Сценарий праздника "Онытырга мөмкин түгел"
материал на тему

Аглиева Гузель Гаптелрашитовна

Онытырга мөмкин түгел. (Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл onytyrga_momkin_tugel.docx24.66 КБ

Предварительный просмотр:

Онытырга мөмкин түгел.

(Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Оештыручылар: татар теле укытучылары Аглиева Г.Г Асманова Л.К., Гайнуллина Л.Г.,.

Музыкаль бизәлеш: Мавлютова Р.Р.

Максат:         укучыларның алган белемнәрен тирәнәйтү,

                        рус балаларының сүзлек запасын  активлаштыру,

                        укучыларга    патриотик тәрбия бирү, туган илебезгә мәхәббәт,

                        батыр уллар белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:     компьютер, проектор, костюмнар, күргәзмә материал

(Кошлар тавышы.  Кызлар йөгерешеп чыгалар. Көлешәләр)

Кызлар, әйдәгез  “Ачык авызлы” уйныйбыз!

Уйныйбызмы?

Әйдәгез!

(Татар бию көе астында “Ачык авызлы уйныйлар”. Еракта туп шартлаган, мылтык аткан тавышлар ишетелэ. Фонограммада сугыш башлануын хэбэр итүче Левитан тавышы. "Священная война"җыры янгырый. )

Солдат киеменнән малайлар керәләр. Кызлар белән саубуллашалар.

Малайлар      Борчылмагыз, дуслар, намус белән

                        Без үтәрбез Ватан кушканны,

                        hәм үтәрбез илнең чикләреннән,

                        Тар-мар итеп явыз дошманны.

Җыр:  “Озатып вокзаллар каршында”

1 АЛЫП БАРУЧЫ   Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...

2 АЛЫП БАРУЧЫ   Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

1 АЛЫП БАРУЧЫ          Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә,

                                             Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

                                             Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

                                            Тол аналар, ятим балалар.

2 АЛЫП БАРУЧЫ   Сугыш...

                   Шушы сүздән хәтта алмагачлар

                   Уйчанланып калды ул көнне.

                   Яшь бөреләр хәтта чиркангандай

                   Калтыранып куйды ул көнне. 

1 АЛЫП БАРУЧЫ         Без һәммәбез табигатьнең

                                             Бер бөртеге, бер гөле.

                                            Туып гомер итәбез дә,

                                            Җиргә китәбез кире.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк  40тан артык татар язучылары үзләре теләп сугышка китәләр. Тора-бара сугышка китәргә теләк белдерүче язучыларның саны тагын да арта.  Фронтовик язучылар сафында  Абдулла Алиш,  Габдрахман Әпсәләмов, Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим, Ибраһим Гази, Муса Җәлил, Афзал Шамов, Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннурлар бар.

2 АЛЫП БАРУЧЫ   

“Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын- яшәүнең бөтен  мәгънәсе  шунда!” – тоткынлык газапларын башыннан кичергән, батырлыгы  дөньяны таң калдырган шагыйрь – М.Җәлил сүзләре болар.

Шигырь    (укучы укый)  М.Җәлил “Ышанма”

1АЛЫП БАРУЧЫ   

                               Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

                               Соңгы тапкыр кояш балкыды.

                               Таң  атмады бүген, таң  атмады,-

                               Алды җирне сугыш ялкыны.

Шигырь (укучы укый) “41нче ел алдыннан”

Җыр   “Кызыл ромашка”

              Бию хәрәкәтләре белән.

Шигырь   Ана турында

2 АЛЫП БАРУЧЫ.

                                      Авылыбызның, иң-иң уртасында,

                                      Иң матур hәм күркәм урында,

                                      hәйкәл булып баскан солдат тора,

                                      Винтовкасын кысып кулына.

1 АЛЫП БАРУЧЫ

Истәлеккә куйган hәйкәлләрдә

Булмасын дип бер дә хаталык,

Без аларны уртак исем белән -

Җиңүчеләр диеп атадык.

hәйкәл тавышы (сәхнә артыннан магнитофон язмасында яңгырый):

Тукта, иптәш, тукта!

Минем яннан

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гына түгел.

Мин - көрәшче!

Авылдашың синең, иптәшең!

Онытма син!

Бик кыйммәткә төште

Синең бәхет безгә!

Шул хакта гел сөйләп тору өчен

Таш  сын булып, hәйкәл  булып

Кайттык бүген Сезгә!

1 АЛЫП БАРУЧЫ

Күпме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу  hәйкәл!

2 АЛЫП БАРУЧЫ

Күпме ятим аналар hәйкәл  янына килеп бу таш сынны "балам" диеп сыйпадылар.

AHA.  Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?  

Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим.

AHA.            Улым!  Газизем бердән-берем.       "Мин бик тиз кайтырмын, әни",  дип елмая-елмая чыгып киттең  дә югалдың. Күзләрем  исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән  идем. Кайтмадың  шул... Атаң белән бергә  еракта калдыгыз.  70 ел мин сезне көтәм. 7ел, 7көн генэ түгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озын төннәрдә  сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.

 Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең? 

Улы (һәйкәл) Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады… Дошман белән көрәш аяусыз булды. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй? 

AHA.   Барысы да җитеш, улым.

Улы (һәйкәл) Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә — кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем. Cин сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде? 

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең!

hәйкәл  тавышы.

Исеңдәме, әнкәй, мине озатып;

Авыл күмелгәнче бардың  да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың  да,

Әрнетмәскә теләп мине шунда

Елавыңнан үзең, тын булдың

Тик шулай да күзең сөртер өчен

Яулык почмагына тотындың.

AHA.

Син яраткан җырларны җырлап,

Күңелемне әзрәк юатам,

Син дә кушылып минем белән

Җырлашасың  кебек ерактан.

Җыр “Кызыма”

(Ана hәйкәлгә чәчәкләр сала.)

1 АЛЫП БАРУЧЫ

Әнә  шулай газиз улларын, сөйгән ярларын, гомер иткән ирләрен  көтә-көтә алар инде картайдылар, үзләре дә  гур иясе булдылар.

2 АЛЫП БАРУЧЫ

Ләкин ул көннәрне оныту мөмкин түгел. Халык хәтере үлмәде.  Халык  хәтере - мәңгелек!

1АЛЫП БАРУЧЫ. 1941 нче елның 22 нче июне беркайчан да кире кайтмаячак.

2 АЛЫП БАРУЧЫ

Кире кайтмасын!

Кабатланмасын!

1АЛЫП БАРУЧЫ               ( Бер минут тынлык)

Сугыш кырында ятып калган батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк!

1АЛЫП БАРУЧЫ

Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә,

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онытылмаслар гомер-гомергә.

2АЛЫП БАРУЧЫ

Бүгенге бәхет мәңгегә

Кояштай балкып торсын,

Ил тынычлыгын саклаучы .

Солдатлар исән булсын.

(Мишель «Зажгите свечи»  җыры яңгырый. Укучылар һәйкәл янына җыелалар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...