Этаплар | Эш төре
| Вакыт |
I. Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү.
| - Укытучыларның квалификациясен күтәрү курсларында булу
- Гомуми белем бирүнең ФДБС ын өйрәнү
- Якиманская И.С., Якунина О.С.
“Личностно-ориентированный урок. Планирование и технология проведения.” Хезмәтне куллануны дәвам итү. 4.Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.
- “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
- Хисамова Ф.М.ның “Татар теле морфологиясе” н өйрәнүне дәвам итү.
- Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” хезмәтен өйрәнү.
- “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
- “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.
- Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.
- Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
- Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
- Академик Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.
- Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.
- Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
- Методик папканы тулыландыру,
баету. - Портфолионы яңарту.
- ЕРТ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.
| 2016 ел 2016-2020
|
II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.
| - Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
- Ф.Яруллин китаплары.
- Ә.Еники томнары.
- Н.Фәттахның яңа китаплары.
- И.Юзеев томнары.
- Ф.Латыйфи китаплары.
- Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.
- Г.Бәширов китаплары.
- Ә.Баянов томнары.
- К.Насыйри томнары.
- М.Җәлил китаплары.
- Х.Туфан томнары.
- “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
- “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
- Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
- Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
- “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
- Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.
| 2016 – 2020 ел
|
III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.
| - Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
- “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.
- Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
- Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
- “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.
- Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
- Законнар белән танышу.
- Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
- Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
- Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
- Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
- Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
- Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
- Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
- Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
- Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
- Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
- Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.
- Татар теле һәм әдәбияты белән
кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.
| 2016 – 2020 ел
|
IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.
| - Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
- Кабинет активы белән иҗади эшләү.
- Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.
- “Халык язучылары” стендын яңарту.
- Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
- Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
- Яңа китапларны презентацияләү.
- Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
- Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
- Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
- Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.
- Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.
- “Грамматик анализ үрнәкләре” стендын булдыру.
- Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.
- Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
- Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
- Габдулла Тукай бәйрәме әзерләү һәм үткәрү.
| 2016-2020 ел |
V. Педагогик тәҗрибә белән уртаклашу
| - Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.
- Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”, “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.
- Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “Татар теле дәресләрендә сингапур методы ысулларын куллану”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.
- Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”
- Район методик берләшмә утырышларына доклад: ”Укучыларның ЕРТ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.
| 2016-2020 ел
|
VI. Практик чыгышлар.
| - . Татар теле һәм әдәбияты көннәре
үткәрү. 2. “Туган тел” айлыгы үткәрү. - Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
- Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
- Яңа басылган китапларны презентацияләү.
- Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
- Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
- Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.
| 2016-2020 ел |
VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү
| - Үз сайтымны тулылындыру, яңарту өстендә эшләү.
- Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
- Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.
| 2016-2020 ел |
VIII. Халык педагогикасы буенча эш алымнарын камилләштерү | - Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
- Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
- Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
- Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү
| 2016-2020 ел |