"Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә."
материал на тему

Хисамова Фирая Мухаметовна

Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән.  Интерактив тактада балаларның беренче  сентябрьдән башлап бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгында фотога төшкән рәсемнәре (презентациясе) күрсәтелә. Слайдларда беренче укытучылары белән сыйныф бүлмәсенә керүләре,  төрле дәресләрдәге күренешләр, төрле бәйрәмнәрдәге чыгышлары, ашханәдә ашаган вакытлары, табигать кочагында, спорт дәресләрендә төшкән һ.б, һ.б  фотолар.

Укучылар  бәйрәмчә киенгән. Бәйрәмгә кунак булып  балаларның әти-әниләре, дәү әниләре, абый-апалары да килгән.  Өстәмә персонаж буларак Ноутбәк абый да чакырылган. (Урта сыйныф укучысы, кулына ноутбук тоткан, күкрәгенә Наутбәк дип язылган пейджик таккан, бик аңлы, бик белемле кыяфәттә)

Укытучы апалары  күтәренке рухта бәйрәмне ачып җибәрә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Катнашучының исем, фамилиясе

Эш урыны

Конкурс материалының исеме

Электрон адрес, телефон

1

Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы

Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә."

firaya-68@mail.ru

89061125917

“Әлифба бәйрәменә багышланган” сценарий.

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә."

Максат: Бала томышында китапның, белемнең әһәмиятен аңлату.

Бурычлар: 1. Укучыларда  китапка, белемгә, әти-әнигә, туган илгә мәхәббәт  тәрбияләү.

2. Укучыларның  иҗади  активлыкларын арттыру.

 3. Сәнгатьле сөйләм күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау: Мультимедийный проекторда презентация, кыңгырау рәсеме, әлифба китабы рәсеме, шарлар.

Кулланылган әдәбият:  Шигырьләрнең барысын да үзем иҗат иттем. Җырлар: “И туган тел”(Г.Тукай сүзләре), “Әйлән-бәйлән”(Ф.Әбүбәкеров музыкасы, Р.Миңнуллин сүзләре), “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.”

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә...

Бәйрәм  барышы:

Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән.  Интерактив тактада балаларның беренче  сентябрьдән башлап бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгында фотога төшкән рәсемнәре (презентациясе) күрсәтелә. Слайдларда беренче укытучылары белән сыйныф бүлмәсенә керүләре,  төрле дәресләрдәге күренешләр, төрле бәйрәмнәрдәге чыгышлары, ашханәдә ашаган вакытлары, табигать кочагында, спорт дәресләрендә төшкән һ.б, һ.б  фотолар.

Укучылар  бәйрәмчә киенгән. Бәйрәмгә кунак булып  балаларның әти-әниләре, дәү әниләре, абый-апалары да килгән.  Өстәмә персонаж буларак Ноутбәк абый да чакырылган. (Урта сыйныф укучысы, кулына ноутбук тоткан, күкрәгенә Наутбәк дип язылган пейджик таккан, бик аңлы, бик белемле кыяфәттә)

Укытучы апалары  күтәренке рухта бәйрәмне ачып җибәрә.

Укытучы:

   Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, килгән кунаклар!  Һәммәгезне дә бәйрәм белән тәбрик итәм.  Балачак иленә, әлифба аланына рәхим итегез! Биредәге һәркем бу юлларны үткән, әлифба аланыннан хәрефләр җыйган, аң-белем алган.  Әйдәгез, бергәләп минем кадерле укучыларымның  уңышлары белән танышыйк, сөеник, шатланыйк.

Укытучы:

Бүген, дуслар, сезнең белән

Тел турында сөйләшик.

Саф татарча матур итеп,

Елмаеп  исәнләшик.

Шушы телдә әниләр дә

Бишек җырын көйлиләр,

Кичләрен нәниләренә

Әкиятләр сөйлиләр.

Шушы телдә һәр иртәдә,

Әйтик “Хәерле иртә!”

Йөздәге матур елмаю

Көнне хәерле итә.

Хәерле көн һәммәгезгә,

Сау-сәламәт булыгыз.

Телне яхшы өйрәнсәгез,

Сез бәхетле булырсыз.

Үз телен оныткан бала

Һичкайчан рәхәт күрмәс.

Ана телен белмәгәннәр,

Башка телне дә белмәс.

Бөек Тукай дан җырлаган

Изге туган теленә.

Кешенең кем икәнлеге

Теленнән үк күренә.

Җыр:И туган тел!

Укучы:

Сүзләр дөньясына юллар сала.

Әлифбаның һәрбер хәрефе.

Аның ярдәмендә укый алам,

Өйрәнәм мин һәрбер дәресне.

