Ачык дәрес "Тукай иленә сәяхәт" - КФУ Республика семинары, апрель, 2016
план-конспект урока (5 класс) на тему

Инсафутдинова Миляуша Тальгатовна

Ачык дәрес план-конспекты "Тукай иленә сәяхәт" - КФУ Республика семинары, апрель, 2016

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_tukay_ilen_syaht.docx91.39 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай иленә сәяхәт

Сыйныф: 5 нче сыйныф, рус төркеме.

Тема: Тукай иленә сәяхәт. Дәрес – сәяхәт.

Максат:

1. Укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыруны дәвам итү;

2. Укучыларның сөйләм телен, иҗади фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету;

3. Г. Тукай иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисе, мәхәббәт тәрбияләү.

Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту.

Җиһазлау: Тукай әкиятләренә, тормыш юлына, иҗатына багышланган рәсемнәр, тормыш юлына багышланган презентация, "Эш беткәч уйнарга ярый" мультфильмы, китап күргәзмәсе.

Дәрес барышы.

I. Оештыру этабы: Уңай психологик халәт тудыру.  

Балалар, кадерле кунаклар! Без бүген Г.Тукай иленә сәяхәтебезне дәвам итәрбез.

Сәяхәтебезне мондый сүзләр белән башлап китәсебез килә: “Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. Моңсыз идек, Тукай безне моңлы итте”

Ә кем соң ул Габдулла Тукай? Татар мәдәниятында нинди эз калдырган?

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкып, кар сулары аккан чакта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Габдулла Тукайның балачагы бик авыр була. Аңа 3 яшь булгач, кечкенә Габдулланың әнисе үлеп китә. Әни назын татырга да өлгермәгән сабый ниләр генә күрми! Кулдан-кулга, авылдан авылга күчеп үтә аның балачагы. Дөнья аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар бирсә дә, аның авылына, кешеләргә, теленә хөрмәте зур була!

----------------------------------------------------------------------------------------

II. Актуальләштерү.

1. Без сезнең белән Г.Тукайның күп кенә шигырьләре белән таныш. Укучылар, әйтеп карагыз, кемнең исендә калды икән?

(Туп атыш уены. Тупны үзеңдә озак томытмыйча, кабатламаска  тырышып, Г.Тукай әсәрләрен әйтеп, бер-берсенә тупны аталар). Ә хәзер уенны башлап җибәрәбез.  Уенда сезнең тапкырлыгыгыз, осталыгыгыз сорала.

------------------------------------------------------------------------------------------------

2.  Өй эшен тикшерү. Сәяхәтебезне дәвам итәр өчен, өй эшләрен тикшереп алырга кирәк.

Тукаебызның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән үк белем алырга, эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга, табигатьне сакларга өнди. Ә хәзер шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик: (укучылар берәм-берәм шигырьләрдән алынган өзекләр сөйлиләр, рәсемнәрен күрсәтәләр)

 

(Сергеев Адель. “Кызыклы шәкерт”

— Ах, юләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

(Глупый пес не разумеет – нет уж, сызмала, учись!

Кости к старости твердеют, не согнешься, как ни гнись!)

Диана Наумова:

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,

Уенга салмаса ихлас – менә бәхте аның шунда.

“Бәхетле бала”(“Счастливый ребенок”)

(Очень счастлив тот ребенок, что в занятия влюблен,

Чтит учителя и помнит все, что на дом задал он,

По пути ворон не ловит и приходит в школу в срок,

Не шалит и не играет, коли ждет его урок)

Арина Бряндина:

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә көн;

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

“Эш” (“Не жалей, малыш, стараний”)

(Не жалей, малыш, стараний! Для работы создан день,

А устанешь – сон спокойный принесет ночная тень.)

Подузова Диана: “Кызыклы шәкерт”

Ах, юләр маэмай!

Тырыш яшьләй, - зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

“Кызыклы шәкерт” (“Забавный ученик”)

(Глупый пес не разумеет – нет уж, сызмала, учись!

Кости к старости твердеют, не согнешься, как ни гнись!)

