Муса Җәлилгә багышланган кичә
методическая разработка на тему

Һадиева Резеда Мәҗит кызы

Муса Җәлилгә багышланган кичә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Муса Җәлилгә багышланган кичә44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Диктор тавышы : Юллар,юллар! Мине туган йорттан

                        Аерып ерак алып киттегез.

                        Җитәр инде, озак кунак булдым,

                        Хәзер кире өйгә илтегез...

(слайд юллар, М.Җәлил портреты)

1 алып баручы: 1906нчы елның 15нче февралендә Оренбург губерниясе Мостафа авылында   Муса Җәлил  дөньяга килә.

2 а.б. Гаиләдә ул алтынчы бала бала була. Әтисе- Мостафа Җәлилов, әнисе – Рәхимә Җәлилова. Башка балалар кебек ул да яланаяк яшел чирәм өстендә йөгергән, казлар көткән, су коенган, әнисенең моңлы  җырларын тыңлаган.

(слайд Муса гаиләсе белән)

1а.б. Шигырьләр язу дәрте Мусада иртә уяна. Туганнан туган апасы Мәрьям Сәйфетдинова искә төшергәнчә, 1915 елларда Муса Г.Тукай кебек бөек шагыйрь буласы килүен әйтә.

(слайд Г.Тукай портреты)

2 а.б. Бик күп сикәлтәле юллар үтеп,  Муса белем ала һәм халыкны мәдәнияткә алып чыга. Ул шигырьләр, поэмалар, либретталар иҗат итә. Бер-бер артлы аның китап басмалары чыга, бигрәк тә, балалар өчен.

( Башлангыч  класс укучылары шигырьләрен сөйлиләр, инсценировкасын күрсәтәләр

« Сәгать», « Әтәч»,  «Маэмай»)

1 а.б. Ләкин шагыйрьнең иҗади эшчәнлеге чынга ашмый кала. Бөек Ватан сугышы башлана....

(Левитан тавышы яңгырый, “Священная война” җыры яңгырый.)

(слайд “Родина мать” – плакат)

Диктор тавышы: Сау булыгыз, дуслар,- диде Муса

                                Әкрен генә поезд кузгалды

                                Калды Казан, киттең син сугышка

                                Ерак иде солдат юллары.

(слайд Муса хәрби киемнән)

2 а.б. Сугышның беренче көннәреннән үк Муса фашистларга каршы корал  һәм каләм белән көрәшен башлый. Аның сугыш тематикасына багышланган

 “ Дошманга каршы”, “Артиллерист анты” җыентыкларында җырлар, патриотик шигырьләр туплана. Шагыйрьнең һәрбер шигырендә Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, якыннарга карата җылы хисләр чагыла.

1 а.б. 1942 елның июлендә авыр яраланган Муса  фашистларга әсирлеккә эләгә. Бу хәл Волхов фронтында була.

(слайд Волхов фронтындагы сугыш кадрлары)

2 а.б. Фашист төрмәсе .... Ачлык,ләкин монда да М.Җәлил коралын кулыннан төшерми . Ул фашистларга  каршы  үзенең сыналган коралы-каләме белән көрәшүен дәвам итә.Үзенең якташларын табып, чын дуслар белән көрәшен дәвам итә.

1 а.б. “Без үлемнән көчлерәк булырга тиеш,” – дип Муса үзенең көрштәшләренә берничә тапкыр кабатлый. Бердәмлек, дуслык җәлилчеләргә көч һәм дәрт өсти.

( “Кол” шигыре башкарыла)

2 а.б. Ләкин фашистлар бу группаны тар-мар итәләр. Җәлилне һәм җәлилчеләрне Герман концлагеренә озаталар.

(“Алман илендә” шигыре башкарыла)

(слайд Плетцензее һәм Моабит төрмәләре)

1 а.б. Әсирләрне аерым камераларга ябалар, кулларын, аякларын бәйлиләр. Фашистлар шагырьне кыйныйлар, кулын сындыралар... Сынган, шешкән бармаклары белән Муса шигырьләр язуын дәвам итә.

(“Бүреләр” шигыре башкарыла)

2 а.б. Моабит төрмәсендә Җәлил якын дустын , балалар язучысын,  Абдулла Алишны очрата.

