«Җөмләдә сүз тәртибе››
план-конспект урока (8 класс) на тему

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhomld_suz_trtibe.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы муниципаль белем бирү учреждениесе

                 1 нче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе

 

    Тема: «Җөмләдә сүз тәртибе››

                      (Ачык дәрес)

                        Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызының

                                         8нче А сыйныфының татар төркемендә        

                                         үткәргән  татар теле дәресе  

Максат: 1. Җөмләдә сүзләрнең уңай hәм кире тәртибе белән     таныштыру, сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәтү.                                      

              2. Укучыларның сөйләм телләрен hәм фикерләү сәләтләрен  үстерү.

              3. Әти - әниләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиhазлау: карточкалар, гаилә тормышына багышланган рәсемнәр,

                   шигырьләр, таҗлар беркеткән ромашка чәчәге.

                                       Дәрес барышы.

І. Дәресне оештыру, дежур укучы белән әңгәмә.

ІІ. Актуальләштерү.

“Ромашка” уены. (Укучылар, чиратлашып такта янына чыгып, ромашка чәчәгенең таҗын өзә hәм таҗ артына язылган биремне үти яки сорауларга җавап бирә.)

 Сораулар hәм биремнәр.

  1. Эндәш сүзгә билгеләмә бирегез.
  2. Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында килә ала?
  3. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелырга мөмкин?
  4. Кереш сүзләргә билгеләмә бирегез.
  5. Кереш сүзләр нинди мәгънәләрне белдерә ала?
  6. 10 кереш сүзне исегезгә төшерегез.
  7. Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?
  8. Тиңдәш кисәкләргә билгеләмә бирегез.
  9. Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә?
  10. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килгәндә. Нинди тыныш билгеләре куела?
  11. Тиңдәш кисәкләр нинди була?

 ІІІ. Яңа материал өйрәнү.

  1. Җөмләләрне укып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү, нәтиҗә ясау. (Тактада җөмләләр язылган.)

Алар Гаязның бакчасын карарга килгән иде.

Декабрьнең кырыс җилләре үзәккә үтеп исәләр.

- Җөмләдә сүзләрнең гомумхалык телендә тарихи урнашып киткән гадәти тәртибе була hәм ул – сүзләрнең туры тәртибе дип атала. Сүзләр гадәти тәртиптә урнашканда, ия хәбәрдән алда килә. Туры тәртип булганда, аергыч, хәл, тәмамлыклар да үзләре ияргән сүздән алда киләләр; аныклагыч аныкланмыштан соң урнаша.

  Мәсәлән: Без татар теле атналыгы үткәрәбез.Мәктәп бу көннәрдә шигъри, өметле бер шатлыкка төренде.

 Бу өзектә hәр җөмлә кисәге туры тәртиптә урнашкан: ия хәбәрдән алда килә; аергыч, хәл, тәмамлыклар да үзләре ияргән сүздән алда киләләр.

   ( Дәреслекнең 161 нче битендәге кагыйдә укытыла.)

  Нәтиҗә:

  Уңай тәртип булганда:

  1. ия хәбәрдән алда килә;
  2. аергыч аерылмышыннан алда килә;
  3. тәмамлык үзе ияргән сүздән алда килә;
  4. хәлләр үзләре ияргән сүзләрдән алда килә;
  5. аныклагыч аныкланмыштан соң килә;
  6. кереш hәм эндәш сүзләр, бөтен җөмләгә карасалар, иң алда урнашалар.

- Шигырьләрдә, тойгылы сөйләмдә, җанлы сөйләмдә төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә сүзләр, үзләренең гадәти урыннарыннан күчеп, башкача урнашырга мөмкин. Монысы сүзләрнең кире тәртибе (инверсия) дип атала.

 Мәсәлән:

  1. Америкада була бу.
  2. Их, белми шул ул, белми минем бер гаепсез икәнемне. (161 нче бит.)

(Бу җөмләләрне дә җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү, нәтиҗә ясау.)

 Кире тәртип булганда:

  1. ия хәбәрдән соң килә;
  2. тәмамлык үзе ияргән сүздән соң урнаша;
  3. аергыч аерылмыштан соң килә;
  4. хәлләр үзләре ияргән сүздән соң урнаша.

  1. Шигырьдә кире тәртиптә бирелгән сүзләрне уңай тәртипкә куеп укыту.

Миңа гармун, гармун җитми читтә,

Юлларыма ятар таң нуры.