Даша Такабаева:

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

“Эшкә өндәү” (“Призыв к труду”)

----------------------------------------------------------------------------------------------

3. ТАБЫШМАКЛАР тукталышы

Габдулла Тукай безгә бик күп табышмаклар да язып калдырган. Әйдәгез әле, дуслар, табышмакларның җавапларын табыйк. ( укучылар төркемнәрдә фикер алышалар, табышмакларга җаваплар бирәләр, җаваплар слайдлар аша күрсәтелә).

Беренче табышмак:

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

Китә басуга, урагын ура,

Бу кайчак була? (Җәй)

Икенче табышмак:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява, җирлар дымлана –

Бу кайчак була? (Көз).

Өченче табышмак:

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Еглап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я әйтеп кара? (Яз)

Дүртенче табышмак:

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак туган? (Кыш).

-----------------------------------------------------------------------------------------

III. Яңа тема.

1. Дәреслек белән эш:

   РАУНД ТЭЙБЛ

Яңа сүзләрне үзләштерү. Хор белән уку.

ШУШЫ – ЭТОТ

МӘЧЕТ КЕНӘГӘСЕ – КНИГА МЕЧЕТИ

ЯТИМ БАЛА – СИРОТА

ӘЛЕ – ТО ..., ТО...

МӘҢГЕЛЕК – ВЕЧНОСТЬ

ШӘХСИ – ЛИЧНЫЙ

ДИЯРЛЕК – ПОЧТИ, МОЖНО СКАЗАТЬ

Ике укучыга бер карточка бирелә, икесе дә чиратлашып яңа сүзләрне истә калдырганча язып куялар. Вакыт чикле. Соңыннан карточкаларны башка күрше парта белән алмашып парлашып тикшерәләр.

 КОНТИНИУС   РАУНД   РОБИН (Continuous Round Robin, Дәвамлы түгәрәк өстәл)  

Яңа сүзләр белән түгәрәк буенча җөмләләр уйлыйбыз.

----------------------------------------------------------------------------------------------

2. ЭЙ АР ГАЙД

Шигырьләр дә сөйләдек, табышмаклар да әйттек. Ә хәзер сәяхәтебезне Г.Тукай муззена дәвам итик әле.

Аңа кадәр таблицаларны тутырып алыйк. Мин сезгә сораулар бирәм, шул сорауларга җавап сайлап алыгыз һәм билгеләп куегыз. “Текстны укыганга кадәр” өлешен генә язабыз. 1 минут вакыт.

ФИО____________________________________

Текстны укыганга кадәр

Сораулар

Җаваплар

1. Г.Тукай музее Казанның кайсы урамында урнашкан?  

Татарстан урамында

Г.Тукай урамында

Кырлайда

2. Г.Тукай музее кайчан ачылгын?

1986

Былтыр

1913

3. ГТукайның әтисенең исеме?

Мөхәммәт

Мәхмүт

Мөхәммәтгариф

4. Г.Тукайның ничә әсәренә музыка язылган?

Ун

Иллегә якын

Йөздән артык

5. Г.Тукайның шәхси әйберләре музейда  күпме?

Күп

Аз

Бихисап

----------------------------------------------------------------------------------------------

Текстны укыганнан соң

Сораулар

Җаваплар

1. Г.Тукай музее Казанның кайсы урамында урнашкан?  

Татарстан урамында

Г.Тукай урамында

Кырлайда

2. Г.Тукай музее кайчан ачылгын?

1986

Былтыр

1913

3. ГТукайның әтисенең исеме?

Мөхәммәт

Мәхмүт

Мөхәммәтгариф

4. Г.Тукайның ничә әсәренә музыка язылган?

Ун

Иллегә якын

Йөздән артык

5. Г.Тукайның шәхси әйберләре музейда  күпме?

Күп

Аз

Бихисап

=========================================================

Дәреслектәге текстны ярымтавыш белән уку– 131-132 бб.

Ә хәзер “Текстны укыганнан соң”  дигән өлешне тутырабыз.

--------------------------------------------------------------------------------------------

IV. НЫГЫТУ.

1. МИКС ПЭА ШЭА

Ситуатив күнегүләр:

1. Похвастайся другу, что ты прочитал все сказки Г.Тукая.

2. Сообщи, что в этом году 130 лет со дня рождения Г.Тукая.

3. Попроси у учителя книгу “Путешествие в страну Г.Тукая.

