4 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресе. "Минем песием (этем) бар" - диалогик- монологик сөйләм.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган ачык дәрес конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_konspekty.docx150.13 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку: 3 а сыйныфы (рус төркеме)

      Цикл:Кечкенә дусларыбыз

Тема. Минем этем (песием) бар- д/мс

Максат:

1. Дүрт аяклы дуслар  турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу, диалогик- монологик сөйләмгә чыгу.

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.

3. Кечкенә дусларга карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

- төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: компьютер, схемалар, карточкалар, презентация, интерактив такта, рәсемнәр

Дәреснең тибы: ЛГКК

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

  • Исәнмесез, балалар!
  • Исәнмесез, хәерле көн!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

3. Һава торышы турында сөйләшү

- Артемий, спроси у Даши, какая сегодня погода?

- Аня, спроси у Ильи, какое у него настроение?һ.б.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1. Кроссворд чишү.

1

2

3

4

5

6

Сулдан уңга.

  1. Татарстанның башкаласы.
  2. Урманда яшәүче хайван.
  3. Татарстандагы  шәһәр.
  4. Татарстандагы елга.
  5. Татарстан флагындагы төс .
  6. Йорт хайваны.

 

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

- Вертикаль сызык буенча нинди сүз килеп чыкты?     (койрык)

- Бу сүзнең безнең дәрескә нинди катнашы бар?

- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Нәтиҗә:

- Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшәчәкбез.

- Балалар, бүген дәрестә без сезнең белән дүртаяклы дусларыбыз турында алган белемнәребезне кабатларбыз Һәм ныгытырбыз.

IV. Белем һәм осталыкларны төрле ситуацияләрдә куллану.

1. Өй эшен тикшерү.

- Балалар, хәзер өй эшен тикшереп алырбыз. Мин сүзтезмәләрне русча әйтәм, сез алдыгыздагы кәгазьләргә аларның татарча тәрҗемәсен язасыз.

Тикшерү: каршы күршегез белән  кәгазьләрне алышыгыз һәм бер-берегезне тикшерегез дә кире бирегез. (Экранда слайд №1, тәрҗемә белән сүзләр)

Ит ашый – ест мясо

Балык ярата – любит рыбу

Сөт эчә – пьёт молоко

Күзләре яшел – глаза зелёные

Колаклары кечкенә – уши маленькие

Койрыгы йомшак, озын – хвост пушистый, длинный

Уйнарга ярата – любит играть

Сөяк кимерә – грызёт кость

Өйне саклый – дом охраняет

Тычкан тота – ловит мышей

Билге кую: 9-10 дөрес сүз - “5”ле, 7-8 дөрес сүз – “4”ле, 5-6 дөрес сүз – “3”ле.

 - Яхшы балалар, сез өй эшен әйбәт өйрәнгәнсез.

2. Парлы эш - диалоглар төзү.  

- Хәзер шул сүзтезмәләрне кулланып сораулар төзегез, җилкәдәш күршегез белән сөйләшегез.

Тикшерү: һәр төркемнән бер пар тыңлана, икенче төркемнән бер укучы бәя бирә.

Ял минуты.

Музыка уйнаганда биеп йөриләр. Музыка туктагач биремнәр әйтелә.

Күрсәтегез: Песидә ничә тәпи?

                     Кәҗәдә ничә койрык?

                     Эттә ничә колак?

                      Кешедә ничә күз?

                      Сыйныфта ничә төркем?

3. Җөмләне тулыландыр.

-Укучылар, сезнең алдыгызда карточкалар ята. Сезгә өйрәнгән сүзтезмәләрне өстәп җөмләләрне тулыландырырга кирәк. (3 әр сүзтезмә)

№1. Актырнакның ...,   ...,   ...   .

№2. Акмуенның    ...,    ...,   ...   .

№3. Песием   ...,    ...,   ...   ярата .

№4. Этем      ...,   ...,     ...     ярата.

Тәмамлаган укучы торып баса һәм башка төркемдәге шул номерлы укучы белән фикер алыша, үзендә булмаган сүзтезмәләрне өстәп яза.

Тикшерү: Кем 3 сүзтезмә өстәп язды?  (4сүз, 5сүз). Иң күп сүзтезмә язучы укучы җөмләне укый.

-Бик яхшы, балалар, булдырдыгыз.

4. Ситуатив күнегү эшләү.

- Һәр укучы 1 җөмләне тәрҗемә итә һәм уртага куя. Эш беткәч төркемнән 1нче укучы торып баса.

Как скажете о том, что:

№1. - моя собака любит рыбу и мясо;

№2. - у кошки длинный, мягкий хвост;

№3. - Акмуен меня любит и слушается;

№4. - Акмуен вкусно ест и много спит?

  Тикшерү:1т.- №1, 2т.- №2, 3т. - №3, 4т. - №4 нче укучы җавап бирә.

Бик яхшы балалар, булдырдыгыз.

V. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

- Балалар, хәзер нокталар урынына төшеп калган сүзләрне куеп хикәя төзибез. Эшне төркемнәрдә эшлибез. Кайсы төркем алдан эшләп бетерер?

Минем   ...                 бар. Ул бик   ...            һәм     ...              . Ул    ...             төстә.     ...                койрыгы     ...                    ,   колаклары        ...                ,   күзләре   ...           төстә.  Ул     ....           ,     ...                 ашый,     ...           эчә.  Песием (этем)      ...                     ярата. Без аны бик яратабыз.

- Ә зәзер хикәягезгә  исем табыгыз һәм  текстыгызның өстенә язып куегыз.

- Хикәяне кем сөйләп күрсәтә ала? Теләүчеләр бармы? (Хикәяне теләүче укучылардан сөйләтү.)

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

  1. Үзеңнең кечкенә дустыңның рәсемен я фотосын алып килергә.
  2. дустың турында 4-5 җөмлә төзергә

VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).

- Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?

- Без үзебезнең бурычларыбызны үтәдекме?

- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?

- Песиләр, этләр турында нәрсәләр белдек? һ.б.

VIII. Укучыларның белемен бәяләү. Үзбәя

- Укучылар, дәрес башында мин сезгә түгәрәкләр тараткан идем.Ә хәзер мине игътибар белән тыңлагыз һәм түгәрәкләргә исемнәрегезне языгыз. Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде, түгәрәкләрегезне шат йөзле кояшка куегыз. Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз, малай рәсеменә куегыз. Сезгә эшләр бик авыр тоелган булса һәм сез биремнәрне үти алмаган булсагыз, түгәрәкләрегезне айга куегыз.

- Оля, син нинди рәсем сайладың? Ни өчен?

- Аня, Толикка нинди билге куяр идең? Ни өчен? һ.б.

C:\Users\Home\Desktop\кояш.jpgC:\Users\Home\Desktop\ай.jpg

Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.

Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...

8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәресем түбәндәге эш төрләреннән тора:-         Лексиканы кабатлау, ныгыту; сөйләмдә куллану;-         Җөмләләрне дөр...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган "Татарстан - минем ватаным" темасына  ачык дәрес планы...

3 нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган әдәби укудан дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына уздырылган әдәби укудан дәрес планы (3 нче сыйныфның рус төркеме)...