Сугыштан хат
методическая разработка (10, 11 класс) на тему

Миргасимова Гульнара Тагировна

Фатих Кәримнең тормыш юлын өйрәнүгә багышланган дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сугыштан хат56 КБ

Предварительный просмотр:

Сугыштан хат

Мастер-класс

( Фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнең тормыш юлын һәм иҗатын класстан тыш өйрәнү)

Миргасимова Г.Т.

ТР Бөгелмә муниципаль районы

МБГУ икенче лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максатлар:

  1. Әдип һәм яугир шагыйрь Фатих Кәрим (1909-1945) биографиясендә яңа ачылган фактны җиткерү.
  2. Сугыш чоры хаты һәм хәзерге заман хаты арасындагы аерма һәм охшашлыкларны билгеләү.
  3. Кулдан язылган хатларга кызыксыну уяту.Чын патриотизм хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

интерактив такта, сугыш чоры символикасы һәм атрибутикасы, “Мәдәни җомга” газетасы,Фатих Кәрим китапларыннан һәм аның турында чыккан материаллардан күргәзмә.

Ысул һәм алымнар:

 укытучы сүзе, әңгәмә, иҗади уку, сөйләп аңлату, күрсәтү, сорау-җавап, рольле уен, эшләтеп карау.

Гамәли материал:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче с-флар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – 239 б.

Ф. М. Мусин, З. Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов, Мусин Ф. М. Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия(татар балалары өчен) / – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 311 б.

Фәнни-теоретик материал:

  1. Вәлиев Римзил. Батыр йөрәк шигърияте // Казан утлары, 2010.- №3. – Б.120-130.
  2. Кәрим Фатих. Сайланма әсәрләр. 2 томда.- Казан: Мәгариф, 2009.
  3. Харис Р.М. Кадрия // Мәдәни җомга, 2007, 23 февраль.
  4. Хәсәнова Ф.Ф. Ренат Харис иҗатында Фатих Кәрим образы / Фатих Кәрим – шагыйрь һәм яугир: Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары (19 май, 2009 ел). – Казан: “Раннур”, 2009. – Б. 8, 129–132.

Эш барышы

I Башлам

Укытучы. 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы,“әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый  газиз улын, ирен көткән аналар, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовиклар-дуслар аша...   Бөек Ватан сугышында татарның 104 язучысы һәм журналисты катнаша. Шуларның 31 е яу кырында корбан була, үлеп кала. Исән булып кайтканнары да фронт яраларыннан җәфаланып яши. Башка халыклар белән чагыштырганда язучылардан иң күп югалту татарда диләр.

1 нче слайд.

Экранда сугыш күренеше һәм “Священная война” җыры яңгырый.

II Төп өлеш

Без бүген яугир шагыйрь Фатих Кәрим турында сөйләшербез. Яугир сугышчы дигәнне аңлата. Экранда сез аның фотосын һәм киләчәк буыннарга васыять булып яңгыраган сүзләрен күрәсез.

2 нче слайд

Экранда Фатих Кәрим портреты һәм “Сөйләр сүзләр” шигыреннән өзек урнаштырылган.

Укучы “Сөйләр сүзләр” шигыреннән өзек укый.

Укытучы. Татар әдәбияты классигы, танылган шагыйрь Фатих Кәримнең сугышка кадәр үк 10 шигырь китабы басылып чыга. Ә сугыш елларында ул 150 гә якын шигырь, бер драма әсәре, ике повесть иҗат итә, ике шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.Сугыш тәмамлануга инде 70 ел үтсә дә, аның тормышы һәм  иҗаты турында моңарчы билгеле булмаган мәгълүматлар ачыкланып тора. Менә шуларның берсен  сезгә тәкъдим итәм.

3 нче слайд.

Экранда Фатих Кәримнең хатыны һәм кызларының рәсемнәре урнаштырылган.

 Укучы шагыйрьнең Кадрия ханымга атап төрмәдә язылган шигыреннән өзек укый һәм гаиләсе белән таныштыра.

