Челтерәп аксын чишмәләребез...
учебно-методический материал (8 класс) на тему

Миргасимова Гульнара Тагировна

2016нчы ел Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан күп кенә чаралар үткәрелде. "Челтерәп аксын чишмәләребез" темасына үткәрелгән чара - шуларның берсе. Чишмә милләт язмышы, кеше яшәеше белән тыгыз бәйле. Аның бу сыйфаты матур әдәбиятта чагылыш таба... 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyftan_tysh_chara_chishmlr.docx21.38 КБ

Предварительный просмотр:

                Челтерәп аксын чишмәләребез,

                Беркайчан да тынмасын...

Максат:        Туган як чишмәләре турында мәгълүматыбызны киңәйтү;

Чишмәләргә карата игътибарны, эзләнүчәнлекне арттыру;

Су чыганакларына, табигатькә сакчыл караш, туган якка  мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Магнитофон, компьютер, интерактив такта, мультимедия дискы, рәсемнәр, "Моңсара" документаль фильмы, Фотоальбом "Көмеш чишмәләр җыры. Әлмәт:"Рухият" нәшрияты, 1998 – 240 б.

Интернет ресурслар

www.edu.kzn.ru/tatar

www.tatar.ru

www.tatbugat.ru

www.alib.ru

Укытучы. Хәзер бөтен табигать кар астында. Тыныч кына йоклый кебек. Ләкин кешегә, табигатькә тереклек бирә торган чишмәләр генә ага да ага. Бүген без чишмәләр турында сөйләшербез.

Чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле

Чишмәләргә кешеләр борынгы заманнардан ук табынып яшәгәннәр. Чишмә суларын эчеп  дәваланганнар. Чишмәләр сафлыкка, чисталыкка өндәгән. Чишмәләр янында кешеләр сафланып, чистарып киткәндәй була. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер чишмә шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләре акрын гына җырлый, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Ә моңнары, көйләре?!

Татар халкының танылган шагыйре Сибгат Хәкимнең "Бер тауда ун чишмә" шигырендә көяз чишмәләр менә болай тасвирлана(көй яңгырый):

Бер тауда ун чишмә,

Унысы ун төстә.

Югыйсә бер үк тау,

Югыйсә бер үк җыр,

Юлы бар...

Бер тауда ун чишмә

Юлларын син кисмә,

Агышы ун төрле

Моңы башка.(Җыр тыңлана)

Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан да, телебездән дә төшми. Халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган чишмәләргә җырлар күп багышланган. Ә сез нинди җырлар беләсез, укучылар?

Көтелгән җаваплар. "Фазыл чишмәсе", "Ага чишмә", "Салкын чишмә", "Җидегән чишмә", "Балачак чишмәсе" һ.б.

Укытучы. Безне чишмәләребезнең бүгенге хәле борчый. Җир-әнкәбезнең зәңгәр күзләре коруы күңелне рәнҗетә.Ә чишмәләр үз язмышлары турында нәрсәләр сөйли соң? Алар нәрсә турында серләшә икән?

(Экранда чишмә агышы күрсәтелә)

1нче укучы. "Без ага башлаганга күп еллар үтте, элеккеге матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә, чишмә башларыбыз томалана, ә без һаман агабыз. Күп туганнарыбыз томаланды, яшәүдән туктады. Тау итәкләрендә көтү йөри, үсә торган агачлар, куаклар таптала. Хайваннар күзебезгә баса, имгәнәбез, суыбыз җир куенына кача. Безнең тирәбезгә рәшәткәләр кирәк. Төпләребезнең дә ел саен чистартылуын телибез. Вак һәм эре елгаларга су бирер идек, чөнки вак елгаларның суы бетүгә таба бара. Ярларыбызга, тирә-юнебезгә, чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде. Агач үсмәгән урында дым юк, дымсыз җирдә су булмый. Элеккеге заманнарда безгә әһәмият күп булган икән. Безне карап, чистартып торучы аерым кешеләр бар иде. Кайчандыр балалар да яныбызга килеп, төпләребезне, чишмә башларыбызны чистарталар иде. Ә "кара алтын" табыла башлагач, безгә аеруча зыян килде."

Укытучы. Менә, укучылар, чишәмәләр ни сөйли икән. Безнең яклар суга гына түгел, җир маена да бай. Илленче еллар башында әлеге гаҗәп тыныч төбәгебездә  дөньяның иң эре нефть ятмаларының берсе ачылды. Иген кырларын газ факеллары яктыртты; җирнең бәгырен телеп, меңнәрчә чакрым нефт ь үткәргеч торбалар салынды. Алар ярылганда агып чыккан җир мае туфракка саркыды, елга-күлләргә төште, сулыкларыбызны чистартты. Шушы еллар эчендә з миллиардтан артык "кара  алтын" чыгарган берләшмәләрнең эшәнлеге  бу төбәнең табигатенә зур зыян китерде: җир асты сулары үзләренең меңеллык агымын үзгәртте, тозланды, аларның юллары югалды, күп чишмәләр "күзләрен йомды". Су фаҗигасе якынлашуын, аңа ияреп, физик һәм рухи һәлакәткә юлыгуыбызны иң башлап нефтьчеләр үзләре төшенде. Алар үзләре эшли торган мәйданда бик күп чишмәләр табып, аларны тазарту һәм яңартып эшләү максатын куйдылар. Нефтьчеләр соңгы елларда гына йөздән артык чишмәне төзекләндерделәр.

(Экранда төзекләндерелгән чишмәләр)

Укучылар "Ага чишмә" җырын башкаралар(С. Хәким сүзләре, Ф. Мортазин музыкасы)

Чишмәләрне төрле исемнәр белән атап йөртәләр: "Изге чишмә", "Әнкәй чишмәсе", "Тырыш чишмәсе", "Мәхәббәт чишмәсе" һ.б.

(Экранда чишмә атамалары чыга)

2нче укучы. Шәһәребездән читтә урнашкан "Тугызынчы чакрым" чишмәсе халыкта "Мәхәббәт чишмәсе" дип атала да. Олы юл буендагы бу чишмә - туй чишмәсе. Никахларын теркәп чыккан кияү белән кәләш, аларның дуслары шушы кизләү каршына килә. Монда яшь гаилә чишмә суы эчеп, авызын тәмли. Чишмә тирәсендә яңа парлар утырткан агачлар үсеп килә. Чишмә буенда табышып-аңлашып, бәхетле тормыш корганнар да ел саен аның янына килеп, рәхмәт әйтеп китә торган булганнар, чишмә улагына тасмалар бәйләгәннәр, суын үзләре белән алып киткәннәр. Гаиләдә низаг килеп чыкса да, аңлашу юллап, үзләрен кавыштырган чишмә янына килгәннәр, аның суы белән юынганнар.

 ("Яшьлегем чишмәләре" җыры)

3нче укучы. Бөгелмә шәһәре янындагы “Хәниф чишмәсе” шундый ук ышанулар белән бәйле су чыганакларының берсе. Борын заманда, шәһәр урынында зур гына авыл булган вакытларда, төнгелекккә басуга чыгарылган атларын эзләп бирегә бер ир бала килеп чыга. Кич җитә, төнне ул юл чатындагы чишмә янында үткәрергә туктый. Арыган булса да, әлеге ташландык хәлендәге чишмәне бик кызгана һәм тирә-ягын кулыннан килгәнчә җыештыра. Су анасының ризалыгын алу өчен букчасындагы икмәк кисәгенең яртысын да чишмәгә сала. Җиде төн уртасында ул үзенә кемнеңдер кагылганын тоеп уянып китә. Караса, Су анасы үзе аның иңбашыннан сыйпап утыра икән бит! Икенче кулындагы алтын тарак белән чәчләрен тарый... Малайның уянуын күреп, Су анасы телгә килә: “И егет, өеңә кайт, - ди ул. – Син эзләгән атларны әтиең иртәгә иртән табачак. Изге эшләрең өчен рәхмәт! Исемеңне белмим, бу чишмәне мин “Хәниф чишмәсе” дип атармын, беренче балаңа шул исемне куш. Синнән соң киләчәк җиде буынга  җир астында яткан суларны табу сәләте бирелер, балаларың һәм оныкларың чишмәләр казып кешеләрнең рәхмәтен алыр”. Үсмер таң атканда гына һушына килә. Су анасының сүзләренә ышаныра да ышанмаска да белмичә юлга чыга ул. Кайтса күрә: атлар исән-имин, утарда кешни-кешни басып торалар. Су анасына бирелгән вәгъдә онытылмый: дистә елдан соң гына гаилә корып җибәргән егетнең беренче улына Хәниф исеме кушыла. Аның варислары төрле төбәкләрдә яшәсәләр дә, һаман да “Хәниф чишмәсе”н карап торалар.