(“Дустыма” шигыре яңгырый)

(слайд А.Алиш портреты)

1 а.б. Җиңел булмый шагыйрьгә, ул гаиләсен сагына, кечкенә кызчыгы Чулпанны һәм хатыны Әминәне.

(“Кызыма” шигыре яңгырый)

(слайд Муса кызы Чулпан белән)

Диктор тавышы: Ромашкалар, ромашкалар

                                Күңелләрдә күпме  алар?

                                Бухенвальдта, Моабитта

                                Шпандауда- ромашкалар.

(слайд ромашкалар аланы)

(“Кызыл ромашка” шигыренә инсценировка)

2 а.б. 1944нче елның 25 августы , иртәнге тынычлыкны солдат аяк тавышлары боза. Акрын гына ишек ачыла.

1 а.б. Камерага фашистлар керә. Алар татарларның исемлеген укып, тиз генә чыгарга кушалар.

2 а.б. Әсирләр аңлыйлар, бу аларның соңгы сулышы...

1 а.б. Тыныч баралар. Шул вакыт Муса җырлап җибәрә...

(“Кара карлыгач микән” җыры яңгырый)

2 а.б. Бу уйламаганда килеп чыга. “Молчать” дип кычкыра конвой.

1 а.б. Ләкин татарлар кулларын кысып, башларын күтәреп, җырны тагын да көчлерәк рух белән дәвам итәләр. Алар бер-берсенә елмаялар иде.

(«Татарлар елмаеп үлделәр» җыры яңгырый)

2 а.б. 1944нче елның 25нче августы 12 сәгать 06 минут, фашист гильотинасы эшли башлый.

(слайд гильотина, кыңгырау тавышы һәм татарларның портреты)

1 а.б. Беренче булып Гайнан Кормаш.

2 а.б. Берсе артыннан берсе ,  һәр 3 минут саен, татарлар киттеләр...

1 укучы 12 сәгать 9 минут.

2 укучы Фоат Сәйфелмөлеков.

3 укучы 12 сәгать 12 минут.

4 укучы  Абдулла Алиш.

5 укучы 12 сәгать 15 минут.

6 укучы  Фоат Булатов.

1 укучы 12 сәгать 18 минут.

2 укучы  Муса Җәлил.

3 укучы 12 сәгать 21 минут.

4 укучы Гариф Шабаев.

5 укучы 12 сәгать 24 минут.

6 укучы Әхмәт Симаев.

1 укучы 12 сәгать 27 минут.

2 укучы  Абдулла Батталов.

3 укучы 12 сәгать 30 минут.

4 укучы Зиннәт Хәсәнов.

5 укучы 12 сәгать 33 минут.

6 укучы Әхәт Әтнәшев.

1 укучы 12 сәгать 36 минут.

2 укучы  Сәлим Бохаров.

2 а.б. Татар халкының бөек улларын юк итәр өчен, фашистларга бары 30 минут вакыт җитә.

1 а.б. Туган илнең батыр улларын искә алып, бер минут тынлык игълан ителә.

(Бер минут тынлык)

2 а.б. Шагыйрь үлмәде! Аның Туган илгә ике китапчыгы кайта, бу шагыйрьнең төрле илләргә таныш булган “Моабит дәфтәрләре”. Кызганычка каршы, өченче дәфтәре табылмады.

(слайд “Моабит дәфтәрләре”)

Диктор тавышы:

Килер ул көн, халык хөкем итәр,

Карар булыр кискен һәм кыска.

Каным белән язган соңгы җырым,

Бул гаепләү акты фашистка.

(слайд М.Җәлил һәйкәле)

1 а.б. 1956нчы елны Муса Мостафа улы Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 1957нче елны “Моабит дәфтәрләре” өчен Җәлил Ленин пермиясенә лаек булды.

Диктор тавышы:

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

“Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

2 а.б. 1944нче елның 25нче августы Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә хөкем ителә. Ләкин аның җырлары Туган илгә әйләнеп кайта.

( “Җырларым” шигыре яңгырый)

Диктор тавышы:

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Бергә:

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә).

“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)....

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.

Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....

Муса Җәлилгә багышланган презентация

Муса Җәлилгә багышланган кичәдә куллану өчен...

Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә

Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә...