Абдулла Алиш - балалар язучысы
план-конспект урока (5 класс) на тему

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

Балалар язучыларын һәм аларның әсәрләрен  кабатлау. Әкиятләр мисалында тәрбияләү, уку һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon abdulla_alish_dresk.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Абдулла Алиш – балалар язучысы.

  1. Оештыру.

–    Исәнмесез балалар!  (Исәнмесез!)

  • Хәерле көн, кәефләрегез ничек? (Кояшлы иртә кебек).
  • Мин бик шат.

Бүген без сезнең белән язучылар, балалар язучылары турында сөйләшербез. Ягез, искә төшерик әле, балалар язучысы дип кемнәрне беләсез?

  1. Габдулла Тукай

Аның нинди әсәрләрен, нинди шигырьләрен беләсез? (“Туган тел”)

Әйе. Туган тел ул безнең һәрвакыт җырлый торган җырыбыз, татар халкының гимны. Әйдәгез әле бергәләп 1 генә куплетын җырлыйк әле.

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Тагын (“Туган авыл”, “Эшкә өндәү”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык әкияте” һ.б.)

Тагын кемнәрне беләсез?

  1. Шәүкәт Галиев. “Язгы әкият”, “Яңа йорт”.
  2. Ренат Харис “Бәлли бәү”, “Төсле рәсем”, һ.б.
  3. Муса Җәлил “Кызыл ромашка”, “Җырларым”, “Куян”, “Карак песи”

Чоландагы ак майга ияләшкән күселәр,

Мин чоланны сакларга куштым ала песигә.

  • Мияу, мияу, пескәем

Барчы зинһар чоланга.

Майны сакла күседән

Оясыннан чыгарма.

  1. Ләбиб Лерон “Тәгәрмәчле чана”- әкиятләр, мәзәкиятләр китап күрсәтү
  2. Фәнис Яруллин “Яз кайда кышлый”-әкиятләр китапны күрсәтү
  3. Абдулла Алиш. 1 слайд

Бүген без сезнең белән бу язучы турында күбрәк сөйләшербез, аның әсәрләренә тукталырбыз. Нинди әсәрләрен беләсез? (“Нечкәбил”, “Койрыклар”, “Чуар тавык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Сертотмас үрдәк”).

Игътибар, слайдка (2 слайд) карыйбыз һәм сорауларга җавап бирәбез. 1....7

Җавапларны алдыгызда куелган таблицаларга билгеләгез (3 слайд) 1әм бу нокталарны тоташтырыгыз. Нәрсә килеп чыкты (сынык сызык - ломаная). Әйе. Карыйбыз, (4 слайд) тикшерәбез слайдттагы белән туры киләме? (Килә). Яхшы.

Сорау: А. Алиш әкиятләрен беләсезме икән тикшереп карыйк әле. (5 слайд)

Әйдәгез хәзер рәсемнәр буенча терәк сүзләр ярдәмендә “Сертотмас үрдәк” әкиятенең эчтәлеген сөйлибез.

Ләкин башта аҗлатып китик әле: сертотмас сүзен сез ничек аңлыйсыз? (сер-это секрет, тотмас, тотмый – не держет, не может). Рәхмәт, молодцы! Ну вообщем утка, который не может держать секрет.

 (7 слайд) 1 рәсем. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул бик күп сөйләшергә яраткан. – Ишеттеңме яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим дип башлап китә торган булган ул сүзен.

2 рәсем. Беркөнне йорт хуҗасы этен ияртеп, балтасын алып урманга киткән. Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәгез дигән. Хуҗа кайтмагач икенче көнне хуҗаны эзләргә “Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!” дип үрдәкне җибәрәләр. Ул риза була.

(8 слайд) 3 рәсем. Үрдәк бара-бара бер куе урманга барып җиткән. Аның каршысына бер керпе килеп чыккан.

- Кая барасың болай? – дигән. Үрдәк шуны гына көткәндәй сөйләргә тотынган: - Хуҗабызны эзлим, аңа этебез дә ияреп киткән иде. 

- Синең өең еракмы? – дип сорый керпе.

- Менә шул сукмак алып бара – дип күрсәтеп җибәрә үрдәк.

Керпе үрдәккә серләреңне очраган берәүгә сөйләп йөрмәскә куша.

(9 слайд) Бара-бара үрдәккә бер куян очрый. Ул аңа да бөтенләй сөйләп бирә, өебез ялгыз калмады дип тә өстәп куя. Куян эченнән генә “Алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән” дип уйлый һәм китеп бара.