Укытучы. Фатих Кәрим  Кадрия исемле хатынын һәм ике кызын калдырып сугышка китә. Бүгенге көндә аның Ләйлә исемле кызы исән. Көннәрдән бер көнне Ләйлә ханым шагыйрь Ренат Хариска бер хат күрсәтә. Өчпочмаклы солдат хаты. Гадәти хат. Ул вакытта сугыштан шундый хатлар килгән. Шулай да бу хат бик  үк гадәти хат булып чыкмый. Ул моннан нәкъ 70 ел элек хатыны Кадриягә Фатих Кәрим хезмәт иткән җирдән җибәрелгән хат була. Кадрия ханым үзе язган хатның кире кайтуын күрә.

4 нче слайд.

Экранда солдат хатлары        

5 нче слайд.

Экранда аның сугышта алган бүләкләре һәм “Ант” шигыреннән өзек урнаштырылган.

Укучы Фатих Кәримнең сугышта алган бүләкләре турында сөйли һәм “Ант” шигыреннән өзек укый.

Укытучы. Вакыйга болай була. Инде сугыш бетәр көннәр якынлаша, сугыш бетәргә 100 генә көн кала. Кадрия иренә хат яза. Әмма Фатих Кәрим хатны алып укырга өлгерми, яуга китеп бара. Бу яу аның өчен иң соңгысы була. Кыр почтасы белән сугышта һәлак булган Фатих Кәримгә хат килә. Бу вакытта инде кабер казылган, солдатны күмү башланган була. Иптәшләре аптырап кала: Хатны кемгә тапшырырга? Уйланалар, берсе "кабергә салыйк", ди, икенчесе "укылмаган хатны җир астына күммәскә кирәк", ди. Шулай итеп, хатны язган кешесенә кире җибәрәләр. Ренат Харисның "Кадрия" исемле поэмасы нигезендә шундый сюжет ята. Вакыйга булган хәлләргә нигезләнгән. Кызыксынган кеше поэманы "Мәдәни җомга" газетасының 2007 ел, 23 нче февраль саныннан табып укый ала.(газета күрсәтелә)

6-7 нче слайдлар.

    Экранда музейдан күренешләр, Фатих Кәрим күмелгән туганнар каберлегенә салынган обелиск урнаштырылган.

Укучы Фатих Кәрим музееннан күренешләр – шинеле, тормышын һәм иҗатын яктырткан материаллар турында сөйли.

Укытучы. Билгеле, Кадрия ханым үзенең нәрсәләр язганын белә. Шуңа хатны 23 ел буе ачмый. Балаларына васыять итеп калдыра. Кызлары да хатны ачмый. Шул ябык хат шагыйрь кулына килеп керә. Шагыйрьнең хатны ачып укыйсы бик килә, ләкин ул да ачмый. Бүген дә хат ачылмаган килеш кала бирә.  Хатны ачарга вакыт җитмәде микән? Сез ничек уйлыйсыз?

Көтелгән җаваплар:

  • хатны ачарга вакыт җиткән дип уйлыйм. Бу хатта Фатих Кәрим турында яңа мәгълүмат булырга мөмкин. Озаграк торса, аны укып булмаска да мөмкин
  • хатны ачарга ярамый дип уйлыйм. Адресланган кешесе инде һәлак булган, хат язучы да вафат. Үзебезгә аталмаган хатларны укырга ярамый.

Укытучы. Әйдәгез бу сорауны ачык калдырыйк. Хатның язмышын без хәл итә алмыйбыз. Ә хат ни сәбәпле языла? Нинди хатлар була?

Көтелгән җаваплар:

  • бер-береңнең хәлен белер өчен;
  • нәрсәдер хәбәр итәр өчен, сагынганда языла;
  • мәхәббәт хатлары була, эш хатлары, юридик хатлар;
  • нәрсәнедер аңлатып язган хатлар... 

Укытучы.Хәзерге вакытта кешеләр ничек хат алыша? 

Көтелгән җаваплар:

  • Телефоннан SMS җибәрә;
  • Телефон аша сөйләшеп ала;
  • Интернет аша хәбәрләшә;
  • Факс җибәрә...

