Тел күрке-сүз
методическая разработка (8 класс) на тему

Шайхулова Милауша Фагиловна

Татар теленә багышланган әдәби-музыкаль чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teldn_zhurnal.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Миләүшә Шәйхулова

Азнакай  районы Җиңү бистәсе мәктәбе укытучысы

Тел. 89600681479

өй тел.  8(85592) 42000

e-mail   milauus@mail.ru

Телдән журнал           “Тел күрке-сүз

А.Б.

Тел, тел дибез, тел нәрсә!-

Әгәр телә белмәсә:

Бәгырьләрне телә-телә,

Усал көлә белмәсә,

Йомшарып, тасма телләнеп,

Җанга керә белмәсә?!

Телнең ачысы була,

Телнең татлысы була;

Ачысын да, төчесен дә

Татыр кешесе була.

Ачы тел хак агайда,

Төче тел ялагайда:

Төче тел бик кирәк була

Тәлинкә ялаганда.

Телнең тияге булмый,

Телнең сөяге булмый.

Никадәрле сөйләсәң дә,

Телнең сөяге булмый.

Эшләгәннең-кулында,

Сөйләгәннең-телендә.

Телнең серен белим дисәң-

Хикмәт телнең төбендә.

Тел шигырьләр дә укый,

Тел вәгазьләр дә тукый,

Өнди ул әдәпкә дә,

Күндәм ул әләккә дә.

Ләчтит саткан да шул тел,

Дан тараткан да шул тел,

Тәнкыйтьченең авызында

Эшсез яткан да шул тел.

Тел елата, юата,

Матур уйлар уйлата,

Я үрти, я көлдерә,

Уңдыра я бөлдерә.

Сөйдергән дә тел генә,

Көйдергән дә тел генә...

Тел шикелле универсал

Бу дөньяда бер генә.

Телең барында бер дә

Сүз әйталмый тилмермә:

“Тел-дошманым”- дип әйтеп

Телгә телең тидермә.

Уе юкның-теле юк,

Теле юкның-иле юк!

Илен санга санамаган

Телсездән дә тиле юк.

(Н.Арсланов “Тел”)

Җыр “Әссәламегаләйкем”  (Г.Садә шигыре, Р.Әхьярова көе.)

1 нче бит

(Слайдта)       “О, бик зур һәм кодрәтле нәрсә ул - сүз!”  дигән сүзләр чыга.

Эпиграф.     Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,

                     Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса.

1.   О, бик зур һәм кодрәтле нәрсә ул - сүз! Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме - ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шунлыктан, кайбер сүзләрне кирәгеннән артык җигеп өшәндерәбез, шомарган бакыр акчага әйләндерәбез.

                                                                              (Ф.Хөсни. “Урынындамы сүзләр-йолдызлар”)

2.   Кеше яшәешендә һәрбер аерым сүзнең нинди олы әһәмияткә ия булуына без күп чакта  игтибар да биреп тормыйбыз. Сүзләрнең һәркайсын үлчәп, тәмен белеп, бөтен ләззәтен тоеп сөйләргә безнең вакытыбыз җитми. Без яшәргә ашыгабыз, без алтын сүзләрне, алмаз бөртеге кебек бәһасез сүзләрне болай узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибәге очырган төсле генә очырабыз.Сүзләрнең иң күбесе, иң кадерлесе, иң мөкатдәсләре бала күңеленә ата-ана аша иңә”            А.Гыйләҗев “”Әтәч менгән читәнгә”)

3.Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз-ул мәгънә   дә, идеология дә, ул-матурлык та.                                         (Г.Кутуй. “Яза белеп языгыз”)

2 нче бит

(Слайдта)       Cүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән (сүз турында шигырьләр)

          “Сүзләр” Мөҗәһит

Сүзләрдән мин сәйлән тезәм,

Сүзләр белән мин уйныйм.

Сүзләр белән мин иркәлим,

Сүзләр белән мин кыйныйм.

Сүзләрне мин дару итәм,

Агу да ул соң чиктә.

Авызда сүзләр күп була,

Торсыннар алар биктә.

Авыз ачкан саен сүзләр

Торса әгәр коелып,

Башыңа җитүләре бар,

Барсы бергә җыелып.

Сүзләр белән мактанышмыйк,

Явызланмыйк, кыланмыйк.