4. Предложи однокласснику поехать в музей Г.Тукая.

-------------------------------------------------------------------------------------------

2.  Физкультминутка.

“Эш беткәч уйнарга ярый” мультфилмын карау, “Эшкә өндәү” шигырен җырлау.

-------------------------------------------------------------------------------------------

3. РАФТ

1. Мультипликаторлар – МУЛЬТФИЛЬМ КАДРЛАРЫН ДӨРЕС ТӘРТИПТӘ УРНАШТЫРУ

 
2. МУЗЕЙ ЭШЧЕЛӘРЕ – КЛАСТЕР ТӨЗҮ


3. ГАЛИМНӘР – СИНКВЕЙН ТӨЗҮ
----------------------------------------------------------------------------------------------

V. Йомгак.

1. Рефлексия. Укучылар, сәяхәтебезне әле тагы да дәвам итәрбез, Г.Тукай музеена чакырып калам. Һәрберегезгә “Чакыру билеты” таратам, аның артында рефлексия үткәрик.

ФИО _______________________ РЕФЛЕКСИЯ

Өй эше

“5”

“4”

“3”

“2”

Дәрестәге активлыгым

“5”

“4”

“3”

“2”

Мин элек шуны белдем:  __________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Бүген мин шуны белдем: _______________________________________________________________________________________________________________________ __________________________________  

2. Өй эшен бирү:

1нче укучы: Кластерга нигезләнеп экскурсовод кебек сөйләргә

2нче укучы: Музей турында өстәмә мәгълүмат табарга

3нче һәм 4нче укучы: “Тукай музеенда” диалог төзеп сөйләргә.

------------------------------------------------------------------------------------

Нәтиҗә сүзе.

Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул  зур  рухи байлык калдырган.  Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, балаларны тәрбияли. Шагыйребезнең мирасы белән тагы да тирәнрәк танышасыгыз киләдер. Шуңа күрә сәяхәтебезне Казандагы Г.Тукай музеена дәвам итәрбез һәм якын вакытта мин сезне шул музейга чакырып калам. Кластерыбызны тагы да тулыландарып бергәләп төзербез.

Җырсыз идек,
Тукай безне җырлы итте.
Моңсыз идек,
Тукай безне моңлы итте.

“Туган тел” җыры белән тәмамлау.


 

Дәрестә кулланылган  дидактик материаллар

ФИО__________________________________РЕФЛЕКСИЯ

Өй эше

“5”

“4”

“3”

“2”

Дәрестәге активлыгым

“5”

“4”

“3”

“2”

Мин элек шуны белдем:  __________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Бүген мин шуны белдем: _______________________________________________________________________________________________________________________ ___________________________________  



Тукай музеена чакыру билеты

Адресы:  

Казан,  Г. Тукай урамы,  

74нче йорт

Тукай музеена чакыру билеты

Адресы:  

Казан,  Г. Тукай урамы,  

74нче йорт

 C:\Users\1\Desktop\image60282609.jpg

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Районный тур олимпиады по немецкому языку для 4 класса в апреле 2016 года.

Олимпиадные задания разработаны для учащихся 4 класса. При разработке заданий учитывались индивидуальные особенности учащихся младшего школьного возраста. Лексико-грамматический тест включает в себя з...

контрольная работа по математике в 6 классе ДКР апрель,2016

диагностическая контрольная работа по математике в 6 классе по учебнику виленкина на определение освоения знаний за первые 3 четверти. работа составлена в традиционном варианте, имеет критерии оценива...

14 апреля 2016 г. прошла презентация журнала "Хабар"№37: "Хабаровск Спортивный"

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"10048439","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"270","width":"480"}}]]Наш гость: зав. кафедрой менеджмента, экономики и права ...

расписание экзаменов апрель 2016

расписание экзменов апрель 2016...

Г.Камал иҗаты буенча республика семинары

ГКамал"Банкрот" комедиясе ...

Приказ об итогах проведения городских методических мероприятий в апреле 2016 года

Приказ УО об итогах проведения городских методических мероприятий в апреле 2016 года...

Статья в III Всероссийской (заочной) научно-практической интернет-конференции, г. Кемерово, 01-30 апреля 2016 года

Организация методической работы как фактор развития профессионализма педагогических работников в условиях гимназии...