Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса
рабочая программа (5 класс) на тему

Замалиева Римма Габбасовна
  1. Татар теле предметы буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр

Укытуның шәхси нәтиҗәләре:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarskiy_yazyk5_klass.docx47.17 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Татар теле предметы буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр

Укытуның шәхси нәтиҗәләре:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

           Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

Тыңлап аңлау:

  • төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм:

  • сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
  • терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә төзеп яза белү;
  • татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә һәм яза белү.

Монологик сөйләм:

  • программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;
  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
  • монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
  • өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне дөрес кулланып, өйрәнгән текстның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;

Язу:

  • өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
  • конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
  • прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
  • үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру
  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

2. Уку предметының эчтәлеге

1. Без мәктәптә.

Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү, билгеләр алу турында сөйләшү. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту кагыйдәләре. “Китапханәдә” темасына караган лексика. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчалары. Микъдар, тәртип, җыю саннары. Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2 нче затта төрләнеше. Өйрәнелгән, актив куллануда булган сүзләрне дөрес язу. Хикәя язу.

2Мин – өйдә булышчы

“Без әти-әнигә булышабыз”, “ Өйдәге эшләр”, “ Без бергә эшлибез”, “Кем эшләми - шул ашамый” темаларына караган лексика, аларны сөйләмдә куллану. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Өйрәнелгән сүзләрне дөрес язу. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану. Өчен, шикеллебәйлекләрен сөйләмдә куллану. Эшләргә телим төзелмәсен сөйләмдә куллану.

3. Дуслар белән күңелле

Дустың турында сөйләргә өйрәнү. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү үрнәкләре. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү турында сөйләшү. Кибеттән ризыклар алу, табын әзерләү, табын янында үз-үзеңне тоту турында сөйләшү өчен яңа лексиканы үзләштерү, аларны сөйләмгә кертү. Өйрәнелгән , актив куллануда булган сүзләрне дөрес язу. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау. Сыйфат дәрәҗәләре, аларны сөйләмдә куллану. Боеруны һәм үтенечне белдерү формалары.

4. Дүрт аяклы дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшү өчен кирәкле сүзләр, аларны үзләштерү, дөрес язу. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре, аларны сөйләмдә куллану. Мин, син, ул зат алмашлыкларын төшем, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә куллану.

5. Без спорт яратабыз

Тән әгъзаларының атамалары. “Табибта” темасына караган лексика. Сәламәт булу кагыйдәләре, спорт белән шөгыльләнү турында фикер алышу. Тамыр, кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану. Актив куллануда булган сүзләрне дөрес язу күнегүләре.

Грамматик минимум:

  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.
  2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.
  3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.
  4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.
  5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.
  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.
  7. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.
  8. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.
  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  11. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
  12. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.
  13. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.
  14. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану
  15. Эшләргә телим – төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  16. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.
  17. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану

    3.Тематик планлаштыру

п/п

Темалар

Сәгать саны

                                        Уку эшчәнлеге төрләре

1

Без мәктәптә

27

Транскрипция билгеләре. Татар телендә исем сүз төркеме. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе. I, II  зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. III  зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше. Ясалма исемнәр.  Исем. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге. Боерык фигыль һәм аның мәгънәләре. Хикәя фигыль. Аның заман формалары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

2.

Мин – өйдә булышчы.

35

 Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Санның лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Сан төркемчәләре. Микъдар саны янында саналмыш. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Теркәгечләр турында гомуми мәгьлүмат.Графика һәм орфография. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Сузыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы. Тартыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы. Орфографик сүзлекләр белән эш. Сүзне юлдан юлга күчерү. Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең төрләре. Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе. Инфинитив, аның мәгънәләре, формалары. Инфинитивның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы. Инфинитив формасының модаль сүзләр белән сөйләмдә кулланылышы. Бәйлекләр турында гомуми мәгьлүмат. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Сөйләмнең фонетик ягы. Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы. Татар телендә озын һәм кыска сузык авазлар.

3.

Дуслар белән күңелле

25

Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмау очраклары. Татар телендә нечкә һәм калын сузык авазлар. Тартык авазлар классификациясе. [в] һәм [w] тартыклары.  [х] һәм [һ] тартыклары.Сыйфатның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның дәрәҗәсе. [г] [гъ] һәм [к] [къ]  тартыклары. [ч] [җ] [ц] һәм [щ]   тартыклары. [,] (һәмзә) тартыгы. Нечкәлек һәм калынлык хәрефләренең дөрес язылышы. Ике авазга билге булып йөрүче я, ю, е хәрефләре. Тартыкларның охшашлануы. Ике тартык янәшә килгән сүзләр. Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулануы. Дифтонглар. Сүз басымы. Фраза басымы, аның үзенчәлекләре. Сүзне оештыручы иҗек басымы соңгы  иҗеккә төшмәгән сүзләр. Басым астында булмаган сузыкларның кыскаруы.Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. 1.Әйтү максаты ягыннан бүленеш. Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә.

4.

Дүрт аяклы дусларыбыз.

9

Боеру җөмлә. Тойгылы җөмлә.Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. 2. Раслау я инкяр җөмләләр. 3.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. 4. Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр. 5. Гади һәм кушма  җөмләләр. 6. Тулы һәм ким җөмләләр. Интонация.

7

Без спорт яратабыз.

9

Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр. Интернациональ сүзләр. Алынма сүзләр. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану. Кабатлау.