Укучы:

Күз алдымда Әлифбамның

Һәрбер  битен яңартам.

Хәрефләрне,  рәсемнәрне,

Барысын да яратам.

Укучы:

Әлифбаны өйрәндем мин,

Бик тырышып, бик теләп.

Һәр хәрефнең әйтелешен,

Укылышын мин беләм.

Укучы:

Әлифбам битләре

Бик пөхтә сакланды.

Андагы хәрефләр

Күңелдән ятланды.

Укучы:

Һәр хәреф тылсымлы,

Ягымлы, сөйкемле.

Аларның һәрберсе

Тормышта кирәкле.

Укытучы:

Әйдәгез әле, балалар,

Хәрефләргә сүз бирик.

Кайсы, нинди сүз ясый,

Тизрәк шуны белик.

Укучы:

Мин булам Ә хәрефе

Әни, Әти, Әбекәй.

Мәликә, Иркә, Бикә.

Минем белән бизәлә.

Укучы:

Ике авыш  таяктан

Л хәрефе ясала.

Уртасына сызып куйсаң,

Килеп чыга матур А.

Укучы:

И  хәрефе Икмәктә,

Иректә дә, Иләктә.

Ф хәрефе фил ясый.

Б хәрефе  бил ясый.

Укучы:

Бу хәрефләр кушылса,

Килеп чыга ӘЛИФБА.

Русчасы да матур.

Анысы була АЗБУКА.

Укучы:

Бездән башка сүз ясалмый,

Иҗек саен бар алар.

Озын итеп сузылабыз.

Без булабыз сузыклар.

Укучы:

Гел сузыктан гына торса,

Улап торачак дөнья.

Тартык авазлар кушкач,

Матур сүзләр ясала.

Укучы:

Әлифбага сыеп беткән.

Утыз тугыз  хәреф тә.

Инде барлык хәрефләрне

Кулланабыз дәрестә.

Укучы:

Кунак булып бәйрәмгә,

Ноутбәк абый килгән,

Бездә бәйрәм буласын

Ул кайдан белгән икән?

Укытучы:

Сезнең якын дустыгыз бит,

Кунакка килсен дидем.

Сезнең кебек  вакытта

Мин аны белми идем.

Сез бәхетле балалар бит.

Ниләр генә юк сездә.

Компьютер да, ноутбук та,

Ярдәм итәләр сезгә.

Ноутбәк:

Бу балалар бик акыллы.

Бик тә тырыш булдылар.

Ни дә булса белмәсәләр.

Миннән эзләп таптылар.

Мәктәптән кайту белән

Мине кулга алалар.

Тапкыр, җитез, акыллы.

Биредәге балалар.

Ноутбәк:  Әйдәгез  минем берничә  соравыма  җавап бирегез әле.

1.  Рәмзиягә җиде тулгач нишли?

Укучы: Рәмзиягә җиде тулгач сигезгә чыга инде.

Ноутбәк:  Дөрес, менә  хәзер икенчесе. Каз судан чыккач кая баса?

Укучы:   Коры җиргә баса.

Ноутбәк: Бусы да дөрес. Менә бусы өченчесе. Алманың яртысы нәрсәгә ошаган?

Укучы: Икенче яртысына ошаган инде.

Ноутбәк: Булдырдыгыз балалар, рәхмәт.  Әгәр берәр вакыт ниндидер сорауга җавап таба алмасагыз, мин сезгә теләп ярдәм итәрмен. Тик шуны белегез, минем янда бик озак утырырга ярамый.  Ярый, дуслар, сезнең белән бик күңелле дә бит, тик  мине көтәләр. Бик катлаулы сорауга җавап табасылары килә бугай.  Очрашканга кадәр саубулыгыз.

Укучылар: (бертавыштан) Хуш Наутбәк абый!

Укучы:

Туган ягым, гүзәл җирем,

Апас диеп атала.    

Апас данлыклы район,

Ул һәр яктан мактала.

Әтинең яраткан кызы,

Әнинең ярдәмчесе.

Энем яки сеңлем дә юк,

Мин әле беренчесе.

Матур итеп җырлый  беләм,

Оста ясыйм рәсемне.

Белмәгәннәр белсен әле,

Мин   Айзилә исемле.

Сәламәт булыр өчен,

Куям мин бөтен көчне.

Физкультураны яратам,

Чаңгыда шуам көчле.

Кечкенә генә булсам да,

Бик тә өлгер, чая мин.

Дәресләрдә бик тә тырыш,

Дүрт һәм бишле аламын.

Бигрәк нәни, бигрәк бәби,

Дияргә ашыкмагыз.

Шундый оста итеп җырлыйм,

Әйдәгез, алкышлагыз.