4нче укучы.

Гасырлардан килгән нинди моң бу -

Челтер-челтер ага чишмәкәй.

Чишмәләрнең чиксез изгелеге

Синең күңелең төсле, и әнкәй.

(Экранда "Әнкәй чишмәсе"нең рәсеме)

Чишмәнең исеменә килгәндә, "Әнкәй чишмәсе" дип халык аны борынгыдан атый, чыннан да әнкәй сыман юмарт, мул сулы бу чишмә. Әнкәй күңеле сыман саф...

(Зөһрә Шәрифуллина башкаруында "Су буеннан әнкәй кайтып килә" җыры тыңлана)

Укытучы. Чишмәләр - безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел. Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре дә тыгыз бәйләнгән. Авылга килен төшкәч, иң элек аңа чишмә юлын  күрсәткәннәр. Кызлар һәм егетләр иң элек чишмә юлында очрашканнар. Чишмәләр кызлар һәм егетләрне таныштырган да кавыштырган да. Бу халкыбызның "Фазыл чишмәсе"  җырында ачык чагыла.

(1 укучы "Фазыл чишмәсе" җырын башкара. С.Хәким сүзләре, халык көе)

Дөньяга шагыйрь тудырган авыл чишмәсез була алмый. Ә шагыйрьләр телебезне үстерә, яшәтә. Димәк, чишмәләр туган телебезне дә баеталар. Чишмәләргә булган мәхәббәтләрен шигырьләрендә белдерәләр.

Укучылар шигырьләр сөйлиләр

М. Фәйзуллина "Чишмә кая чаба"

З. Мәҗитов "Чылтырап аккан чишмә"

Зөлфәт "Чишмә сукмагы"

Ф. Яруллин "Ярсу чишмә"

С. Зыятдинов"Чишмә"

Э. Мөэминова "Чишмә"

Р.Әхмәтҗанов “Чишмә җыры”

Укучы. Чишмәләр җыры тынмасын. Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана. Шуны онытмыйк! Җырчы чишмәләребез бертуктаусыз челтерәп аксыннар!

Укытучы. Шәһәребез уртасында, мәчет янында, тыныч салмак  кына бер чишмә ага. Аның суыннан күпләребез файдалана, ә кайберләребез бу чишмә турында белми дә. Менә шул чишмәнең тарихын белеп килегез әле.

Гади затмы син?! Гали затмы – барыбер, сусавыңны басарга дип килдең дә чишмә каршына иелеп тезләндең. Борын-борынгыдан шулай: ханнарны да, патшаларны да тезләндерә белгән ул чишмә. Су ургылышына сокланып, шушы бөек кодрәт каршында син бер мизгелгә онытылып, акыл иясенә әвереләсең. Күңелең пакъләнгән саен, чишмәң суы да сафлана. Хисләрең тирәнәйгән саен, суы да йомшара. Күңел ачылган саен, чишмәң күзе дә ачыла бара. Җир тирәнлегеннән бәреп чыккан садә тамчылар, кояш нурларыннан сөенче алып, бергә кушылалар да... Нәни дулкыннарга юл сал, фатиха бир, галиҗанәп Кеше!

1нче укучы

Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сахра сусыз кибә, сула, -

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калсак әгәр, корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, -

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Их, яшисе иде озак, мәңге...

Табигатьтән башка үле без,

Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый, -

Табигатьнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, -

Чишмәләрнең кадерен белегез!

                                Илдар Юзеев “Аксакал нәсыйхәте”