Яңгырасын иде Европаның

Уртасында татар гармуны. (С. Хәким)

Миңа гармун, гармун җитми читтә,

Таң нуры юлларыма ятар.

Татар гармуны Европаның

Уртасында яңгырасын иде.

  -Шигырь бозылды, шигырьдә ритм, рифма булсын өчен, шагыйрь сүзләрне гадәти урыннарыннан күчергән.

  1. Тексттан өзек уку. Монда сүзләрнең кире тәртибе ни өчен кулланылуын ачыклау.

  Караңгы, болытлы иде бу төн. Күк йөзендә ае да, болытлары да күренми иде... Ләкин каядыр, болытлар артында, берәр йолдыз атылмады микән ул төнне? Юкса мондый хәтәр, бик хәтәр очкын кинәт кенә кайдан төшсен икән минем күңелгә?

  Төште очкын күңелгә... (Р. Төхфәтуллин)

 Нәтиҗә:

Бу текстта сүзләрнең кире тәртибе көчле тойгы белдерү өчен кирәк булган. Әгәр без кире тәртипне уңай тәртипкә күчерсәк, бу тойгы күпкә кимер иде.

 (Кире тәртипне уңай тәртипкә күчереп, текстны укып карау.)

  Нәтиҗә:

Тексттагы хисләр байлыгы, тойгы хисе каядыр югалды. Җөмләнең үзара бәйләнешеннән туа торган лирик интонация дә юкка чыкты.

Іv.Ныгыту.

1.(hәр укучыга берәр куплет шигырь язылган карточка таратыла.)

Бирем. Тексттагы сүзләрне уңай тәртипкә куеп язарга.

    Бер кыз бала җыр чыгарган

    Багышлап әнисенә.

    Икәү бергә җырлыйк, диеп,

    Өйрәткән энесенә. (Г. Зәйнашева)

 

    Мин үзем шәhәрдә яшим,

   Авылга кайтам җәен.

   Чөнки ул авылда яши

   Яраткан әбекәем. (Г. Зәйнашева)

   Матур булыйк барыбыз да,

 Матурлыйк без дөньяларны.

 Матур җырлар яңгырасын,

 Сөендерик аналарны. (М. Әхмәтҗанов)

Чыр – чу килә

Бала – чага.

Шуа алар

Чаңгы – чана. (М. Әхмәтҗанов)

Гаиләм минем – якты оя,

Күңелгә җылы бирә.

Әти - әни, туганнарым hәрчак ярдәмгә килә.

Өй артында, бакчабызда

Үстердем көнбагышлар.

Нинди шәп үскәннәр, диеп,

Хәйран калды танышлар. (Г. Зәйнашева)

Мәктәпнең ишегалдында

Без ясадык биш түтәл.

Бишесе дә матур булып

Чәчәк аттылар күптән. (Г. Зәйнашева)

Әти җылы кояш кебек,

Әнием назлы җилдәй.

Сабыр, җитди өлкән кыз мин,

Ә сеңелем – шук песидәй.

Мәктәптән өйгә кайтабыз,

“4”ле, “5”леләр төяп.

Әти - әни каршы ала,

Шатланып, бәхет теләп.

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне. (Ш. Маннур)

Авылга әбиләренә

Кунакка кайткан Ирек.

“Привет, конь!”- дип исәнләшкән

Җирән кашканы күреп. (Ш. Маннапов)

2.Гаилә тормышы сурәтләнгән рәсемнәр буенча эш.

Җөмләнең уңай тәртибенә 3 җөмлә, кире тәртибенә 3 җөмлә уйлап язарга.

v.Йомгаклау.

 Билгеләр кую.

v.Өйгә эш бирү. Карточкалардагы сорауларга җавап бирергә, уңай hәм кире тәртипләргә 3шәр җөмлә уйлап язарга.

     

 

 

                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

"Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасына план-конспект, 5 нче сыйныф.

quot;Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасы 5 нче сыйныф балалары тарафыннан авыр үзләштерелә, чөнки аларның әлегә морфология буенча булган белемнәре әзрәк. Ләкин дәрес дөрес һәм кызыклы оеш...

Жөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.

7нче класста татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Көн тәртибе

материал для преподавания башкирского языка как государственный в русских школах...

5 нче класста математика дәресе "Гамәлләрне эшләү тәртибе"

5 нче класста математика дәресе "Гамәлләрне эшләү тәртибе"...

Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе

Сүзләрне   морфологик   яктан  тикшерү тәртибе...