Җыр:“Әйлән-бәйлән”

Укучы:

 Гел бишкә генә укыйм дип,

Булам  дип бик тәртипле,

Уңган, тырыш булам диеп,

Сөендердем әнине.

Укытучы апабызга,

Зур рәхмәтләр әйтәбез.

Аңа атап бу бәйрәмдә,

Шигырь сөйлик, әйдәгез.

Укучы:

 Укытучы дигән исем йөртә

Мәртәбәле һөнәр иясе.

Һәр балага төпле белем бирә,

Килә аңа башны иясе.

Укучы:

Һәр баланы гыйлем дөньясына

Сәяхәткә алып чыга ул.

Алар өчен янып- көеп яши,

Киләчәккә сала туры юл.

Укучы:

Бала шатлыгына сөенә ул,

Борчулары булса- көенә.

Һәр баланы гыйлем корабында

Илтеп куя белем иленә.

Укучы:

Укытучы дигән изге затка,

Килә һәрчак рәхмәт әйтәсе.

Аяз булсын иде зәңгәр күге,

Имин булсын киче-иртәсе.

Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

Укучы.

Сыйныфыбыз бүлмәсе

Шау чәчәккә төренгән.

Бәйрәм күрергә диеп,

Әти-әниләр килгән.

Укучы:

Гөлгә кунган күбәләккә

Охшаган без, карагыз.

Белемле булырга диеп,

Мәктәпләргә барабыз.

Укучы:

Матур балачак илендә

Уйныйк, дуслар, шаярыйк,

 Укытучы апаларны,

Беркайчан да борчымыйк.

Укучы:

Әти-әниләребез дә

Соклансын безгә.

Гел бишкә генә укырбыз,

Мәктәптә  без дә.

Укучы:  

Йокыдан уяндым бүген

Көндәгедән иртәрәк

Табын әзерләп куйдык,

Әни белән икәүләп.

Мин өстәлгә җәймә җәйдем,

Уртага куйдым чәчәк.

Матур булсын өстәл өсте,

Кунаклар бит киләчәк.

Әнием өстәл өстенә

Куйды китереп чәк-чәк.

Татлы чәк-чәк кунакларга

Яхшы кәеф бирәчәк.

Татар кунак каршыласа,

Кулында чәк-чәк була.

Татлы чәк-чәк сихәт бирә,

Йөзләр нур белән тула.

Укытучы:    Әни күзләре.

 Назлы һәм сөйкемле итеп

Әни күзләре бага,

Әнисенә мәрхәмәтле,

Булсын җирдә һәр бала.

Әни күзләре кисәтә

Ярамаган эш булса,

Әни күзләре балага

Дөрес яшәргә куша.

Күз алдыңа һәрвакытта

Әни күзләре килсен.

Кирәк чакта назлы караш,

Кирәксә шелтә  бирсен.

Күпме наз һәм яратуны

Сирпи әни күзләре,

Юлларыңда маяк булсын

Әниеңнең сүзләре.

Укытучы:Һәр  күңелле башлангычның  азагы да матур тәмамланырга тиеш. Бүгенге  кичәбез  бәйрәм рухын алды.  Шулай булмый мөмкин  түгел.  Балаларыбыз “Мәктәп” дип аталган белем илендә сәяхәт итәләр, Әлифбага юл ачтылар, укырга, язарга,  санарга өйрәнделәр.  Үзләренә бик күп дуслар таптылар.  

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә  мин   олы  рәхмәтемне белдерәм.  Сезнең ярдәм белән балаларыбыз тырыш, тәртипле, акыллы булып үсәләр.  Алар искиткеч.  Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк. Киләсе бәйрәмнәргә дә көтеп калам сезне.  Бәйрәмгә килүегезгә, безнең уңышларыбыга сөенүегезгә  кабат рәхмәт белдереп,  тагын бер шигыремне сөйләп үтәм.

Гаилә.

Гаилә -нигез, гаилә- җылы оя,

Алтын җепләр белән үрелә.

Бу оядан галәм киңлекләре,

Бәхет диңгезләре күренә.

Мин телимен һәрбер гаиләгә

Иминлекләр, бәхет елмайсын.

Балаларның шат авазы белән

Гөрләп торсын дөнья, тынмасын.

Һәр гаиләнең күге тыныч булсын,

Ятим җаннар җирдә артмасын.

Гаиләләрне хәсрәт җиленнән

Ходай берүк үзе сакласын.

Шәфкатьсезгә миһербанлык иңсен,

Күңле бозыкларга мәрхәмәт.

Ялгыз җаннар тапсын үз парын,

Гел тантана итсен мәхәббәт.

Ә хәзер чәй табынына рәхим итегез!