Сүз төзелеше
план-конспект урока (5 класс) на тему

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

5 нче сыйныфлар өчен дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_klass._suz_tozeleshe.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүз төзелеше һәм ясалышы турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча.

Дәрес тибы: яңа материал үзләштерү дәресе

            Максат:

  1.     Сүз төзелеше һәм ясалышы турында гомуми мәгълүмат алу. Сүзнең мәгънәле кисәкләрен тану. Тамыр һәм кушымча турында белемнәрне тирәнәйтү;
  2. Укучыларның иҗади активлыкларын  һәм сөйләм телләрен үстерү;
  3. Укучыларда олыларга хөрмәт хисләрен тәрбияләү.

   Җиһазлау: мотвация өлеше өчен эшләпә, бәяләү карточкалары, презентация

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

  1. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле иртә, укучылар!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!
  1. Кизү торучы укучыны тыңлау.

2.Актуальләштерү.  (Мотивация)

- Укучылар, мин сезнең янга бүген менә шундый җәйге эшләпә белән килдем бит әле. Ни өчен дисезме? Матур бит! Әле минем җәйдән дә аерыласым килми! Ул гына да түгел укучылар, бу эшләпәнең эче тулы кәгазь. Беләсегез киләме, нәрсә язылганын?

(Кәгазьләргә укучылар өчен таныш һәм таныш булмаган төшенчәләр язылган)

- Фонетика

- Сузык авазлар

- Сингармонизм

- Тартык авазлар

- Тамыр

- Мәгънәле кисәкләр

- Кушымча

  • Укучылар, игътибар итегез әле кайсы сүзләр сезгә бик таныш?

+ Фонетика, сузык авазлар,сингармонизм, тартык авазлар

  • Ә кайсылары сезгә сирәгрәк очрады яки бөтенләй ишеткәнегез юк?

+ Тамыр, мәгънәле кисәкләр, кушымча

  • Димәк без укучылар сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәбез икән?

+ Әлеге яңа төшенчәләр.

  • Үзегезгә нинди максат куясыз?

+ Бу төшенчәләрнең мәгънәсен аңлау, алар таный белү һәм аеру.

  1. Яңа белем үзләштерү.
  • Ә хәзер әйдәгез әле экранга игътибар итик. Сезгә “Ярдәмләшү” дигән сүз бирелгән.

Әлеге сүзне ничә өлешкә бүлеп була?

+ 3 өлешкә.

  • Нинди өлешләргә бүләбез?

+Ярдәм-ләш-ү

  • Ә кайсы өлеш сүзнең төп мәгънәсен белдерә?

+ Ярдәм.

  • Ә калганнары төп мәгънә белдерәме әллә мәгънә төсмере бирәме?

+ Төп мәгънәгә төрле мәгънә төсмере өстиләр.

  • Ничек уйлыйсыз, эшләпәдәге яңа сүзләр кайсына туры килер?

+ Төп мәгънә - сүзнең тамыры, мәгънә төсмере өстәүчеләр – мәгънәле кисәкләр.

Ял вакыты. “Take off- touch down”

Тамырдан гына торган сүзләр ишетсәгез – басабыз, ә мәгънәле кисәкләр дә булса -утырабыз.

Көз, яфраклар, яңгыр, балалар, мәктәпкә, китап, тактадан, дустына, булыша.

  1. Ныгыту.

 Беренчел ныгыту. Кагыйдәләр белән танышу. Парларда эш. (Белемнәрне бәяләү).

 Икенче ныгыту. Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә аерырга. (Белемнәрне бәяләү).

Кешелекнең, авылдашларны, гүзәллеккә, горурландык, табигатьнең

Иҗади бирем. Бирелгән рәсем буенча тамыр һәм тамыр+мәгънәле кисәкләрдән торган сүзләр уйлап язарга. ( Белемнәрне бәяләү).

  1. Йомгаклау. Рефлексия.
  • Укучылар, бүген сез нинди яңа төшенчәләрне үзләштердегез?
  • Аларны ничек аерабыз?
  • Дәрес сезгә ошадымы?

Белемнәрне бәяләү.

  1. Өйгә эш.
  1. 10 тамыр сүз язарга.
  2. 2 мәкаль язарга. Андагы сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатырга.
  3. “Хөрмәтләсәң кешене, хөрмәтләрләр үзеңне” дигән темага кечкенә сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Орлык төзелеше

Укучыларны бер өлешле һәм ике өлешле үсемлек орлыкларының төзелеше белән таныштыру. Яңа терминнарга аңлатма бирү. Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшләргә өйрәтү. Лаборатор эш күнекмләре булдыру....

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

"Сүз төзелеше" темасына тест

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  5нче  сыйныф  укучылары  өчен  тест ( татар балалары  өчен)....

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләре. Презентаия

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләрен өйрәнү....

Боҗралы суалчаннарның төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.

Боҗралы суалчаннар классы белән танышу....