Барлыгы

105

Фән

Сыйныф

Барлык сәгать саны

Атналык сәгать саны

Теоретик материал

Кабатлау

Сүзлек һәм биремле  диктантлар

Сочинение

БСҮ

Изложение

Контроль эш

Проект эше

Дәреслек авторы, чыгарылган елы.

Тат.теле

5

105

3

68

17

5

2

4

2

5                                                      

2

КҮҢЕЛЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдарова. Г.М.Ахмәтҗанова.Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014.

Бүлек,тема

Сәгатьләр саны

План буенча үткәрү вакыты

Факт буенча үткәрү вакыты

1

Транскрипция билгеләре.

01.09

2

Татар телендә исем сүз төркеме.

06.09

3

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

07.09

4

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

08.09

5

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

09.09

6

Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе.

13.09

7

I, II  зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

14.09

8

III  зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

15.09

9

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше.

20.09

10

Ясалма исемнәр.

21.09

11

Кереш контроль эш. Исем.

22.09

12

 Хаталар өстендә эш.“Миңа мәктәптә нинди дәресләр ошый?”. Монолог.

27.09

13

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

28.09

14

Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге.

29.09

15

Боерык фигыль һәм аның мәгънәләре.

04.10

16

Сүзлек диктанты.

Хикәя фигыль. Аның заман формалары.

05.10

17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

06.10

18

 Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

11.10

19

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

12.10

20

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

13.10

21

Контроль эш. Фигыль.

18.10

22

Санның лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

19.10

23

Сан төркемчәләре.

20.10

24

Микъдар саны янында саналмыш.

25.10

25

Җөмләне баш хәрефтән яза башлау.  

26.10

26

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

27.10

27

Теркәгечләр турында гомуми мәгьлүмат.

31.10

28

Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре.

29

Сузыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы.

30

Тартыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы.

31

Изложение. “Кунак апа”.

32

Орфографик сүзлекләр белән эш.

33

Сүзлек дктанты. Сүзне юлдан юлга күчерү.

34

Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

35

Контроль эш. Графика һәм орфография.

36

Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең төрләре.

37

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

38

Инфинитив, аның мәгънәләре, формалары.

39

Инфинитивның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы.

40

Инфинитивның модаль сүзләр белән

кулланылышы.

41

Бәйлекләр турында гомуми мәгьлүмат.

42

Сочинение. “Мин – өйдә булышчы”.

43

Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы.

44

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

45

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

46

Сөйләмнең фонетик ягы.

47

Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы.

48

Татар телендә озын һәм кыска сузык авазлар.

49

Сингармонизм законы.

50

Сингармонизм законына буйсынмау очраклары.

51

Биремле диктант. Татар телендә нечкә һәм калын сузык авазлар.

52

“Туган көнемә килегез”. Чакыру һәм котлау язу.

53

Сочинение. “Туган көн – күңелле бәйрәм”.

54

Тартык авазлар классификациясе.

55

Проект эше. Татар халык ашлары.

56

[в] һәм [w] тартыклары.

57

 Сүзлек диктанты.  [х] һәм [һ] тартыклары.

58

Сыйфатның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

59

Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның дәрәҗәсе.

60

 [г] [гъ] һәм [к] [къ]  тартыклары.

61

[ч] [җ] [ц] һәм [щ]   тартыклары.

62

 [,] (һәмзә) тартыгы.

63

Изложение. “Үкенеч”.

64

ь, ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

65

Ике авазга билге булып йөрүче я, ю, е хәрефләре.

66

Тартыкларның охшашлануы.

67

Ике тартык янәшә килгән сүзләр.

68

Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулануы.

69

Дифтонглар.

70

Сүз басымы.

71

Фраза басымы, аның үзенчәлекләре.

72

Сүзне оештыручы иҗек басымы соңгы  иҗеккә төшмәгән сүзләр.

73

Басым астында булмаган сузыкларның кыскаруы.

74

Контроль эш. Фонетика.

75

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

76

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы.

77

1.Әйтү максаты ягыннан бүленеш. Хикәя җөмлә.

78

Сорау җөмлә.

79

Боеру җөмлә.

80

Тойгылы җөмлә.

81

Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре.

82

2. Раслау я инкяр җөмләләр.

83

3.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

84

4. Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр.

85

5. Гади һәм кушма  җөмләләр.

86

6.  Тулы һәм ким җөмләләр.

87

Сүзлек диктанты. Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше.

88

Җөмлә төрләренә ситуатив күнегүләр эшләү.

89

 “Этләр турында ниләр беләсең?". Диалог.

90

Интонация.

91

Татар теленең фонетика бүлеген  кабатлау.

92

Санау интонациясе.

93

Лексика һәм лексикология турында төшенчә.

94

Сүзнең лексик мәгънәсе.

95

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр.

96

Интернациональ сүзләр.

97

Проект эше. “Спорт уеннары”.

98

Алынма сүзләр.

99

Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

100

Күп мәгънәле сүзләр. Сүзлекләр белән эш.

101

Татар теленең графика, орфография бүлеген  кабатлау.

102

Сүз  ясалышы бүлеген  кабатлау.

103

Еллык аттестация эшенә әзерлек.

104

Еллык контроль эш.

105

Лексикология бүлеген  кабатлау

                                    Тематик планда үзгәрешләр кертү бите

Язылу номеры

Дата

Календарь-тематик планга кертелгән үзгәрешләр

Сәбәбе

УТЭ буенча директор урынбасары белән килешү

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс - русская группа....

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс...

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )...

Рабочая программа по татарскому языка , 9 класс.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 и...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарскому языку для классов

Предлагаю рабочую программу по татарскому языку  для 6 классов русскоязычных групп. Тематическое планирование рассчитано на 105 часов- 3 раза в неделю....