нәрсәләр белдек?  Таблицаның 3нче баганасына язып куябыз.

Нәтиҗә чыгару: Үзләре буйсынган җөмлә кисәгеннән ераклашкан хәлләр өтер яки  өтерләр белән аерымлана.

Карточкалар белән эш

  • Хәлләрнең нинди төркемчәләре бар әле? Алар ничәү?
  • Хәзер күзәтегез дә әйтегез, бу җөмләләрдә нинди хәлләр аерымланган.

1. Ул, кибеттән чыкканда, Алмазны очратты.

2. Аптырап, ул тагын шул сорауны кабатлады.

3. Тәмле булганга күрә, өчпочмакны ашап бетердек.

4. Сине очратырмын дип, тагын урамга чыктым.

5. Бик тырышсаң, бу күнегү өчен бишле дә алырсың әле.

6. Өй эшләремне эшләсәм дә, бүген дәрестә җавап бирә алмадым.

7. Кызчык, өйгә кайтып кергәнче, әнисенең кулын ычкындырмады.

8. Үлән арасында чикерткәләр чырлый иде.

 Кайсы җөмләдә аерымланган хәл юк, нинди хәл аерымланмаган? Ни өчен?

  •  Вакыт, рәвеш, сәбәп, максат, шарт, кире, күләм хәлләре аерымланалар.

  • Ә хәзер таблицаның 3 баганасын яңа белемнәр  белән тулыландырабыз.

III РЕФЛЕКСИЯ

Белемнәрне ныгыту өстендә эшләү.

1.Дәреслектәге 207нче күнегүне эшлибез, 1,3,4,6 җөмләләрне күчереп язабыз, аерымланган хәлләргә һәм алар ияреп килгән кисәкләрнең астына сызып тикшерәбез.

2.Дәфтәрләрне алышып, слайд буенча тикшерәбез, аерм. хәл -1балл, а.х. ияреп килгән кисәккә 1балл.

3.Слайдта рәсемнәр күрсәтелә. Бу рәсемнәрдә күрсәтелгән күренешләрне кулланып, бирелгән хәлләрне кертеп, аерымланган хәлле җөмләләр төзергә.

   бөтерелә – бөтерелә

    тип –тигез булып

     гол кертер өчен

    бик кайнар булганга

4.Хәзер тактага язылган җөмләләрдәге хәлләрне, аерымланырлык итеп, дәфтәрләргә язарга кирәк.Моның өчен ярымхәбәрлеккә ия булган сүз хәбәрдән ераклашкан булырга тиеш.

Сания абыйсы артынннан тиз-тиз атлап бара. (Сания, тиз-тиз атлап, абыйсы артыннан бара)

Балалар түгәрәк күл буена  су коенырга дип килделәр. (Балалар, су коенырга дип, түгәрәк күл буена килделәр)

Кошлар киң тугайны яңгыратып сайрый. (Киң тугайны яңгыратып, кошлар сайрый)

Алсу бакчаларына ял иткәч чыкты. (Алсу, ял иткәч, бакчаларына чыкты.)

  1. Нәтиҗә.

-Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек.Телдән җавап бирәләр.

1 укучы таблицадан укый.

Мин бүген дәрестә    ...      белдем.

Миңа ...  авыр булды.

Таблицаның 3 баганасын уку.

  1. Өй эше дәфтәрләрдә эшләнә.

1.208нче күнегү.

2. «Иң кадерлем – әнием» темасына сочинение язарга.