Сүзләрне без уйлап кына,

Үлчәп кенә кулланыйк.

                       Җыр. “Әйтмә син авыр сүз” (Р.Чурагулов сүзләре, Р.Хәким көе)

“Сүз” Г.Афзал

Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,

Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;

Сүз киптерә, төп башына терәп,

Сүз меңнәрне яуга күтәрә.

Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,

Сүз сафларны ипли корычтай;

Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,

Сүз дошманны кисә кылычтай.

Сөйдергән дә шул,

Биздергән дә шул,

Иң татлы да шул,

Иң ачы да шул.

“Сүзләр” Ф.Яруллин

Башым тубал. Ә тубалда сүзләр.

Сүзләрнең бар төрле-төрлесе.

Командирдай алдан йөрүчесе,

Кеше күңеле кебек серлесе.

Йөри-йөри тузып беткәне бар,

Бар шулай ук яңа туганы.

Мөстәкыйле, ярдәм итүчесе,

Койрык белән мөгез сыманы.

Бар шундые- ялгыз гына чакта

Санга каралмаучы сансызы,

Яки

Телсез кыңгыраудай җайсызы.

Тиңгә тиңен, ишкә ишен эзләп,

Сүзләр төзәм кәгазь өстенә.

Теләсә ничек ләкин эш италмыйм,

Хөкемдарлык минем кечкенә.

Һәрберсенә үзенеке кирәк,

Үзенең пары, үзенең сыңары:

Халык белән хаклык сүзе кебек

Аерылмыйча яши торганы,

Ике кулдай бер пар булганы.

3 нче бит

                      (Слайдта)                       Тел-кылычтан үткен.

Эпиграф.                         Каты сүздән тал сына,

                                         Йомшак сүзгә таш та эри.(М.)

                                          Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт.

1. “Озын телле малай”          Хәкимҗан Халиков

       Яшәгән ди бер кәрлә малай,

      Үзе шундый телчән булган,

       Теле аның әйтерсең лә

Чәнечкеле билчән булган.

Тыңламаган әбисен дә,

Әнисен дә, абыйсын да,

Һәрберсенә каршы әйтеп,

Үпкәләткән барысын да.

Каршы әйткән саен аның

Теле һаман үсә барган.

Асылынып төшкәч теле,

Үзе дә ул хәйран калган.

Яшермәкче булган икән

Озын телен куенына,

Ә ул шундук, аннан чыгып,

Уралган, ди, муенына.

2. “Илнең җылы сүзе”            Р.Харис

А.Б.  Нинди җылы сүзләр беләсез?

               Җыр. “Уртаклаш кешенең кайгысын” (Р.Чурагулов сүзләре, Р.Хәкимов көе)

4 нче бит                       (Слайдта)       “Инсафлының теле саф”

                       Телең саф булса, тормышыңда тап булмас.

Телгә игътибарсыз, илгә игътибарсыз.

Галим барда телең тый, оста барда кулың тый.

1.Сөйләм төзек, оешкан, логик эзлекле, дорфа сүзләрдән азат булырга тиеш. Татар халкы үзенең мәкальләрендә, мәзәкләрендә телнең әдәплелегенә, төзеклегенә игътибар итә килгән.

Мәсәлән, Булган оратор- мең авызны каратыр,

                 Булмаган оратор-болгатыр да таратыр.

Ни башына ни кунган иде, ниткән идем, нитте дә китте, ни китерегез әле нитәргә.

2.Дырны чәчкән, ләкин үскән.

   Әгәрне чәчкәч, мәгәр үскән.

    Ун сүзгә тугыз “ләкин”  (Татар халык мәкальләре)

3. Ни-ни дип сөйләүче бер макау кеше үлә башлаган. Янына улы килеп: “Әти, миңа нинди васыять сүзең бар?”- дип сорагач, ул макау әйткән ,ди:

Ниеңдәге ниеңне

Нитә күрмә ниеңә.

Ниеңнең дә ние булыр,

Ул да нитәр ниенә.

Улы бу сүзләрне берничек тә аңлый алмаган. Ул макауның болай дип әйтүе булган:

Эчеңдәге сереңне,

Сөйли күрмә дустыңа,

Дустыңның да дусты булыр,

Ул да сөйләр дустына.            (Н.Исәнбәт “Балалар дөньясы”)

4. Әдәпле сөйләшү-кешенең визит карточкасы. Үзен зыялы санап йөргән бер кеше кебек була күрмәсен.