(10 слайд) Үрдәк тагын алга киткән һәм аюны очраткан, хуҗасы турында сораган. Аю: - күрмәдем, дип җавап биргән. Урман эченәрәк керсәң, табарсың дип киңәш бирә, ә үзе хуҗалыкка китә.

(11 слайд) Бара торгач аның каршысына бүре килеп чыккан. Бүрегә дә барын да сөйләп биргән. Бүре нәрсә дип уйлаган?

- Боларның сарыкларын барып ашарга бик җайлы вакыт, дип уйлаган һәм китеп барган.

Үрдәк һаман туктамаган. Каршысыны бер төлке килеп чыккан. Төлке үрдәкне кая алып киткән? Ул аны үзенең балалары янына алып кайткан һәм буып үрдәкне балаларына бүлеп биргән. Ә үзе төлке кая киткән? Балаларын калдырып авылга киткән.

(12 слайд) Хуҗа бик акыллы кеше булган, ул һәр җиргә киртәләр куйган була. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмый, аю бәрәңге базына төшә, төлке капкынга эләгә.

Хайваннар хуҗа кайткач эшнең нидәлеген сөйләп бирәләр. Үрдәкне шундый эшкә кушуларына бик нык үкенгәннәр.

Арыгансыздыр балалар, ял итеп алыйк әле.Сүзләрне бергәләп кабатлыйбыз һәм эшлибез:

Сазлыктагы бакалар баталар да калкалар

Бата-калка, бата-калка битләрен дә юдылар.

Зарядкага бастылар (басабыз)

Уңга да бөгелделәр, сулга да бөгелделәр,

Алга да бөгелделәр, артка да бөгелделәр.

Аяк белән тыпырдашып, кул белән чәбәкләшеп

Көчләрен сынаштылар.

Әйдәгез хәзер мондый сорауларга җаваплар табыйк әле:

(13 слайд) Әкияттә сүз нәрсә турында бара?  (1)

(14 слайд) Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәргәннәр? Китаптан табып укыйк әле.

Үрдәкнең фаҗигасе нәрсәдә? (күп сөйләвендә)

Шулай булгач, нинди нәтиҗә ясыйбыз? (кирәкмәгәнгә, теләсә кемгә сөйләп йөрергә түгел).

(15 слайд) Тагын бер сорау: - әкиятләр ничә төргә бүленә? (3)

“Сертотмас үрдәк” әкияте кайсы төргә керә?  (2)

Арагызда әкияттәге үрдәк кебек кешеләр юкмы соң?  (Юк). Бик яхшы.

Нинди нәтиҗә ясарга була? (кирәкмәгәнгә күп сөйләмәскә, сер саклый белергә кирәк).

(16 слайд) Ягез менә шушы мәкальләрне сез ничек дәвам итәр идегез?

Сер тотмас –

Күп сөйләгән авыз –

(17 слайд) Тикшерәбез: сер тотмас – дус тапмас,

                                        Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.

Бу мәкальләрнең кайсы үрдәк образына туры килә? (2)

Кешеләргә дә уңай һәм тискәре сыйфатлар хас. Сезнең алдыгызда сыйфатлар (18 слайд) шулардан уңай һәм тискәре сыйфатларны  аерып язырга. Язалар.

Тикшерәбез (19 слайд). Сезнеңчә нинди кешеләр хөрмәтле, дәрәҗәле була? (тырыш, кешегә ярдәм итә торган кешеләр, сабыр, ...)

Рәхмәт. Дәрес сезгә ошадымы? Ничек, ни дәрәҗәдә ошаганын алдыгыздагы смайликлар ярдәмендә күрсәтегез, үзегезнең настроениеләрегез нинди шуны чагылдырыгыз.

Өйгә эш: үзегезгә ошаган өзеккә рәсем ясап килерсез.

(20 слайд) Эшләрегез өчен рәхмәт, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Cценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" по сюжету сказки Абдуллы Алиша

Сценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" был составлен по сюжету сказки татарского писателя Абдуллы Алиша "Чукмар белән Тукмар". Сценарий составленв стихотворной форме для внеклассных мероприятий. Предна...

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

Абдулла Алиш

Материал к уроку. Жизнь и творчество писателя....

Абдулла Алиш әкиятләре

5 нче  класста сыйныфтан тыш уку дәресе....

Абдулла Алиш

Презентация...

Абдулла Алиш

Презентация...