Укытучы. Кеше күңеленә кайсы хат якынрак, SMSлармы,  электрон хатлармы, яисә кулдан язылганнарымы? Сез ничек уйлыйсыз?

Көтелгән җавап:

  • кулдан язган

Укытучы.Ни өчен? 

Көтелгән җавап:

  • чөнки ул кешенең кул җылысын тоясың,
  •  почерк буенча күңел халәтен ачыклыйсың,
  • сиңа гына әйтеләсе матур сүзләрен барлыйсың.

Укытучы. Шагыйрь әлеге фикерне шигырь юлларына салып, болай әйтә.

8 нче слайд.

Экранда Фатих Кәримнең “Кадриягә” шигыреннән өзек урнаштырылган.

Укучы укый.

                    Кадриягә

        Каһәрле дошманга төзәп

        Мин мылтык аткан чакта.

        Гүя син патроннар салып

        Торасың минем катта.

                Ә шулай да... син еракта,

                Мин тик хатыңны күрәм.

                Хатка язган сүзләреңне

                Күзләрең итеп үбәм.

Укытучы. Шигырьнең соңгы юлларына игътибар итик әле. Шагыйрь үзенең һәр хатын “күзләреңне үбеп, Фатихың” дип тәмамлый торган була.  Ә менә бу хат – тәмамланмаган хат. Укып карыйк.

9 нчы слайд.

Экранда солдат хаты.

Укучы укый.

Сезгә чит ил җирләреннән иртән искән таң җилләре аша командирларча кайнар сәламнәремне җибәрәм. Мин бу хатны сезгә юлда язам. Сугышлар бик каты бара. Белмим, исән-сау калып булырмы инде, юкмы? Монысында исән калмам кебек тоела. Нишләптер өметем өзелеп тора. Шушы чит җирләрдә күмелеп калырмын микәнни? Шулай язган булса бәхил булыгыз. Әгәр инде исән калсак, бер кайтырбыз. Хәер-догада булыгыз. Өстә дошман самолетлары улый башлады. Хатымны шушында туктатып торам...

19 февраль, 1945 ел.

10нчы слайд

Экранда Җиңү көненә багышланган открыткалар урнаштырылган.

Укытучы. Әйдәгез, “Кыр почтасы” уенын уйнап алыйк. Сез солдатлар, ә мин хат ташучы булырмын. Башларыгызга пилоткаларыгызны киеп куегыз. Менә бу сумкада сезнең язып бетермәгән хатларыгыз ята. Мин сезгә аларны кире кайтарам. Биш минуттан безнең атакага күтәреләсебез бар. Шуңа кадәр хатларны язып бетерергә кирәк. Язып бетергәч, солдат хатын өчпочмаклап төреп, миңа тапшырырсыз.. Хат язган арада мин сезгә Ренат Харисның “Кадрия” поэмасыннан өзекләр укый торам.

 Хатларыгызны өчпочмаклап төреп, миңа тапшырасыз

III Йомгаклау

Мин биргән ручка һәм конвертларны үзегез белгән берәр ветеранга хат язу өчен тотарсыз. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Шул ук вакытта ветеранга хат язу эше сезгә өйгә эш буларак та кала.

11 нче слайд

Экранда Ренат Харисның “Кадрия”поэмасыннан өзек урнаштырылган.

Хатлар үлә, бүген, хатлар үлә

Компьютерлар хаким заманда.

Аһ, үләләр хатлар...

Кайгырмаска, бәлки, кирәктер.

Хатлар белән, әмма, каләм язган

Матурлыгы үлә йөрәкнең...

 Укытучы. Без бүген батыр шагыйрь Фатих Кәрим биографиясендәге яңа бер мәгълүматка нигезләнгән поэма турында сүз алып бардык. Шагыйрьнең һәлак булуына 70 ел вакыт үтсә дә, ул онытылмый. Хәтта яңа фактлар табыла, яңа әсәрләр языла тора.

12 нче слайд

Экранда җиңү көнен тасвирлаган рәсем һәм “День победы” җыры яңгырый.