     Көтмәгәндә башланды сүз. Кибетче хатын бер егеткә:

  • Кычкырма, тупас!-диде.
  • Син үзең ахмак!-дип җавап бирде тегесе.
  • Ник  алай сөйләшәсез, паразитлар!- дип кычкырды чираттан бер хатын. Ире дә бу тәртипсезлеккә чыдый алмады:
  • Һай әшәке халык, туктыйсызмы, дуңгызлар!- дип өстәде.

                  Минем дә тел кычытты, ләкин дәшмәдем, сүземне эчтән генә әйтеп чыгып киттем: “Этләр белән эт булганчы... дәшмә, Котбетдин!”  (Ш.Галиев)

                        Сәхнәләштерергән күренеш

5 нче бит                  (Слайдта)       “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”

Эпиграф           Сүз канатсыз, ләкин оча

      1.Бер кыз һәр кичне библиотекага барам дип чыгып китә дә, бик соң кайта икән. Бервакыт моңардан әбисе:

     - Балакаем, шул Бибилатыйфаларга барасың дп барасың , нигә үзе безгә бер дә килми соң ул?- дип сорый.

      2. Кызым белән без бик әйбәт сержатн кулга төшердек әле!-ди әби мактанып. Көлә торгач аңлашылды-кибеттән алган сервантны әйтә икән.

   3. Элегрәк магазиннан жикет табуы кыен булган. Бер әби җитеп килә торган кызы белән генә тора икән. Аның иптәш кызлары кайдандыр жикет сатып алганнар. Әбинең кызы да жикет сорый башлаган, ди. “Әни, әни, жикет кирәк, жикет”, - дип әйтә ди.

         Бу әби аптырауга калган. Уйлаган-уйлаган да күршесенә кергән.

  • И, Шәмсекамал җаным, нихәл итим икән, кызым җегет сорый,- дигән.

       4. Бер татар кызы берәүнең үлү хәбәрен ишеткәч: “Бик искергән иде, үлгән икән” дип үзенә нәтиҗә ясаган ди.

           Шуның кебек булмас өчен бераз әзерлек үткәреп алыйк әле.

Простой – гади, садә, беркатлы, эчкерсез, хәйләсез

Только – нибары, фәкать, гына, тик, әмма, ләкин

Лучше – яхшырак, әйбәтрәк;

Почти – диярлек, дисәң дә ярый;

Значит – димәк, шулай булгач;

Тоже –дә, шулай ук;

Сразу- шул ук вакытта, хәзер үк, берьюлы;

Пожалуй – ихтимал, мөгаен, бугай, ахры, бәлки, шулайдыр, булса кирәк

Хуже – начаррак, аламарак

Настоящий – хәзер, чын, чын мәгънәдә, чынлап, чын-чынлап;

Еще – тагы, тагын, янә, тагын да

             Һаман, өстәвенә, җитмәсә тагы

Точно – төгәл, төгәл итеп, дөрес итеп, нәкъ, әйе, дөрес; чагыштыру: гүя, кебек, шикелле, сыман, әйтерсең

6 нчы бит

(Слайдта)       “Бер авызга ике тел сыя.”

Ш.Маннур “Яхшы бел”

Һ.Такташ  “Авызы-борыны җимерелгән сүзләрне яклап”

А.б. Татар халкының күп кенә шагыйр һәм язучылары туган телне сөеп, яратып, рус теленә һәм башка телләргә дә таныш булган әсәрләр иҗат  иттеләр.Ф.Әмирхан, Г.Камал, Һ.Такташ, М.Җәлил әсәрләре туган телгә, туган илгә мәхәббәтебезне ныгытканнан-ныгыта баралар. Ничек сөймисең ди туган телеңне! Без туган телдә шатланабыз, көләбез, туган телдә кайгырабыз.Сөекле шагыйребез Г.Тукай безнең тойгыларыбызны бик төгәл итеп әйтеп бирә.

                  И туган тел, и матур тел!

                  Әткәм-әнкәмнең теле.

                  Дөньяда күп нәрсә белдем

                   Син туган тел аркылы.

                 “Туган тел” көенә сөлгеләр белән  лирик бию. Бию ахырында сөлгеләр әйләндерелә һәм анда “Тел күрке-сүз” дигән язу ачыла.